Мөбарәкҗан урманның кышкы йокыдан уянган мизгелләрен күзәтергә ярата. Әнә, урман үсемлекләре ап-ак күпереп торган япма астыннан баш калкытып, тирә-юньгә кыюсыз гына күз сала. Иң беренчеләрдән булып тал песиләре уяна. Тал песие борын төртеп озак та үтми, кар катламын эретеп, умырзая керфеген ача. Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер, диләр.

Урман кошлары да язын икенче тормыш белән яши башлыйлар. Әнә урман тавыгы куркылдый. Инде оя корып, йомырка салырга да өлгергәндер. Тиздән чебиләрен ияртеп, урман сукмагы буйлап сәяхәткә китәр.

Май башында кәккүк аваз сала. Гомер юрап күкелдәвен кемнәр генә санамый икән?!

Катнаш урман язын үзенә бер төскә керә. Яфраклы урманның үз төсе. Сыек яшелдән башлап, кучкылтым кара яшелгә кадәр төсне үз эченә ала.

Ылыслы урманның төсе башка, һавасы да сихәтле. Күкрәк тутырып сулыш алсаң, үпкәләрең иркенәеп китә. Сулаган саен сулыйсы килә. Урманда үскән һәр үлән, һәрбер җан иясе егетнең күңеленә бер моң, кабатланмас бер җыр булып кереп урнаша.

Мөбәрәкҗан – җир кешесе. Ул тургай моңын күңеленә сеңдереп, табигать баласы булып үсте. Авылда тавык та чүпләп бетермәс эшләрне эшләгәндә дә зарланмады. Беләгенә көч, йөрәгенә егәр өстәлгәненә куанып, буй җиткерде.

Гомере буена табигатьтән аерылмаган егет, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, урманчы һөнәрен сайлады. Техникумны тәмамлап эшли башлагач та, аның тырышлыгын, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелүен тиз күрделәр. Ул үзенә беркетелгән участокта ныклы тәртип урнаштырды. Делянкадагы (бүлемтәдәге) бер генә агач та аның рөхсәтеннән башка киселмәде. Урманны ауган агачлардан чистарту да аның күзәтүе астында гына башкарылды. Рөхсәтсез бер киек атылмады. Хәтта җиләкчеләр дә, урман аланына аның рөхсәте белән генә аяк бастылар.

Менә бүген дә урманчы, атына атланып, биләмәләрен тикшереп йөри. Табигатьтә җәй хакимлек итә. Инде каен җиләге дә, җир җиләге дә өлгерде. Кара җиләк тә сусыл, файдалы җимешләре белән кунакларны сыйларга әзерләнә.

Бер төркем кыз-кыркын урман авызына якынлашып килә. Мөбәрәкҗан, яшьләрне күрүгә, атын юыртып, аларга каршы чыкты. Яшь кенә кызларның кулларында тырыс, кайберсе кечкенә чиләк тоткан.

– Кызлар, йолдызлар, исәнмесез! Җиләккә килдегезме!? Җиләк бердән җыйнала. Әнә уң яктагы ачыклыкта бик шәп җиләклек бар. Сезнең кебек мәмрәп пешкәннәр. Бөек Тукай әйтмешли:

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Кызлар да җавапсыз калмадылар. Алар да төшеп калганнардан түгеллекләрен исбатлап, без дә синнән ким түгел дигәндәй, егеткә Шагыйрь сүзләрен кабатладылар:

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.

– Егеткәй, әгәр дә каршыбызга урман сарыгы – Шүрәле килеп чыга калса, ярдәмгә чакырырбыз үзеңне.

– Бәйләнсә, килеп коткарырсың инде, яме!

– Син дә, нәкъ Былтыр кебек, бик тапкыр күренәсең.

Кызлар көлешә-көлешә төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлгән аланлыкка таба кузгалдылар. Мөбәрәкҗан бу вакытта шул кызларның берсе киләчәктә үзенең гомерлек яры буласын белми иде әле.

