Гомер буе бер сәхнәгә тугрылыкны ни белән бәяләп һәм ни белән тиңләп була икән?

12_dunaj_portret

Ак һәм кара, яхшылык һәм явызлык, мәхәббәт һәм нәфрәт – сәхнә дә, тормышның үзе кебек үк, менә шушындый, очы-кырые күренмәгән каршылыклардан тора. Галиҗәнап артист исә шул каршылыклар эчендә бөтерелә: бүген ул мәхәббәт утында Мәҗнүн булып яна; иртәгесен хыянәтче-хаингә әверелә; бүген – хан, иртәгә – кол…
Сәхнәнең бердәнбер патшасы һәм хакиме – талантлы артист, диләр. Әнә шундый талантларның берсе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев иҗаты турында сүз йомгагы кузгатканда, җеп очы кемгә килеп тоташа дип уйлыйсыз?.. – Укытучыга. Мин ул укытучыны яңа гына Казан педагогия институтын тәмамлап, Зәй районы Түбән Биш авылына татар теле, әдәбияты укытырга кайткан Мәрвәрия Җиһаншина итеп күзаллыйм. Нәкъ менә аның җиңел кулы белән шушы мәктәп әдәбият-сәнгать өлкәсендә ут уйнатачак ир-егетләр тәрбияләп чыгара: еллар үткәч, иң югары бүләккә, Тукай премиясенә лаек булачак Наил Дунаев, Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләм – өчесе дә аның укучылары. Мәрвәрия апа мөгаллимә генә түгел, театр җене кагылган хыялый җан да булгандыр. Бал Иван малае Николайның, сабакташлары Роберт Батуллин һәм Хәмзә Арсланов белән өчәүләп Мәскәүгә, М.С.Щепкин исемендәге театр училищесына юл тотуы моңа дәлил түгелме? Яшь укытучының Камал театрында үзе караган спектакльләр турында канатланып сөйләве, үзешчән театрның гөрләп эшләве, шунда тәүге чирканчык алу егетләрнең күңелен җилкендерә дә инде.
Наил абый – әйе, без, тамашачылар, Николай Иванович Дунаевны үз итеп, яратып, шулай кабул иткәнбез – сәхнәнең сөйкемле сөяге. Хәер, артист кына дисәк, без аның эшчәнлеген шактый киметәбез. Ул – театр өчен бик күп пьесалар тәрҗемә иткән каләм әһеле дә, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры да. Өлкәнрәк буын аны Акъегет (А.Гыйләҗев. «Көзге ачы җилләрдә»), Гаяз (Т.Гыйззәт. «Чаткылар»), Нияз (Х.Вахит. «Соңгы хат»), Подхалюзин (А.Островский. «Агай-эне ак мыек»), Сәйяр («Ш.Хөсәенов. «Әни килде») кебек рольләре аша истә тотса, безнең буынга Мирвәли (А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир»), Шәмсетдин (Н.Фәттах. «Кол Гали»), Алексей (Т.Миңнуллин. «Илгизәр+Вера»), Гөргөри (Т.Миңнуллин. «Гөргөри кияүләре»), Күрше (М.Гыйләҗев. «Бичура») һ.б. образлары, байтак телефильм рольләре аша якын. Ул рольләр гаҗәеп төрле, берсе икенчесенә охшамаган, еш кына бөтенләй капма-каршы яссылыкта торалар шикелле. Шул ук вакытта күзгә күренмәс уртаклыклары да бар кебек: хәтта түбән җанлы, хәйләкәр, кыйбласыз тоелган образда да нәни генә булса да яктылыкка урын табыла. Ул яктылык – әлеге образларның хуҗасына туган ягының елга-күлләре, бал исе аңкытып утырган чәчкә-гөлләре, гөрләп узган Питрау бәйрәмнәре аша, ана сөте аша канга сеңгән күңел матурлыгы.

* * *
Әтиле балачак. Ул чор балаларының сирәкләренә эләккән бәһасез бәхет. Якыннары Иван дәдәйне сугышка җиде тапкыр озатып, җиде тапкыр каршы алалар: Казаннан боралар да кайтаралар, боралар да кайтаралар үзен. Ахыр чиктә, «бу кешене кабат җибәрмәгез» дип, район военкомына атап белешмә тоттыргач кына нокта куела әлеге сәфәрләргә. Әхмәт авылы халкы аны Бал Иван, Дунай Иваны дип атап йөртә, чөнки ул – тирә-якта бердәнбер профессиональ умартачы, колхозның бөтен бал кортларына хуҗа кеше! Икенче кушаматның да үзенә күрә тарихы юк түгел: әтисе Константинның Дунай елгасы буенда патша хезмәтендә булуы колак очына эләгеп калгандыр инде, улы Данила (ягъни Иван дәдәйнең әтисе), аның кайдалыгы белән кызыксынучыларга, гел «Дунайда!» дип җавап кайтара торган булган, фамилиянең чишмә башы әнә шул чорга барып тоташа.
