Логотип «Мәйдан» журналы

Якты гамь

Якташым Шамил абый Шәйдуллин истәлегенә1 бүлек.Зәңгәр күз сагышым – әбиемнен,Егәрлегем калган бабамнан!* Сөлчә буйларына төшә калсаң,Эчә калсаң чишмә суларын,Ничек инде җанга сеңдермисеңТуган якн...

Якташым Шамил абый Шәйдуллин истәлегенә
1 бүлек.
Зәңгәр күз сагышым – әбиемнен,
Егәрлегем калган бабамнан!*
 
Сөлчә буйларына төшә калсаң,
Эчә калсаң чишмә суларын,
Ничек инде җанга сеңдермисең
Туган якның тынын-сулавын.
 
Сөлчә  болынында ялантәпи
Җир җылысын тоеп йөре дә –
Ничек инде бөек сер күрмисең
Терек суы эчкән бөредә.
 
Шагыйрь булмый кара! –
Сөлчә күген
Сәхнә иткән тургай барында.
Күкләр кочып алып пышылдаса
Якты гаме, зары турында.
 
Шагыйрь булып кара!
Ил-җир уен,
Күкләр өнен көн-төн ишет тә,
Түзеп кара йөкнең зурлыгына
Бер йөрәгең бүлеп биш ит тә...
 
Түзеп кара!
Йөрәгеңдә Такташ бунтарьлыгын,
Туфан олпатлыгын йөрет тә.
 
* * *
Син шук булган диләр,
Үткен булган.
Мишәр инде. Әйт ни, әйтмә ни...
Сарык сатып,
Гармун алдырткансың.
Моң дигәндә, мал соң жәлмени?!
«Бер туйганчы уйныйм әле, канәт,
Сатармын да сыер алырмын»,
Әткәң дә бит әнә
Сыер сатып, гармун юнәткән дә,
Күңелен баскач, янә мал иткән.
Алмагачтан ерак төшми алма –
Әткәң рухы сине бар иткән.
 
Син өздереп гармун уйнаганда,
Сандугач та тынып юл биргән...
Зур сугышта башын салган әткәң –
Ләкин... Җиргә моңлы Ул биргән.
 
Бу моң күчкән синең  күзләреңә,
Тальян телләренә... Шигырьгә!
Бу моң синең күңелеңнән ургып
Әйләндергән җырчы – шагыйрьгә.
 
* * *
Юклык юклык инде...
Ил белән дип,
Ничек аңлатасың балага??
– Әнәй, ашак кели. Нәстә ашыйм? –
Тоз  сала ул ачык ярага.
Бибисара апа, яшь тол хатын,
Сүзне бормак булып уенга:
– Ул ашау соң нинди төстә? – диеп,
Сорап куя нәни улыннан.
– Төсен-ниен белмим... ашак кели...–
Ач зәңгәр күз карый тутырып.
Их, ул «кели»ләрнең  күплеге дә
Һай, шул «була ул!»ның юклыгы!
Ярамый күз яшен күрсәтергә –
Үкереп елар идең утырып...
 
* * *
Сурәтеңә карап торам әле...
Бөдрә чәчле, зәңгәр күзлесең.
Буй-сының төз.
Ир солтаны инде!
Якташ абый-канәт,
ә кызлар соң –
Сине күргән кызлар –
Гашыйк булмый
ничек түзде соң??!
 
...Ә син Миләүшәңне күреп алган.
Күргәнсең дә – гашыйк булгансың.
Казанга дип киткән кунак кызның
Юлын Ташкентка дип боргансың.
 
...Тулай торак. Кызлар әсәренеп
Карап тора гаярь егеткә:
«Чык кияүгә миңа, үкенмәссең!
Чык кияүгә, яки мин китәм!»
 
Бер кулыңда – нәни чемоданың.
Дөнья малы шунда. Ни бары...
Дөнья гамең исә – офыктай киң,
Биек күкләрдән дә югары.
 
Тәвәккәл таш яра!
Синең исәп –
Яшь кыз күңеленә юл яру.
Бүлмәдәшләр – теләктәшләр сиңа:
«Күп уйлама! Егет бик ару!»
 
