Беренче эш көнен авыр диләр. Нәзирә – икътисад белгечлегенә укыган кыз бала – алда торган билгесезлектән бераз шүрләп, алтынчы трамвайга утырып, беренче тапкыр үзенә билгеләнгән эш урынына китте.

bildjpg-1401438007

Трамвай «Тынычлык» тукталышын үтте, аннан «Аяк киеме фабрикасы» да артта калды… Ниһаять, кыз көткән «Ялкын» тукталышы. Нәзирә таш түшәлгән җиргә аяк баскач, тиз-тиз генә трамвай юллары аша урамның икенче ягына чыкты, ак диварлары белән башкалардан аерылып торган мәһабәт бинага юнәлде. Калын имән ишекне ул, җаваплы тормышка тәүге аяк басу буларак, эчке бер тантана белән ачып керде. Бүгеннән Нәзирә үз көнен үзе күрүче… Берничә көн элегрәк кабул итү бүлмәсендәге сәркатип аңа булачак эш бүлмәсен күрсәткән иде инде. Шулай ук, эшкә урнаштырганда кирәкле булган кәгазьләрне әзерләп, хезмәт кенәгәсен дә ачкан иде. Ишектә Нәзирә күренүгә, ул аның белән җылы итеп исәнләште, алай гына да түгел, кызны эш бүлмәсенә озатып куйды. Бер-бер артлы тезелгән өстәлләр артында эшләп утыручы кешеләргә Нәзирәне яңа хезмәткәр буларак тәкъдим итте. Сәркатипнең күтәренке яңгыравык тавышын түрдәге бүлмә иясе дә ишетте булса кирәк: ишек ачылып, аннан юантык гәүдәсенә килешле генә тегелгән ефәк күлмәк кигән, илле яшьләрдәге ханым килеп чыкты.
– Менә, Валентина Яковлевна, сезгә яңа белгеч, каршы алыгыз, – диде аңа сәркатип.
– Яхшы, Людмила Андреевна, ә сез, – дип мөрәҗәгать итте ул яшь белгечкә, – әйдәгез минем бүлмәгә. Утырыгыз, менә бирегә, – дип үз бүлмәсендәге утыргычка күрсәтте Валентина Яковлевна. – Димәк, безгә? Әйтегезче, сезгә бирегә эшкә урнашырга кем ярдәм итте?
– Кем дип… Мин үзем сезнең оешманы сайладым. Белгечлегем буенча кызыл диплом алдым. Ә ник алай сорыйсыз?
– Гаҗәп, – диде җитәкче ханым, – бирегә теләсә кем урнаша алмый. Бик көчле элемтәләр булса гына… Ник дигәндә, биредә дәүләт статистика идарәсе. Төрле оешмалардан төрле-төрле хисап кәгазьләре кабул ителә, үзебездә дә әллә ничә төрлесе эшләнелеп, югарырак оешмаларга китә. Исемегез ничек әле?
– Нәзирә. Нәзирә Габдрахманова булам.
– Урыс исеме түгел, кайсы милләттән соң сез?
– Татар кызы.
– Татар? Бу шәһәрдә татар гомер-гомергә ишегалды себерүче, йә булмаса, каравылчы булып кына эшли алды бит. Шулай укып чыгучылары да бармыни?
– Ә ник булмасын? Гафу итегез, сезгә минем белгечлек алуымның нәрсәсе гаҗәп?
– Ничек гаҗәп булмасын? Мин татарларны җыен кара эшкә генә ярый торган халык дип белә идем. Әйдәгез, сезгә эш өстәлен күрсәтәм. – Ул, урыныннан торып, кыз белән бергә башкалар янына чыкты. Бүлмә шактый иркен, кешеләр Нәзирәгә әлләни игътибар итмиләр, үз эшләренә чумганнар. Иң арткы өстәл буш икән, кызны шунда озатып урынын күрсәткәч, җитәкче ханым үз бүлмәсенә кереп китте. Аның артыннан ишек ябылуга, алдагы күршесе кызга борылды.
– Авызны үлчәп ачыгыз, ул безнең бик кырыс, ире кирмәндә, югары урында эшли, – диде.
Нәзирә кисәтүчегә рәхмәт йөзеннән елмаеп баш какты. Бераздан түр ишек ачылды, аннан җитәкче ханым, бер тотам кәгазьләр күтәреп, кыз янына килде, аңа беренче тапкыр эш вазифасын аңлатырга кереште.
