Мин сезне шундый сагындым,

Туган ягым кырлары,

Яшь чагында чаңгы шуган

Тирән чокыр ярлары.

Сәрдек тавында йөргәннәр

Истә, һаман хәтердә –

Дуслар белән тау шуулар

Күз алдымда хәзер дә.

Сагындыра шуган чаклар

Бозда, тимераякта,

Каз бәбкәсе саклаган чак

Тилгәннән аргы якта.

Мин шундый сагындым сезне,

Үсмер чак бураннары,

Бураннарда кыз озаткан

Тыкрыклы урамнарны.

Онытасым юк: бәхет эзләп,

Чыгып киттем еракка.

Әнкәем озатып калды,

Сөялеп тал-тирәккә.

«Сау бул, улым», – дигән сүзе

Мәңге көйри йөрәктә.

 

Тимерҗан ИДРИСОВ

Фото: https://foto-planeta.com/photo/699945.html

 

«Мәйдан» №7, 2020 ел.


Комментарий язарга