Логотип «Мәйдан» журналы

Xыянәт

Бәхеткә каршы, өйдә берәү дә юк иде.

Бүлмәләр пөхтә итеп җыештырылган, идәннәр юып чистартылган, мендәр-юрганнар кабартып тезеп куелган. Тәрәзә төбендәге тамчы гөлләр тагын да шәбәебрәк киткәннәр – төпләре дымлы, димәк, су да вакытында сибелгән. Мондагы йорт эшләренә менә айдан артык инде хатын-кыз кулы тимәгән диярлек түгел. Иҗтиһат шул Рафис, бик иҗтиһат. Уллары Ринат та әтисеннән үрнәк алып үсә: әнә, бүлмәсендә тузан әсәре күрмәссең. Сәгать унике. Тиздән беренчедә укучы кызы Сәрия дә кайтып җитәр. Аннары Ринат. Аннары Рафис... «Минем Зәриям түгелме соң бу?» – дип, юрамалый гына әйтер дә, гомере буе рульдән төшмәгән сизгер куллары белән биленнән кочып, үзенә тартыр, күзләренә карар. Бер генә мизгелгә. Керфек кагар арада гына. Шулвакыт Зәриянең шомырт кара күзләре Рафисның зәңгәр күге белән очрашачак. Очрашачак... Эсселе-суыклы булып киткән тән усак яфрагы кебек калтыранып куйды. Кая китте соң әле аның кичәге тәвәккәллеге? Ничек булды соң әле бу?
Кичәге студент-заочниклар, бүгенге дипломлы бухгалтерлар соң гына китәчәк шәһәрара автобус рейсын көтеп тормаска булдылар. Өч сылуны сыйдырмас шофер булмас. Җитмеш километр араны, ачуым килмәгәе, сәгать дигәндә узып кайтып та җитәрләр. Чыннан да, юл чатына чыгып басулары булды, бөдрә чәчле егет, мөлаем гына елмаеп, ямь-яшел «РАФ»ы белән килеп тә туктады: чибәркәйләр кай тарафка юл тота, янәсе. Болай да болытларда йөзгән курсташларга җитә калды, күңелләре күккә тиде. Күңелле генә көлешүгә алар артыннан сөйрәлеп менүче ярым пеләш башлы агайның затлы сумкасындагы шешәләрнең нәзакәтле зеңгелдәве дә килеп кушылгач, өчнең берсе, тулай торакта яшәүче юантык Нәзирә түзмәде:
– Юабыз икән, Аллаһы боерса. Бер бирсә бирә бит ул Ходай вә Тәгалә, – дип ычкындырды.
Өчесе дә ихахайлап әлеге агайга төбәлделәр.
Сызылып киткән кара мыек астыннан җепкә тезелгәндәй ак-тигез тешләрен килешле елтыратып, тәкъдимне шофер да җөпләде:
– Сәбәбе генә булсын!
Агай да югалып кала торган затка охшамаган иде:
– Ә нәрсә? – диде ул, тутырган тавык шикелле гәүдәсен утыргычка сеңдереп, песинеке шикелле җитез күзләре белән юлдашларын барлап чыккач. – Директор урынбасары Хөрмәтев ошбу сумкасы белән сезнең карамакта, җәмәгать.
Үтә дә уңышлы башланган бу көннең шаукымы булдымы – башта диплом алу тантанасы, аннары, айдан артык аерылып торудан соң, гаилә кочагына кайту шатлыгы (Зәрия белән Нәҗибә өчен) һәм менә, ниһаять, олы юлга чыгу белән җиңел генә утырып китү – әллә инде чыннан да бер истә калырлык хатирә булсын дипме, йә булмаса «әйткән сүз – аткан ук» дигән тәгъбиргә тугрылык саклау йөзеннәнме, юлның яртысын узар чамада Илгизәр (шоферның исеме шулай иде) юртагын юл буендагы урман аланына, челтерәп аккан чишмә буена китереп туктаткач, беркем дә ризасызлык белдермәде.
