II.
Җомга көн начар түгел иде. Тәрәзәләрдән иртәнге алсу нурлар сибелде. Тәрәзәләр төне буе ачык торганнар, йокы өенең һавасы да бик әйбәт, салкынча иде.

Муса көрән одеял астыннан башын калкытты. Йокы өендә тынлык. Шәкертләр үлгән кебек йоклый. Хәер, почмакта үзенә аерым ширма корып йоклаган мөбәссир (мәдрәсәләрдә тәртип саклаучы) Балтачев кына, бер ягыннан икенчесенә әйләндеме, карават шыгырдап куйды һәм шунда ук тынды.

1198-286_1

Галибанә яктырып әкрен генә
Ал таң ата! –
диде Муса, Тукай шигырен исенә төшереп, һәм елмайды. «Бүген җомга. Дәресләр юк. Иртәнге чәйдән соң өйгә, әтиләр янына барып кайтасы иде бит. Кичә утын китергән булырга тиешләр, ярышасы, өешәсе бар бит. Мөбәссирдән рөхсәт алырга кирәк». Муса шулай дип уйлап алды.
Мусаларның авылдан күчеп килүләренә бер ел булды. Атасы: «Бәлки, шәһәргә барсак, җүнлерәк яшәмәбезме икән», – дип шәһәргә күчеп килгән. Мусаның дәү әнисе Гыйльми әби әйтмешли, «кайда барсаң да, бәхет үз артыңнан ияреп йөри икән». Беләк көченә, маңгай тиренә ышанган Мостафа кайда гына барып бәрелмәсен, тормыш бер эздән чыкмады. Әле Әхмәт байның йон юа торган фермасына барып бәрелде, әле Баһау картның постоялый дворында тирес чыгарып карады – берсе дә гаилә тамагын туйдырырлык рәт бирмәде.
Кәрвансарай артындагы икмәк пешереп сатучы түгәрәк сакаллы Гыйлемдар карт чәйханәдән чыгып килгәндә, Мостафаны очратып, үзенә тоз күтәртеп алып киткән иде. Юл буенча аның тормышын сорашып барды. Мостафа бу кешегә бөтен нужасын сөйләп ташлады. Авылда бер дә рәт булмагач, бала-чагасын төяп шәһәргә килүен әйтеп салды. Гыйлемдар карт сүзне тыңлап бетергәч:
– Исемең ничек синең? – диде.
– Мостафа.
– Их, Мостафа, Мостафа, – диде Гыйлемдар карт, – фәкыйрьне аны Ходай авылга да, шәһәргә дә мул итеп өләшкән. Аны кузгатып маташырга ярамый. Шәһәрдән авылга бер фәкыйрь китә икән, авылда өр-яңа бер фәкыйрь арта, авылдан шәһәргә бер фәкыйрь килә икән, шәһәрдә бер фәкыйрь арта. Фәкыйрь арттымы – бай байый. Син шуны да белмисең икән! – диде.
Өенә җиткәч, ике пот тоз күтәреп килгән Мостафага ике тиен акча бирде. Бирде дә рәхәтләнеп көлде.
– Безнең шәһәрдә иң арзан әйбер тоз, авыр булса да, җиңел булса да тоз. Син тирләсәң дә, арысаң да, сиңа ике тиеннән артык акча биреп булмый. Әгәр син миңа ике пот бал күтәреп килсәң, мин сиңа биш тиен бирер идем.
– Уратып сөйләвеңне аңламыйм, – диде Мостафа.
– Рәхәтрәк, турырак яшисең килсә, җиңел кәсеп табарга кирәк. Менә минем акыллы сүземнең асыл мәгънәсе шунда, – диде Гыйлемдар карт. Мостафа, бу карттан аерылып берничә ай гомер үткәннән соң, «Ул әйткән сүз шул түгелме икән?» – дип, барлы-юклы әйберен сатып, иске-москы алып әвеш-түеш итеп карады. Ләкин сәүдә эше турыдан-туры алдашуга бәйләнгәнлектән, ул моны булдыра алмады, күңеле тартмады, кулы бармады.
