Поэма

Советлар Союзы Герое, Актаныш районы Күҗәкә авылында туып үскән Хәсән Замановның якты истәлегенә

29_1 068

Хәсән Замановка Герой исеме бирелү турындагы Грамота, Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены кызы Гөлҗиһанга 1968 елда тапшырыла. Бүләкләү тантанасында

Пролог

Гасырлар кичкән авыл

 

Туган авылым, Күҗәкәм,
Үтәм урамың буйлап.
Синдә туган, синдә үскән,
Синдә гомер юлын үткән
Авылдашларны уйлап.

Яңартам һаман хәтердә
Бер яшәп киткәннәрне.
Дәверләрдән атылган ук,
Яра булып ялмаган ут
Тарихны, үткәннәрне.

Гасырлар кичкән авылым.
Давылда таралмаган.
Ил таяныр улларының,
Уңган, сылу кызларының
Күңеле каралмаган.

Халкым ямьләгән авылны,
Куеп тырыш хезмәтен.
Хаклап яши кешеләре –
Заманадан көчлеләре,
Яшьнәп яшәү кыйммәтен.

* * *
Шаулап үскән туган якта
Төз нарат урманнары.
Колач җитмәслек нараттан
Төзелгән шәп иркен йорттан
Балкыган урамнары.

Авыл уртасыннан аккан
Мул сулы олы инеш.
Күпер салган маһир затлар, –
Аргы як һәм Бирге яклар
Бергә яшәргә тиеш.

«Ниргез» әрәмәлегендә
Тәкәрлек тавышлары.
Ул тавышта ишетелә,
Гүя ишкәк ишеп килә,
Дәвернең агышлары.

«Көек сырт», «Ишмән болыны» –
Печәнлекләр – хуш исле.
«Түбәтәй тау» – күмер тавы,
Ваклап салсаң, самавыры
Сайрый сандугач төсле.

Җәйрәп ята яшел тугай,
Баҗана, Ык елгасы.
Менә шунда ничә гасыр
Яши, яшәр ныклы тамыр –
Безнең авыл, кыскасы.

* * *
Беренче йортның нигезен
Күҗәкәгә кем салган?!
Кем салса да, дәрәҗәле,
Мәчетле һәм мәдрәсәле
Дигән дан беркеп калган.

Туганлашкан Бикчура хан,
Туксабай оныклары.
Хан-солтаннар нәфесен дә,
Солтановлар нәселен дә,
Авылы онытмады.

Мәчти авылы нигезен
Солтановлар төзегән.
Атлый яшьләр, укымышлы,
Мөхәмәдияр Шәриф улы
Мөфти хәзрәт эзеннән.

Авылымны данга күмгән
Нәсел дәвамчылары.
Күҗәкәгә сукмак салган
Димче дигән шәп ат алган
Башкавыл яучылары.

Ике мәхәлләле авыл
Дан тоткан тирә-якта.
Килгәннәр белем алырга
Бик күпләр шушы авылга,
Кем җәяү, кемдер атта.

Бар да иманлы булганнар,
Халык гыйлемле булган.
Гыйлем җыйган адәм алтын,
Белгән бәя – акыл хакын,
Аңга яктылык тулган.

* * *
Ык елгасы борма-борма,
Шаулыйдыр камышлары.
Уралган камыш шавына,
Күмелгән хәтер тавына
Халкымның сагышлары.

Тугаенда юалыклар –
Коткаручы ачлыктан.
Дулкыннарны коча-коча,
Акчарлаклар уйнап оча
Балык тоткан шатлыктан.

Тау итәгенең бизәге –
Челтерәп аккан чишмә.
«Бурсык» чишмәсенә килсәң,
«Көмеш» улакка иелсәң,
Үткәннәр искә төшә.

«Чәтертән» әрәмәлеге
Яшәрә язлар саен.
Көрәя усак егете,
Уяна якты өмете,
Яфрак яргач ак каен.

Кызыл, кара бөрлегәннәр,
Камырлык һәм гөлҗимеш,
Шомырт белән кызыл миләш,
Савыктыргыч таза тәлгәш –
Кышлыкка җәйдән өлеш.

