Ашыктырма мине үз яныңа,

Мин бит әле яшәп туймадым.

Бакыйлыкка дигән савапны да

Кирәк кадәре үк җыймадым.

 

Бу тормышта минем белән булган

Бәйле эшләр әле җитәрлек.

Мин эшлисе эшләр, насыйп итсәң,

Билаһи дим, исең китәрлек.

 

Кемдер исәбенә калдыр, димим,

Һәр кешенең гомер бер генә.

Барыбызның менү теләге бар

Үзе корган тормыш үренә.

 

Ашыктырма, Ходай, үз яныңа,

Монда кунак кына булсам да.

Мин үз кеше булып киләм инде,

Читтә генә басып торсам да.

 

Елатасым килми балаларны,

Оныкларым, туганнарымны.

Ничек ташлыйм «Мәңге бергә…» диеп

Вәгъдәләшкән сөйгән ярымны…

 

Сөйгәнемнән алда китү исәп,

Күңелемә күптән уелган.

Ашыктырма, Ходай, яшик әле,

Эшебез күп, хәтта муеннан…

 

Мөҗәһит ӘХМӘТҖАНОВ

Фото: infourok.ru

«Мәйдан» №12, 2020 ел


Комментарий язарга