Ул Миновный урамында «аусак, җир күтәрер әле» дип кояш чыгышына таба кыйшая башлаган кечкенә генә агач йортта тора бирде. Хуш күңелле хатыны, түгәрәк йөзле, уйчан күзле Рәхимә апа, ирен борчырга теләмәде, аның бер уена да каршы килмәде. Эчтән генә «Язмыш аны миннән башка да җәфалый, мин читтәрәк торсам да ярар», – дип уйлады. Ә Мостафаның зирәк акыллы анасы Гыйльми карчык шушы сүзләр белән тынычландыра барды:
– Борчылма, күпме сикерсәң дә, кендегеңнән югары сикерә алмассың. Дөньяда нужа күрүче бер син генә түгел.
Муса бүгенге кояшлы җомга көнне әнә шул өйне, шул гаиләне искә төшерде. Бүген ул ничек тә кайтырга тиеш иде.
Әле берәү дә торырга уйламый. Мөбәссирдән башка әйләнеп ятучы да юк. Юк, алай түгел, әнә Заһит әйләнеп куйды, тәрәзәдән битенә төшкән кояштан качып одеялын башына таба тартты, аннан тагын ачты.
Муса урыныннан торды да, сак кына басып, Заһит яткан карават янына килде. Ул тыныч йокламый, күзен бер ныграк йомып куя, бер яртылаш кына ача. Мусага ялгыз кыен, ул кемне булса да уятырга тели, әмма ни өчен, үзе дә белми. Тик шуны белә: аның ялгыз каласы килми.
Заһитның колагына табан иелде һәм әкрен генә:
Кояш чыкты, нур балыкты,
Тәрәзәдән һәм калыкты, – диде.
Моны һәрбер шәкерт белә, кирәксә дә, кирәкмәсә дә кабатлана торган шигырь иде ул. Муса үзе дә туеп беткән иде инде бу шигырьдән, шулай да Заһитны уятырга ярады. Заһит кара күзләрен зур итеп ачып җибәрде һәм сискәнеп торып утырды.
– Нәрсә бар?
– Берни дә юк, – Заһит караватка кире ауды. – Муса аны кабат уятып маташмады. Ялгыз калу аңа кыен иде, шулай да ул үз урынына барды, караватына чалкан төшеп ятты. Уйланды. Сеңелем Зәйнәпкә атап бер шигырь язасы иде, ул аны бер ишетүдә ятлап алырлык булсын иде. Менә шулай:
Их, син, Зәйнәп,
Кара әле шәйләп,
Йөрмә сагыз чәйнәп,
Яулык бәйләп.
Кинәт йокыдан торырга звонок шалтырады. Караватлардан башлар күтәрелде. Мөбәссир Балтачев ширмасы артыннан килеп чыкты һәм кычкырып җибәрде:
– Торыгыз, тәһарәткә сезгә аерып азан әйтергәмени?
Мәдрәсәдә хәрәкәт башланды.
Муса урынын җыйгач та Заһит янына килде.
– Мин бүген бернәрсә уйладым.
– Нәрсә? – диде Заһит ялкау гына.
– Спектакль куябыз. Мин пьеса язарга керешәм. Өч кешелек. Берсен син, берсен мин уйныйм. Тик тагы бер кыз табарга кирәк. Кыз кешесез булмый, шәп чыкмый, матур булмый. «Варенье» дип атала.
– Ләкин шәп яз, – диде Заһит, – дөньяда аның кебек пьеса булмасын.
– Син бигрәк тагы. Тик бу турыда ләм-мим, бер кешегә дә сөйләмә, эчтән тын.
Муса Заһит янында озак тормады. Бик кыска вакыт эчендә булган бу аз гына сөйләшү Заһитны шактый уйга калдырды. Мусаның чынлап та күптән шундый теләге бар иде. Зурлар, югары сыйныфларда укучылар спектакльләр куялар. Ә кечкенәләр өчен рольләр юк, булса да берәү-икәү генә була. Дөресен әйткәндә, алар да роль түгел, сәхнәгә чыгалар да, «Әти кайтып килә», «Безгә кунакка барыгыз», «Бозау сыерны имә» кебек бер-ике сүз әйтәләр дә югалалар. Ә бит балаларның да уйныйсылары, сәхнәдә озак торып, озын-озын сүзләр сөйләп, көлеп, шаярып, кайгырып, җылап, тагын әллә ниләр эшләп уйныйсылары килә. Аптырагач, алар цирк карап кайтсалар, шундагы клоуннар булып кыланалар, йә булмаса көрәшчеләрнең көрәшләрен уйныйлар. Кайсылары үзләренә циркта көрәшүче Заикин, Иван Леший, Иван Светогур, Хаҗи Мукан, Сәет Кахоталарның исемнәрен алганнар. Боларны да уйнарга урын юк. Дөрес, биш вакыт намаз уку өчен билгеләнгән мәчет бүлмәсе цирк өчен бик уңайлы. Анда яшел сукнодан бөтен идәнне тутырып намазлык җәелгән. Анда тик намаз гына укырга рөхсәт итәләр. Беркөн ачкычын эләктереп француз көрәше оештырып караганнар иде дә, моның өчен бик каты эләкте, икешәр көнгә ашаудан мәхрүм иттеләр. Заикин, Хаҗи Мукан, Сәет Какоталар кешеләрдән соранып алган сохари, икмәк катылары кимереп йөрделәр.