«Мадарат тау» ничә гасыр
Саклый мәңгелек серен.
Бикләп куйган җир катына
Ханнар, мари зиратынмы,
Әллә юлчы каберен…

Авыл тарихы язылган
Борынгы заманнардан.
Бабайлар эзе хәтердә,
Оныклар эзли хәзер дә
Чокырлы яланнардан.

 

Кай йолдызга тоташыр юл…

 

Амбар тулгач көшел белән –
Байлык ил табынына,
Нәни сабый аваз сала,
Дөньялыкка нур тарала,
Күҗәкә авылында.

Кем булыр ул, кай йолдызга
Тоташыр узар юлы?!
Тәкъдире ничек буласын,
Тормышта ниләр кыласын
Язган фәрештә кулы.

Әнкәсе салган бишеккә,
Изге теләкләр теләп.
«Әлли-бәлли, бәләкәчем!..»
Йоклаткан назлап бәбкәчен,
Серле әкият сөйләп.

«Борын-борын заманнарда,
Яшәгән бер пәһлеван.
Ул гайрәтле һәм йөрәкле,
Алып чаклы, нык беләкле,
Тәвәккәл, батыр булган.

Баскынчылар килгәч илгә,
Зур яуга каршы барган.
Чукмары белән чукмарлап,
Кылычы белән тураклап,
Дошманны егып салган.

Илен азат иткән егет,
Гүя тылсым иясе.
Үс, бөркетем, алтынкаем,
Йөрәк маем, балакаем,
Булып кодрәт иясе.

Егет булып җитәрсең дә,
Дөнья буйлап китәрсең.
Син дә, Алып батыр сыман,
Килә калса явыз дошман,
Илне азат итәрсең».

Әйтерсең лә Ана алдан
Күргән улы язмышын.
Йөрәк җырларында тапкан,
Тамырлардан кайнап аккан
Барлык моңын, сагышын.

 

Кырларда тормыш җыры

 

Язгы бер көн ел туйдыра,
Дип, халкым иген иккән.
Тырыш игенчеләр кырда,
Ялгап көнне төнге җырга,
Эшләгән, тирен түккән.

Туң эрүгә, пар бөркелгәч,
Халык чыккан сабанга.
Төгәлләгәч чәчү эшен,
Уртаклашып сөенечен,
Җыелышкан яланга.

Бәйрәм иткән Сабантуйны,
Рәхәтләнеп ил белән.
Тирә-яктан кунак килгән,
Җәй бүләге яшел келәм –
Күпереп үскән үлән.

Сабантуйлар җитте исә,
Көрәшчеләр алышта.
Атлы кеше мал кадерли:
Гыйльманов Заман
Юрга атын чабышка.

«Җирән» өстендә яшь җайдак –
Төпчеге – Хәсәнҗаны,
Атта йөрү серен белә,
Чаптар гел беренче килә,
Арттырып авыл данын.

Ыргылышып чаба атлар.
И тояк тавышлары!
Тузан болытын аралап,
Тузган ялын җилдә тарап,
Юырта чабыш аты.

Ике якта дулкын төсле
Чайкала мәйдан халкы.
Көтә бар да җиңүчене,
Күреп алдан килүчене,
Шатлана яше-карты.

Ат өстендә какча гәүдә,
Ак күлмәге җилферди.
Авыл башы: «Җирән затлы,
Җайдак оста тота атны,
Беркемнән дә җиңдерми.

Үсә егет, ныклы куллы,
Атасына охшаган.
«Җирән» быел да беренче,
Хәсән булачак җиңүче,
Чын күңелдән ышанам!»

Егетне күккә чөяләр:
«Менә ичмасам өлге!» –
Белгән халык атның уен.
Коча Җирәннең муенын
Яшь кызлар чиккән сөлге.

Ел да шулай. Беренчелек
Язмышкамы язылган.
Җиңүче даны ияргән,
Җитез атны иярләгән
Хәсән малай чагыннан.

