Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтерсезлек

Шаян хикәя.

Галәветдиннең бармагы сынды. Шап кына иткән иде, шырт итте. Уң кулының урта бармагы, иң кирәклесе. Механизатор өчен аеруча...
Хастаханәдә бармакны кысып бәйләделәр, эштән азат итеп, язу бирделәр.
– Страхование алу өчен, документ тутырырга кирәк. Туры килгәндә, файдаланып кал, – дип киңәш бирделәр хезмәттәшләре. – Эш урынында имгәнгән өчен акчасы да күбрәк аның...
Галәветдин страхованиенең мәҗбүриенә дә, иреклесенә дә килешү төзегән иде. Икесенә дә акча тиячәген күз алдына китергәч, күңеле җылынып китте.
– Кайда һәм ничек сыну турында акт төзергә кирәк. Үзеңнән башка ике шаһит булсын, – дип өйрәттеләр аны инспекциядә.
Акт төзелде. Шаһит итеп Сафа белән Шаһи кертелде.
Госстрах инспекторы шаһитларның берсе белән очрашуны кирәк тапты. Инструкция шулай куша. Беренче булып Шаһи күзгә тап булды.
– Галәветдиннең бармагы сынганын раслыйсың, димәк? – диде инспектор аңа.
– Ник расламаска?
– Эш урынында булдымы?
– Механизаторлар йортында инде. Ул эш урынымы соң?
– Әйе. Өйдән эшкә чыгып китеп, урап кайтканчы, эш урыны чутлана.
– Әйбәт икән анысы...
– Шуннан... Ничек булды инде?
– Ничек дип... Рәхимнең дә күзен чыгара язды әле ул!
– Анысы тагын ни галәмәт?
– Ни галәмәт дип, Галәветдин кулын менә болай итеп баш өстенә күтәрде дә шап итеп өстәлгә сукты. Кулындагы доминосы очып китеп, каршысында утырган Рәхимнең күзенә тиде, ә үзенең бармагы сынган булып чыкты... Менә бит ул, бәла өстенә бәла! Ярый әле, эш урынында булды...
– Аңлашылды! – диде инспектор, ачулана төшеп. Аннары тавышын тагын да күтәреп, аптырап сорады: – Сез нигә эш урынында домино сугасыз соң?
– Кәрт алып килергә онытканбыз шул... – дип, ихлас күңелдән хәтерсезлекләренә үкенеп җавап бирде Шаһи.
 

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ

 

Фото: Ok.ru


«Мәйдан» №11, 2020 ел

 

Комментарийлар