– Менә шундый хисап кәгазьләре килә безгә. Ә сез, менә шушы, аннан шушы төр хисаптан кызыл карандаш белән төрткеләгәннәрен сайлап, мондый, – кызның алдына ул тагын бер төрле хисап кәгазен җәеп салды, – кәгазьгә менә бу күрсәткечләр буенча гомуми нәтиҗәне исәпләп, тутырыгыз. Бу әлегә көндәлек эшегез булыр, сездән хисап әнә теге, – ул кулы белән Нәзирәдән ике өстәл аркылы утырган хезмәткәргә күрсәтте, – кешегә тапшырыла. Аңлашылдымы?
– Әйе, рәхмәт сезгә, – диде Нәзирә һәм аерым игътибар белән кәгазьдәге язмаларны өйрәнергә кереште.
Яңа эш урынында көннәр бер-бер артлы үтә торды. Нәзирә үзенең вазифаларын тулысынча диярлек үзләштерде, биредә ул инде үз кеше. Кайчакларда, иртән эшкә килгәндә бүлек җитәкчесе дә аның белән янәшә икенче катка күтәрелә. Валентина Яковлевна әледән-әле Нәзирәнең татар кызы булуына ишарәли. Ни әйтмәкче инде ул? Яшерми дә – татарлар аңа халык буларак сөйкемле күренми икән. Ә Нәзирәнең ни гаебе бар? Эшен тырышып эшли, җаваплы хезмәткәр. Тагын ни кирәк?
Бүген дә трамвайдан төшүгә, Нәзирә йөзләрчә хезмәткәр арасыннан бүлек җитәкчесенең йөзен шәйләп алды. Аның күзенә чалынмаска тырышып, эшкә ашыккан агымга ияреп бинага керде, икенче катка башкалар белән күтәрелде, әмма эш бүлмәсенә Валентина Яковлевна белән бергә диярлек керделәр.
– Сәлам барчагызга, шулай ук татарларга, – дип исәнләште бүлек җитәкчесе. Бүлмәгә кереп өстәл артына урнашкан хезмәткәрләр җитәкче хатын белән тыенкы гына исәнләште һәм үз эшләренә чумды. – Алай да, – дип кызга мөрәҗәгать итте Валентина Яковлевна – элек татарларны урам себерүче итеп кенә күргәнгә, биредә эшләвең сәер, Нәзирә. Әйт инде дөресен – сиңа бирегә урнашырга кем булышты?
Нәзирә иртәдән күтәренке күңел белән эшкә кигән иде, әлеге сүзләр кызның кәефен тәмам кырды.
– Әйттем ич – мин бирегә үзем теләп, һичкемнән сорамый-киңәшләшми килдем…
Шулчак ишек ачылды, бүлмәгә ашыгып сәркатип килеп керде.
– Валентина Яковлевна, – диде ул, – бүген сәгать өчтә җыелыш була, зинһар, минем өчен алып баручы вазифасын үтәгезче…
– Ярар, миңа нәрсә? Бер дә кыенлыгы юк, – дип ризалашты Валентина Яковлевна. Сәркатип, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, бик канәгать рәвештә бүлмәдән чыгып китте.
– Валентина Яковлевна, – диде Нәзирә, – бигрәк тә яхшы булды бу, җыелыш узуын әйтәм. Көн тәртибенә мин өстәмә сорау куячакмын. Рөхсәт сорау кирәкмидер бит?
Бүлмәдәгеләр кызыксынып аларның сөйләшүенә игътибар итә башлады. Нәзирә аңлаган иде инде: Валентина Яковлевна шактый ачык кеше булуына карамастан, башкалар аны чит итә: әгәр ул бүлмәдә булса, сөйләшүләр тына, халык өстәленә капланып исәпләргә-чутларга керешә… Озынрак телле берәү бүлек җитәкчесенең яһүдә икәнен кызга җиткерергә өлгерде. Булса ни?! Яһүди башкадан артык та, ким дә түгел дип саный Нәзирә. Тора-бара ачыкланды: кешеләр җитәкче иренең югары урында эшләвен өнәмиләр икән. Дөрес булса, бик югары урында ди. Нәзирәнең бу яңалыкка да әллә ни исе китмәде: кем кайда эшләмәс… Ә менә бүген аны, кичәге студент-комсоргны, барча хезмәткәр алдында сөйләнгән сүзләр чыгырдан чыгара башлады. Аның милләтен әледән-әле кимсетүле киная белән телгә алалар! Кем диген?! Җитәкче буларак башкаларга төрле яктан үрнәк күрсәтергә тиешле Валентина Яковлевна үзе! Менә форсат та килеп чыкты – алда җыелыш тора! Шунда ачыкларга кирәк – ни өчен биредә кешенең милләтен кинаяле тикшерү гадәте бар?