* * *
Кырда иген игеп үскән
Авылымның уллары.
Яз җитүгә сабан чыккан,
Ун яшеннән сука тоткан
Хәсәнҗанның куллары.

Төрән сынса сынган, әмма
Егет күңеле сынмаган.
Ихтыярын туган җирдә,
Эштә батып кара тиргә,
Балачактан сынаган.

ЧТЗ* нигезен сала,
Кулында көрәк, кәйлә.
Кырны сагына игенче,
Язгы гөрләвекләр – димче,
Кырга чыгарга хәйлә.

Баш очында тургай сайрый,
Рәхәтлек өстәп җанга.
Басуларның бөтен яме,
Сөрелгән җир, икмәк тәме,
Тумыштан сеңгән канга.

Тургай – композитор, көйли
Симфониясен кырның.
Заводта көч куйган Хәсән
Язын кырга өмет чәчкән,
Сузып игенче җырын.

* * *
Малай чактан чабышларда
Чыныгып үскән егет.
Акыл – алтын таҗ башында,
Сылу кызларның алдында
Сынатмый, тормый җебеп.

Кичке уен мәйданында
Сыздыра тальян гармун.
Гармуны да үзе төсле,
Күрегенә сыйган гөслә,
Кырлардан җыйган бар моң.

Тургай сайраган күңелдә
Сөюе чәчәк ата.
Сабантуйда үз йолдызын,
Авылның иң сылу кызын
Ярәшеп алып кайта.

Гөлҗәннәте – җир җәннәте,
Үзе уңган, акыллы.
Тапмас бөтен дөньялыкта,
Көндез чыра яндырып та,
Ирләр андый хатынны.

Иңендәге көянтәгә
Былбыллар кунып сайрый.
Су алып кайткан киленнең
Сукмактан атлап килүен
Чулпы тавышы саный.

Бәхет диңгезендә йөзеп
Яшәргә һәм яшьнәргә.
Якты өстәп туар көнгә,
Үрнәк булып тирә-юньдә
Үсеп килгән яшьләргә.

 

Кара болыт килә өскә…

 

Көнбатыштан кара болыт
Ишелеп килә илгә.
Каракошлар оча ауга –
Дошманнарга каршы яуга
Китәргә кирәк иргә.

Саубуллаша авылы һәм
Кырлар, сөйгәне белән.
Зифа камыш яр буенда,
Соңгы тапкыр куенында.
Сагыш күлмәген кигән.

Елап сайрый күктә тургай,
Тын кала сука, төрән.
Сугыш кырына озата,
Бәхилләшкәндәй күз ата
Иң тугры дусты Җирән.

Күз яшенә манчыла Ил,
Кайгыда бөтен халкы.
Авыл ятим булып кала,
Күпме кеше кулга ала
Каһәрле кара хатны.

* * *
Днепр ярында сугыш,
Киев өчен бәрелеш.
Корыч танк өскә килә,
Кемдер ата, кемдер үлә,
Батыр җиңәргә тиеш!

Алгы сызыкта Заманов.
Беренче сафта бара.
Сугыш-явыз сорый корбан,
Тик туктатмый ирне буран,
Пулялар салган яра.

Дошманга каршы көрәштә
Хәсән аямый үзен.
Өскә бомба яуганда да,
Кан түгелеп ауганда да,
Чабышкы аттай түзем.

Госпитальдә дәваланып
Сафка баса да егет,
Гайрәттән дә яхшы дус юк,
Алга ыргыла ярсынып,
Нәкъ кыю бөркет кебек.

* * *
Утлар явып тора өскә,
Тоташ төтен күз алды.
Юл турыдан батырларга,
Ут-төтенне ерып алга,
Сугышчылар кузгалды.

Кичә алар Днепрны,
Алда – сират күпере.
Меңнәр юлда ятып калган,
Кемнәргәдер килер ал таң,
Булса алда гомере.

Данлы бишьеллыклар күрке,
Иң беренче карлыгач,
Биек бетон буа акса –
Днепр ГЭСы юкка чыкса,
Ни булыр соң таң тугач?

Җиңү таңы атар беркөн,
Дөмегер илбасарлар.
Бәйрәм иткәч Җиңү көнен,
Җиңүчеләр Совет илен
Ямьле бакча ясарлар.