Уйлыймыни яшьлек??
Яшьлек бит ул! –
Күзләрендә – хисләр томаны.
Тик ялгыз ай салкын акыл белән
Әйтеп куйгандыр ул: «Дивана...»
 
...Еллар узгач, үзенең шушы уен
Пошмас ай да хәтта төзәтер.
Кырык дүрт ел буе бу ояның
Ул җирдәге юлын күзәтер.
 
2 бүлек.
Чүлләр буйлап җәяү йөрдем...*
 
Йөрәк – чаптар!
Ә яшь йөрәк исә, тулпар кебек,
Өмет-канатлы!
Даладамы татар көткән бәхет? –
Төрекмән җилләренә эш артты.
Бер артыңнан алар сине этте,
Бер җаныңа үтте...
Канатты...
 
Яңа таңнар Ялатанда ата...
Кочак җәеп көтми берәү дә.
Бар байлыгың – һаман шул чемодан
һәм яшь бала нәни биләүдә.
 
Миләүшәңнең кулда дипломы бар:
Ул – кирәкле белгеч мәктәптә.
Ә сиңа шул, Шамил абый-канәт,
Күбрәк тормыш сабак өйрәткән.
 
Тулыр-тулмас җидееллык белем...
Ташкентларда – слесарь. Армия.
Чистайда син сәгать ясагансың.
Уку калган... Вакыт бармыни?..
 
Ә укымый булмый!
Үткенлегең,
Зирәклегең бик тиз күргәннәр.
Синең юлың – тикшерүче булу,
Югары мәктәп кирәк, дигәннәр...
 
* * *
Кобураңда – утлы корал йөри,
Шигырьләрең йөри кесәңдә...
Моң сарылган нечкә күңелеңә
Авыр булгандыр ул, Шамил абый,
Ниләр генә күрми ир-ат башы,
Ирнең иңе – киң ул, дисәм дә...
 
...Миләүшә апа хатирәләр барлый:
«Эштән кайткач,
гармун уйнамыйча,
Җырламыйча күңеле булганчы,
Табынга да килеп утырмады...
Әткәң-әнкәң моңы онытылмый шул,
Сөлчә аһәңнәре онтылмады...
 
Ә бервакыт, гастрольләргә килгәч,
Өйгә алдык олы кунакны.
Әлфия апа Авзалова белән
Шамил бик тиз уртак тел тапты.
 
Уртак иде алар өчен җыр-моң,
«Галиябану», «Рамай», «Тәфтиләү»...
Шамил җырлый – җанны айкап ала,
«Монысын тыңла» дия Әлфия...
 
Халык моңнарына изрәп китеп,
Дымлы күзен сөртә әни карчык.
«Күз карасы кебек» төпчегендә
кадер-хөрмәт күреп яшәсә дә,
Туган илдән килгән һәрбер кунак,
һәрбер ымы аның, моңы тансык...
 
Төне буе җырлар сузды алар.
Ялатанның тонык йолдызлары
Татар моңын тыңлап сыздылар...
 
Сөлчәләрнең алсу таңнарыдай
Сызды күңел...
Сызып тамган күңел балавызы –
Бозлы күмер.
Бер яндырды, бер суытты җанны –
Түземлек бир...
 
Әлфия апа әйтте киткән чакта:
– Әрәм булып чит-ят җирдә ятма ,
Кайт син, Шамил!
Кайт син, Шамил, туган якларыңа.
Син – икенче Ваһапов ич. Тавышың
Бормаланып үзе җанга ага...
Сәхнәләрдә урының.
Һич арттырмыйм,
Аңла!
 
...Ни әйтәсең авыл малаена!
Талгын гына Җиргә сеңгән судай,
Халык тәрбиясе – холкына
Үз канунын үзгәртмәслек язган:
Ир-ат – акча эшләми ул җырлар
җырлап,
Ир-ат эшләп аргач, җырын суза».
 
Менә шулай, сеңелем.
Сәхнәдә дә югалмаслык иде,
Ләкин гомере узды Хакны яклап.
Ак максатым шул ул диеп аңлап».
 