Муса үзенең пьеса язарга йөрүен тик Заһитка гына әйтте. Аңа да бит: «Бу турыда ләм-мим, беркемгә дә сөйләмә, эчтән тын!» – диде.
Заһит иртәнге чәйдән соң Мусаны эзләсә дә таба алмады. Ул, мөбәссирдән рөхсәт алып, аталарына кайтып киткән икән.III.
Муса Тоз базары аркылы чыгып, спирт заводы урамына борылган иде, сакалы җиткән олы гына бер солдат артыннан килеп җитте дә:
– Тукта әле, туганым, – диде. Аның кулында кечкенә генә капчыгы да бар иде. – Син, туганай, Мостафа малае түгелме?
– Әйе.
Солдат аңа тагы да бер текәлеп карап алды. Ябыккан, йончыган бу солдатның күзләре, «әйе» сүзен ишетү белән, ялтырап, уйнап куйды.
– Атлавыңа караганда, шушы да Мостафа малае булмаса, дип уйлап килә идем шул. Мусасымы әле син?
– Әйе, Мусасы.
– Ә мин Габдрахман исемле булырмын. Кәли бабаңны беләсеңме, муллада ялчы булып тора иде, шуның улы инде мин. Үзегезгә кайтып барасыңмы?
– Әйе.
– Мин дә сезгә китеп барам.
Муса: «Өйгә кайткач, ашамам, икмәкләре үзләренә калыр», – дип килә иде, менә сиңа кирәк булса, шактый зур авыз ияртеп кайтып килә. Мостафа шәһәргә күчкәч, элек постоялый дворга төшә торган кайсыбер авылдашлары аларга төшә торган булдылар. Ярый әле аның кайберсе икмәге-азыгы белән килә, ә кайбер Мөрәвәтсезләре: «Менә, Рәхимә җиңги, авыл күчтәнәче», – дип, ярты икмәк бирә дә ике-өч көн ашап ята. Хәтта кайберсе, сатарга дип сарык-мазар алып килгәннәре, ишегалдында сарыгын әйбәтләп суя, туный да бер пешерерлек ит тә калдырмый, аны базарга алып чыгып китә, ә итен сатып бетереп кайткач, үчекләгән сыман: «Әмма бу хәтер дигән нәрсә юк шул минем, бер пешерерлек ит тә калдырмаганмын», – дип риялык күрсәтә. «Менә сиңа каерып ашый торган ныклы бер солдат, капчыгы да бик кечкенә күренә, сохарие да юктыр әле».
Солдат бик ачык күренә. Мусаның уку хәлләрен сораша.
– Син бу мәдрәсәне бетергәч, кем булып чыгасың инде, кемлеккә укыталар?
– Үзем дә белгән юк, – диде Муса (бу мәсьәлә Мусаның гына түгел, башка олы шәкертләрнең дә башын вата иде), – укытучылар да чыга инде моннан, конторщиклар да була икән, артистлар да, шагыйрьләр дә чыккан.
Габдрахман үз алдына гына сөйләнгән сыман:
– Артистын беләм инде, кәмит уйнаучы. Безнең авылның Хәлил кебегрәк була инде. Хәлил Әбҗәлилов абзаңны беләсең бит, ә шагыйрь дигәне кем була соң аның?..
Муса «шагыйрь» сүзен солдатка бик гади, аңлаешлы итеп төшендерергә тырышты.
– Шигырьләр, җырлар, хикәяләр, китаплар язучы Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури кебек кешеләр.