Мөбәрәкҗан үзен белә-белгәннән бирле туган ягының матурлыгына хозурланып яшәде. Шул матурлыкны аңлардай, барлык хис-тойгыларын уртаклашырдай яр эзләде ул үзенә.

Урман хуҗасы, биләмәләрен урап килгәндә, җиләкче кызларның күңелле итеп шаярган-көлгән тавышларын ишетеп, янәдән тукталып калды. Бераз уйланып торганнан соң, атын алан кырыенда үсеп утырган агачка бәйләп куйды да, юан кәүсәле, киң ябалдашлы имән күләгәсендә ял итеп утырган кызлар янына килде.

– Кызлар! Җиләк күпме? Чиләкләрегез тулдымы әле?! Урман сарыгы куркытмадымы үзегезне?

Кызларның да телләре җиләк җыйган урында төшеп калмаган икән. Алар да егетнең шаяртып сөйләшүенә кушылып киттеләр.

– Без күбәү булгач, ул үзе курыкты бугай.

– Әллә синең белән сөйләшкәнебезне ишеткән инде.

– Бәлкем һаман да Былтыр кыскан бармакларының әрнүенә чыдый алмый йөри торгандыр.

Арада берсе генә ничектер читенсенеп, сүзгә кушылмый утырды. Моңсу күзләрен яшерергә тырышып сөйләшми утырса да, егет күңелендә урын алды кыз. Җиләк җыючылар белән хушлашып аерылгач та,  кыйгач кашлы, алсу йөзле, озын толымлы гүзәлкәй егетнең күз алдыннан китмәде. Соңыннан да оялчан елмаеп, төшләренә кереп йөдәтте.

– Кайсы авыл кызы икәнен дә, исемен дә сорамадым ичмасам. Әгәр бүтән очратмасам, ни эшләрмен? Э-э-эһ! Кирәк чакта тартынучан да инде үзем. Шунда эләктереп кенә ал бит инде. Авылына, өенә кадәр озата кайтсам ни була иде?! – дип, вакыт үткән саен өзгәләнде егет.

Сәлимә дә үз ягына әрле караш ташлаган егетнең йөрәк түрендә урын алганына көннән-көн инана бара. Ятса да, торса да уртача буйлы, кара-коңгырт күзле, чандыр гәүдәле, яшел тасмалы фуражкасы астыннан сумаладай кара чәчләре күренеп торган урманчыны исенә төшерә. Үзалдына серле елмаеп, әле кош тоткандай куанып, әле боегып йөргән кыз, көннең үткәнен дә сизми кала.

Көн генә түгел, гомер йомгагы да әкрен генә алга тәгәри. Күңелендә татлы сагыш йөрткән Сәлимә тәрәзә пыяласы аша төрле-төрле төскә кергән урманга күз салды. Алтын яфраклы көзге урманга карап туймаслык. Агачлар күлмәкләрен алыштырганнар. Әйтерсең лә, бәйрәмгә әзерләнгәннәр. Ап-ак күлмәге өстеннән алтын чуклы шәлен ябынган каен кызы янәшәсендә, карасу кызгылт төстәге кием кигән горур имән егете. Ул ябалдашлары белән каен кызын җилдән ышыклап басып тора. Уттай янып торган миләш-баланнар ерактан балкып утыра. Мәңге яшел төстәге нарат-чыршылар гына үзгәрмәгәннәр.

Сәлимә урманчы егет хакында уйлый-уйлый, җиләк кайнатмасы белән чәй эчәргә утырды. Җиләк җыйганнан соң ял иткән вакытта яннарына килгән Мөбәрәкҗанны күз алдына китерде. Аның үзенә төбәлгән күз карашын тойгандай, кинәт сискәнеп китте. Үз уеннан үзе оялып, башын аска иде. Битләре алсу алма төсенә керде.

