Логотип «Мәйдан» журналы

Хәтер көне...

Хөрмәтле укучыларыбыз!Сезнең игътибарга журналист Илфак Шиһаповның (1968–2017) тарихчы Нурулла Гариф белән 2012 елгы әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Әлеге язма матбугатта беренче тапкыр басыла.Казан алыну.....

Хөрмәтле укучыларыбыз!
Сезнең игътибарга журналист Илфак Шиһаповның (1968–2017) тарихчы Нурулла Гариф белән 2012 елгы әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Әлеге язма матбугатта беренче тапкыр басыла.
37_1994_xeter_01
Казан алыну... Татарның аңына, Казанның «Явыз Иван» гаскәре тарафыннан яулап алынуы шулкадәр зур фаҗига булып кереп калган ки, әле без кечкенә чакта да әбиләр хәтерендә «хан заманы», «Алтын капкалы Казан» турындагы моңсу хикәятләрдән өзекләр саклана иде әле.
«И балалар, балалар,
Таш каланы алалар,
Сез каласыз ятим...»
Бу юлларны күпләр хәтерлидер. Ә бит алар нәкъ менә шул чор белән бәйле... Шушы көннәрдә Казанның Мәскәү гаскәре тарафыннан яулап алынуына 460 ел тула. Авыр чор, дәһшәтле чор, буталчык чор. Татарның бердәмлеге югалган чор. Шушы дата уңаеннан, күренекле тарихчы Нурулла әфәнде Гариф белән әңгәмә корып алдык.
– Нурулла абый, XVI гасырда Мәскәү-Казан тартышының сәяси сәбәпләре дә, икътисади сәбәпләре дә шактый. Шул ук вакытта монда барысын да ак һәм кара төсләргә генә бүлеп карарга да ярамыйдыр. Иң башта, XVI гасырның икенче яртысында Казанда булган сәяси хәлләрне гади генә итеп аңлатып китсәгез иде. Кырым партиясе бар. Бар Мәскәү партиясе. Шул ук вакытта дала белән, Нугай Урдасы татарлары белән дә бәйлелек көчле. Бу бүленешләр шартлырак булса да, сәясәткә шактый йогынты ясаган көчләр алар. Менә шул мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.
– Илфак, Казан ханлыгының хронологик яшәеш чоры 100 елдан аз гына артык. Казан ханлыгында шушы 100 ел эчендә ханнарның күп һәм еш алышынуы аны күп этапларга бүлә. Бары Мәскәү сәясәте генә бертөрле һәм дәвамлы булган... Шул сәбәпле, сорауны аңласам да, җавап бирүне аның кайсы этабыннан башларга икән дип уйланып торам... Бу сорау гади булса да, аңа җавап бирү бик авыр. Казанга ханнар төрле җирдән: Кырым, Хаҗитархан, Касыйм, Себер ханлыкларыннан, Нугай урдасыннан да куелган... Бу дәүләтләр төрле географик шартларда һәм сәяси вазгыятьтә булу сәбәпле, аларның Казанга килгәч төпле сәясәт алып барырга ышанычлы кешеләре, партияләре һәм моның өчен вакытлары да булдымы икән?.. Мәскәү партиясе дә, ногайларның төп җитәкчесе Исмәгыйль мирза да Мәскәү тарафыннан җибәрлегән күп сандагы бүләкләргә сатылып яши... Бер мисал китерәм. Казан ханлыгында Мәскәү тарафыннан шымчылык итү зур күләмдә алып барыла. Мәсәлән, Ногай илчелек кенәгәсендә: «...Да казанскои, государь, Абдулла бакшей тебе, царю государю, добре служет и ко мне, государь тайно ночи ездит. Что, государь слышал про казанские дела и про нагаи, то все мене сказывает…»* дип хәбәр ителә. (*Посольская книга по связям России с Ногайской Ордой. 1489–1549 гг. – Махачкала: Даг. кн. изд-во, 1995. – 360 с. (I (1489–1508), II (1533–38), III (1548–1549) книги (кн. 4 – л. 33). Боларга өстәп, башка сәбәпләрен дә санап үтәм:
1. Христиан диненең кырыслыгы, экспансив алымнары. (Христиан динендәге югары катламның дәүләткә көчле йогынтысы.)
2. Казан ханлыгы тирәсендәге халыкларның җитәкчеләренә бүләкләр тарату, сатып алу алымнары кулланылу. Казан ханлыгы белән Нугай Урдасы арасында каршылыклар тудыру.
3. Казан ханлыгындагы югары катламның төрле төркемнәргә бүленүе. Бу төркемнәрнең берләшеп, хан сайлау мәсьәләсен хәл итә алмаулары.
