Яр Чаллы шәһәренең елдан-ел матурая, яшәрә баруын күреп һәммәбез шатланабыз.

Яңа төзелешләр арта, торак йортлар зәвыклы бизәлеш ала, юллар салына, урамнар яктыра. Безнең Чаллы – Европа стандартларына туры килерлек, яңа башлангычлар, бик күп инновацион проектлар тамыр җибәргән, чит төбәкләрне кызыктырып җәлеп итә торган моно-шәһәр.

 92c3523de61d06eebdc515f2babb64b9_XL Ярты миллионнан артык халкы булган калабызның менә шушы зур күләмле эшләрен финанслау, шәһәрнең бюджет акчаларын һәр тармакка тиешенчә бүлү, милли проектларны тормышка ашыруга юнәлтү һәм аның дөрес кулланылышына ирешү буенча эшчәнлеккә җитәкчелек итү 2011 елдан бирле Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Галиәкбәрова Әлфинур Азат кызына йөкләтелгән. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, әле еш кына үзеңнең гаиләдәге керем-чыгымнарны да алдан күзаллавы кыен, ә монда миллиардлаган сум акчалар, саннар белән эш итәсе, шәһәр бюджетын ничә елга алдан планлаштырасы, һәр сум өчен җавап тотасы. Чын профессиональ осталык, кыюлык һәм тәвәккәллек сорый, хаталарны кичерми торган үтә дә катлаулы хезмәтне оештыру җиңелләрдән түгелдер, аеруча бүгенге икътисади тотрыксызлык заманында.

  Идарә башлыгының эш көне сәгате-минутына кадәр бүлеп куелган. Киңәшмәләр, шәхси кабул итүләр, тау кебек документлар имзалау – һәркайсы күпме вакыт һәм энергия, зур игътибар сорый. Ничәмә-ничә еллар буена туплаган бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе, тырышлыгы, гаиләсендә булган җылылык аңа бар эшне дә көйле алып барырга ярдәм итә. Кул астында эшләүче хезмәткәрләре дә аны кеше хәленә керә белүчән, кайгыртучан җитәкче булганы өчен яраталар.

  Әлфинур Азат кызы үзе Чаллы якларына зур урау юллар аша килгән. Туып үскән урыны – Буа шәһәре. Гаиләдә өч бала үсәләр. Әтиләре хәрби кеше булганга, аны әле бер, әле икенче районга күчереп йөрткәннәр. Ул кайда, гаиләсе шунда. Әлфинур, Тәтештә өч сыйныфны бишлегә генә тәмамлап, урта белемне Түбән Кама шәһәренең 10 нчы мәктәбендә алган. Физика, математика буенча район олимпиадаларында катнашкан. Җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып торган кыз башта – пионер, аннары комсомол оешмаларын җитәкләгән.

  Бу активлык Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга кергәч тә кимеми, арта гына төшә. Әлфинурны I курста ук ВЛКСМ комитетына сайлап куялар, алыштыргысыз идеолог була ул. Иң истә калганы – Әстерханга һәм Молдавиягә җәйге төзелеш отрядлары оештырып алып барган чагы. Ул анда да Татарстан һәм Молдавиянең җыелма отряды командирының идеология буенча урынбасары була. Хезмәт юлы шулай башланып китә.

  Институтны тәмамлап, кулына сәнәгатьне планлаштыру белгечлеге дипломы алып чыга кыз. Казан дәүләт университетында стажер-укытучы булып эшли, кафедраның өлкән лаборанты була. Гадел Кутуй урамындагы тулай торакта яши башлый. Татар милли хәрәкәтенең күтәрелеш алган чоры була бу. Бик күп кызыклы чаралар, язучылар, артистлар белән очрашулар үткәрәләр. Оештыру эшләрен тулай торакның аспирантлар советы рәисе Сирень атлы милли җанлы егет башлап йөри. Әлфинур да бу кичәләрдә катнаша. Арада иң чибәре, иң зифа буйлысы, нечкә биллесе булгангамы, Сиреньнең күзләре гел шушы кызны эзли. Әлфинурга бик күп егетләр күз атса да, егет аларның барысын да куып җибәрә. Кызның  күңелен бары ул гына яулый ала. Менә шулай кичәләрдә башланып киткән дуслык бүгенге көннәргә кадәр сүнми-сүрелми сакланган олы, саф мәхәббәткә әверелә.