Мусаның «Тукай кебек кешеләр» дигән сүзен ишеткәч тә, Габдрахман солдат шигырь турында бөтен ишеткәннәрен хәтереннән үткәрде һәм Мусага бала кешегә караган сыман карап алды:
– Тукай дисең икән, юк, туган. Тукай ул берәү генә була. Ә конторщик, мөгаллим дисәң, алар йөзләп була, ә мулла белән мәзин, таз кебек, һәр авылда була. «Авыл тазсыз булмый» дигән мәкальне беләсеңме, шуның кебек, авыл мулласыз да, мәзинсез дә булмый. Ә Тукай? Тукай берәү генә була.
Муса карышмады. Дөрес, шагыйрьләр турында ул Габдрахман солдатка караганда бик күп белә. Шагыйрьләр саны йөзәрләп, меңәрләп икәнен дә белә. Дөньяда Тукай кебек зур шагыйрьләрнең дә байтак икәнен ишеткәне бар. Ләкин чынлап та Тукай бер генә. Габдрахманнар, Мусалар, Габдуллалар күп булганда да, әле сүз алып барган Тукай бер генә. Бу сүзне Габдрахман бик дөрес әйтте.
Габдрахман солдат ач яңакларын елмайтып көлде дә тагы да эндәште:
– Әйдә, бәләкәй генә булса да, бер Тукай булырсың может; тырыш, туганай, укыган хур булмый. Фронтта да күрдем мин, писарь булып булса да йөреп ята ул. Тәмәкесе юк икән, кешегә адрес язып булса да тарта ул.
Мусалар ишегалдына барып кергәндә, Рәхимә апа кечкенә генә таш өстендә ком белән ышкып самавыр агарта иде. Самавыр көзге кояшка ялтырап ишегалдына ямь биргәндәй итә. Ул Мусаны күреп елмайды да, күзе Габдрахман солдатка төшү белән, аптырап китте. Әллә Мусага бер-бер нәрсә булып, аны алып киләме дип уйлады, самавыр агарта торган юкә мунчаласын кулыннан төшерми урыныннан торды.
– Әллә Рәхимә җиңги танымый инде? – диде Габдрахман солдат, аның исәнләшүе дә шушы сүздә иде.
– Габдрахман дисәм, – диде дә сүзен бүлде Рәхимә апа.
– Картаеп киткәнме? – дип әйтеп куйды Габдрахман.
Рәхимәнең йөзе ачылды.
– Габдрахман шул, менә алланың рәхмәте төшкере, – шунда ук юеш кулын да сөртмичә килеп күреште. – Сакалың җиткәч, нәкъ әтиең Кәлимулла агай булгансың да куйгансың. Әниең куаныр инде, рәхмәт яугыры.
– Үзем дә бик куанып кайтып киләм, – диде Габдрахман солдат, – Саелмыш, Буласа, Тук буйлары бик сагындырды. Рәхимә җиңги, өч ел сугыш бит, сугыш – Сабан туе түгел шул.
– Алай исән кайткач, бик әйбәт инде, кайсысы кулсыз, кайсы аяксыз кайта, кайсысы бөтенләй кайтмый кала.
Рәхимә җиңгинең күзеннән мөлдерәп яшь чыкты. Мусага хәзер генә бу солдат якын булып китте. Юкса ул аны артык тамак дип хафаланып килә иде.
Габдрахман солдат бөтенләй ачылып китте, колаклы бүреген чишеп ташлады, гимнастеркасының изүләрен ычкындырып җибәрде. Самавыр кайнап чыкканчы, байтак хәбәрләр сөйләде, ә Муса, читтә генә торган килеш, Габдрахман солдатның бөтен сүзләрен күңеленә сала барды.
– Туган ил, Рәхимә җиңги, үзең аунап үскән туфрак сагындыра икән ул. Мостафа агай нигә кайтмый әле, күреп китим дигән идем. Тизрәк шул Саелмыш елгасында бит юасы килә.
– Кунып китәрсең, – диде Рәхимә, – Мостафа ни, хәзер кайтып җитәр ул. Күрми китсәң, үпкәләр. Сине бик ярата бит ул. Җиһангир дигән харчевная тотучыга биш көн кар базы казыган иделәр, шуның акчасын алам дип киткән ие, кайтыр инде, бик озаклады.
Сүз Габдрахманның кайткач нишләргә уйлавына күчте. Шунда гына Габдрахман үзенең күкрәгендә пуля утыруын, шуңа өч айга отпуск бирүләрен әйтте. Чәйгә утыруга, Мостафа кайтып керде. Аның төсе үзгәргән, тәмам сөмсере коелган, кашлары җимерелгән иде. Габдрахман солдат урыныннан торып аңа каршы барды. Мостафа үзен көчләп кенә елмайды, Рәхимә апа ни дә булса булганлыгын бик тиз сизеп алды. Муса да атасының күңелсез хәбәр белән кайтканлыгын тойды.