Шул ышаныч әйди алга,
Ил кадерлерәк баштан.
Билгесез Герой җан көеп,
ГЭС очмасын күккә диеп,
Көч алган, гүя, таштан.

Үз иленең азатлыгын
Яклаучы кыю солдат
Карый үлемнең күзенә,
Ут чәчкән тупның йөзенә,
Газиз Ватанын саклап.

Үз юлында дистәләгән
Фашистны кырып салган.
Гомерен батыр җуйса җуйган,
Шартлатуга тик чик куйган
Һәм ГЭСны саклап калган.

* * *
Гитлер этләре тынмыйлар,
Бомбалар ява кабат.
Җир селкенә, мәхшәр куба,
Җеннәр бии төсле туйда,
Ут каба өйгә янап.

Каш-керфекне, куе чәчне
Ялкын телләре ялый.
Тын тарая, сулыш бетә,
Солдат гомере соңгы чиктә,
Вакыт минутлар саный.

Газраил теки күзләрен
Әрнегән солдатларга.
Суза күкләр ярдәм кулын,
Ачып утның ызан юлын,
Кыю санитарларга.

Тынны кыскан ут сулышы
Яндыра һәм көйдерә.
Ә Фаина елый-көлә,
Кыю, дип, тик бер кат үлә,
Утның эченә керә.

Плащ-палаткасы яна,
Тик санитар бирешми.
Ут эчендәге солдатның
Көйдереп нык канатларын
Януына килешми.

Бомбалар оча сызгырып,
Дулый гарасат – буран.
Үзе күзен йомган мәлне
Фаина каплый Хәсәнне.
Өстә җир – канлы юрган.

Үлемнән соң Герой дигән
Исемгә лаек була.
Газраилдән йолып алган,
Яралыларны коткарган
Военфельдшер Пушина.

Калаларны фашистлардан
Азат итәргә кирәк.
Сугышчылар каударлана,
Ярсуланып алга бара,
Гөрселдәп ава тирәк.

Ил көче ул – Идел көче,
Көрәшкә керә бар да.
Җиңү өчен гарипләнә.
Җан кыела, кан түгелә
Яңа яуган ак карга.

Разведчик Заманов һәрчак
Адымын алдан башлый.
Этеп бара пушкаларны,
Снаряд һәм патроннарны
Әрҗәдә иңдә ташый.

Төзәп ата автоматтан
Ил баскан оккупантка.
Хәнҗәр белән чәнчи, тешли.
Ияр киезеннән төшми
Йөрәктә чапкан ат та.

Үзйөрешле орудие,
Тимер танклар ажгыр.
Куркытмый гаярь егетне,
Сүндерми якты өметне,
Яуса да кургаш яңгыр.

Снарядлар шартласа да,
Үлем йөрсә дә янда,
Яшәү сутын эчә йөрәк,
Илгә җиңеп кайту кирәк, –
Ышаныч, дәрман җанда.

Бер-бер артлы гранаталар
Томыра аҗдаһага,
Берсе, аннан икенчесе,
Тончыга өченчесе.
Тоташ сөрем-ут ява.

Шашынган ут өерендә
Югалта егет аңын.
Яралардан кан акса да,
Кымшана, һушсыз ятса да,
Сулкылдап куеп җаны.

Селкенгән түмгәккә төшә
Санитарларның күзе:
Гомер әле өзелмәгән,
Йөрәк типкәне сизелә,
Телсез ятса да үзе.

Госпитальдә ята Хәсән,
Ак биләүгә биләнеп.
Яраланган аяк-тезләр,
Күк йөзедәй зәңгәр күзләр
Карый өзеп, имәнеп.

Шушы серле зәңгәр күзләр
Тетрәндерә яшь җанны:
Тамара – шәфкать туташы.
Аң белән хыял тоташты,
Гүя ул күрде… аны!!

Тамараның күреп туймас
Борисы, бердәнбере,
Һәлак була сөйгән яры,
Төшеп фашист снаряды
Төтен бөркегәч җирне.