Сары сагышларга төренеп килгән, яңгырлы көз дә артта калды. Ак бураннарын ияртеп җиһанга салкын кыш килде. Җиткән кыз эштән соң, кышкы кичләрдә тегү тегеп, чигү чигеп вакытын үткәрә. Үзенә бирнәлек әзерли. Аның да башкалар кебек тиң яры белән кавышасы, балалар тудырасы килә. Бер авыз сүз дә сөйләшергә өлгермәгән урманчы егетне сагына. Аның белән үзен бергә куеп карый да, күңеле күтәрелеп, көне буена очынып йөри.

Кыш фасылы бик озын. Буранлы кичләрдә җил улый, сызгыра, котыра. Иртә белән көрт басып киткән ишегалдын, капка төпләрен көрәгән чакларда да, Сәлимә урман ягына күз сала. Йөрәгенә мәхәббәт уты салып юкка чыккан егет йә ат белән, йә чаңгыда килеп чыгар да  кул изәп аны чакырыр төсле тоела.

Ниһаять, көннәр озайды. Кояш та югарырак үрмәли. Кар астында гөрләвекләр чыңы ишетелә. Яз якынлашуын сизгән кызлар күңелендәге нәзек кылларга гөрләвек чыңы килеп кагыла. Сәлимә бөтен күзәнәкләре белән тоя: язлар аңа бәхет алып киләчәк. Агач башларына кунып: «Кар! Кар! Кар!» – дип кычкырган каргалар тавышында да бары тик аңа гына аңлаешлы хәбәр бар сыман. Кошлар тавышыннан хәтта йөрәк тибеше ешая. Юкка түгел бу. Җиһан яшеллеккә төренгәч, урманчы егет белән күрешерләр. Бер-берсе өчен туган булсалар, кавышырлар. Алла кушмаган эш булмас. Язмыш юкка гына күрештермәгәндер аларны. Кыз шулай юана.

Бер күрү белән йөрәк түренә үк кергән урманчы егетне сагынган, сөюгә зарыккан гашыйк җан язгы урманга аяк басты. Умырзаяларның күзләренә баккан кыз чәчәкләргә назлап эндәште:

– Саумысыз, яз гөлләре! Менә кабат сезне сагынып килдем. Чәчәк таҗларыгызны ачып сөендергәнегез өчен рәхмәт. Сезнең белән күрешкәч, яшисе килеп китә. Урманчы егет тә сезне сагынгандыр инде.

Яз гөлләре, кызны аңлагандай, талгын җилдә керфекләрен тибрәттеләр. Кыз иелде дә чәчәкләрне сыйпарга дип үрелде. Кулын умырзаяга сузуы булды, кинәт кенә кырыс тавыш белән берәү эндәште:

– Умырзаяларны өзәргә ярамый. Алар кызыл китапка кертелгән.

Кыз тураеп басты һәм тавыш килгән якка борылып карады. Үткен һәм җитди карашлы  күзләр белән очрашкан кыз сүзсез калды. Аның каршысында  танышы – урманчы егет басып тора. Ул көтелмәгән очрашудан бөтенләй каушап калды. Йөрәге белән егетне көтсә дә, болай очрашырлар дип уйламаган иде. Урмандагы сәер тынлыкны кош тавышы бүлде. Сәлимә ушын җыеп, егеткә җавап кайтарды:

– Мин аларны сыйпамакчы гына идем. Алар шундый матурлар. Яз хәбәрчеләре ич алар. Мин умырзаяларны бик яратам. Әмма өзәргә кулым күтәрелми. Алар бит болай да кыска гомерле.

Егет тә аптырап калган кыяфәттә. Ул да күңелендә йөрткән кызны очратырмын дип уйламаган бугай.

Бер-берсенә карашып басып торган егет белән кыз икесе бер сукмактан атлап киттеләр. Сүзләре беректе, йөрәкләре бер булып тибә башлады. Тансыклаган сөю бу икәүнең күңелендә тамыр җәйде. Шул көннән соң алар очраша башладылар. Егет юк йомышын бар итеп, кыз авылына үткәндә дә, сүткәндә дә сугылды.