* * *
Киек казлар очкан биеклектән
Күңел карый җирнең йөзенә:
Уч төбендә – алма кебек дөнья...
Алма кебек дөнья читләреннән
Нинди корт-җан кимерергә кыйган?!
Кимерергә кыйган матурлыкны,
Бөтенлекне, камил барлыкны?
Иркен дөньяларны тарайтмакчы,
Каралтмакчы булган аклыкны??
 
«Ерак галәмнәрдән өмет баглап,
Күзләремә кемдер баккан сыман» –
Эх, ул яшьлек – кайнар,
дәртле чаклар!
Дөнья аңа – гүзәл аклан сыман.
Туган икән – димәк, юкка түгел:
Күкләр ышанычын аклар сыман!
 
* * *
Уйларымда чүл-сахрада йөрим...
Сибелеп кала сирәк кышлаклар.
Шомлы төнне ярып «Урал» килә.
Кайтасы бар... Өйгә кайтасы бар.
 
Тагын көнне төнгә ялганылган:
Тафьянчылар эзне яшерә.
Әфган якын... Шайтан коткы сала.
Хаталана... карты... яше дә...
 
«Хаталанган».
Син бит адәмнәрне
Җинаятьче диеп бүлмәгән.
Анасына – бала бит ул дигән,
Төзәтергә җаен эзләгән.
Аңга килер адәм...
Тәүбә кылыр...
Ялгышларын аңлар...
Үзгәрер!
 
«Чүлдәге саксаул түгел кеше –
Битарафлык аны изгәндер».
Кыек юлга кереп китү җиңел –
Шайтан угын күпләп тезгәндер...
 
Дөнья дигән гүзәл акланыңны
Саклагансың – йөзең ак булган.
Синең куллар «бир» дип сузылмаган,
«Мә» диюең исә хак булган.
 
Шулай диләр!
Дуслар, туганнарың
Хәтеренә шулай сеңгәнсең.
Соңгы сулышыңны алганда да
«Өлгермәдем...» диеп сүнгәнсең.
 
Ә бит Әҗәл,
Зур авызлы Әҗәл,
Мәлгунь Әҗәл –
Күп йөрегән синең тирәңдә.
Утыз биштә алып китмәк булган –
Умырткаңа пуля тигән дә.
Ашхабадта алты сәгать буе
Көрәшкәнсез җанга җан килеп.
«Җиңдек!» диеп табиб сөендергән
Бармакларда хәлсез ым күреп.
 
«Күләгәле тирәк» – ана җаны
Саклап торган догалары белән.
«Илгә мондый ирләр кирәк әле!» –
Күктән шундый карар, ахры, иңгән.
 
Ә аннары... янә үҗәтләнеп,
Җан – тырмашып алга үрмәләгән.
Табиблардан көн дә хәбәр килгән:
«Бер адымын үтте...янә...янә...»
 
Мәһабәт буй-сының элеккечә
Төп-төз тотып үтеп киткәнче,
Шыбыр тиргә салып чыныктырып,
Елдан артык вакыт үткән шул.
 
Әйтү генә ансат!
Ул арада
Чәче көмешләнгән әнкәеңнең,
Хәләлеңнең җаны тетелгән.
...Арка сөягеңдә ахыргача
Дошман салган яра йөртелгән...
 
3 бүлек.
Безне һаман сынап карадылар,
Тик ныгыдык охшап кыяга...*
 
Чит җирләрдә солтан булалсаң да,
олтан булу артык үз илеңдә.
Тик олтаны бул син Гаделлекнең –
гарьле булмас, хәтта җиңелсәң дә.
 
...Чаллы кырларында төзелеш бара.
Җилләр шундый хәбәр китергән.
Син җилкенеп кузгалгансың юлга,
Илнең йөген бергә этәргә.
 
Егерме өч бары уртачасы –
КамАЗ төзүченең яше дә.
Ә яшьлек ул – шундый дуамал чак –
Уттай кайнар чак ул кешедә.
 
Кемдер килә монда канатланып,
Тырыш хезмәт – намус калканы.
Кайсылары килә табыш эзләп,
Күзләп йөри кыек ятканны.
 