  Яшьләр гаилә кора. Уллары Адел туа (исемне Гадел Кутуйдан алалар). Әлфинур кечкенә улы белән Баулыга, кайнана-кайната йортына кайтып китә, ә Сиреньнең әле аспирантурада укыган вакыты. «Әти-әниләр булышмаса, миңа, шәһәр кызына, авылда бик кыен булыр иде. Мин аларга чиксез рәхмәтле. Бик тәртипле, ипле кешеләр. Әти – Фатыйх Нури улы – колхоз рәисе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Баулы «Агроснаб»ы директоры була.  әни – Лилия Зәйрулла кызы – балалар бакчасында эшләде. Шөкер, исән-саулар, матур гына яшәсеннәр әле», – дигән изге теләктә Әлфинур Азат кызы.

  1989–1995 елларда Ә.Галиәкбәрова Волгоград физкультура институтының Яр Чаллы филиалында укыта, читтән торып аспирантурада укый һәм, диссертациясен уңышлы яклап, фәннәр кандидаты, аннары доцент була. Кызыгы шунда, «техника чире» йоккан Ә.Галиәкбәрова, компьютерлар яңа гына чыккан елларда ук, 200 битле диссертация эшен компьютерда үзе җыеп әзерли.

  Яшь белгеч, философия фәннәре кандидаты Сирень Фатыйх улын оператив хезмәткәр итеп федераль куркынычсызлык хезмәте системасына эшкә чакыралар. Шуннан соң ул читтән торып Мәскәү Федераль куркынычсызлык хезмәте академиясенә укырга керә, аны уңышлы тәмамлый. Хезмәтендә исә башта бүлек башлыгы урынбасары, аннары бүлек башлыгы баскычларын үтеп, ул 2006 елдан бирле Россия Федерациясенең Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары – Яр Чаллының ФСБ хезмәте башлыгы булып эшли. Хезмәте турында сөйләргә яратмый, эшли генә белә. Гадәттә катылык, тимер дисциплина таләп иткән хәрби хез­мәт аны бер дә үзгәртми, ул элеккечә үк милли җанлы, эчкерсез күңелле, сабыр, тыйнак холыклы булып кала бирә. Галиәкбәровлар, икесе дә зур җитәкче постлар биләсәләр дә, халык белән гади итеп, ихлас күңелдән аралашалар, кыскасы, кеше мәнфәгатьләрен – аларның тормыш хәлен яхшырту, иминлекләрен ныгыту турында кайгыртып яшиләр һәм эшлиләр.

  Әлфинур Азатовна табигате белән тынгысыз кеше, гел эзләнүдә, яңалыкка омтылуда. 1995 елда Яр Чаллыда Икътисад, идарә һәм хокук институтын оештыручыларның берсе була ул. Әлеге уку йортына җитәкчелек иткәндә, студентлары аны шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр. Депутат наказлары белән хакимият ишекләрен ачып йөри башлагач, яшь галимәнең эшлекле сыйфатларын күреп алган шәһәр башлыгы Р.Алтынбаев аны хакимияттә социологик тикшеренүләр һәм икътисади анализ идарәсен оештырырга чакыра һәм аның башлыгы итеп куя. Ике елдан соң инде Әлфинур Азат кызы икътисад буенча вице-мэр дәрәҗәсенә күтәрелә. Тагын ике елдан аңа Татарстан Финанс министрлыгының Яр Чаллы шәһәре Казначылык департаментының территориаль бүлеген оештыру һәм шул бүлеккә җитәкчелек итү бурычы куела. Булдырасын, башкарып чыгасын белгәнгә шундый зур эшләрне ышанып тапшыралар билгеле. Ул әле педагоглык эшчәнлеге алып барырга да вакыт таба. Башта КамПИда, аннары Казан федераль (Идел буе) университетында укыта.

  Вакытында хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрүләре дә – зур сөенеч, ул бит алда яңа җиңүләргә рухландыручы көч тә булып тора. Әлфинур Азатовнага төрле елларда бирелгән Хөкүмәт бүләкләре – Россия Финанс министрлыгының «Финанс эше отличнигы» күкрәк билгесе һәм Мактау грамотасы, Татарстанның атказанган икътисадчысы исеме, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Мактау грамотасы һ.б. күп нәрсә турында сөйли.