Мостафа кесәсеннән илле тиенлек көмеш акча чыгарды да өстәлгә бәрде. Өсте ябылмаган такта өстәлгә акча тык итеп алды да, сикереп, җиз подноска төште, монда да чылтырамады, тык итеп кенә калды.
– Ни бар? – диде Рәхимә. Утыз елга якын торып, иренең мондый хәрәкәт ясаганын күргәне юк иде аның.
Мостафа Мусага «Кайттыңмыни?» дип исәнләшкән кебек итте дә, Габдрахман солдат янындагы бүкәнгә килеп утырды һәм авыр итеп тын алды.
– Бер кәкрәеп беткән карт белән Җиһангир дигән бер харчевня тотучыга биш көн буена погреб өчен ям казыдык. Бүген икәүләп шуның акчасын алырга бардык.
Мостафа, поднос өстендә яткан акчаны кире алып, учында бер-ике тапкыр сикертте дә Габдрахман солдатка тоттырды.
– Сизәсеңме шунда берәр әйбер? Габдрахман солдат шулай ук акчаны учында сикертеп карады да:
– Нигә, акча бит, менә патша башы да бар, – диде. Мостафа акчаны солдаттан алып Мусага бирде:
– Мә кара әле, улым, синең күз үткенрәк, шунда бер хикмәт барын беләсеңме икән.
Муса акчаны учында сикерткәләде дә атасына кире бирде.
– Бу акча түгел, бу кургаштан эшләнгән тәңкә, патша башы да түгел бу. Күрмисезмени, колагы эчкә баткан, борынына карагыз, шул патшамыни инде…
– Менә шул-шул, – диде Мостафа, урыныннан торып китеп, – акча түгел, фәлшифкә. Менә шуны биреп чыгарган бит Җиһангир дуңгыз! Тфү, шуның өчен биш көн бил бөктек бит!
– Ә ничек белдең соң? – дип кыюсыз гына сорап куйды Рәхимә.
– Шул, – диде Мостафа, үз-үзеннән гарьләнеп, – кайтышлый Камалый Бакыйга кердем дә ярты кадак шикәр, ярты кадак келәндер үлчәттем. Боларны алып култыкка кыстырдым да акчаны суздым. Теге шайтанның төсе үзгәреп китте. Син, ди, нишлисең, әллә мине чабата сатучы мукшы дип беләсеңме, хәзер үзеңне городовой белән төрмәгә! Гер белән башка берне тондыра дип торам, йөгереп Җиһангиргә бардым, анысы сөйләшергә дә теләми, борынын гына җыерып, сез әллә ни уйлап чыгарырсыз, диде дә шартлатып ишеген ябып та куйды. Мин сиңа андый акча бирмәдем, ди.
Габдрахман солдатның күзләре агарып китте, ябык яңаклары күгәреп тагы да эчкә батты, тешләре шыгырдап куйды.
– Кайда ул Җиһангир харчевнясы? – Аның тавышы калтырап китте.
Мостафа ваемсыз гына:
– Әнә теге, Урал номерына каршы.
– Әле һаман патша башы белән алдашалар икән. Фронтта без андыйларны! Их, мин аларны… бугазларыннан, – дип әллә ни сөйләнде дә өстәлдән акчаны гаҗәп тизлек белән алды һәм ишекне дә япмый тышка чыгып йөгерде. – Һаман патша башы, фронтта да, монда да патша башы белән алдашалар. Агачтан да патша, кургаштан да патша. Бот понимаешь, – дигән тавышны гына ишетеп калдылар.
Өйдәгеләрне бу көтелмәгән хәл тагы да таңга калдырды. Мостафа әле ишеккә, әле түргә бара алмый йөдәде, үзе нигәдер кулларын уа. Муса тиз генә солдат артыннан йөгерде.
Урамдагы кешеләр туктап, солдат йөгергән якка карап гаҗәпләнеп торалар. Бер карчык:
– Күзләренә караганда, акылдан шашкан бу, – дип куйды.