Көн дә кеше агыла:
өч мең, дүрт мең.
Анда – вагон... Монда – бараклар.
Кемдер ару белми шәһәр төзи,
Якында ук – угры-караклар...
 
Һәр җинаять
Тырнак арасына
шырпы булып кереп кадала.
Түзү кирәк...
Түзми хәлең дә юк
Үзең теләп алган ярага...
 
«Ир булмаган җирдә иблис түрдә,
Илләр сыкрый ирләр юклыктан».
Илләр сыкрый...
Ирләр юклыктан...
 
Сыкранмасын диеп ана җаны,
Япь-яшь кызлар, нәни балалар,
«Бүре өне»нә дә төшкәнсез сез,
«Иблис оҗмахы»н да ачканнар.
 
Тутык кадак булып,
Илгә-көнгә
Кадалганда әрсез ямьсезлек,
«Көтелмәгән очрашулар» белән
Кисәтелгән адәмисезлек.
 
Исерек урам, шомлы юл чатлары,
Бәла-каза тулы төнге юл...
Сызландырган илне изгән хәлләр,
...һәм каләмен алган синең кул.
 
Тик язарга өлгер:
Тормыш көн дә
Гыйбрәтләрен ача. Күп алар!
Кеше гомере – упкын  өсләрендә,
Кеше хакы – эзсез югала...
 
Акка кара кушсаң, карала ак,
Карага ак салсаң, югала...
Явызлыкны ишәйтүе җиңел,
яхшылыкны арттырып кара.
Җинаять һәм җәза.
Көн белән төн.
Тормыш – ормыш кебек берәүләргә,
Берәүләргә – һәрчак бербөтен.
 
* * *
«Күзләремне йомсам, сагыш тоям...»
Сагышланыр сәбәп бар ла ул...
Сөлчәбашның җырчы тургайларын
Туяр тыңламауга зар ла ул.
 
Күңел  таләбенчә яшәлсә дә,
Китекләре күпме җыелган.
«Вөҗдан ярасы»на им булырмы
Җаннан тамган шигъри тоемнар?
 
Халык ябырылып китап укый:
Детективлар сирәк татарда.
Беренчеләр булып юл ярганда,
Тезләр канар инде кантарда.
 
Беркем кушмый. Йөрәк таләбе бу:
Кисәтергә кирәк халыкны.
Кургашындай болыт каплап китсә,
Хәтта горур ай да калыкмый.
 
Күкләр сөрмә тарткан зәңгәр күзләр
Ай йөзенә сөеп бакмаса,
Тәрәзәгә шомлы җилләр чиртсә,
Шаяннары килеп какмаса, –
 
Ни мәгънә бар синең яшәвеңнән
Ир затыннан диеп, майор дип?
Сүз белән дә терелт чирле яуны,
Канун белән дә син терелдерт!
 
Яу кырында Намус сакта чак бу! –
Якташ  абый, синең илең бит...
 
Ә ил кан-яшь түгә.
Чечняларда – сугыш.
«Мәңгелек сызлану» булып ул
Кеше булган затның бәгърен телеп,
Әле кат-кат хәтер яңартыр.
 
Бер ай буе утлы гарасатның
Уртасында йөреп кайт та син,
Бу акылсыз сугыш газабының
Әрнүләре җанга ятмасын?!
 
Мөмкинме соң?!
Мөмкинме соң гаҗиз аналарның
Утлы карашларын оныту?
Күкләр  сынап бага үзәгеңә –
Каләм ал да чаңны кага тор:
 
«Туктатыгыз сугыш арбаларын!
Ирләр бит сез! Илләр тотарлык.
Туктатыгыз адәм актыкларын
Ак-караны бутап ятарлык!»
 
Ә кешеләр бер дә үзгәрмиләр...
«Һәр заманның була үзенә күрә
Сволочы, каһәр суккыры».
Син үтәли күргән дөнья ич бу,
Такташ гаме җанга йоккыры!
 
