Логотип «Мәйдан» журналы

«Хыялларның чынга ашкан мәле»

 Роберт Фәссах улы Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туг...

 
Роберт Фәссах улы Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла.

Роберт_СЭЛЭХИЕВ


Өмет таңнарым


Офыкларга карыйм өметләнеп,
Атачагын көтеп таңнарның.
Сизәм: бәхетемне таңда туган
Якты көннәрдән мин табармын!
Хозурланып карап торганым бар
Алсуланып аткан таңнарга.
Бөтен җаным-тәнем белән теләп,
Шул таңнарның серен аңларга.
Кояш чыга... җылы нур бөркелә,
Чык җемелди тирәк-талларда.
Әллә нидән... әллә талгын җилдән –
Күл өстеннән томан тарала.
Ак май булып ята йөрәкләргә
Кош сайраулы, җырлы иртәләр.
Ирексездән, бездәй сагышлыны
Бу иртәләр назлап иркәләр.
Кояш күтәрелә. җир уяна...
Бар тереклек янә җанлана! –
Ярларыннан ташкан язгы судай,
Хис дулкыны тула җаннарга.
...Офыкларга карыйм өметләнеп,
Атачагын белеп таңнарның.
Беләм: илһамымны шул таңнардан,
Якты көннәрдән мин табармын!..
 

Шуны белдем


Җирдә гомер кичеп шуны белдем,
Син дә, дустым, уйлап карачы:
Кояш белән үлем генә икән
Кешеләргә тигез караучы.
Кояш – җирнең яшәү чыганагы,
Безгә җылы нурын сибүче.
Аралатмый берсен, һәммәбезне
Тигез күреп, назлап сөюче.
Ә үлемгә... Бай да, ярлы да бер –
Ябык булсаң ни син, симез ни.
Берәүнең дә качып калганы юк,
Барсын таба, ала-тигезли...
 

Көзге этюд


Берөзлексез атна буе койгач,
Туктап калды яңгыр кич белән.
Аяз!
Җанга рәхәт. Тик шулай да
Ышанасы килми һич кенә.
Тамчылары һаман яфраклардан
Шыбырдашып аска коела.
Кич кояшлы, күге аяз булгач,
Ләйсән яуган кебек тоела.
Һәр куактан дымсу хуш ис аңкый,
Ул чәчәкләр – меңгә җитәрлек.
Күзнең явын ала алтынчәчәк,
Кашкарыйлар – исең китәрлек!
Алмагачым бераз ямансулый,
Ботагында алма калмагач.
Ә каеннар шуңа әрнеп шаулый –
Җил-давылдан саклый алмагач.
Көн кыскара. Әллә яктылык та
Китә микән җылы якларга?
Үз якларын сагынып, кошлар белән
Кайта микән кабат язларда?
Хушлашырга, ахры, сыерчыклар
Өйләренә килеп кундылар.
Хушлашмыйлар, диеп уйламагыз, –
Аларның да китү көне бар.
Кояш баеп барган алсу күктән
Җанга иңә серле моңсулык.
Кошлар кебек очам мин дә уйда,
Якты өметләргә ымсынып.
 

Яшьлекне юксыну


Яшьлегемнең йөрәк яралары
Үткән вакыт белән ямалган.
Кайчак сүнми калган учакларны
Кабызмакчы булам яңадан.
Карыймын да яшьлек елларыма,
Күрәм үрләр, юллар-бормалар,
Яшьлегемнең сердәш каеннары
Яулык изәп басып торалар.
Яшьлегемне эзлим, егет чагым,
Урап килер өчен тагын бер.
Җаным тели, үзем бик белсәм дә,
Кайтып булмаслыгын барыбер.
Үкенүнең, беләм, файдасы юк,
Тик нәрсәдер бирми тынгылык.
Яшьлегемнең сөю мизгелләре
Агыламы җырсыз... моң булып?..
 

Рәхмәтлемен сиңа!..