Сәлимә Мөбәрәкҗаннан бераз гына өлкәнрәк булса да, яшь аермасы сизелерлек түгел. Чибәр дә, басынкы да холыклы кыз – нәкъ егетнең җаны теләгән кеше. Озак та үтмәде, егет пар атлар җигеп, кыз алырга килде. Гөрләтеп туй иткән кияү белән кәләш, ир һәм хатын булып, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яши башладылар. Тиң парларның бер-бер артлы өч кызлары дөньяга аваз салды. Бәхетләре түм-түгәрәк булсын өчен бер малай да булса…

Мөбәрәкҗан белән Сәлимәнең балалары табигать кочагында иркәләнеп, иртәнге чык тамчылары белән юынып үстеләр. Дөньяның бар хозурлыгына куанган сабыйларын әти-әниләре сөеп туялмадылар.

Урмандагы бетмәс-төкәнмәс байлык – кызарып пешкән каен һәм җир җиләге, кара җиләк, куакларда кызыл төймәдәй тезелешеп пешкән кура җиләге, чия табыннан өзелмәде. Чикләвек, гөлҗимеш, баланны да мулдан җыйдылар. Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва икәнен белгән Сәлимә шифалы үләннәрне күпләп киптереп куйды. Мәтрүшкә, әрем кушып бәйләнгән каен, имән миннекләре белән чабынып, тәннәренә сихәт, җаннарына ләззәт алдылар. Озын кышкы кичләрдә, җәй исен чыгарып, хуш исле бал белән үләнле чәй эчеп хушландылар. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгән парлар сөйләшеп туялмыйлар. Чәй табыны янында да бер-берсеннән тәмле сүзләрен кызганмыйча, еракта калган яшьлекләрен искә алып гәпләшәләр.

– Сәлимә! Исеңдәме, беренче күрешүебез? Мин бит бер күрүдә ошаттым да, гомерлеккә яраттым үзеңне. Бәхетебезгә сөенеп, гомер буе тигезлектә яшәргә язсын инде!

– И-и-и, Мөбәрәкҗанкаем! Мин дә бит сине беренче күрүдән ошатып калдым. Бер елга якын сине уйлап тилмердем. Ярый әле очраштык та, кавышу насыйп булды. Син – минем бәхетем. Күр инде, кызларыбыз бигрәк матур булып үсеп киләләр. Бигрәк бала җанлы инде син. Артык иркәлисең дә кебек.

– Кызларны яратырга кирәк. Кызларыбыз бик акыллылар. Әле үскәч кемгә туры киләләр. Яратканнан бала бозылмый ул. Ярату җитмәсә, назны читтән эзли башлый.

– Сүзкәйләрең дөрес инде, Мөбәрәкҗанкаем! Күзләр генә тимәсен тормышыбызга. Мине бәхетле иткәнең өчен рәхмәт сиңа.

– Сәлимә, дим! Әйдә бер малай да алып кайтыйк инде! Тулы бәхет өчен миңа ул кирәк. Гел җитәкләп кенә йөрер идем. Бер дә үземнән калдырмас идем.

– Анысы миннән генә тормый инде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә улыбыз да булыр, – диде хатын елмаюдан балкып. Иреннән ишеткән җылы сүзләр аның йөрәгенә сары май булып ятты.

Чыннан да Аллаһының кодрәте киң. Тилмереп, өмет белән көткән улны да бүләк итте. Тик сабый бер аягы гарип булып туды. Көтеп арганда гына, дүртенче бала булып дөньяга килгән улының зәгыйфьлеген күреп өзгәләнү, тик шулай да, аның башка балаларга караганда да газизрәк икәнен тану хисләре Мөбәрәкҗанның йөрәгенә яңа бер моң булып кереп урнашты.

Биш яшен тутыруга,  әтисе Илнурны гел үзе белән алып йөри башлады. Улы үзе дә аннан калышмаска тырыша. Чалыш аяклары белән алпан-тилпән атлап, әтисе артыннан йөгерә. Самими сораулар биреп, әтисе күңелендәге җавапларны сабыр гына көтә белә. Тыңлаучан, тырыш малай үзенең гариплегеннән кимсенмәс өчен, башкаларга караганда да җитезрәк булырга, һәр эшне әтисе кебек җиренә җиткереп үтәргә омтыла.