Такташ, Такташ...
«Җан-хәятем биләп моң тибрәлә
Такташ дигән тылсым-исемдә» –
Бунтарьлыгың тезгененнән  тартып
Моң күчкәндер җанга дисәң дә,
Хаклыдыр син,
Шамил абый-канәт,
Җилләр шулай диеп исәләр.
 
Ә ул җилләр
гел таң җиле булып,
Назлап сөеп тормый чәчләрдән,
Олы җанлы инсан тирәсенә
һәрчак ваклары да чәчелгән.
 
Ул ваклыклар тигәнәктәй сара,
Пычрак атып кыйный бәгырьне,
Җир улларын кыйный-кыйный
сынап,
Камчы-телләр ала егәрне...
 
Ә дөньясы
барыбер шундый матур!
Шундый матур булып тоела.
«Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...»
 
Син, Такташча, зәңгәр күкләр өнен
Үз иткәнсең, Шамил абый, беләм.
Зәңгәр күзләр серен эзләгәнсең
Шагыйрьләрчә гашыйкъ
җаның  белән...
 
Дөнья матур!
Дөнья шундый матур!..
Зәңгәр күктән тама сап-садә нур...
Керфек арасына эленә дә
Ымсындырып дәшә үзенә ул.
 
Җир-бишектә бәллү көен көйләп,
Сөю-сәгадәт булып тибрәлә ул,
Куллар тупасланса тупаслансын,
Шагыйранә җанга тимә лә ул...
 
Пар канатлы аның хыял-өне,
Рәшә түгел җирдә үткән көне.
Бераз гына сипләп аласы да
Тирәлекнең кыеш буен-иңен,
Бер зур әсәр әле язасы бар:
Такташ рухы тынгы бирми күптән.
«Күкләр сагышы»н әле басасы бар...
Кабаланма, Вакыт!
Кума! Китмә!
Сиплисе бар бераз йөрәкне дә.
Такташны да ашыктырган ярсу,
Ташкын хисне җиңеп
эшлисе бар...
Зәңгәр күкләр  ризалыгын алып,
Тагын бераз әле
яшисе бар!...
 
 
4 бүлек.
Бөтен өмет сездә...*
 
Гомер – мәңгелекнең диңгезендә –
тамчы бары...
Ә без аны чиксезлектәй күрәбез дә...
Ялгышабыз.
Күктә язган язмышларның
камчылары
Абындыра... ашыктыра...
Арылдыра...
Туры юлдан читкә каерып –
тартышабыз...
Үтмәс кебек тоелса да,
Гомер – мизгел.
Җаның күккә ашкан чакта,
Ул мизгелдә
чагылыр бар да:
Хыялларың... омтылышың.
Йөз-кыяфәт. Уй  сөрешең...
Гамәлләрең. Көн күрешең.
Яшәешнең тәгәрмәчен
Эттеңме син, сүттеңме син?
Күңелеңдә иман нуры
йөрттеңме син?
Бүлештеңме барың белән?
Әллә инде
гел кешедән көттеңме син?
Җир йөрәген җылың белән
терелттеңме?
Зар елатып, утың белән
өттеңме син??
Соңгы мизгел
Гомереңне учка җыеп
йотадыр ул...
Шул мизгелнең төсе, тәме
Бу җирдәге тормышыңа
ноктадыр ул...
 
* * *
Мизгел!..
Сөлчәләрнең моңсу чишмәләре...
Төркмәнстан... Терәк-юл башы.
Гомер буе иңне-иңгә куеп
Сер бүлешкән тугры юлдашың...
Ак каланың ак-каралы чагы...
Җылы куллы әнәй-әнкәең...
Әзиләрең... Дуслар... Балаларың...
Имин булсын дигән Илкәең...
«Мәхәббәт төенчеге лә син» дип
сөеп әйткән сүзнең  яктысы...
Соңгы сүзең – соңгы әманәтең –
соңгы гамең:
«Кала Такташым...»
 
«Такташ» белән  бергә
Зуп-зур дөнья
кала инде, кала артыңнан...
Галиҗәнап Сүзең кала анда
Әманәтең булып кайтырга.

Бүлек башындагы эпиграфлар Шамил Шәйдуллинның шигырьләреннән алынды.

Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар