Логотип «Мәйдан» журналы

Якуб бабай чишмәсе ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

«Бер чишмә бар…» номинациясенәСаба районы Татар Икшермәсе авылына Олы Арташ ягыннан кергәндә, авыл башындагы юл янәшәсендә бер кабер кала. Озак еллар кечкенә калкулык булып торган әлеге каберне 1983 е...

«Бер чишмә бар…» номинациясенә
yakub2
Саба районы Татар Икшермәсе авылына Олы Арташ ягыннан кергәндә, авыл башындагы юл янәшәсендә бер кабер кала. Озак еллар кечкенә калкулык булып торган әлеге каберне 1983 елларда шул авылда яшәүче Мәхмүт абый койма белән әйләндереп ала һәм чистартып, буяп тора. Бу изге эшкә Икшермәдә яшәүче башка кешеләр дә кушыла. Хикмәт шунда – каберлекнең тарихы бик гыйбрәтле һәм тирән мәгънәгә ия.
yakub
– Өлкәннәр әйтүе буенча, Татар Икшермәсе авылында Якуб исемле кеше яши, – дип сөйли шушы авыл килене Светлана ханым, – Һәм ул 25 еллык патша хезмәтенә алына. Хезмәтен үтәп кайтканда, Якубның авылда бер туганы да калмый. Ул патша хезмәтеннән батырлыклары өчен тапшырылган медаль белән кайта, аны горурланып тагып йөри. Ә медальгә тәре сурәте төшерелгән була. Авыл халкы Якубның тәреле медаль тагып йөрүен кабул итеп бетерә алмый, диненә хыянәт итүдә гаепли. Икшермә авылыннан ерак түгел, елганы чыгып, кырны узгач, Әбде авылы урнашкан. Авылында элек-электән урыслар яшәгән. Авылдашларының кырын карашына түзә алмаган Якуб шунда барып урнаша. Авылына килеп-китеп йөри, әнинең әтисе Зариф бабайларда кунып чыккан вакытлары да булган. Шулай бер килүендә, язгы ташу чорында, Икшермәдә вафат була. Ләкин авыл муллалары аның җәсәден татар зиратына җирләргә рөхсәт бирми. Ике якны тоташтыручы күпер өзелгәнлектән, Әбде ягына да алып чыга алмыйлар. Әбде авылы руханилары: «Ташу беткәч, үзебезгә алып кайтырбыз, тау өстенә куеп торыгыз», – дип киңәш итәләр. Шулай итеп, Якуб бабайның җәсәде Татар Икшермәсе авылы тау башында җирләнеп кала. Язгы ташу төгәлләнгәч, каберлек турысында, тау астында чишмә бәреп чыга. Әбде побы халыкка: «Менә күрдегезме, юкка рәнҗеткәнсез, бу кешегез изге күнелле кеше булган», – ди. Шуннан әлеге кизләү халык телендә Изге Якуб бабай чишмәсе дип йөртелә башлый. Тәреле медаль Дәүләт исемле солдатка да бирелгән була. Якуб бабайдан аермалы буларак, ул медален тагып йөрми, йорт нигезенә күмеп куя. Шуңадырмы, әлеге нигездә яшәүчеләр гомер иткәндә тынычлык тапмый. Утыз еллар элек шушы нигезгә яңа йорт салган кеше тәрене табып, нигездән алып куя, шуннан соң нигезгә тынычлык иңә. Медальгә «Кавказдагы батырлыклары өчен» дип язылган була.
Каберлек турысындагы тау астыннан бәреп чыккан чишмә, изге күңелнең күмелеп калмавын хәтерләтә. Кизләүнең сихәте турында да мәгълүматлар бик күп. Күзенә ак төшкән, чүп кергәннәр дә, буыннары сызлаучылар, борын-тамак авыртучылар да шушы кизләү суын эчеп, юынып шифа алганнар.
Халык сөйләве буенча, тагын бер дәлил бар. Олы Арташ һәм Чәбия Чүрчи авыллары арасында элек үпкә, сөяк авырулары диспансеры эшләгән. Анда төрле шәһәрләрдән килгән тәҗрибәле табиблар дәвалаган. Авырулар Россиянең ерак шәһәрләреннән, әйтик, Ленинградтан ук килгәннәр. «Безгә күрәзәчеләр диспансерга бару юлында, кабер турысыннан агып чыга торган чишмә бар, шул чишмәнең суын эчеп дәваланырга куштылар», – дип килә торган булганнар. Димәк, шул елларда ук чишмәнең дәвалау үзлеге булуы беленгән.
Ә бит чишмәнең моңарчы, башка кизләүләр кебек “өе”дә, улагы да юк иде. Узган җәйдә шушы авылда туып үсеп хәзер Сабада яшәүче Рушан Хәсәншин белән тормыш иптәше Светлана кизләүне “өй”ле, юллы иткән.
– Әни шунда таң суы алырга йөргәч, суы сихәтле чишмә бар икәнен белә идем. Чишмәне төзекләндерү уе әнинең гел күңелендә йөргән. Әниебез намаз укый, ул әйтә икән, димәк, бу кирәкле эш. Авыл җирлеге башлыгы белән киңәшкәннән соң, чишмәне карарга булдык. Чишмә матурлау җаваплылык та өсти. Төзекләндерү вакытында ул юлын үзгәртеп, югалырга да мөмкин бит. Эш башлаганда курыктык, бик сак эшләргә тырыштык, булышучы егетләргә дә бик зур рәхмәт, – ди Светлана ханым.
Якуб бабай чишмәсе яныннан тагын бер чишмә ага. Анысын Якты чишмә дип йөртәләр. Якуб бабай чишмәсе төптән, тирәннән үк бәреп чыга, ә Якты чишмә тау итәгеннән агып тора. Шуңа исеме яктылык белән бәйләнгән икән. Үпкәләп калмасын дип, Хәсәншиннар бу чишмәне дә матурлаганнар. Тирә-юне төсле рәшәткә белән әйләндереп алынган. Чишмә суы хәзер бизәкле самовар аша челтерәп агып утыра. Ике чишмә агымы буйлап чия, миләш, кура агачлары, декоратив куаклар, чәчәкләр утыртканнар. Чишмәнең составын тикшертеп, янына бу турыда мәгълүмат та элеп куелган. Суның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килә. Менделеев таблицасындагы бөтен файдалы элементлар да бар дияргә мөмкин.
Ике чишмә дә юлчыларны алтынсу төс йөгертелгән ае белән каршы ала. Шифалы суын эчергәч, тагын килегез дигәндәй, челтерәп озатып кала. Әйе, юлаучылар арган җаннарына чишмә суыннан көч алып, ял итеп китәләр. Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләп каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел, кемнең генә күңел кылларына тәэсир итми кала икән? Әйдәгез, көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик, чистартыйк, аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА,

Саба районы, Татар Икшермәсе авылы.

Комментарийлар