Тагын шунысы бар: Казан ханлыгы Мәскәү белән чагыштырганда кечерәк территориядә һәм аларның берләшмәгән шартларында барлыкка килә. Монда яшәүче төп биш халыкның бергә тулаем тупланып бетә алмавы да үз ролен уйнамый калмагандыр. Казанлыларга үсеш, ныгыр өчен вакыт та аз була. Мәскәү белән ике арада төзелгән шартнамәләр дә үтәлми. Бу турыда Кол Шәриф язмаларында: «Уже ведь познали мы лукавство ваше и не хотим ни за что по доброй воле сдать город наш, пока все не умрем»,* – дип хәбәр ителә. (*XIX. – с. 123–124).???
– Мин, партияләр дигәндә, Кырымга, Төркиягә йөз тотучылар белән Мәскәүгә йөз тотучыларны әйтәм. Шул ук сез әйткән төркемнәрне. Нугай урдасы бәге Йосыф мирзаның кызы – Сөембикә. Сафа Гәрәй дә, Казанлылар үзен тәхеттән төшергәч, урдага, далага китә. Шул ук вакытта, казанлыларның ничектер җиңел генә үзләренә ошамаган ханнарны тәхеттән төшерүе дә сагайта. Әйтик, шул ук Шаһгали хан. Яки Сафа Гәрәй. Шаһгалинең дә Казан тәхетенә хокуклары башка ханнарныкыннан ким түгел. Мине кызыксындырган чор – Казан бер бәйлелектән котылгач булган чор, ягъни аның соңгы утыз еллардагы хәле, яшәеше... Казан тәхетенә татарның төрле ханлыкларыннан, Себердән, Касыймнан, Хаҗитарханнан, Кырымнан ханнар килүе, ул үзе үк Казанның Идел буе, Урал төбәкләре территориясендә генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен Казанның Алтын Урда дәвамчысы булуын раслап тора бит. Шуңа күрә монда яшәүчеләр белән генә чикләп калдырмас идем мин ханлык халкын...
– Бөтен татар дөньясы дигәннән... Ул чакта да бүгенге чордагы кебек туплану, укмашу булмаган. Ханнарны көчлеләр куйган, куелган ханнар шул вазгыятьтән чыгып ханлык иткәннәр. Аның бүгенге чор белән параллель дә китереп була. Мәсәлән, бүгенге көндә Татарстан Президентын кем билгели дә, ул кемгә хезмәт итә? Халыккамы, әллә Мәскәүгәме? Һәр нәрсә вазгыятькә бәйле хәл ителә. Ул чорда да казанлылар үзләре үз араларыннан хан сайлый алмаган. Хан тәхетенә бары Чыңгыз нәселе генә куела ала. Әмма ул вакытта Чыңгыз ханның оныклары күбәеп китеп, алар үзара булган туганлыкларын да, бабалары алып барган сәясәтне дә оныталар... Казан белән беррәттән, ханлык булсын, урда – олыс булсынмы, һәрберсе үзен Алтын Урданың дәвамчысы һәм ясак җыючы буларак хис иткән. Үзара мөнәсәбәтләрне сугыш алымы, көч белән хәл итәргә тырышкан. Үзара каршылыклар, сугышлар шушы вазгыятьтән туган. Чыңгыз варислары берсен-берсе юкка чыгарып, хәлсезләнә барып, дошманлашканда, Мәскәү хакимияте көч туплаган, төрле интригалар оештырган...
Кырым ханлыгы ерак, Казан ханлыгы белән ике арада дала ята... Әстерхан ханлыгы ерак һәм көчсез... Себер ханлыгы белән дә шул ук хәл. Ногайлар Мәскәү йогынтысында, ә Касыйм ханлыгын бу чорда искә төшерергә дә кирәкмидер... Кемгә таянырга? Касыйм ханының Казан ханлыгына утырырга хакы бар, һәм ул өч тапкыр утыра да. Әмма аның Мәскәү тарафыннан куелганлыгы, аның курчагы һәм дә аның сәясәтен уздырып Казанны зәгыйфьләндерә баруы көн кебек ачык... Казанга куелырга тиешле башка ханзадәләрнең кайсы чукындырылган, кайсы үтерелгән, кайсы монастырьларга сөрелгән... Килгән ханнар... мәсәлән, кырымлы Сафа Гәрәй Казан ханлыгындагы вазгыятьне кискен рәвештә үзгәртергә алына... Елъязмаларда аның Казандагы җирле морзаларның яисә алар үлгәннән соң балаларына калырга тиешле җирләрнең Кырымнан килүче мирзаларга бирүе кебек уйланылмаган эшләре искә алына. Ә болар килгән һәм җирле морзалар арасында эчке каршылык, дошманлык тудыра... Сафа Гәрәй Кырымнан үзе генә килмәгән, аның белән килүчеләр үзләрен башкачарак тоткан. Кырым ханлыгы белән Казан ханлыгында вазгыять бер төрле булмаган. Кырым артында көчле Төркия дәүләте, уң якта Литва кенәзлеге торган. Кырым белән Казан арасы да ераграк...