Кара сумка шактый сыйдырышлы булып чыкты. Өчәр йолдызлы өч азәрбайҗан коньягы артыннан бавы белән «сервилат» колбасасы, берәм-берәм шоколадлар һәм уч төбе кадәр генә банкалар белән кара икра да килеп чыккач, диплом ияләре кабат бер-берсенә карашып, елмаешып куйдылар: яшибез! Инде болай да ярым иләсләнгән юлчылар беренче тосттан соң бөтенләй чишелеп киттеләр. Нәзирә, сыланып торган итәгенә сыеша алмаган тыгыз тәнен уйнатып, тыңлаусыз күкрәкләре бәргәләшүдән ачылып киткән кофта изүен дә абайламыйча, кошлар эстрадасына кушылып вальс әйләнә башлады. Кыстатуны җене сөймәгән урынбасар өченче рюмканы каплап куйды да, кызыл муенын ашъяулык кадәр чүпрәк белән сөртеп, яшел күзләре белән Нәзирәгә сырышты. Нәҗибә чишмә буен кулайрак күрде: булса да була икән табигатьнең асыл төшләре! Ә 3әрия, Зәрия инде машина йөртергә өйрәнә иде. Илгизәр башта кәкре-бөкре рычаглар, ялтырап торган кнопкалар белән таныштырды. Хәер, Рафистан күреп, нәрсәнең ни өчен икәнен ул болай да чамалый иде инде. Аннары руль тотарга, йөрергә өйрәнә башлады. Машина кисәгрәк кузгалганда, егетнең кочагында калуга үзе дә, Илгизәр дә игътибар итмәгән кебек кылансалар да – бу машина йөртергә өйрәнүнең иң төсле-тойгылы мизгелләре иде. Ә бераздан инде Илгизәр алдына утырып руль боргалаучы Зәрия һәм аланлыкны зырылдап әйләнеп йөрүче яшел машина әлеге төбәкнең аерылгысыз күренеше иде.
Һәркемнең үз мәсләге дигәндәй, кич җитеп, урман өстенә төннең салкын канаты җәелә башлагач, командировкага дип чыккан урынбасар диплом юуу тантанасын, шәһәргә кире кайтып, өч бүлмәле аулак фатирда дәвам итү ягында булса да һәм моны Илгизәр хупласа да, ризалашмадылар. Киресенчә, чамасызрак озакка сузылган күңел күтәренкелеген һичшиксез алыштыра килүче төшенкелек хисе тууданмы, яки әлеге саф, салкынча һаваның акыл күзәнәкләрен ачып җибәрүеннәнме – алар тизрәк кайтып китү һәм инде кирәге калмаган кара сумкадан һәм аның хуҗасыннан арынуны мәслихәтрәк күрәләр иде.
Бары тик Зәрия генә алай уйламады. Үзе дә аңламаган ниндидер кыргый бер инстинкт җебе аны торган саен Илгизәргә ныграк,тыгызрак бәйли барды.
Зәрия үзенең чибәр икәнен белә иде. Ике бала анасы булуына карамастан, кызларныкыдай нәфис гәүдә, елмайганда сизелер-сизелмәс кенә чокырланып килүче алсу бит, оста рәссам пумаласы астыннан чыккандай җиңелчә генә кайтарылган тулы иреннәр һәм, шушы гүзәллекнең хуҗасы мин булам инде дигәндәй, тутырып, ышанып һәм ышандырып караучы зур коңгырт күзләр. Кияүгә чыкканчы ябыграк һәм тартынучанрак кыз, бала анасы булгач, тулыланыбрак,тагын да чибәрләнебрәк китте. Әлеге үзгәреш Зәриягә эчке бер канәгатьлек, үз-үзенә ышанганлык белән бергә вакыт-вакыт ире Рафис белән ике арада киеренкелекләр тудыруга да китерде. Моңа Зәрия-гөлнең соңлабрак чәчәк атуын шәйләп алган һәм, табигый ки, гөлгә мөкиббән ир күбәләкләр сәбәпче иде. Әмма, алар күпме генә очынмасын, күпме генә авыз суын корытмасын, яшь хатынның кыйбласы төпле иде. Дөрес, өйрәләре сыеграк танышларыннан күреп, аның да кыбырсып алган чаклары булмады түгел, булды. Тик бу тиз узучан, гомер озынлыгы мизгелдән артмаган сабын куыгы кебегрәк халәт иде. Әлеге танышларының яшәү рәвешен, гаилә тормышын үзенеке белән чагыштырып карау Зәриянең битенә ут йөгертә, җанын корт чаккандай өтәләндереп ала килде: Аллам сакласын!