Рәхмәтлемен сиңа,
Тәүге тапкыр
Килгән өчен көлеп каршыма.
Елмаюың миндә көч уятты,
Яшәр өчен, җиңеп барсын да.
Рәхмәтлемен сиңа,
Сусаганда
Наз чишмәсе суы эчердең.
Җанны назлап торды һәр тамчысы,
Ул назлардан бик еш исердем.
Рәхмәтлемен сиңа,
Авыр чакта
Баш ияргә ирек бирмәдең.
Күңел төшкәннәрдә бер караудан
Аңлаганың өчен ир хәлен.
Рәхмәтлемен сиңа,
Җылы, якты
Карашларың өчен, таң сыман.
Сөенечтән башка бернәрсәм юк,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт барсына!
Рәхмәтлемен сиңа,
Канат куйдың
Очар өчен тормыш күгендә.
Ул канатлар һаман иңнәремдә –
Салынмаган килеш бүген дә.
Канатларым әле үз көчендә...
Рәхмәт сиңа – барсы өчен дә!..
 

Сыеныр җир


Туган җир ул – яшел бишек,
Безне биләп үстергән.
Бар да гади, бар да таныш,
Тирә-якта күз күргән.
Ләкин күзне ныклап ачып
Карый гына белмибез.
Матурлыкны, ерак китеп,
Чит җирләрдән эзлибез.
Туган як ул – һәр кешенең,
Китсә дә кайтып кире,
Егыла торган, изге булган,
Соңгы сыеныр җире.
 

Җәйләр үтә...


Җәйге урам.
Бәбкә үләннәре
Яңгырларны зарыгып көтәләр.
Кабарышып,
Болыт мендәрләре
Үч иткәндәй яумый үтәләр.
Җәй башланды.
Безнең ярсу күңел
Сабантуйны көтеп сагына.
Ераклардан
Якын кардәшләрем
Кайтып төшәр туган ягыма.
Аннан печән,
Чалгы тавышлары...
Зур сынаулар ирләр алдында.
Печәннән соң
Җәйләр үтте, диләр,
Урак өсте тора агымда.
Җәйләр үткәч,
Алтын көзләремә
Талдырамын карап күзләрем.
Шулай айлар,
Еллар үткәрәм дә
Якынайтам гомер көзләрем...
 

Тормыш манзарасы


Оҗмахларга әйләндереп язда,
Дәртле моңга күмеп тугайны,
Бер урында очмый, канат кагып,
Сайраганын күрдем тургайның.
Печән чаптым эссе, бөркү җәйдә,
Сулар эчтем тояк эзеннән.
Җир сулышын тойдым җиргә яткач,
Аруларым качты йөземнән.
Карап калдым көздә кыр казларын,
Очканнарын кәрван-төркемдә.
Алар кебек тату, бердәм булып,
Яши алмас җирдә беркем дә.
Кышның аяз күге буйлап очкан
Очкычларның эзен күзәттем.
Хыялымда шундый биеклектән
Туган җирләремә күз аттым.
Хыялымның чынга ашканнары
Үзем белән дөнья күрделәр.
Ашмаганы, йөреп күңелемдә,
Киләчәккә өмет үрделәр.
Уйларымда йөзгән бу мәлемдә,
Ай калыкты алсу офыктан...
...И Аллаһым, шушы манзараңны
Онтасым юк, мәңге онытмам!..
 

Кайтып күралмасам...
(Читтә яшәүче монологы)


«Озак йөрмәм, тиз кайтырмын», – дидем,
Озатып калды мине төп нигез...
Яздан алып, язга кадәр генә,
Ә сез, кызлар, бары көтегез!..
Кайтыр юлга чыксам, дала җиле
Бит очымнан үбеп иркәләр.
Каршы алыр газиз туган ягым,
Ак томанлы, чыклы иртәләр.
Туган җирдә көтте урамнарым,
Күршеләрем – изге кешеләр.
Миңа җан атучы якын дуслар,
Бик гадиләр – үзем ишеләр.
Бу гасаби уйлар җанда йөрде.
Язмыш торды юлны киртәләп.
Торган җир дә һәр көн сагыш салды,
Шулай узды бик күп иртәләр...
...Үтте гомер читтә бәхет эзләп,
Бетеп бара тәндә егәр дә.
Кичерегез, дуслар, туганнарым,
Кайтып күралмасам әгәр дә...
 

