Логотип «Мәйдан» журналы

Яктылыкка, нурга илтә...

Сәнгать күгендә кечкенә генә йолдызчык булып кабынган Чаллы татар дәүләт театры да, еллар үткән саен, яктылыгын арттырып, үзенең утыз еллыгына якынлаша. 1990 елның 21 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең «...

Сәнгать күгендә кечкенә генә йолдызчык булып кабынган Чаллы татар дәүләт театры да, еллар үткән саен, яктылыгын арттырып, үзенең утыз еллыгына якынлаша. 1990 елның 21 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектакле белән үзенең эшчәнлеген башлый ул. Чишмә башында торучы режиссер Фаил Ибраһимов – сәнгать җитәкчесе, Гыйлемхан Мөбәрәкшин – беренче директоры буларак, эш башлап җибәрәләр. Минзәлә театрыннан килгән артистлар Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Мәрьям Зәйнетдинова, Казанның Кәрим Тинчурин театрыннан – Рафил Сәгъдуллин, Әлмәт театрыннан Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, «Энергетик» мәдәният сарае каршында эшләп килүче халык театрыннан Рифкать Хәмидуллин, Булат Сәлахов, Камил Шәрифуллин театрга нигез салучылар булып, аны бербөтен организм итеп яшәтеп җибәрәләр. Авыр еллар була бу башлангыч чор. Ләкин беркем дә төшенкелеккә бирелми, һәркем үз өстенә нинди зур миссия йөкләнгәнен аңлый. Татар халкының яраткан язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Ач яшәп булмаган шикелле, театрсыз да яшәп булмый» дигән сүзләре бар. Татар театр-студиясе (ТЮЗ) булып исемләнгән театр да, тора бара, Чаллы яшьләр театры статусыннан, Чаллы татар дәүләт драма театрына әверелә.
Канатлар акрынлап ныгый, труппаны яшьләр тулыландыра тора. Афишаларда Раушания Таһирова, Энҗе Шиһапова, Нурия Сәләхова, Рафикъ Каюмовларның исемнәре күренә башлый. Репертуарда «Җәйге кырау» (авт. Аманулла, реж. Ә.Камалиев), «Гашыйклар тавы» (авт. Илдар Юзеев, реж. Ф.Ибраһимов) кебек, халык мәхәббәтен яулаган спектакльләр урын ала. Шунысын да әйтеп үтү кирәктер, соңгысы 2005 елда кабат яңартылып, бүгенге көндә дә уйналучы иң озын гомерле спектакль.
Труппага яшьләр өстәлеп торуы бик әйбәтфал. Театрны ямьләндереп тагын бер төркем яшьләр – Чулпан Садыйкова, Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова, бераз соңрак, Гөлфия Фәйзерахманова, Гөлнәзирә Лотфуллина, Илфат Әскәров, Равил Гыйләҗев килә. Бу чорларда З.Хәкимнең «Курку» (реж. Ф.Ибраһимов), Ю.О’Нилның «Богауланган мәхәббәт» (реж. Ф.Фәтхуллин), Ә.Гафарның «Язлар моңы» (реж. Ф.Ибраһимов), З.Исмәгыйлевнең «Кодача» (реж. Ф.Ибраһимов) әсәрләре сәхнәләштерелә.
1996–2002 елларда театрда баш режиссер вазифалары Ринат Әюповка йөкләнә. Татар халкының классик әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә ул. «Йолдызлар сүнсә, ни була» (авт. К.Тинчурин), «Галиябану» (авт. М.Фәйзи), «Кәләпүшче кыз» (авт. Г.Исхакый), «Йосыф» (авт. Кол Гали) репертуарда үзләренең лаеклы урыннарын ала. Тамашачы яңа артистлар – Ләйсән Нургалиева, Флүзә Касаева, Фәнис Сәхәбетдинов, Лилия Минһаҗева кебек яшь исемнәр белән таныша.