Иван дәдәй белән Ульяна түти биш бала – Вера, Игнат, Николай, Мария, Нинаны тәрбияләп үстерәләр. Төрле мәлләрне кичергәннәрдер: хуҗа кешенең сугышка алынмавы, урманда умарталар арасында кайнашып ятуы тынгы бирмәгән кайберәүләр әләк-шәләк белән дә җелегенә төшкәндер… Шулай да аларның ачык күңеле, якты йөзе, кунакчыллыгы үзенекен итә: өйләреннән кеше өзелеп тормый; Ульяна түти – һәр мәҗлеснең башлап җырлаучысы; Иван дәдәй – һәр эшнең алтын куллы остасы.
Наил абый үзенең балачагын, яшьлек елларын искә төшергәндә, елмаю катыш көрсенеп куя:
– Питрау бәйрәме җитсә, үзәк өзелә иде! Ни өчен дисәң, бөтен яшь-җилкенчәк, кыз-кыркын урман-болынга таралыша – Питрау чәчәге, үлән җыя, кичен авыл урамында җыр-музыка тавышы. Ә мин колхоз умарталыгында, битлек киеп, тирләп-пешеп бал аертам, кич бал тутырган кисмәкләрне төяп, күрше авыл складына китәм, балны үлчәп, тапшырып, авылга кайтып җиткәндә, уен да таралып беткән була…
Бал турында сүз кузгатканга микән, күз алдыма таҗларын тибрәтеп утырган хуш исле болын чәчәкләре килеп басты. Матурлык иле. Бу урында Тукайның: «Безгә сабый балаларыбызның кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан һәм балтырганнарны алып, алар урынына шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер. Таки балаларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен», – дигән сүзләрен китерү һич артык булмас кебек. Дөрес, шагыйрьнең фикере мәктәптә милли әдәбият дәресләре укытуга бәйләнгән. Кечкенәдән табигать белән бербөтен булып үскән, туган авылы Әхмәттә башлангыч, күрше Кадер авылында җидееллык, аннан Түбән Биш авылында урта мәктәптә укыган Наил абый шагыйрь әйткән гүзәл нәрсәләрне болын гөлләреннән дә, китаплардан да бердәй алган. Алда язып үткәнемчә, Түбән Биш мәктәбе үзе генә дә ни тора! Андагы укытучыларның «Чаткылар», «Миркәй белән Айсылу» кебек киң колачлы спектакльләрне куюын, югары сыйныф егетләрен дә үз яннарында уйнатуын олы сәнгатькә юл башы дими, ни дисең?!
– Минем бит үзешчән сәхнәгә менүем көтмәгәндәрәк булды. Тугызынчыда укыганда үзебезнең авыл яшьләре спектакль куярга җыенды да, кешеләре җитмәгәч, ялына-ялвара мине дә кыстадылар. Бер кечкенә генә күренештә уйнарга ризалаштым инде. Соңыннан концерт та куясылар икән. Карап-карап торам – номерлар бер дә искитәрлек түгел, шуннан тоттым да үзем дә чыгып җырладым. Бервакыт мәктәпкә баргач, Мәрвәрия апа миңа: «Спектакльдә катнашырсың, бүген дәрестән соң каласың», – ди. «Юк, мин әйтәм, калмыйм, минем гомердә дә сәхнәгә чыкканым юк», – дип карышам. Ну барыбер калырга туры килде. Үзебездә куйган тамашаны шунда кунакка килгән бер укытучы карап киткән булган икән, мине шул «саткан». Шуннан башланды инде…
Елга капитаны булу турында хыялланган егетнең мәктәпне тәмамлагач бөтенләй башка дәрьяга килеп кушылуының сере менә кайда яшеренгән икән…

* * *