Теш ыржайта тирән чокыр
Борисы упкан җирдә.
Сыек төтен… үл, йә чыда…
Җир йоткандай юкка чыга,
Юк аның кабере дә.

Әллә шуңа яшь хатынның
Ышанып бетми җаны.
Кан тамса да ярасыннан,
Яралылар арасыннан
Һәрвакыт эзли аны.

…Сугыш башланыр алдыннан,
Хәвеф килгәнен белеп,
Гроднога ире илтә,
Тамарасы бәби көтә,
Хушлаша аны үбеп.

Бала көткән яшь хатынын
Калдырып китә Борис:
Йөрәккә үч тынгы бирми,
Улы туганны да күрми.
Илдә илбаскын фашист.

Тулгак газапларын басып,
Дөньяга сабый туа.
Бала имезәсе ана…
Кайгы булып бомба ява –
Шатлыкны шартлау куа.

Яшь ананың җан парәсен –
Бәгырен өзә дошман,
Госпитальгә бомба ташлый.
Бәхет ишекләре шартлый,
Кайгы яздыра һуштан.

Түшәм икегә ярыла,
Идән убылып төшә.
Һуш җыярга җиргә сыен,
Шашкан ана нарасыен
Өндә күрдеме, төштә?

Ире дә юк, баласы да,
Яралы аккош җаны.
Тилмерер кош, бәхет кайтмас,
Гасыр үтсә дә таратмас
Йөрәккә сауган канны.

Госпитальдә кала хатын,
Эшләргә хәрби йортта.
Хәсрәтеннән йөри көеп,
Йөрәгендә яшерен өмет,
Көн дә үзе ут йота.

Ап-ак марляга уралган
Авыр яралы солдат.
Биләүдә… бу ни, уенмы?
Тамараның тез буыны
Сыгылды аңа карап.

Иренеке төсле күзләр,
Аныкыдай зәп-зәңгәр…
Бер могҗиза булыр кебек,
Назлап багып, шаян көлеп:
«Җаным!» – дип дәшсә әгәр.

Шәфкать туташының шулчак
Күңеле әллә нишләде.
Көтте томан таралуын,
Дәште… әмма яралының
Тик күренде тешләре.

Утта көйгән иреннәре
Калтырап куйды кинәт.
Ике җанга да берьюлы
Гөл суздымы тәкъдир кулы,
Сулкылдап типте йөрәк.

Тамарага бу яралы
Борисын хәтерләтте.
Әллә шул аңа көч бирде,
Ярдәмгә мохтаҗ бу ирне
Сабыйдай кадерләде.

Бала көйләгәндәй көйләп,
Әйтеп ягымлы сүзләр,
Ашатканга, эчерткәнгә,
Назы белән терелткәнгә,
Рәхмәтле карый күзләр.

Тамараның йөрәгендә
Сөю хисе билгесе.
Түш кесәсендә Хәсәннең
Сагынулы хат сәламе –
«Бәлки… язган сеңлесе?..»

Ымсына күңел, ымсына.
Җанда ышаныч, өмет.
Ни булса да, булсын исән,
Терелергә тиеш Хәсән,
Яшәргә тиеш егет.

«Аягында гангрена.
Кисмәсәң, эше харап.
Наркоз бирсәң, зәгыйфь йөрәк,
Тик Тамара булыр терәк,
Көч өстәр күзгә карап».

Шулай фикер йөртә доктор…
Сөю хисе – тылсымлы,
Яшәр өчен ишек ачар,
Серле көчтән әҗәл качар,
Мәхәббәткә буйсынып.

Доктор кулындагы пычкы
Солдат аягын кисә.
«Кадерлем, түз, нык бул, яме!
Сабырлыкта яшәү яме!» –
Тамара өстен хистә.

Гөлҗәннәте – Айбикәсе,
Килә гел күз алдына.
Фәрештәдәй туташ янда
Көч өстәде ут янганда,
Ә Гөлҗәннәт – җанында.

Терелтә Тамара ирне,
Җандагы Гөлҗәннәтен.
Туган якка кайтыр батыр,
Кабат бәхет тәмен татыр,
Табар җирдә җәннәтен.