Әтисенә охшап, Илнур да нечкә күңелле, мәрхәмәтле җанлы. Шулай ук кечкенәдән табигать белән бер булып яшәргә өйрәнде. Урмандагы һәр куак, һәр агач, һәр үлән, гөмбә, кош-кортлар, җәнлекләр дисеңме, – барысы да аның аерылгысыз дустына әйләнде. Ул шушы сихри дөньяда үзенә юаныч табып яшәде. Кешеләр гариплеген сиздергәндә дә, табигать аны читкә этәрмәде. Бихисап агачларның җилгә кушылып җырлавы да, сандугачларның өздереп сайравы да, тукран тукылдавы да гуя бары аның өчен генә. Ул аларның барысын да үз итә, аңлый. Табигать тә аны үз итеп, кочагында тибрәтә. Һәр мизгелнең кабатланмас матурлыгын күңеленә сеңдереп үсте егет.

Гомер әкренләп уза тора. Яз килеп кар эрүгә, умырзаялар баш калкыта. Көннән-көн табигать үзгәрә, яңара. Кошлар тансык җырларын суза. Урмандагы «симфоник» музыканы тыңлап туялмый Илнур. Агачлар арасыннан күренгән зәңгәр күкне, ара-тирә әкрен генә йөзеп үткән каурый болытларны сәгатьләр буе күзәтә. Яшел хәтфә үләндә тәгәри. Һәр кошны тавышыннан танып куана.

Җәй айларында урман хуш исләргә күмелә. Әйтерсең лә бөтен дөньяга җиләк, чәчәк исе аңкытып торган хушбуй сипкәннәр. Шул исләргә исереп, күңел тулы хисләргә түзә алмый: «И-һи-һи-һи!» – дип, кычкырып та җибәрә.

Үзләре өзелеп авызга керергә торган кып-кызыл җиләкләрне җыеп өйгә, яраткан әнисе белән кадерле әтисенә, апаларына алып кайта.

Ә көзләрен аларның урманы төрле гөмбәләргә байый. Кышлык өчен гөмбә җыеп тозлау, аш төрләндерү өчен булса, аны җыйгандагы рәхәт мизгелләр күңел сандыгыда урын ала. Һәр гөмбәнең кайчан, кайсы вакытта үсеп чыгуын, кайсы ашарга яраклы, кайсы агулы ул инде ятлап бетерде. Әтисе аңа кечкенәдән, үзе белән ияртеп йөрткән чакта ук гөмбә җыю серен өйрәтте. Сак кына үткен пычак белән кисеп алган гөмбәләрне, әтисе талдан үргән тырыска сала. Гөмбә исе белән тулган урман шавын тыңлап ләззәтләнә. Кәрҗине тула барган саен күңелендәге рәхәтлек тә арта. Урманына рәхмәт әйтеп, тулы туз тубалын күтәреп, өйгә юнәлә.

Кышкы урман – үзенә бер сихри манзара. Көрт баскан урманда да ул үзен чын хуҗа итеп хис итә. Күзләр чагылырлык яктылыктан башы әйләнә. Әтисе ясап биргән кыска чаңгысына баскан егет, кулындагы таягына таяна да, әле бер, әле икенче агач белән исәнләшеп, үзенең юлын дәвам итә. Ара-тирә очкан кошлар, яисә агачтан агачка сикереп уйнаган елтыр күзле тиенне күргән вакытларда, күңелгә кереп тулган ак шатлыгын алар белән дә бүлешә. Кесәсенә салып чыккан бодай, көнбагыш бөртекләрен, урман чикләвеген кошларга күчтәнәч итеп калдыра.

Мәктәпне тәмамлауга, Илнур үзенә эш белешә башлады. Авыл урманчылыктан ерак түгел. Ул әтисе кебек урманчы булырга теләде. Әмма сәламәтлеге чамалы гына булгач, башка урман хуҗалыгына китү турында уйларга да базмады. Якында гына асфальт заводы. Бәлки, шунда эшкә алырлар?!