Мәктәп коридорына эленгән афиша егетнең күзен кыздырыпмы-кыздыра, тик икенче караганда буй җитмәслек биеклек булып та тоела. Уен эшме, бер башы Татар очы, икенчесе – Керәшен очы дип аталган авылның тузанлы урамында тәгәрәп үс тә, Мәскәү тиклем Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесы турында хыяллан, имеш. Тик, әнә бит, иптәшләре дә ни диләр: «Синеке бит инде бу, ник аптырап торасың, тот та документларыңны җибәр…» Документ дигәннәре янына өчкә дүрт итеп төшкән фотография дә сораганнар. Фотоаппарат аксак Әхәт абыйда гына бар – көн буе көлтә ташып тузанга батып беткән Николай, тиз генә елгада юынып ала да аның янына йөгерә. Юеш чәч бармаклар белән таралган… Ниһаять, бөтен документлар башкалага юл тота, алар артыннан – егетләр үзләре дә. Тәвәккәл таш яра диюләре хак икән: Казанда кабул итү комиссиясе сайлап алган нибары егерме өч студент исемлегенә Түбән Биш мәктәбенең өч егете дә эләгә. Хәлил Әбҗәлилов, Ширияздан Сарымсаков, Хөсәен Уразиков кебек шәхесләр алдында тирләп-пешеп имтихан тотканны бүген инде сагынып кына искә төшерерлек… Җырга сәләтне тикшерергә вакыт җиткәч, фортепиано артында утырган ханымның: «Нинди тональностьта җырлыйсыз?» дигән соравыннан авып төшәрсең, билләһи… Соң, ул чакта авыл баласының тональность дигәнне ишеткәне, алай гына да түгел, фортепиано дигәнен үз күзе белән күргәне бармы?! Шулай да Николай югалып калмый, артык бормалары булмаган «Мәрфуга» җырын башкаргач, «слухы яхшы» дигән бәя ала. Беренче тур үтеп, комиссия үзара фикер алышып та бетерми, ике матур кыз килеп, Н.Дунаевны: «Поздравляем, ты прошел!» дип тәбрикли дә башлыйлар. Бу чая кызлар – Иркә Сакаева белән Фирая Вәлиуллина, сәхнә түбәсенә менеп, комиссиянең һәр абитуриентка бәясен тыңлап торалар икән.
Үрләрнең беренче баскычы шул рәвешле яулана. Кичә генә мәктәп бусагасын атлап чыккан, еллар үткәч, татар театрының, сәнгатенең алтын баганасына әвереләчәк кызлар-егетләр – Мәскәүдә, алар – театр училищесы студентлары. Барысы да яшьләр, хыялыйлар, талантлылар, чибәрләр: Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Иркә Сакаева, Рабит Батулла, Николай Дунаев, Әхтәм Зарипов, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Хәмзә Арсланов, Миргалим Харисов… Татар студиясенең 23 кешелек төркеме. Аларны Мәскәүдә, вокзалда каршы алырга килгән яшь укытучылар, параллель курста укырга тиешле беренче курс рус төркеме студентлары тәүге күрешүдә үзләрен бик сәер тоталар, тып-тын калалар. Сәбәбе соңрак, инде дуслашып беткәч ачыклана. Татарлар дигәч, болар кысык күзле, җәлпәк битле экзотик халыкны көткәннәр икән, үзләре шикелле үк яшьләрне күргәч, аптырабрак калганнар… Мәскәү үзенең маҗаралары, атаклы театрлары, музейлары, мөгаллимнәре, Татар академия театры декадасы белән күңелне әсир иткән яшьлек каласы булып һәрберсенең күңел түрендә саклана. Ә менә Н.Дунаев өчен ул бер күрүдә йөрәген яулаган Татьянасын җитәкләп йөргән урамнары белән дә аерата кадерледер…

13_dunaj_xatyny_belen

* * *