– Җыелышта нинди сорау куймакчысыз, Нәзирә?
– Шундый сорау, Валентина Яковлевна, – диде Нәзирә, башкалар ишетерлек итеп. – Ни өчен бирегә эшкә кешеләр бары тик танышлык, әшнәлек белән генә урнаша ала? Бусы беренче сорау. Икенче сорау да бар, Валентина Яковлевна. Ул да булса, сезнең татар дигән халыкны яратмавыгызны белдереп торуыгыз, татар халкы турында кара эшкә генә яраклы дип даими мыскыллы сүзләр сөйләнүегез. Безнең Конституциядә илдәге барча халык тигез. Һичбере артык яисә ким дә түгел. Ә сез милләтара дошманлык тудырасыз. Сез татарны яратмагач, мин ничек сезнең милләтне яратыйм? Әйдәгез, һәркемнең милләтен тикшерик, ачыклыйк, кайсы яхшы? Сез бит, Валентина Яковлевна, эшләр болай торса, аңлыйсыздыр – безнең хезмәти җәмгыятебез үзара дошманлашачак, уртак эшкә зур зыян салыначак, ә инде башлап йөрүче сез! Мин шушы ике мәсьәләне җыелышта тикшерүне үтенәчәкмен!
– Сез нәрсә, Нәзирә, кирәкми андый сорауны җыелышка куярга, үтенәм сездән!
Нәзирә игътибар итте: Валентина Яковлевнаның һавалы йөзе бераз үзгәргән, ул хәтта агарынып киткән төсле тоелды. Әмма кыз рәхимсез иде.
– Сез әле генә минем туган халкымны хөрмәт билгесе белән түгел, ә бәлки, кимсетүле сүзләр белән телгә алдыгыз, – диде ул. – Бөтен кеше алдында, бервакытта да татар халкын мыскылламам дип, гафу үтенегез, бәлки, кире уйлармын…
Әлегә кадәр тыйнак кына йөргән кызның мондый тәвәккәллеге барча хезмәткәрләр өчен көтелмәгән хәл иде, бүлмәдәге күзләр, бу сөйләшү ни белән бетәр дигән төсле, бу икәүгә төбәлде.
– Сез нәрсә, сез нәрсә? Сез мине дөрес аңламагансыз.
– Бик дөрес аңладым, Валентина Яковлевна. Биредә төрле милләт кешеләре эшли. Шуның өчен хатагызны танып гафу үтенүегез биредәге барча кешеләр өчен мөһим. Безнең илдә милләтара дуслык кына таныла, башка мөнәсәбәт кире кагыла, сез шуны аңламый яшисез. Җыелышта, сезнең тырышлык белән милләтара киеренкелек тумасын өчен, ниндидер чаралар табарга кирәк, чөнки әледән-әле татарлыкка киная ясап торуыгыз саруны кайната. Сез, бәлки, мине эштән китәр дип өметләнәсездер? Анысы юкка, Валентина Яковлевна. Китмим, ә милләтара киеренкелекне юкка чыгарачакмын!
Әле генә май кояшыдай балкып килеп кергән Валентина Яковлевна соң чиккәчә борчулы кыяфәттә үз бүлмәсенә кереп китте. Нәзирә, берни булмагандай эш урынына барып, кәгазь эшләренә чумды. Бераздан түр бүлмәдән ишек ачылып, Валентина Яковлевна чыкты, Нәзирәне бүлмәсенә чакырды. Барча карашлар кызга төбәлде. Кыз, эш кәгазьләрен күтәреп, җитәкче янына керде.
– Зинһар, тыңлагыз мине… Үзем өчен түгел, ирем өчен куркам. Гауга чыгачак, аны шунда ук эшеннән алачаклар!
– Алай булса, барча хезмәткәрләр каршында татар халкыннан гафу үтенегез! Сез бит мине генә түгел, барча татарны хезмәттәшләр каршында булдыксыз бер кавем сыман күрсәттегез. Әгәр аларга киресен аңлатсагыз, мин дә тынычланыр идем, Валентина Яковлевна.
Җитәкче, берара икеләнеп торгач, тәвәккәлләде. – Ярый, Нәзирә, – диде ул, – сезнеңчә булсын.
Ул, урыннан торып, бүлмәдән чыкты, кыз аңа иярде.