Икенче хатын:
– Патшаны әрли түгелме соң? – диде. Өченчесе өстәп:
– Шулай итә, патша башы белән алдаша, ди бит. Төшкән патшаны әрләдең ни дә, әрләмәдең ни? Үз акылында түгелдер инде, мескен.
– Ай бу сугыш, кемнәрне генә нишләтми.
Муса Габдрахман солдат артыннан җитә алмады, аның эзен халык каплады, әллә кайда югалды.
Габдрахман солдат харчевняны тиз тапты. Бусагадан ике генә сикерде дә, харчевняның эченә кереп китте. Ул арада харчевня ишек төбенә солдатны күзәтеп тамаша карарга килгән халык тулды. Ыгы-зыгы башланды. Муса да килеп җитте. Ләкин аны, тыгылып йөрмә әле монда, дип эчкә кертмәделәр. Хәер, зурларның да бөтенесенә керерлек түгел иде.
Габдрахман солдат, харчевня эченә кергәч тә, өстәлләрдә ашап-эчеп утыручылар бу сәер кешегә карап катып калдылар.
– Кайда монда Җиһангир чучка? – диде Габдрахман солдат, аның үз тавышы үзен буа, калтырата иде.
Харчевняның ниндидер тәртибеннән риза булмый, официант белән талашып торган бер исерек касса янында басып торган озын ак күлмәк өстеннән утыртма якалы пинжак, башына тәкыяга да, фәскә дә охшамаган кызыл нәрсә кигән, очлы сакаллы юан гына кешегә бармак белән төртеп күрсәтте һәм:
– Ана тора ул свинья! – диде.
Габдрахман Җиһангирның нәкъ каршысына килеп басты һәм кәзәкиенең якасы аша бугазыннан буып алды.
– Синме бу патша башы белән алдашасың? Бу кургаш патшаны син ясап, халыкны алдап ятасыңмы? Шушы кургашмы синең патшаң? Без анда фронтта кан коябыз. Ә син шушы кургаш патшаң белән кеше алдап погреб казытасыңмы?
Габдрахман Җиһангирның борынына Мостафа өеннән алып чыккан кургаш акча белән бер төртеп алды.
Җиһангир карт солдат кулындагы ясалган акчаны күрү белән гауганың нәрсәдә икәнен бик тиз төшенеп алды һәм тиз генә касса будкасына кереп китте.
– Каравыл! Разбой! Городовой! Кассамны талыйлар! – дип кычкыра башлады.
Харчевнядагы халык аякка басты. Берничә урында тәлинкәләр чылтырап идәнгә төште, утыргычлар ауды. Бер хатынның башына официант ялгыш кайнар аш түгеп җибәрде. Чыр-чу, чәрелдәү китте. Кемнең ни сөйләгәне аңлашылмады. Берәү әче тавыш белән:
– Күземә борыч керде! – дип кычкырып җибәрде. Кайсыберләре, форсаттан файдаланып, ашаганнары өчен түләми качарга ашыктылар. Күпләр, кызык карар өчен, китәргә теләмәделәр. Ул арада халыкны ерып, кылыч таккан ике городовой килеп керде. Габдрахман солдатны тотып алдылар. Җиһангир карт касса будкасыннан килеп чыкты. Бутала-бутала сөйләп китте:
– Менә, господин городовой әфәнделәр, бу фронттан качып кайткан солдат ике көн инде харчевняны саклый, өченче көн кесәсеннән фальшивый акча чыгарып эчәргә сорый, скандал күтәрде. Мин әйтәм, бу көмеш түгел, кургаш, дим, ул әйтә, кургаш патшага кургаш акча да яраган, ди. Как өмет итә ул, хәзерге патша урынына калган правительне кургаш патша дип мыскыл итәргә. Ягъни чын патша төште, кургаш патша калды. Янәсе, сез, городовойлар, кургаш патша кешеләре буласыз.
Городовойларның берсе сыбызгы сызгыртып җибәрде. Җиһангир һаман сөйли:
– Менә, әйтсеннәр шулай дип әйтмәде дип. Бөтенесе дә ишеттеләр. Мин үзем шаһит. Үз сүзләремне үзем раслыйм.
Халык арасында шау-шу китте.
– Алай димәде бит ул.
– Кургаш патша, каткан колак, диде.
– Үтерәм мин атаман Дутовны, диде.
– Патшаны да түгел, Дутовны да түгел, харчевня хуҗасын, Җиһангирны үтерәм, диде бит.
– Җиһангир карт сиңа гына патша бит ул.