Ә бит Татьяна Григорьевна – Мәскәү кызы түгел, ул да Зәйнеке, Кабан-Бастырык авылы кызы. Ни кызык: читтән торып бер-берсен белсәләр дә, тәүге очрашу Мәскәүдә көткән икән үзләрен. Алай дисәң… Кызның авылдашы Зина Түбән Биш мәктәбендә укый. Алабуга библиотека техникумында укучы ахирәте хат белән бергә үзенең фотосын да салып җибәргәч, Зина кулындагы әлеге сурәт бөтен классны аһ иттереп кулдан-кулга йөри дә, Николайга килеп җиткәч, юкка чыга да куя. Кызның чибәрлегенә сокланган егет, кыңгырау шалтыраудан файдаланып, фотоны стена бүрәнәсендәге ярыкка яшереп калдыра. Соңыннан, түзми, Зинадан адресын сорап, әлеге чибәркәйгә хат та язып сала, тик җавап кына күренми… Язмышның бит аның үз кануннары: инде имтихан дигән сират күперләрен уңышлы кичкәч, йөк машинасының кузовына утырып, Мәскәүгә укырга юл тоткан Николайның каршысына Зина утырган икенче бер машина очравы һич кенә дә очраклы хәл түгелдер. Үзе дә йөк машинасының кузовына кунаклаган кыз, сыйныфташын күргәч: «Татый да Мәскәүгә китте, шуны озатып кайтып киләм!» – дип кычкырып уза. Мәскәү зур, Мәскәү бик зур дисәләр дә, гыйшык уты салам эскертендәге энәне эзләп табарга да ярдәм итә: сабакташы Батулла белән бик һәйбәтләп «логик һәм аналитик фикер» йөрткәннән соң, китапханә техникумы тәмамлаган кызның китапханә институтында уку мөмкинлеген иң алга куеп, шунда юл тоталар. Һәм ялгышмыйлар… Таня – Татьяна Григорьевна – бүгенге көнгәчә Н. Дунаевның сөекле хатыны, уллары Владиславның кадерле әнкәсе, оныклары Алина белән Диананың, оныкчыклары Сафинаның яраткан әбисе. Үзәк китапханәдә, Татарстан китап палатасында директор, мәдәният институтында проректор булып эшләп, профессор дәрәҗәсе алган, мактаулы исемнәргә лаек булган, зур ихтирамга лаек шәхес тә ул Татьяна ханым.

* * *
Татар академия театрына щепкинчылар кайтып төшкән 1961 елны, гомумән, ул елларны катлаулы чор дияргә була. Җитәкчеләрне әледән-әле алыштырып торалар, баш режиссер Ширияздан Сарымсаков эштән китәргә мәҗбүр, репертуар мактанырлык түгел. Мәскәүдән бер төркем яшьләрнең эшкә кайтуы, 1966 елда Марсель Сәлимҗановның баш режиссер булып билгеләнүе белән театр битләрендә өр-яңа сәхифә башлана. Х.Вахитның «Соңгы хат» драмасын сәхнәгә куйган Сәлимҗанов шушы тәүге спектакльдә үк һәр артистны үзенчә ачарга өлгергәндер, аларга бәхетле язмыш юрагандыр, мөгаен. Нәкъ шушы спектакльдә Николай Дунаев тамашачыга яшь табиб Нияз образы аша таныла.Туры сүзле, намуслы хирург коллегалары тарафыннан да, мәхәббәт өлкәсендә дә сынау арты сынауга дучар. Үзе дә яшь кеше буларак, артист бу образның эчке кичерешләрен, психологик бәрелешләр нәтиҗәсендә туган хисләрен гаҗәеп тормышчанлык белән чагылдыра, шул рәвешле тамашачының мәхәббәтен казанырга өлгерә. Бу урында бераз гына артка чигенеп алу кирәктер: афишаларда аның исеме Николай дип түгел, Наил Дунаев дип күрсәтелә. Чөнки диплом спектакле булган «Тукай» драмасында (Ә.Фәйзи) Н.Дунаев шагыйрь образын уйнап, күпләрнең күз уңына эләгеп калган, «нишләп әле Тукай ролен рус кешесе уйный» дип кызыксынучылар барлыкка килгән… Шуңа күрә инде «Көзге ачы җилләрдә» әсәрен (А.Гыйләҗев) сәхнәләштергәндә, Ибраһим ролен башкаручы егеттән туп-туры сорыйлар: «Исемеңне афишага татарчалап язарга кирәктер…» «Ярар, язсагыз язарсыз, тик әтинең исемен дә, фамилиямне дә үзгәртмим!» Николай Дунаевның Наил Дунаевка әверелүе менә шул рәвешле була.
Рольләр галереясына күз салганда, аларның һәрберсе актерны өр-яңа яктан ачарга сәләтле образлар икәнен күрми мөмкин түгел. Шамил Усманов (А.Гыйләҗев. А.Яхин. «Шамил Усманов») – тарихи шәхес, билгеле бер идеалларга инанган коммунист, аны тулы канлы итеп гәүдәләндерү өчен Н.Дунаевка күз күрмәгән матур тормышка ышанган романтик рухлы шәхескә әверелергә туры килгәндер. Шәмсетдин (Н.Фәттах. «Кол Гали») кабыгына кергәндә, өс-башы теткәләнеп беткән качакка әйләнгәндер. Ә менә Подхалюзин, Паратов, Залешин (А.Островский әсәрләрендә) образлары актердан мәкерле дә, хәйләкәр дә, оятсыз да була белүне таләп иткәндер. Нурисламы (Т.Миңнуллин. «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!») эчке каршылыклардан бәргәләнүче рәссам булса, Якуб («Без китәбез, сез каласыз») – тәкәббер фабрикант; Бәхтияр – батыр йөрәкле полковник («Бәхтияр Канкаев»). Ә дөнья драматургиясендә иң күренекле образларның берсе булган Фигаро?! – Бу рольне кайсы сәхнәләрдә, нинди генә актерлар башкармагандыр. Бер карасаң, һаман шул ук трибун, гыйсъянчы, көчле ихтыярлы, интриган Фигаро бит инде ул, аны өр-яңа төсмерләр белән күрсәтү мөмкин дә түгел шикелле. Тик Наил абыйның Фигаросы – үзенеке генә! Шушы сыйфатларның барысын бергә туплый белү өстенә, үз табышлары, ачышлары белән баетылган гаҗәеп уен осталыгы!
Мирвәли (А.Гыйләҗев. «Өч аршын җир») татар драматургиясендә иң тирән, психологик образларның берсе саналырга хаклы, минемчә. Бер йөрәккә тупланган мең төрле, капма-каршы хисләр, җан трагедиясе… Яшь егетнең самимилеген, күңел матурлыгын, сөйгән ярына һәм туган туфракка булган мәхәббәтен юкка чыгару дәрәҗәсенә җиткергән, аяк астына салып таптарга мәҗбүр иткән ил сәясәте; шул сәясәткә мөнәсәбәт; тышкы кыяфәтнең салкын кабыгы астына яшеренгән, сыкрап-сыктап тибүче йөрәк кайнарлыгы… Чит-як туфракка килеп төпләнгән Мирвәлинең тегермәндә хезмәттәшләренә сөйләгән монологын хәтерлисезме? «Бу бодайдан туган авыл, кыр-болыннар исе килә», дип җан тетрәткеч сүзләр, җан тетрәткеч караш белән төбәлгәндә, кайсы гына тамашачының үз җаны парә-парә телгәләнмәс… Бу минутта артистның үз образы белән бербөтенгә әверелеп беткәнен генә күрәсең, ул уйнамый, ул шушы Мирвәли булып сулый, аның җаны шушы Мирвәли булып актарыла, ул Мирвәли булып яши…
«Бичура» (М.Гыйләҗев) драмасындагы Күрше образының, бер караганда, Мирвәли белән бер охшашлыгы да юк кебек. Ләкин беренче карашка гына! Ул – хәтта исеме дә булмаган бер зат. Кыйбласы да юк шикелле, нәрсәнедер үзгәртергә омтылуы да күренми, Аксакның Бичура турындагы сүзләренә дә ышанмый, кыскасы, үзенең соры тормышында яши бирә; яшәешендә үзгәрешләр була калса да, аларның берсе дә җан үзгәрешләренә китерми. Әллә кайчаннан бирле кеше рухын кысып, буып, мескенлектә тотып килгән идеология аннан да корбан ясаган… Тик бермәлне аның җанында ниндидер яктылык пәйда була: баксаң, аның җаны һич кенә дә соры түгел икән, Күрше инде Бичура белән күрешергә дә, хәтта Аксакны кунакка чакырырга да әзер… Үзенчәлекле сюжетка нигезләнгән, символик образлар, традицион булмаган алымнар белән баетылган бу әсәрне сәхнәләштерү режиссердан да, артистлардан да искиткеч көч таләп иткәндер; Камал театры репертуары тарихында әлеге спектакль, һичшиксез, затлы бер урын биләп тора.
Наил Дунаев тамашачыга театрдагы рольләре аша гына түгел, телевизион фильмнар аша да үз һәм якын. Шулай дип яздым да үзалдыма елмаеп куйдым… Хәтерлим әле, мин мәктәп укучысы гына булганда, экраннарга М.Маликованың «Шәфкать» романы буенча эшләнгән фильм чыккан иде. Наил абый анда медицина институты доценты Изаил Харисович Дәүләтшин булып уйный. Фильм башланганда, ул шундый күркәм, чибәр кеше, костюмнары да энә-җептән генә чыккан диярсең. Кыскасы, күз йоммый карап кына тормалы кеше. Ләкин тора-бара экранда Наил абый пәйда булса, аны тизрәк этеп-төртеп озатасы килә башлады: шулкадәр кабахәт, икейөзле, мәкерле җан иде аның Изаиле!.. Артистның таланты, аның ышандыру көче иде бу.
Күптән түгел генә күрсәтелгән «Ак чәчәкләр» (Г.Әпсәләмов әсәре буенча) фильмында Наил абый артист Любимов роле белән куандырды. Герое шулкадәр үзенә охшаган иде: сайлаган һөнәренә тугрылык, сәхнәгә мәхәббәт, җор тел, янып торган күзләр…
Артистның бәхете режиссер кулында, диләр. Бу җәһәттән Наил абый үз өлешенә «тигән» һәркемне зур хөрмәт белән телгә ала. Ш.Сарымсаков куйган спектакльләрдә Акъегет, Робер, Илморза, Илдар, Гаяз рольләрен башкарып, әлеге шәхеснең талантына, көчле рухына сокланырга өлгергән булса, М.Сәлимҗанов белән озак еллар эшләү дәверен игелекле иҗат гомере дип бәяли. Аның чын мәгънәсендә олпат шәхес булуын, оптимизмын, тормышны, кешеләрне, табигатьне яратуын ассызыклый. Яшьлекнең күкрәп торган еллары – иң саллы рольләр дә шул чорга туры килә бит: Нурислам, Җиһанша, Гөргөриләре генә ни тора! (Наил абыйга җәен-кышын онытылып балык тоту «чирен» дә Марсель Хәкимович йоктыра.) Фәрит Бикчәнтәев белән эшләгән чор күңел дәфтәренә алда телгә алган Күрше («Бичура»), Василий Дмитриевич (Г.Камал. «Банкрот»), Җәүдәт (И.Зәйниев. «Бабайлар чуагы»), Байгура (К.Тинчурин. «Зәңгәр шәл»), Зимин (З.Хәким. «Телсез күке»), Павел Николаевич (И.Юзеев. «Ак калфагым төшердем кулдан») кебек рольләр белән языла. Режиссерның һәр актерга, бигрәк тә олы буын актерларына зур хөрмәт белән каравы, тынгысызлыгы, эзләнүчәнлеге, һәр яңалыкка игътибарлы булуы сокландыра.
Режиссерлык дигәннән, Наил Дунаев үзе дә – озак еллар Ленин исемендәге мәдәният сараенда, халык театрында режиссер булып эшләгән кеше. Ул коллектив күп тапкырлар «Театр язы» фестивальләрендә җиңү яулый, байтак яшьләрнең олы сәнгатькә юл башы шул сукмактан башлана. Наил абыйның мәдәният институтында укыткан студентлары арасында исә Люция Хәмитова, Рамил Төхвәтуллин, Олег Фазылҗанов, Рөстәм Галиев, Миләүшә Нәҗмиева, Фәнис Сафин кебек талант ияләре бар.
Бу елның 3 маенда олуг артист, Татарстанның Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге бүләкләре иясе Николай Иванович Дунаевка сиксән яшь тула. Сәхнәгә, татар театрына багышланган тулы бер гомер… Хезмәттәшләре, шәкертләре Наил абыйны талантлы артист буларак кына түгел, ярдәмчел, игелекле, гаилә җанлы; хоккей һәм футбол уеннарының тугры җанатары; тышкы кыяфәте белән дә, күңеле белән дә чибәр кеше дип иң матур сүзләр белән бәялиләр. Тамашачы өчен исә ул – зәп-зәңгәр күзләреннән һаман яшьлек дәрте, беркадәр шаянлык, шуклык бөркеп торган галиҗәнап артист. Чорларны чорга, йөрәкләрне йөрәккә, хисләрне хискә тоташтыру сәләтенә ия тылсым иясе.
Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың:
«Ни белән үлчәнә үткән гомер? –
Калган эзләр белән,
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләр белән!» – дигән шигъри юллары бар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 60 елга якын эшләү дәверендә Наил Дунаевның сәхнә мөнбәреннән торып әйткән сүзләре йөз меңнәрнең, миллионнарның күңеленә яктылык нуры булып салынгандыр. Хәер, бу эшчәнлекне дә, бу гомерне дә, тамашачы мәхәббәтен дә саннар белән генә үлчәп булырмы? Ә сәхнәгә тугрылыкны? – Аны ни белән үлчәргә? Андый бизмәннәр әле табылмаган…


Комментарий язарга