Алла сакламады... Ул да «сакланганны саклармын» дигән шул. Димәк... Кызык, кеше дигәнең һәр кылган гөнаһына сәбәп эзли. Иң гаҗәбе шул: сәбәпне ул беркайчан да диярлек үзеннән түгел, башкалардан, читтән эзли. Ләкин, күпме генә адашып йөрмәсен, ахыр чиктә үзенә, үз асылына әйләнеп кайта; ничек кенә авыр булмасын, хәтеренең пичәтләнгән битләрен каерып ача-ача, хакыйкатькә, үз хакыйкатенә төшенә.
Зәрия ванна тутырып су җибәрде. Юынып чыкты. Аннары, таралмаган чем-кара чәчләреннән агып торган су чишмәчекләренә дә игътибар итмичә, көзге алдына килеп утырды. Кем син? Кем син хәзер, Зәрия? Илгизәрнең тынгысыз куллары иркәләгәндә, аның кайнар сулышы үзеңнеке белән кушылганда, бүгенге көннең дә туачагын уйладыңмы син? Кем гаепле? Ахыр чиктә кара сумкасын кочаклап Нәзирәләр тулай торагының ишек тупсасында утырып калган урынбасармы, аның очравымы? Яки, кунарга алып кергәч, ире белән: «Ирле-хатынлы Илгизәр һәм Зәрия Кәримовлар!» – дип таныштыручы Нәҗибәме? Бит, сүз куешулары шулай иде. Әллә үз-үзен тотышында бер генә тупаслык та җибәрмәгән һәм нәкъ менә шуңа күрә дә бөтен инициативаның Зәриянең үзеннән икәнен исбат итүне дә көлке санаячак бер төнлек күбәләк Илгизәрме? Кем? Җавап юк иде. Һәм җавап белән бергә, иренә тугрылыклы, җәйге күк йөзедәй зәңгәр күзләренә кояш шикелле очкынланып, риясыз карый алучы Зәрия дә югалды.
Тукта, кемнән, нинди гаеп эзли соң әле ул? Нәрсә булган соң әле ул кадәрле? Хәзер, хәзер чәчләрен көндәгечә тарап үрер дә күзләренә чак-чак кына сөрмә тартыр, сулыбрак калган яңакларын алландырып җибәрер, Рафис ярата торган теге ак чәчәкле зәңгәр күлмәген кияр дә, элеккечә җырлый-җырлый, аш-су хәстәренә керешер. Бар да элеккечә булыр, бар да... Аннары, барысы бергә җыелу белән, бәйрәмчә табын әзерләрләр, шау-гөр килеп түгәрәкләнеп утырырлар, сөйләшерләр, куанышырлар. Бар да элеккечә булыр, бар да. Аннары...
Зәрия үз-үзен белештермичә сискәнеп куйды. Көзгедән аңа шәүлә, кайчандыр Рафис хатыны Зәрия чалымнары төсмерләнгән шәүлә карап тора. Киләчәктә, әгәр ул булса, Рафис әнә шул шәүләне кочачак, чынбарлыкта төссез һәм җавапсыз шушы тәннең хуҗасын хатыным диячәк. Шәүлә... Юк, ул кайберәүләр кебек артистка булып кылана алмаячак, холкы-фигыле андый түгел. Аерылырга, бары тик аерылышырга гына. Башка юл юк. Ә балалар? Ә Рафисның болыт каплаячак зәңгәр күге? Аларның, аларның ни гаебе бар соң? Кем гаепле соң монда? Кем?
Зәриянең үз гомерендә беренче тапкыр таш булып йомарланган һәм көзгедәге генә булса да кеше затына (әллә чыннан да шәүлә микән...) кизәнгән йодрыкларыннан кан чәчрәде. Барысы да, барысы да эһ дигәнче челпәрәмә килде.

 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

Комментарийлар