  Тормышта кирәкле барлык күркәм сыйфатлар Әлфинур ханымга хезмәт сөючән әти-әнисеннән күчкән. Әтиләре – мәһабәт гәүдәле, тышкы кыяфәте белән артистларга охшаган Кәримов Азат Нигъмәтҗан улы – тумышы белән Кайбыч районы Исәк авылыннан, биш балалы гаиләдә үскән. Ул Оренбург очучылар училищесында укыган. Ләкин саулыгы буенча аңа очарга рөхсәт бирмиләр, һәм ул, Буага кайтып китеп, район эчке эшләр бүлегенә участок инспекторы булып урнаша. Белемгә омтылышы көчле була аның, Казан дәүләт университетының юридик факультетына читтән торып укыр­га керә. Укып бетерүгә үзен Актаныш районына эчке эшләр бүлеге башлыгы итеп җибәрәләр. Анда өч ел гына эшләсә дә, районда ныклы тәртип тотуы, гаделлеге өчен халык аны яратып өлгерә. Эчке эшләр бүлеген яңа биналы итеп китә ул. Хәрбиләрне бер урында озак эшләтмиләр, А.Кәримов гаиләсе белән Тәтешкә күченә. Аны тикшерү бүлеге башлыгы итеп куялар. Ә Түбән Кама шәһәре эчке эшләр идарәсендә ул, башлык урынбасары булып, унбер ел хезмәт итә.

  «Әтиебез гомер буе тәртип сакчысы булды, бар көчен, вакытын, саулыгын халыкның тыныч тормышын саклауга бирде. Эш аның өчен иң беренче планда булды. Иртүк без торганчы эшкә чыгып китәр, төнге уникеләрсез кайтып кермәс иде. Без әтине төш вакытында күреп калсак, бик бәхетле була идек.

  Ул яшь милиция кадрлары әзерләүгә дә зур әһәмият бирде. Әле хәзер дә бик күпләр әтиебезне рәхмәт сүзләре белән искә ала. Түбән Кама шәһәренең эчке эшләр идарәсендә дә остазларын бүгенгәчә онытмыйлар, фотосурәте – иң хөрмәтлеләр арасында», – дип сөйли Әлфинур ханым.

  Бабалары Нигъмәтҗан ага I Бөтендөнья сугышында катнаша, кыю, тәвәккәл кеше була. Әсирлеккә төшкәннән соң, аңа Германиядә тоткынлыкта булырга туры килә. Чит-ят җирләрдә күпме михнәтләр кичереп, ике елдан соң гына хәрби әсирләрне алмаштыру сәясәте белән Россиягә озатылу бәхетенә ирешә. Тик поездда тиф авыруы таралу туган якка кайтып җитү өметен өзә. Яшәү белән үлем арасында ка­лу­ның ни икәнен инде бик күп тапкырлар татыган Нигъмәтҗан, ныклы карарга килеп, ургып алга барган поезддан сикереп төшеп кала. Аның бу тәвәккәл адым ясавы алдагы бәхетле тормышына алып килер дип кемнәр уйласын. 1921 елгы ачлыктан качып, язмыш иркенә буйсынып, бай, ләкин карт казах кешесенә кияүгә чыгарга мәҗбүр булган Минзифа исемле татар кызы белән шул чагында очраша ул. Кызның атка утырып иреннән качып киткән вакыты була бу. Шулай танышалар, кавышалар, аннары бергәләп Буага кайтып төпләнәләр. Рус, немец телләрен яхшы белгән гаилә башлыгы мөгаллимлек итә, Минзифасы балалар үстерә.

  Әлфинурның әнисе исә Арча районының Иске Кырлай авылында туган, Тукай якташы. Җиде бала арасында иң зурысы булгач, бар җаваплылык аңа төшә. Чөнки әтиләре Гарифҗан Рәхимҗанов озак еллар Мамадышта МТС директоры, әниләре Анна Николаевна гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлиләр, һич кенә дә бушый алмыйлар.

