Логотип «Мәйдан» журналы

Хөрмә — даруга алмаш

Бәвел кудыручы даруларның тәндәге калий күләме кимүгә китерүен истән чыгармаска кирәк. Шунлыктан мондый дарулар белән дәваланучыларга калий тозлары кушылганнарын эчәргә туры килә. Тик болай эшләү мәҗб...

Бәвел кудыручы даруларның тәндәге калий күләме кимүгә китерүен истән чыгармаска кирәк. Шунлыктан мондый дарулар белән дәваланучыларга калий тозлары кушылганнарын эчәргә туры килә. Тик болай эшләү мәҗбүри түгел, чөнки калий күләмен тулыландыру өчен хөрмә ашау да җитә.ehvf
Йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләр бәвел кудыргыч даруларсыз торалмый. Ләкин кайвакытта аларның файдасы кинәт кими. Андый чакта хөрмә ярдәмгә килә. Көнгә 3-4 хөрмә ашарга һәм аларны өч тапкыр 100әр грамм кайнар сөт эчү белән чиратлаштырырга кирәк. Дәвалану өчен хөрмәнең яңасы да, кипкәне дә ярый, алар икесе дә бер үк дәрәҗәдә файдалы.
4-5 көн эчендә тәнегез бәвел кудыргыч дарулардан ял итә һәм аларның кабат файдасы тия башлый. Хөрмәне бөердә таш булганда да ашарга киңәш ителә.


Фото: vk.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/H-rm--daruga-almash-553332/

Комментарийлар