Авылдан да чыгып китәсе килми. Аннары сау-сәламәт булмаган кешене кайда бишкуллап каршы алучы бар?! Әнә, апалары бер-бер артлы якындагы шәһәргә китеп урнаштылар. Кайсы югары уку йортына укырга керде, кайсы, һөнәр үзләштереп, эшкә урнашты.

Илнурның беренче эш көнен гаилә белән бәйрәм иттеләр. Әнисе берсеннән-берсе тәмле камыр ашлары, тавык шулпасы, бәлеш пешереп көткән иде.

Тырышлыгы белән әтисе Мөбәрәкҗанга охшаган егет коллективта үз урынын тиз тапты. Барысы да аңа хөрмәт белән карый башлады. Гариплегеннән дә көлмәделәр. Ул үз эше белән онытылды. Акчасын да әйбәт түлиләр. Пенсиясен дә кушкач, шактый күп була. «Әти-әниемә булышчы, кыз туганнарыма таяныч булыр көннәрем шушы икән!», – дип куанды Илнур. Тик куанычы озакка бармады. Олыгаеп килгән әнисе авырып китте. Ә беркөнне бөтенләй урыныннан тормады. Йокларга яткан әнисенең йөрәге тибүдән туктаган иде. Барысын да ятим итеп, фани дөньяны калдырып, мәңгелеккә китеп барды Сәлимә.

Инде буй җиткән булсалар да, балалар иң кадерле, газиз кешеләрен югалтудан күңелләре илереп елыйлар. Мөлдерәмә күзләреннән энҗе бөртекләре коела.

Әниләрен соңгы юлга озату бик авыр булды. Бигрәк тә кинәт картаеп, кечерәеп калган әтиләре кызганыч. Ни эшләр инде ул?! Ничек яшәр?! Язмыш каерган канаты төзәлерме?! Бәхет тәмен татып, бар булганына шөкер кылып яшәгән гаилә бөтенлеген саклап кала алырмы?! Алда нинди сынаулар көткәнен берсе дә белми.

Ялгыз ирнең кайгысын бүлешергә теләүчеләр тиз табылды.  Кичатна көнне, бәби итәкле батист күлмәк, аның өстеннән бәрхет камзул кигән, чәчәкле кәшимир яулык япкан яучы карчык Мөбәрәкҗаннар яшәгән өйнең ишеген ачып керде. Чакырганны да көтмичә түргә узды.

– Саулармысыз?! Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?!

– Бер көйгә яшәп ятыш инде. Сәлимә киткәннән соң өйдә бер ямь дә калмады.

– Мөбәрәкҗан, сиңа сүзем бар иде. Утыр әле яныма. Мин шул хакта сөйләшергә килдем дә инде. Хатыныңның кырыгы узып бара. Йортыңа ятимлек төсе иңгән. Болай булмый! Әле син кайбер егетләргә биргесез ир. Ялгыз яшәү килешми.

– Соң, абыстай, әле Сәлимәмнең кабер туфрагы да суынмады. Ул хакта уйлап та караганым юк. Балалар да риза булмас.

– Нинди сүз ул?! Кызларыңның берсе дә монда яшәми. Атнага бер кайтып кына, сиңа иптәш була алмаслар. Зур кызыңның үз гаиләсе. Улыңның да хәлен беләсең. Ярамый ялгыз яшәргә. Ялгыз агач җилдә тиз сына.

– Ни дип әйтергә дә белмим инде!

– Ярый, менә күрше авылда  бер тол хатын яши. Ире күптән вафат. Баласы юк. Сиңа бик кулай булыр дип уйлыйм. Аллага тапшырып, тәвәкәллисеңме әллә?!

Ни әйтергә дә белмәгән ир яучы карчыкны кире бормады. Аның сүзендә хаклык бар сыман тоелды. Ялгыз калган ирне кем гаепләсен. Юньле иргә хатын табыла ул.