– Ә син үзең кемне яклаганыңны бел, тел төбең кая бара синең.
– Закон белән шаярмагыз!
– Сумашедший бит ул, миенә шрапнель ватыгы тигән. Значит, дурак! Дуракка закон язылмаган, закон шулай ди.
– Бер дә сумашедший түгел, дөресен әйтә. Җиһангирның үзендә фәлшифкә акча бар дип күпләр әйтә. Теге патшаны да алдады, монысын да алдый ул.
Ул арада тагын бер городовой килеп керде. Монысы юан, киеме дә бик яңа, погоннары да ялтырый иде. Ул иякләрен селкетеп кенә Җиһангир белән исәнләште. Җиһангир бөтенләй ялтырап китте.
– Ә, Фәттах әфәнде, бик вакытлы килдең, – диде ул аңа, – Менә качкын талый язды үземне.
Бу вакытта Муса харчевня эченә керә алмаган кешеләргә эшнең нидә икәнен аңлатып маташа иде.
Городовойлар халыкны ярып Габдрахман солдатны урамга алып чыктылар, аның кулын артка каерып бәйләгәннәр. Атламасаң дип, типкәләп төрткәлиләр, халык уртасыннан берәү:
– Моңа бүген кургаш патшаны, каткан колакны таныталар инде, – дип куйды. Икенче берәү Мусага табан ымлап:
– Менә бу малайның сөйләвенә караганда, ике тиенлек тә гаебе юк. Гаеп Җиһангирда, – диде.
– Көчле белән көрәшеп булмый шул.
– Бер дә сумашедший түгел, хаклыкка бара торган солдат. Шундый солдатлар күбрәк булганда…
– Кургаш патша дигәнме, әй!
– Дөрес тә инде.
– Авызыңны җыеп сөйләш. Казаматта урын сиңа да табылыр.
Бик күп халык Габдрахман солдатны һәм городовойларны частька тикле озата бардылар. Халыкны актыктан куып җибәрделәр. Муса посып-посып кына һаман шул тирәдә әйләнде. Частьның аскы катындагы яртысы җиргә баткан, тимер рәшәткәле тәрәзәләргә дә колак салды. Шул тирәдә әллә кемнәрнең ухылдаган, ыңгырашкан тавышлары да ишетелеп калгандай булды.
Мусаны өйдә бик күңелсез каршы алдылар. Мостафа агай башын игән, мич янындагы эскәмиядә утыра. Рәхимә апаның керфек очларында вак кына яшь тамчылары күренә. Мостафа агай башын күтәрми генә:
– Капчыгын карагыз, тентү-мазар килсә, артык-портык нәрсәләре чыкмагае. Үзенә тагы да авырлык килер, – диде.
Капчыкта барлыгы зур гына дүрт сохари, кипкән ярты балык, дүрт шакмак шикәр, авылдан килгән берничә хат иде. Муса хатларның берсен укып чыкты.
«Патша хәзрәтләре, аның балаларының иминлеген саклап, аның дошманнарына каршы кулына мылтык-кылыч тотып сугышып йөрүче улыбыз Габдрахманга, синең кайтуыңны зар-интизарлык белән көтеп, кала якларыннан килгән кара юллардан күзләребезне алмый көтеп торучы атаң һәм әниеңнән сагынып, бер күрергә зар-интизар булып, саргаеп чуктин-чук, күптин-күп сәламнәрне юллап калабыз». Патша хәзрәтләре урынына калган гыйльман вә вильданнары-санатлары туып-үскән җиреңә кайтыр юлларны киң кылсын, дип башлаган бу хатта, ярлылык, фәкыйрьлектән зарлану, авылда өч-дүрт кешенең генә котырып, череп баюыннан башка хәбәр юк иде.
Иң азактан бәет тә язылган:
Кояш баткан яклардан
Алмыйбыз күзебезне.
Таңнар аткач кайтыр дип,
Көтәбез үзегезне.
Муса мәдрәсәдә ватылып, кыерсытылып кайтты. Заһит аны бик шат каршы алды. Муса күңелсез генә:
– Куй әле, Заһит якташ, – диде һәм караватына ауды. Бик озак ятты, кичке ашка да бармады. Заһит ашханәдән аның икмәген алып кайтып бирде. Ләкин Муса алмады:
– Үзең аша, минем тамакка берни дә бармый, – диде.

 


Комментарий язарга