Эчемдәге үпкәләрне

Таратып ташлар идем.

Гомеремне яңа биттән,

Яңадан башлар идем.

 

Абына торган ташларны

Әйләнеп узар идем.

Таш атучыларга бары

Аш кына сузар идем.

 

Юк-бар белән хыялланып

Йөрмә, диләр, куй әле.

Юк-бар түгел, бу бит җирдә

Һәр кешенең хыялы.

 

Галиәхмәт ШАҺИ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 


Комментарий язарга