Әтиле-уллы яшәп яткан гаиләгә күрше авылдан яучы карчык тырышлыгы белән, таза гына гәүдәле, Сәлимәгә тамчы да охшамаган Хәерниса исемле хатын күченеп килде. Ул килгәннән соң, күнегелгән тормыш танымаслык булып үзгәрде. Әтисе канатланып йөри. Гүя, моңарчы бәхет тәмен татымаган. Үткәннәрне хәтереннән сызып атып, яңадан яшьлегенә кайтканмыни? Хәер, үлгән артыннан үлеп булмый. Тормыш дәвам итә. Илнур барысын да аңлый. Әтисе олыгайган көндә ялгыз яшәргә тиеш тә түгел. Тик менә улына игътибары көннән-көн кими. Кызлар да туган йортларына сирәк кайталар.

Ничә яшьтә булуга карамастан, анасыз калган бала тома ятимгә әйләнә икән. Туган йортыңа да сыймый башлыйсың. Илнурга бик кыен. Хәерниса карчык аны бөтенләй өнәми. Ни генә эшләсә дә, гаебен таба. Әле әтисенә яманлап сөйли. Аның сүзләрен тыңлап туйган әтисе улы янында кара болыт булып йөри. Аралары болганган ата белән ул әйтерсең лә чит-ят кешегә әйләнгәннәр. Андый чакларда Илнур, әниле чакларын сагынып, урманга чыгып китә. Үзен назлап үстергән урманы белән серләшкәч, күңеле җиңеләеп, йөрәк сыкраулары басылгандай була. Кая барсын инде ул? Утыз яшен тутырып килсә дә, гариплегеннән оялып, үзенә пар эзләмәде. «Кемгә кирәк инде мин?!» – дип яшәде. Әнисе исән чакта ул үзенең ялгызлыгын сизмәде. Хәзер сизелә шул. Илнур үзен йортта артык кашык итеп тоя. Гомергә гауга күрмәгән өйдә тынычлык юк. Гел ызгыш-талаш. Ул хатынга ни җитми инде? Әтисе гел аны гына көйләп тора. Өйдәге бөтен нәрсәгә үзе хуҗа.

Әнисенең кулы тигән әйберләрнең кадере булмауга йөрәге әрнегән вакытлар күп булды. Тик Илнур, әтисенә авырлык килмәсен дип, дәшмәде.

Түземлелекнең дә бер чиге була икән. Илнур төнге сменадан соң йоклап торды да, чәй кайнатып эчте. Аннары абзарга чыгып, мал асларын чистартты. Йорт тирәсендәге эшләрне бетереп, өйгә керде. Ни күрсен, теге юньсез хуҗабикә әнисенең иң яратып кигән зәңгәр йон күлмәген ботарлап ята. Ачуыннан үз-үзен белештермәгән егет әле төсе дә уңарга өлгермәгән күлмәк итәге белән идән юа башлаган хатынны бар көченә этеп җибәрде.

– Ни эшлисез сез? Идән юарга чүпрәк беткәнмени?! Бу бит әнкәемнең иң яратып кия торган күлмәге. Аның төсе итеп саклый идем. Болай да бер нәрсәсен калдырмадыгыз бит.

Мич арасына барып төшкән хатынның яңагы сыдырылды. Ул беркайчан да каршылык күрсәтмичә тавышсыз-тынсыз гына йөргән егетнең кыланышыннан куркып калды. Битенә эт тиресе каплаган явыз җан йортның түшәмен күтәрерлек итеп акырып елый башлады. Аның кулыннан тартып алган күлмәк итәген Илнур кадерләп төрде, юл өстендәге чиләк белән суны төртеп аударды да ишегалдына чыгып китте.

Явызлыктан шартларга җиткән хатынга шул гына кирәк иде. Күптән көткән сәбәп –  шул чатанны өйдән кудырырлык гаеп тагарлык җай чыгуына сөенүеннән ни эшләргә дә белмәде. Мөбәрәкҗан эштән кайтып кергәндә ул төкерекләрен чәчеп, ярсып кычкыра иде:

– Кабахәт! Бүтән өйгә кайтып керәсе булма! Күземнән югал, чатан тәре!