 

Алтын Йолдыз

 

Ничәмә кат кисәләр дә
Туныйлар ирнең тәнен.
Батырга да, дип, җан кирәк,
Туктамыйча тибә йөрәк,
Югалтмый яшәү тәмен.

Караса да Газраилнең
Карашы аңа сөзеп.
Үзәк өзсә дә сызлану,
Авыр булса да уйлану,
Булмаслык түгел түзеп.

Үлемне җиңгән егеткә
Сызлану нәрсә соң ул?!
Киссәләр дә бер аягын,
Иярләр ул гомер атын,
Исән баш, гәүдә һәм кул.

Ике дистә тимер ярчык
Алынса да тәненнән,
Күпкә яхшы аның хәле
Иле өчен чит җирләрдә
Баш салганнар хәленнән.

Госпитальдәге солдатның
Янына керә табиб:
«Герой исеме бирелгән!»
Күрсәтә гәҗит битеннән,
Фамилиясен табып.

Контузия алган ирнең
Башы чатный, тел бәйле.
Гәҗиткә язган Фәрманны
Кабул итәр юк дәрманы,
Аңларлык түгел хәле.

Фаина – Герой! Укый да,
Сөенә чын күңелдән.
Аның өчен куанса да…
Өмет белән юанса да,
Бер сүз төшми теленнән.

Язып бирер иде – куллар
Гипс белән төрелгән.
Ничек әйтсен: «Фаина
Булды диеп калкан миңа,
Алып калды үлемнән».

«Икенчесе минме?!» дигән
Уй килсә дә башына,
Заманов диеп язмаган:
Фамилиянең Указда
«С» хәрефе башында.

Тик бер хәреф… Җан ярасы
Заманов язмышында.
Баштан сорау мәңге китмәс,
Төзәтергә гомер җитмәс
«Каләм»че ялгышын да.

Заман, саман – охшаш түгел,
Җир белән күк арасы.
Заман булса бүгенге көн,
Саман – измә, кулланган кем?!
Сызлый йөрәк ярасы….

Төзәлер тирән яралар,
Вакыт дәвалар үзе.
Ераклардан якты сибә,
Җанга яшәү көче бирә
Киләчәк – Җиңү көне.

Яшьлек яшәгән йөрәккә
Акрынлап көч тә керә.
Гөлҗәннәтедәй ятышлы
Тамара – шәфкать туташы –
Яшәү сулышын өрә.

Аякка баса Заманов,
Ачыла бикле теле.
Әйтә Фәрештәсенә сөеп:
«Гафу ит, син сеңлем кебек,
Йөрәгем сиңа бикле.

Җанымда тик Гөлҗәннәтем,
Сөйгәнем, бердәнберем.
Тамара-гөл, рәнҗи күрмә,
Аңламады Хәсән димә
Йөрәкнең тирән серен».

Чыланалар керфекләре
Таң чыгына хатынның.
Озата поездга чаклы
Култык таяклы солдатны –
Җандай күргән якынын.

Сагынычлы хатлар яза
Зәңгәр күзле дустына.
Җавап килә Уралдан да,
Язмышлары уралган ла,
Хәсән дә бит юксына.

Кунакка дәшеп карыйлар
Игелек фәрештәсен.
Насыйп булмый, ә Хәсәнҗан,
Кундырмый бөртек тә тузан,
Саклый хәтер киштәсен.

…«Батырларча үлде ирең…»
Дигән хәбәрне алган.
Айбикәсе – Гөлҗәннәте,
Бердәнбере, җир җәннәте
Хәсәнгә тугры калган.

Авылга кайта яралы.
Кайта җиңүче булып.
…Илгә Бөек Җиңү килә,
Хәсән елый-елый көлә,
Елый күңеле тулып.

Күңел тулудан түгел лә,
Зур Җиңү шатлыгыннан.
Артта калды хәтәр хәвеф,
Мәхрүм итсә дә бер хәреф
Геройлык Ярлыгыннан.