Казан тирәсендә аның үзеннән башка ярдәм итә алучылар юк. Ногайлар белән уртаклык табылмый... Сөембикәнең әтисе Йосыф мирза үз туганы Исмәгыйльгә көч белән дә, туганлык җепләре аша да йогынты ясый алмый...
– Димәк, ул чакта да бүгенге кебек үк, Урда чорында бер милләт булып оеша алган татарны берләштерерлек идеологик нигез табылмаган... Ә XIV–XV гасырларда шактый кечкенә һәм таркау булган рус кенәзлекләренең көчәюе нәрсәгә бәйле?
– Батый яуларына чаклы рус кенәзлекләре үзара сугышып тора. Алтын Урда оешканнан соң, Мәскәү олысында бу каршылыклар туктатыла. Кенәзлекләрдә, Болгар дәүләтеннән аермалы буларак, идарә системасы юкка чыгарылмый. Рус җирләре яулап алынмый. Анда бары баскаклар ун процент салым гына җыя. Халык санын алу уздырыла.. Чиркәү салымнан азат ителә... Кенәзлекләр үзидарәдә калдырыла. Мәскәү олысына чит яклардан булган һөҗүмнәр туктатыла. Шул халәттә Мәскәү йогынтысында булачак рус җирләре ике йөз елга якын тыныч тормышта яши, аның халкы, куәте арта, икътисады ныгый...
– Монысы әз генә башкарак тема... Уйланырга нигез бар монда. Казанга кайтыйк. XVI гасырның 50 нче еллары... Казан әле шактый нык. Бу чордагы Казан эчендәге вазгыятьне берничә җөмлә белән генә аңлатып китсәгез иде. Казан алыныр алдыннан, ягъни мәсәлән... Сөембикәне Мәскәүгә озату ни белән бәйле?
– XVI гасырның 50 нче елларында Казан инде бик авыр хәлдә кала... Сафа Гәрәй вафат... Үтәмеш хан бишектәге бер бала гына, аның урынында әнисе – хатын-кыз. Борын төбендә Мәскәү. Иделнең аръягы яулап алына... Казан халкы Шаһгалидән, ә Шаһгали Мәскәүләрдән тау ягын Казанга кире кайтаруларын сорый... Шаһгалидән соң Казан халкы тынычлык урнаштыру, сугышны туктату бәрабәренә, шартнамә төзеп, Сөембикәне улы Үтәмеш белән Мәскәү кулына тапшырырга мәҗбүр була. Мәскәү бу юлы да үз көчен белеп, шартнамәне үтәми... Казанга төрле яктан юллар ябыла... Төрле чикләрдә урнашкан торак урыннарга һөҗүмнәр ясала...
– Шаһгали хан... Ниндирәк шәхес ул? Кайбер татар тарихчылары аны татарның дошманы дисә, кайберәүләр аның трагик шәхес икәнен ассызыклый. Катлаулы кеше. Казан тәхетенә хокукы бар, Казан өчен дип эшләгән ниндидер эшләре дә бар – Казанны алуда да катнашкан. Сәбәпләре нидә? Аның, соңрак рус-ливон сугышында рус гаскәрләрен җитәкләгәне дә билгеле бит. Димәк, төшеп калган кеше булмаган...
– Касыйм ханы Шаһгалигә Ходай балалар бирми. Шунлыктан 1567 елда ул үз үлеме белән бергә нәсел жебен дә корыта. Чордашлары аның турында: «Аны беркем дә яратмый, аның белән аралашмый, кансыз, холыксыз бер кеше иде», – дип язалар. Хужасына охшаган бу кешенең кабере хәзерге көндә Касыйм ханлыгы жирендә.
– Казан алынган. Аны саклаучылар вәхшиләрчә үтерелеп бетерелгән. Әле аннан соң да җәза отрядлары Казан тирәседә шактый котырган. Ә без кем нәселләре?
– Син кайдан, Башкортстан якларыннан бит әле... Синекеләр чын Казан арты татарлары инде... Ул якларга алар кубарылып киткән... Минем әти ягыннан бабайлар Тау ягыннан, әни ягыннан әбиләр Сон ягыннан, аларның шәҗәрәсе тарихта билгеле Кара бәк нәселенә тоташа. Казан алынганнан соң, 450 ел буена кимендә 18 буын туган. Бу саннарны математик төгәллектә хисапласак, ике санын 18 нче дәрәҗәгә менгерсәк, барлыгы 262 меңнән артык кеше чыга. Ул вакытта шулчаклы кеше яшәгәндер дә инде... Шулай булгач, без – бер әби-бабай оныклары, Илфак... Без бер-беребездән качып котыла алмыйбыз, безнең тарих та, язмыш та уртак. Мин шул сәбәпле һәр татар кешесендә туганымны күрәмен.
 
Әңгәмәдәш – Илфак Шиһапов.
2012 ел.

Комментарийлар