Ир аптырап хатынына карады. Ә анысы тагын да ярсыбрак кычкырына.

– Йә улыңны, йә мине сайла! Мин китәм, йә аны дөмектерәсең, – дип Мөбәрәкҗанга ябырылды. – Малаең, чалыш аягың, миңа күптән кызыга. Өйдә шуңа тынычлык юк. Бүген миңа ябышты. Күрәсеңме, битем, беләкләрем күгәреп чыкты.

Ир аның күгәргән яңагына күз салды. Күңеле белән бу сүзләргә ышанырга теләмәсә дә, Мөбәрәкҗан өйдәге ызгыш-талаштан туйган иде. Хатынының күгәргән яңагы күңеленә шом салды. Чынлап та, улы хатын-кыз янына йөрми. Яше бара. Үз тиңен таба алмагач, бәлки…

Шул мизгелдә ирнең йөрәген көнчелек уты көйдереп алды. Эчтән генә ул улына хөкем карары чыгарды. Йә улы өйдән чыгып китә, йә…

Илнур бу вакытта башын иеп, эч серләрен бушатырга кабат урманга кереп бара иде. Агачларга сарылып елаган егет, бераз әрнүләре басылгандай булгач, тынычланып төнге сменага эшкә китте. Эштә дә эч пошуын баса алмады. Башын алып, хыялларына тотынып, әллә кайларга китәр иде. Кая барасың?! Апаларының да үз тормышы бит. Аларны да борчыйсы килми. Һәркемнең үз гаиләсе, үз кадерлесе. «Мин бары тик газиз әнкәемә генә кадерле булганмын икән! Беркемгә дә кирәкмәгән кеше булып, ничекләр яшәп бетерермен? «Их, саулыгым булса! Төкереп тә бирмәс идем мин сезгә…»

Төнге сменадан кайтып, Илнур ял итәргә ятты. Шул ятудан башка тора алмасын белсә, ни эшләр иде икән ул?

Хатын күзеннән күзен алмаган, аның һәрбер сүзен закон итеп кабул итүче әтисе үз куллары белән буа башлагач, егетнең аңы томаланды. Иң якын кешесенең хыянәтен йөрәге кабул итмәде. Илнур хәтта үзендә гомере өчен тарткалашырлык көч тә тапмады. Әтисенең кулларына кушылып, тагын ике кул соңгы сулышын өзгәндә, аның йөрәге ярылды.

Бу мизгелләрдә ата дигән кешенең күңелендә нинди уйлар булгандыр, бер Алла гына белә. Үз гомерендә чебен дә үтермәгән, яшьтән үк үзен табигать баласы дип санап йөргән, шайтан сүзенә карап, сөеп үстергән баласының гомерен өзү өчен шундый вәхшилеккә барган кешенең аталык хисләре кая киткән?! Куе урманда да үз сукмагын югалтмый яшәгән, олыгаеп килгән көннәрендә ике агач арасында адашкан бәндәне бу адымга нәрсә этәргән?! Ахырзаман галәмәтеме, кыйммәтләр алышынумы, әллә олыгаеп барганда  акылының  авышуымы?! Һич кенә дә аңлый торган хәл түгел иде бу.

Мөбәрәкҗан бар гаепне үз өстенә алды. Аны сигез елга хөкем иттеләр. Битараф караш, чаларган чәчләр, кинәт бөкрәйгән гәүдә беркемнең дә күңелендә кызгану хисе уятмады. Кызлары гына: «Безнең әти мондый түгел, безнең әти әйбәт иде!» – дип бертуктаусыз кабатладылар. Соңгы сүз биргән судьяга да күтәрелеп карамады ир. Кызларына гына: «Атны карагыз, атны…» – дип пышылдады. Акылын җуйганмы, әллә инде шул минутларда үзенә хөкем чыгарган булганмы – бусы да сер булып калды. Ике айдан төрмә камерасында аның үле гәүдәсен таптылар.

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: https://pixabay.com


Комментарий язарга