Галәмгә сибелгән йолдызлар


Галәмгә сибелгән йолдызлар –
Юлчының иң якты маягы.
Әйтерсең, аларны билгегә
Беркеткән Зөһрә-кыз айдагы.
Галәмгә сибелгән йолдызлар
Җемелдәп күз кыса төннәрен.
Алар бит шашынып сөюнең
Бердәнбер шаһиты меңнәрнең.
Галәмгә сибелгән йолдызлар
Искәртә яшьлегем кичләрен.
Йолдыздан алдым мин язларда
Ялкынлы мәхәббәт хисләрен.
Галәмгә сибелгән йолдызлар
Көзләрен ничектер үзгәрәк.
Күкләрне болытлар капласа,
Бик артык борчылма, түз йөрәк!
 

Монда минем кайтыр урын


Мәңгелеккә калдым авылымда,
Ду китереп җирдә яшәр өчен.
Ул-кыз биреп илгә, җир өстенә,
Язгы күкрәү булып яшьнәр өчен.
Һәр җирендә минем йөргән эзләр,
Урамында, кырда, урманында.
Горурланам олы бер хис белән
Авылымда оя корганыма.
Туган җирдә калдым мәңгелеккә,
Чөнки монда тәү кат канат җәйдем.
Колач-колач кочтым гүзәллеген,
Көзнең, кышның, язның һәм дә җәйнең.
Мәңгелеккә калдым үскән җирдә,
Киметмәскә диеп авыл нурын,
Һәм уйладым: кайда яшәсәм дә,
Монда минем соңгы кайтыр урын...
 

Төп йорт


Күпме кайгы, сагыш ята монда,
Күпме язмыш монда җыелган.
Ә күпмесе яшәп күңелләрдә,
Хәтерләрдән күптән җуелган.
Тигез рәт-рәт булып урнашканнар,
Юк тыкрык та монда, юк урам.
Өсләреннән сукбай җилләр исә,
Сырынтылар салган кар-буран.
Урыннары булсын оҗмахларда,
Карынында җирнең – җәннәттә.
Үзе уйлый, үзе елый күңел,
Искә алып... аннан, жәлләп тә.
Йөрәкләргә якын итеп алып,
Тирән итеп уйлый ул күңел.
Кеше саен берәр «кирпич» дисәк,
Беркемдә дә кайгы юк түгел.
Монда бар да тигез – бер хокукта,
Җир-анага бар да – нарасый.
Каеннарда карга каркылдавы
Кузгалта тик күңел карасын...
Калкулыклар монда арткан саен,
Арта бара йөрәк ярасы.
Чөнки кемнәрнеңдер бу урында
Ята атасы йә бабасы.
Кемнәрнеңдер газиз баласы...
 

Ашыгырга кирәк!


Ашыгырга диеп ашкынамын,
Бәйгеләргә чыгар ат кебек.
Уйлап алсаң чорың үткәнлеген,
Каплап ала җанны ак күбек.
Күңел киштәсендә чират көтеп,
Күп әйберләр ята язасы.
Шигъри җанлы нечкә күңелләрне
Бар бит әле минем назласы.
Ашыгырга диеп агыламын,
Мин күкләрдә гүя ак болыт.
Фани эшләремне куеп торып,
Рухи азык җыям ашкынып.
Гадәтләнгән тизлек булмадымы –
Мин үземне эчтән талкыймын.
Дәртем булгач, дәрман аз булса да,
Кабаланып алга атлыймын.
Ташбакадай тыныч атласак та,
Үтә икән гомер – сизмибез!
Гомер кыска, ахры, шуңадыр без
Кире кайтыр юллар эзлибез...

Комментарийлар