2002 елда дилбегәне кабат үз кулына алган Фаил Ибраһимов Чаллы театрын психологик театр итеп күрергә тели. Спектакльләрен шартлылыкка корып, символлар ярдәмендә тулыландыру – аны башкалардан аерып торучы төп сыйфат. Ул бу кыйбласыннан читкә тайпылмый. Театрның үз йөзен булдырып, саллы, җитди репертуар туплау хакында хыяллана. Б.Сәлаховның «Яр», Р.Батулланың «Нурислам нигезе», Т.Миңнуллинның «Саташу», М.Гыйләҗевның «Бурлак», Р.Сабырның «Абага алмасы ачы була», А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектакльләре, үзләренең тирәнлекләре һәм җитдилекләре белән, тамашачының күңел кылларына кагылып, аны тетрәнергә, уйланырга, чагыштырырга һәм нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итә.
Бу чорларда театрда тагын бер яшь режиссер – Булат Бәдриев эшли башлый. Һәр режиссер үзе белән яңалык, үзгәреш алып килә. Яшьләрчә фикер йөртүе, эзләнүе, тырышлыгы Булатка тамашачының мәхәббәте аша әйләнеп кайта, тамашачы спектакльләрне бик җылы кабул итә. Бу чорда спектакльләр күбрәк яшьләр аудиториясен булдыру өчен, нәкъ менә яшь тамашачыны театрга җәлеп итү максатыннан да чыгып куела. Р.Батулланың «Ана Каргышы», Т.Әл-Хәкимнең «Булмас, димә», И.Бикбулатовның «Җилкәннәр», Р.Сабырның Ф.Әмирхан һәм Г.Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язган «Хәят», Ж.Б.Мольерның «Саран» һ.б. әсәрләре заман сулышын тоеп сәхнәләштерелгән спектакльләр. Труппага Чулпан Арсланова, Рәзил Фәхретдинов, Руслан Ибраһимовлар кебек яшь көчләр килеп кушыла бу чорда.
Театрда соңгы елларда читтән килгән режиссерларның эшләре дә күп күзәтелә. Шунысы игътибарга лаек, аларның күпчелеге яшьләр. Гомумән, яшь драматурглар, режиссерлар үстерү мәсьәләсенә Фаил Ибраһимов бик уңай карый, һәрвакыт ярдәм кулын сузып, үзенең киңәшләрен бирергә әзер ул. Драматург Равил Сабыр, Фәнәвил Галиев, Булат Сәлахов, Данил Салиховлар беренче чирканчыкларын Чаллы театрында алдылар.
Яшь режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (авт. К.Гольдони), Туфан Имаметдинов куелышында «Тирәкләр шаулый җилдә» (авт. Ж.Сиблейрас) трагикомедиясе, Илсур Казакбаев куйган «Яратылмый калган ярлар» (авт. Б.Сәлахов) балладасы, Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерүендә «Зәңгәр томан артында» (авт. Ә.Ишбулдина), Лилия Әхмәтова куйган «Тәрәзәдә һаман ут яна» (авт. З.Хәким) драмалары театрның алтын фондына керергә лаек булган спектакльләр. Шунысы сөенечле, елдан-ел театрга яшь артистлар килеп, аны тулыландырып, кан яңартып торалар. Индира Маликова, Миләүшә Искәндәрова, Алсу Гыйльманова, Эдуард Латыйпов, Айнур Фәхертдинов, Зөлфия Галиуллина, Руслан Әюпов, Гөлинә Минһаҗевалар – театрның өметле киләчәге. Киләчәк өметле булганда гына, иҗат итүнең мәгънәсе кыйммәтле була. Бүгенге көндә театрыбызның атасы Фаил Мирза улы Ибраһимов та, директорыбыз Рашат Фәесхан улы Фәйзерахманов та моны бөтен тирәнлеге белән аңлап хезмәт итәләр.
Хөкүмәтебез тарафыннан «Театр елы» буларак игълан ителгән 2019 елда, театр өчен яңа иҗади мөмкинлекләр ачылсын иде, дигән өметтә калабыз.

 Миләүшә ИМАМОВА


Фото: shahrichalli.ru

Дәвамын журналыбызның февраль санында (№2, 2019) укыгыз.

Комментарийлар