1990 еллар башы, илдә зур үзгәрешләр кузгалган чор. Без, бер төркем татар балалары, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга кабул ителгән, яңа гына мәктәп тәмамлаган малайлар һәм кызлар университет аудиторияләрендә дәресләр тыңлыйбыз. Төрлебез төрле җирдән җыелган, кемнәр генә юк арабызда. Безнең кебек үк, укытучыларыбыз да төрле. Без, студент халкы, арадан берсен – чандыр озын буйлы, көр тавышлы, йомшак табигатьле, фикерен гади һәм аңлаешлы итеп җиткерә белүче укытучыбызны аеруча үз иттек. Борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты турындагы лекцияләрен дә дикъкать белән, җиренә җиткереп укый. Хәер, аның хакында «укый» дип әйтү хакыйкатькә туры килмәс. Ул көннәрдә дә, алга таба да аның кәгазьдән карап сөйләгәнен бер тапкыр да күргәнем булмады. Инде хәзер уйлыйм: Мәрҗани хәзрәтләре, Ризаэддин казыйларның «иманы нык, холкы күркәм, гыйлеме камил, сөхбәте татлы» дип язганнары нәкъ шундый шәхесләргә карата әйтелгәндер, күрәсең. Сүзем, күпләрнең укытучысы һәм остазы, әдәбият галиме, күпсанлы мактаулы исемнәр иясе, быел май аенда үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче мөхтәрәм зат – Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов турында.

foto-xatip-min-ukuchylar

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов сугыш алды еллары баласы буларак, кечкенәдән үк бу чорның барлык ачысын-төчесен татып үсә. Әтиләре сугышта һәлак була. Тормышның бар йөге, дүрт баласын кочаклап, утыз ике яшендә ялгыз калган әниләре Гайнелхәят җилкәсенә төшә. Бу авыр сынаулы вакытларда аның төп таянычы да, киләчәккә өмет-ышанычы да балалары Миргалим, Гөлнур, Хатыйп һәм аларның бәләкәй сеңелләре Халисә булгандыр, мөгаен. Гайнелхәят апаның тырышлыклары бушка китми: балалары барысы да укый, төпле белем ала, тыршып эшли, һәркайсы тормышта үз урыннарын табуга ирешә.

Хатыйп Йосыф улына, фән юлына аяк атлаганчы, күп өлкәләрдә хезмәт куярга туры килә. Җитенен дә суга, чабатасын да үрә егет. Мәктәпне тәмамлау белән, Таҗикстан якларына китеп, заводта эшли, берара шунда ук мамык җыюда да катнаша. Аннан туган якларына кайтып, хезмәт юлын колхозчы, укытучы, мәктәп директоры, район комитеты партия мәгарифе кабинеты мөдире вазыйфаларында дәвам итә. Әмма кече күңелле, шигъри сүзне яраткан егетне әдәбият дөньясы, фән тормышы гел ымсындырып, үзенә тартып тора. 1967 елда ул, бар эшләрен калдырып, Казанга күчеп китәргә тәвәккәллек итә, анда кайчандыр үзе читтән торып укыган Казан университетының әдәбият кафедрасына эшкә урнаша. Менә шул көннән башлап Хатыйп аганың бар тормышы, иҗаты әдәбият фәне, университет эшчәнлеге белән бәйле. Биредә кайчандыр ассистент булып башлаган хезмәт юлын укытучы, кафедра мөдире, бүген исә, шәрәфле профессоры вазыйфаларында уңышлы дәвам итә.

Хатыйп Йосыф улының татар сүз сәнгатен фәнни яктан өйрәнүгә, аны башка халыкларга танытуга керткән өлеше бәһаләп бетергесез зур. Кайчагында уйлап та куясың: бу эшләрнең барысына да ул ничек өлгерә икән?!. «Кечкенә генә гәүдәгез белән тау кадәр бу зур эшләрне ничек башкардыгыз, дигән сорауга Ризаэддин хәзрәт: “Мин бервакытта да өстемә кояш нурлары төшермәдем. Кояш чыкканчы, торып эш башладым, баеганчы, аны дәвам итем”, – дип җавап бирә торган булган», – дип  сөйли иде Хатыйп ага күренекле руханыебыз Р.Фәхреддин турында. Хөрмәтле профессорыбыз мөхтәрәм бу затның сүзләрен үзенең дә тормыш шигаре иткән, күрәсең.

Аның фәнни эзләнүләре татар сүз сәнгатенең борынгы һәм урта гасырлар дәверен өйрәнү белән башланып китә. Алгарак китеп булса да искәртергә мөмкин: бу өлкәдә ул бүген дә җитди сүз әйтерлек, фикере аерым игътибарга лаек төп галимебез санала. Алтын Урда тарихы һәм мәдәниятен өйрәнүгә тискәре караш хөкем сөргән совет чорында галимнең бу мәсьәләләрне ачыкларга алынуы үзе үк бер батырлык үрнәге дисәк тә, ялгышмабыз. Алтын Урда чоры татар шагыйрьләре Сәйф Сараи, Котб, Әхмәд Үргәнчи, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб һ.б. иҗаты хакында фәнни яктан нигезле сүз гыйлем мәйданына нәкъ менә Хатыйп ага Миңнегулов китап-монографияләре, мәкаләләре аша барып ирешә. Алда исемнәре саналган әдипләрнең иҗатларын татар җирлеге, әдәбияты белән бәхәс тумаслык итеп баглап кую, бүген – татар мирасы башка кавемнәр тарафыннан татарлыгыннан аерып үзләштерелгән көндә, аеруча мөһим.