Тишек шинельгә күз ташлый
Моңсызлар аны сынап.
Саксыз караш кыерсыта,
Мыскыллы сүз котны сыта,
Холык та артык тыйнак.

Тән сызлана, түзә Хәсән,
Бәгырь сызлау һай яман.
Сүз кузгатсаң хаклык эзләп,
Кигәвеннәр оча безләп,
Яңакка суга заман.

«Сугыш беткәч бар да герой… » –
Хур итеп күзгә карый.
Өмет сүнү үлемгә тиң,
Аллаһының кодрәте киң,
Сабырлык биргән ярый.

Бер көн яуда булганның да
Түшендә орден-медаль.
Гаделсезлек хаким чакта,
Түзсәң түз, сер бирмә ятка,
Йә читкә чыгып югал.

Хәсән сайлый өченчесен
Һәм шахтага юл ала.
Җан сызлауга дәва хикмәт,
Җиңеләйтер авыр хезмәт,
Вакыт басар Уралда.

«Әгәр бәхет җир өстендә
Булмаса, сабыр итәм.
Синең өчен тау җимердем,
Бәхиллек бир, Туган җирем!
Урал ягына китәм».

Эзләп йөрми дөреслекне,
Эш белән үтә гомер.
Гөлләр шыта яктылыкта,
Хаклык җиңәчәк актыкта,
Бәхет бер түзми килер.

Җир астында алты ел ир
Тырышып хезмәт куя.
Ныклап баса аягына,
Таянса да таягына,
Җаны – аумаслык кыя.

Эретеп ябыштыра ул
Шахта корылмаларын.
Сүтә-җыя, уе белән,
Сугыш чорларыннан килгән
Язмыш борылмаларын.

Почет тактасыннан төшми
Хәсәннең портреты.
Мактауга лаек кул көче,
Кылган эшләре ил өчен,
Тормышта җырлар җыры.

Бердәнбере бүләк итте
Бер-бер артлы ике кыз.
Хәсәнгә күктән бирелгән –
Җәннәт, Җиһан, Мәрьям һәм –
Өч бөртек гөл – өч йолдыз!

Гаярь ирнең йөрәгендә
Иярләнгән ат ята.
Кош канатында хакыйкать,
Әйләнеп җир шарын мең кат,
Урал ягына кайта.

Без капчыкны тишә, диләр,
Ятмый ул гел капчыкта.
Замановның рухы көтә,
Дистә еллар үтсә үтә,
Эзләп таба хаклык та.

Әмма Герой күрми китә
Бүләк – Алтын Йолдызны.
Урал тауны төреп акка,
Кар чәчәкләр яуган чакта,
Сүнә гомер йолдызы.

Биек тауның горурлыгын
Җанында йөрткән язмыш,
Үтеп дөнья сиратыннан,
Баяновка зиратында
Таба соңгы тукталыш.

 

Эпилог

Бәхеткә юллар урау

 

Урал ала изге хәбәр:
«Хәсән Заманов – Герой!»
Вакыт хаклыкны күрсәтә,
Язмыш исбатлый, кисәтә:
«Бәхеткә юллар урау!»

Истәлек таш, Алтын йолдыз –
Тынычлык мәйданында.
Һәйкәл булып яши батыр,
Яңа карагайлар калкыр
Ямьле Урал ягында.

Туган ягы Актанышта
Ел да яшәрә үлән.
Хәсән тынычлык сагында,
Кадет мәктәбе сафында,
Исеме төшми телдән.

Ул халык җанында яши,
Яши оныкларында.
Беренче авазын салган,
Чабышларда бүләк алган
Ямьле туган ягында.

* * *
Сугыш – дәһшәт, җәһәннәм ул,
Кан коеш, үлем, газап.
Ятып калды кызлар, ирләр,
Тәмуг утын кичте илләр,
Гавам алдымы сабак?..

Җиңү язы килә җиргә.
Яңара хәтер кабат.
Сугышлар була күрмәсен,
Өйләргә кайгы кермәсен! –
Җанда яңгырый набат.

30_SSL20598

9 гыйнвар – 12 февраль, 2016 ел.


Комментарий язарга