Логотип «Мәйдан» журналы

Хыяллар

Төнге Идел. Ике ярда шәһәр.Ялгыз көймә суда чайкала.Мин йокысыз. Күңел дигән зәһәрҖәрәхәтли, шомлы моң сала.Уйларымда китәм еракларга,Яшьлек еллар төшә хәтергә...Тынгы бирми йөрәк, Иделләргә,Көймәләрг...

Төнге Идел. Ике ярда шәһәр.
Ялгыз көймә суда чайкала.
Мин йокысыз. Күңел дигән зәһәр
Җәрәхәтли, шомлы моң сала.
Уйларымда китәм еракларга,
Яшьлек еллар төшә хәтергә...
Тынгы бирми йөрәк, Иделләргә,
Көймәләргә өнди хәзер дә.
Йөрәк өзгәләнә, йөрәк сызлый,
Тышауланган еллар тыялар.
Янә яңа яра салып тырный,
Хыял булып калган хыяллар.
 

Шәфикъ ИМАТДИНОВ


Фото: https://www.fotoprizer.ru/


«Мәйдан» №12, 2020 ел.


 

Комментарийлар