Урта гасыр татар әдәбиятының теоретик нигезләрен, үсеш кануннарын, милли үзенчәлекләрен барлау, аны шәрык классикасы белән бәйләнештә өйрәнү дә Х.Миңнегулов «җилкәсенә төшә». ХХ йөз башында ук әдәбият галимнәре Җәмал Вәлиди, Гали Рәхим, Габдерахман Сәгъдиләр тарафыннан башланган бу эш Хатыйп ага хезмәтләрендә ныклы фәнни нигезгә утыртыла. Рүдәки, Фирдәүси, Хәйям, Хафиз, Сәгъди Ширази кебек фарсы шигърияте классикларының татар әдәбиятына шифалы йогынтысы, үз чиратында, төрки-татар әдәбиятының да Шәрыкка бурычлы булып калмавы турында җитди фикерләр әйтелә. Шуңа, күрәсең, аның әлеге мәсьәләләрне үзәккә алган «Татарская литература и восточная классика» (Казань, 1993) китабы бүген дә төпле нәзари хезмәт буларак санала килә. Соңгы елларда галим үз эзләнүләрендә татар әдәбиятының рус һәм антик чор классикасы белән багланышларына да игътибар итә. Аның «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» (Казань, 2014) хезмәте – шуның күркәм мисалы дияргә мөмкин.

Шунысы мөһим: әдәбият тарихының һәр чоры, һәр иҗат әһеле хакында Хатыйп Миңнегуловның үз сүзе, төпле фикере бар. Борынгы төрки чордан алып, XIX йөз әдәбиятына кадәр дисеңме, ХХ йөз башы, Совет дәвере, Бүгенге чор әдәбияты дисеңме – болар берсе дә галим игътибарыннан читтә калмый. Бу чорларда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрь һәм язучыларның күпчелеге хакында аның җитди фәнни мәкаләләре фәнни әйләнештә йөри. Кол Гали, Йосыф Баласагунлы, Шәмсетдин Зәки, Акмулла, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Рәдиф Гаташ, Клара Булатова һ.б. иҗаты турында язылган хезмәтләре фән мәйданында лаеклы урынын, җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәясен алды.

Хатыйп Йосыф улының зур җаваплылык тойгысы белән хезмәт куйган тагын бер өлкәсе – мәктәп укучылары, студентлар өчен дәреслек һәм фәнни-методик әсбаплар язу. «Җаваплылык тойгысы» дибез, чөнки ул бу хезмәтнең әдәбиятны өйрәтүдән тыш, яшь буынга мили хис, милли үзаң тәрбияләүдә үтемле чара икәнлеген яхшы аңлап-тоеп башкара. Шуңа аның авторлыгында чыккан дәреслекләр («XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре», 1982; «XIX йөз татар хрестоматияләре», 1982; «Әдәбият дәреслеге. 9 класс», (Садретдинов Ш.А. белән бергә соавторлыкта) дистә еллар дәвамында мәктәп-гимназияләрдә, алыштыргысыз уку китаплары сыйфатында, берничә буын укучыларга хезмәт итте.

Үзе билгеләп узганча, галимнең алтмышка якын китабы, меңнән артык мәкаләләре укучылар кулына барып ирешкән. Бу – фән әһеленнән хисапсыз күп вакыт, чиксез иҗтиһад һәм тырышлык таләп итә. Әмма Хатыйп аганы бераз белгән һәркем әйтер: ул коры «кабинет профессоры» гына түгел. Үзенең мәгълүм бер китабында «Җир астыннан юллар юк, дип җырлый халык. Биредә, әлбәттә, метролар, шахталар күздә тотылмый. Сүз үлем белән гомер юлының киселүе хакында бара. Исән вакытта, сау-сәламәт чакта, адәм баласы хәрәкәт итәргә, йөрергә, гамәл кылырга бурычлы», – дип яза ул. Шуңа күрә дә, үз сүзләренә тугъры калып, галим һәрдаим студентлар, укучылар алдында, халык арасында. Аны чит илләрдә, бигрәк тә төрки республикаларда яхшы таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Чөнки Хатыйп Йосыф улы, бер яктан, үз хезмәтләрендә татарның төрек, казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән һәм бик күп башка төрки халыклар мәдәниятләре белән уртак бәйләнешләрен танытса, икенче җәһәттән, кардәш халыкларның Гашыйк Паша, Мәхтүмколый, Абай, Мохтар Ауэзов, Чыңгыз Айтматов кебек классикларын татар дөньясы өчен ача. Галимнең беренчеләрдән булып татар мөһаҗирлек әдәбиятын өйрәнүе дә нәкъ шушы җирлектән үсеп чыккан дип уйларга кирәк.

Әлбәттә, матбугат битләрендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов турында әйтелмәгән фикер калмагандыр да, чөнки аның хакында язылган мәкаләләрнең саны гына да илле дистәдән артып китә. Әмма шулар арасында күңелгә якыны – шәкертләренең остазлары турындагы сүзедер, мөгаен. Без дә, үз чиратыбызда, бу мөхтәрәм затның укучысы булуыбыздан файдаланып, барча шәкертләре исеменнән әлеге күркәм юбилее көннәрендә аңа ныклы сәламәтлек, сүрелмәс иҗат дәрте, фәнни ачышлар телибез!

Илһам ГОМӘРОВ, филология фәннәре кандидаты.

«Мәйдан», №5 (май, 2019)


Комментарий язарга