– Менә, иптәшләр, – диде җитәкче хатын, хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, – кайчак шаяртып төрле сүзләр сөйлибез, ахыры күңелсез тәмамланганны уйламыйбыз. Нәзирәгә усаллык теләмичә, әмма уйламый-нитми сөйләнгән сүзләр аның күңелен яралаган икән. Сүзләрем белән татар халкын түбәнсеткәнмен икән – чын күңелдән гафу үтенәм! Чыннан да, нинди ахмак сүзләр сөйләнгәнемне әле аңладым… Миңа бик оят, кичерегез, Нәзирә! Бу барыбыз өчен дә сабак! Рәхмәт сезгә, күземне ачтыгыз!
Нәзирә, «ишеттегезме» дигән кебек, хезмәттәшләренә карады. Алар аны хуплагандай утырдылар, кайсылары канәгать елмая иде.
– Ярый, Валентина Яковлевна, мин әлегә булып үткән вакыйгаларны онытам. Әйдәгез, тынычлап эшлик.
Бу минуттан Нәзирәнең төшенке кәефе яңадан күтәрелде. Аңа, бик тәҗел бер эш башкарган төсле, рәхәт булып китте. Валентина Яковлевна ниндидер эшләре белән бүлмәдән чыгып киткәч, кайберәүләр аның янына килеп кулын кысты.
– Вәт булдырдың, Нәзирә!
– Иреннән курка ул…
– Әллә кем булып йөри иде, инде кикриге бераз шиңде кебек…
Нәзирә аларга көлемсерәп карады.
– Юкка сез аңардан шүрлисез. Сөйләшегез, хәлләрен сорашыгыз, гадәти бер кеше ул, һич тә начар кешегә охшамаган.
– И-и, Нәзирә, син үзең әйбәт, башкаларны да үзең кебек дип беләсең, ахры…
Бу вакыйгадан соң Нәзирә хезмәттәшләре каршында бер башка үсеп китте. Бүлек җитәкчесе аңа элеккечә Нәзирә дип түгел, ә, бәлки, Нәзирә Әхәтовна дип эндәшә башлады.
Көннәрдән беркөнне Нәзирә эшкә килгәч, аны Валентина Яковлевна үз бүлмәсенә чакыртып алды.
– Нәзирә Әхәтовна, – диде ул, сезгә, бәлки, җиткергәннәрдер – мин әниемне картлар йортына урнаштырдым.
– Юк, миңа һичкемнең ни дә булса сөйләгәне юк… Ә ни өчен алай иттегез?
Валентина Яковлевнаның күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште. Ул кулъяулыгы белән аларны сөртеп алды.
– Ирем Лев Николаевич таләбенә буйсындым. Тормыш бик катлаулы. Әнием гомер буе кешеләрдән кер кабул итте, ә юылганнарын төреп хуҗаларына тапшыра торган иде. Гомере авыр эш белән үтте. Картлык көнендә яныма алдырган идем, көннәрдән беркөнне ярты ягын паралич сукты, зиһене дә китте. Лев Николаевич: «Картлар йорты бар, анда авыру кешегә даими карау, игътибар бар», – дип сөйләнә башлады. Ир бит, тыңламый кая китәсең?
– Анда карчыклар озак тормый диләр ич. Бик ямансу була икән аларга анда.
– Үземнең дә йөрәгем өзелә, тик ни хәл итә алам соң мин? Фатир ирнеке, бу эшкә дә ул урнаштырды. Мин беләм, сез мине гаеплисез инде…
– Сез нәрсә, Валентина Яковлевна, бу сезнең шәхси эшегез. Мин башкалар тормышына бәя бирә алмыйм – минем эш түгел.
– Сезгә сөйләгәч, җиңелрәк булып китте.
Бу сөйләшүдән соң атна ярым вакыт узды микән, Нәзирә иртән кара киемнән бүлмәсенә кереп киткән бүлек җитәкчесен күреп калды. Барып, ишеген шакыды, янына керде. Бүлек җитәкчесе, дөрестән дә, зур төшенкелектә утыра, чырае качкан, күзләре кызарган.
– Исәнмесез… Кайгыгызны уртаклашам, – диде Нәзирә.
– Ял көнне әниемне җирләдек, – диде Валентина Яковлевна, – соңгы сулышларында янында була алмадым. – Ул үксеп елап җибәрде. – Ни өчен шундый язмыш язылган миңа? Шулхәтле зәгыйфь кешеме мин?.. Авыру әниемне карый алмадым, мине зур авырлык белән үстергән, укыткан әниемне… Ул тыела алмый елавын дәвам итте.
Нәзирә юату сүзләре таба алмады. Бу минутларда аңа чит кеше кулларында калып җан биргән бичара карчык, шулай ук аның үзен бик бәхетсез сизүче бердәнбер кызы – Валентина Яковлевна – икәве дә бик кызганыч иделәр.


Комментарий язарга