  «Әниебез Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына агрономлыкка укырга кергән. Шулай бер елны аны җәйге практикага Мәскәүгә ВДНХга җибәргәннәр. Ул анда татарстанлыларның хезмәт казанышлары турында сөйләгән. Шунда күргәзмә карап йөрүче фин татарларыннан бер парның күзе чибәр, ипле татар кызына төшкән, уллары өчен адресын сорап сүз кушканнар. Һәм шул очрактан соң икенче көнне үк әнине, КГБга чакыртып, нәрсә хакында сөйләшүләрен сорап йөдәткәннәр.

  Институтны кызыл дипломга тә­мам­ла­ган әни, үзен чирәм җирләргә эшкә җибәрүләрен сорап, гариза язган. Тик декан аны бу уеннан кире кайтарган. Әнине Буа хәзерләүләр конторасына эшкә җибәргәннәр. Әти белән алар шунда танышкан. Соңрак әнине КПССның район комитетына инструктор итеп эшкә чакырганнар, яшәргә йорт та биргәннәр. Гаилә Тәтешкә күчкәч, әни совхоз-техникумда укытты, ә Түбән Камада Нефтехим оешмасының 3 нче төзелеш-ремонт идарәсендә профком рәисе, кадрлар бүлеге башлыгы булып эшләде. Әти-әниләр бик зыялы, укымышлы кешеләр иде. Шуның өстенә әниебез бик тә чисталык-пөхтәлек яратучы уңган хуҗабикә дә иде. Корырак, кырысрак холыклы әтиебез белән нәкъ менә безнең әни кебек йом­шак табигатьле кеше генә тора ал­гандыр».

  Ни кызганыч, әти-әниләре бакыйлыкка иртәрәк күчә. Башта әниләрен югалтсалар, ике ел үтүгә, гомер буе җан җылысын бүлешкән хәләлен сагынуга түзә алмаган әтиләре дә дөньялыктан китеп бара.

  Әлфинур үзе гаиләдә төпчек бала булып үсә. Абыйлары Илдар Кәримов КАИның радиотехника факультетын тәмамлый. 2010 елда ул Казан дәүләт университетында телевидение оештыру эшенә нигез сала. Бүгенге көндә дә шул уку йортының Медиа үзәген җитәкли. Хатыны Наталья икътисадчы, гаиләдә бер малай, бер кыз үстерәләр.

  2004 елны утыз тугыз яшендә Әлфия апаларының гына гомере юл һәлакәтендә өзелә. Олы йөрәкле Әлфинур апалары аның унике яшьлек кызы Алсуны үз гаиләсенә сыендыра, тәрбияләп үстереп, кияү кулына тапшыра. Ире Илнур да, үзе дә икътисадчылар. Өч яшьлек Ралина – гаиләгә ямь өстенә нур өстәүче кечкенә фәрештә.

  Галиәкбәровларның олы уллары Адел исә әтисе һөнәрен сайлый. Ул, КДУ­ның юридик факультетында укып, юрист белгечлеге алып чыга, шунда ук патент хокукы белгече булып эшли. Аспирантура тәмамларга да өлгергән, халыкара хокук буенча диссертация якларга әзерләнә. Икътисадчы һөнәрле тормыш иптәше Резеда белән дүрт айлык Азаматны тәрбиялиләр.

  Төпчекләре Аяз (исемне Аяз Гыйләҗевтән алалар) 78 нче Пушкин ли­цее­ның 6 нчы сыйныфында укый. Тарих белән кызыксына, йөзүгә йөри, музыкаль белем ала. Үскәч йә юрист, йә икътисадчы булыр, мөгаен.

  Шушы апрель аенда үзенең күркәм юбилеен каршылаучы Әлфинур Галиәкбәрованың бар тормыш һәм хезмәт юлын күз алдыннан кичергән кебек булдык. Гап-гади татар хатын-кызы үткән юлларны ул да үткән. Хикмәт бары шунда – ил, республика, шәһәр масштабында глобаль уйлый, планлаштыра, анализлый белү сәләте һәркемгә дә тигез бирелмәгән. Ак калабызда яшәүче, исемнәре тарих битләренә кереп калырлык шундый көчле шәхесләр, эшлекле, кешелекле, милләтебезнең йөзек кашы булырдай хатын-кыз җитәкчеләребез белән нигә горурланмаска!


Комментарий язарга