Логотип «Мәйдан» журналы

Хәсән Туфанның тормышы турында спектакль быел декабрьдә күрсәтеләчәк

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның туган көненә аның тормышы һәм иҗат юлы турында спектакль премьерасы әзерләнә.Яңа спектакль татар шагыйренең бөтен тормы...

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның туган көненә аның тормышы һәм иҗат юлы турында спектакль премьерасы әзерләнә.
Яңа спектакль татар шагыйренең бөтен тормыш юлын колачлый, ә тарих үзе татар иҗатчысының үз Ватанына, халкына, каләмдәш иптәшләренә, балаларына, иң мөһиме хатыны Луиза Салиәскаровага булган мәхәббәте призмасы аша тасвирлана.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов сүзләренчә, арт-резиденция өчен татар шагыйренең тормыш фактларын спектакльдә төгәл тапшыру мөһим, шул ук вакытта аның иҗатының бөтен якларын ачу кирәк.
Бу драма спектакле булыр дип көтелә. Аны 9 декабрьдә кую планлаштырыла.
Премьера татар телендә тәкъдим ителәчәк, соңрак рус телендә дә куелачак.
 
Лилия Шәйхетдинова
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/06-09-2021/h-s-n-tufanny-tormyshy-turynda-spektakl-byel-dekabrd-k-rs-tel-ch-k-5836600

Комментарийлар