Татар халкының каһарман улы, хәрби разведка генерал-майоры, хәрби фәннәр докторы Минзакир Әпсәләмовның тормыш юлы – данлы, ә язмышы – шактый катлаулы.

general

Аңлашылуынча, Кызыл Армия Генераль штабының Разведка идарәсе (1942 елның 16 февраленнән – Баш разведка идарәсе (ГРУ) совет чорында «җиде йозак» астында булганлыктан, Әпсәләмовның фамилиясе дә сер итеп саклана. Шул сәбәпле, 1995 елда, Казанда нәшер ителүче «Идел» журналындагы татар генералларына һәм адмиралларына багышланган мәкаләдә* (*Татар генераллары һәм адмираллары. Идел, 1995, №5.) күренекле милләттәшебезнең фамилиясе күрсәтелми. Гәрчә татар милләте белән бәйле андый очраклар сирәк күренеш түгел. Мисал итеп, совет чорында фамилияләре сер итеп сакланган тагын ике генералны китереп үтик. Аларның берсе – Фирьяз Рәхим улы Ханцеваров, Халыкара энерго-мәгълүмати фәннәр академиясе президенты, Россиянең Технологияләр академиясе академигы, техник фәннәр докторы, профессор, хәрби-космос гаскәрләре һәм ГРУ (1974–1984 елларда СССР Кораллы көчләре Генераль штабының Баш разведка идарәсе аппаратында җаваплы вазифалар били) генералы. Икенчесе – Советлар Союзы Герое генерал-полковник Фатих Хәсән улы Чураков. Аның Мордовиянең Ләмбрә районына керүче Таласлау исемле татар авылында тууы, Мәскәүдә үсүе, Казан танк училищесын тәмамлавы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, 1945–1985 елларда СССР Кораллы көчләрендә югары постлар биләве һәм чит илләрдә үтә тәвәккәллек сорый торган яшерен командировкаларда булуы билгеле. Кызганыч, әлегә кадәр данлыклы милләттәшебез хакында төгәл һәм тулы мәгълүматлар юк.
Ә инде Минзакир Абдрахман улы Әпсәләмов 1896 елның 10 декабрендә Казан губернасының Мамадыш өязенә керүче Югары Утар авылында (хәзерге Татарстанның Саба районы) туа. 1914 елда мәдрәсә тәмамлый, тагын бер елдан экстерн рәвештә авыл укытучысы һөнәренә имтихан тапшыра. Шул ук елны патша армиясенә алалар. 35 нче запастагы Себер укчы полкында рядовой, кече унтер-офицер, өлкән унтер-офицер булып хезмәт итә. 1917 елдагы февраль революциясеннән соң – рота командиры. 1917–1918 елларда мөселман сугышчыларының 3 нче гренадер бригадасында солдатлар комитеты әгъзасы һәм 11 нче армиянең Татар кызылармеецлары батальонында мөселман сугышчылары комитеты секретаре. 1918 елның март аенда, ул чакта Польша составына керүче Ровно каласында алманнарга әсирлеккә эләгә. 10 айдан соң азат ителә һәм аклар хәрәкәтенә кушыла. 1919 елның апреленә кадәр Симферопольдәге караул командасында – взвод унтер-офицеры, апрель – август айларында Көньяк фронтта, Кызыл Армиянең партизаннар отряды командиры һәм Кырым мөселман хәрби коллегиясе рәистәше. 1919 елның сентябрендә РККАның хәрби академиясенә укырга керә. Вакыт-вакыт, укуын өзеп, хәрби разведка буенча махсус бурычлар үти: РСФСРның Бакуда урнашкан Төркия һәм Персия илләре каршындагы Вәкаләтле вәкиллегендә хәрби бүлек башлыгы урынбасары (1920 елның июне – 1921 елның феврале), РСФСРның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә – тәрҗемәче (1921 елның июнь – август айлары), РСФСРның Төркиянең көнчыгыш провинциясендә сыену тапкан Генераль консуллыгы хезмәткәре (1921 елның август – сентябрь айлары). Шул чорда хәрби разведчик Минзакир Әпсәләмовның аттестациясенә: «Тырыш һәм хезмәт сөючән, яхшы итеп төрек телен өйрәнде», – дигән бәяләмә төшә.
Төгәл өч ел дигәндә, хәрби академияне тәмамлый һәм шул ук Вәкаләтле вәкиллектә хәрби атташеның секретаре һәм ярдәмчесе булып эшли (1922 елның октябре – 1927 елның мае). Аның эшчәнлегенә СССРның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле, хәрби разведканың беренче начальнигы Семен Иванович Аралов бәясе: «Яхшы әзерлекле, төрек телен камил белә, тыйнак һәм төптән уйлап эш итүчән кеше».
Күргәнебезчә, Минзакир Әпсәләмов хәрби разведчик буларак, беренче чыныгуны Төркиядә үтә. Бу – илдә хакимияткә бөек реформатор, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, хәрби җитәкче һәм илнең беренче президенты (1923 елның 29 октябреннән) Мостафа Кемал Ататөрек килгән чор.
Әпсәләмовның бу чордагы эшчәнлеген ачыклауда, узган гасырның 20 нче еллары башында Совет хөкүмәтенең Төркиядәге сәүдә вәкиле урынбасары вазифасын биләгән һәм илгә кайтмый калган И.М.Ибраһимовның (1888–1931 елның 25 октябре) гаять кызыклы һәм үтә мөһим истәлекләре ярдәм итми калмас. Әүвәл кырым татары Мостафа Ибраһим улы турында кыскача биографик белешмә биреп үтик. Ул Ялта каласында сәүдәгәр гаиләсендә туа, 1904 елда – Симферопольдә укытучылар семинариясен, 1908 елда Истамбулда педагогия институтын тәмамлый. 1910–1911 елларда патша армиясендә хезмәт итә. Соңрак Кырымда һәм Мәскәүдә төрле компанияләрдә эшли. Октябрь революциясеннән соң, татар газеталарының чит илләрдәге корреспонденты, ачлыктан интегүчеләргә ярдәм күрсәтүче 1 нче комитетның рәисе. 1920 елда РКП(б) сафларына кабул ителә, 1922–1925 елларда Кырым республикасының Халык мәгарифе комитеты рәисе булып эшли. 1925 елда ВКП(б)Үзәк Комитеты Политбюросы карары белән СССРның Төркиядәге сәүдә вәкиле урынбасары итеп билгеләнә. Өч елдан Европага кача һәм күпмедер вакыттан Парижга килеп төпләнә. Кабере – Яңа Булонь-Бийанкур зыяратында.
Ибраһим Ибраһимов «Коминтерн белән ОГПУның (Берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсе) Төркиядәге эшчәнлеге» дип аталаган һәм кулъязма хәлендә сакланган әлеге истәлекләрендә (РЦХИДНИ. Ф. 328. Оп. 1. Ед. хран. 203. С. 59-62) татар разведчикларына, шул исәптән Минзакир Әпсәләмовка югары бәя бирә:
«Төркиядә Кызыл Генштабның махсус курсларын тәмамлаган һәм коммунистлар сафына кергән элекке офицерлардан – төньяк татарлардан торучы яхшы итеп оештырылган тулы бер штаб эшли. Алар сәяси вәкиллекләрдә һәм консуллыкларда драгоманнар (тәрҗемәчеләр – Р.З.) вазифасында санала. Бу оешманың төп фатиры Анкарада түгел, ә бәлки Истамбулдагы генконсуллыкта урнашкан. Бөтен чорда аның белән Әпсәләмов җитәкчелек итте. Аның ярдәмчесе Хәлил Таканаев исә, рәсми рәвештә драгоман саналганлыктан, Анкарада даими яшәү хокукына ия иде. Аларның икесе дә яхшы тәрбия алган, тыйнаклар. <…> Һәрвакыт эшне тавыш-тынсыз, тыныч, шыпырт кына башкаралар, үтә саклар, бервакытта да төрле кәеф-сафа кору урыннарына йөрмиләр, ОГПУ агентлары шикелле үзләренә афиша ясамыйлар. <…> Үзәк һәм Генераль штаб аларның эш нәтиҗәләре белән һәрвакыт риза булды һәм аларга бик еш рәхмәтләрен белдереп торды»* (*Колпакиди А.И., Прохоров Д.П. Империя ГРУ: Очерки истории российской военной разведки. Кн. 1. – М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2001. – С.177-178.)
Хәрби разведчиклар ОГПУның җирле резидентурасына буйсынмый, шуңа күрә Әпсәләмовлар аларны үз эшчәнлекләре һәм тапкан мәгълүматлары белән таныштырып баруны кирәк санамый. ГПУ резидентурасы агентлары исә эшне юньләп оештыра алмаганлыктан, үзләрен төрле ялган хәрби документлар һәм мәгълүматлар белән тәэмин итеп торучы җирле сексотларга зур суммаларда акча түләп торырга мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә, бу аларны гел уңайсыз хәлдә калдыра һәм Мәскәүдән шелтә арты шелтә явып кына тора. Бу исә көнчел агентларны тәмам чыгырларыннан чыгара һәм Әпсәләмовларга карата яңадан-яңа этлекләр кылуга этәрә. ГПУ агентлары ГРУ (Ул чакта РККА штабы каршындагы Разведка идарәсе – Разведупр) хезмәткәрләренең мөселман булуларына төртеп күрсәтеп, аларны хәтта Төркия файдасына дәүләткә хыянәт итүдә гаепләүдән дә тартынып тормыйлар. Монысы инде – үлем җәзасына «тарта» торган яла ягу. Әле җитмәсә, татар егетләре чыгышлары белән дә «контрреволюцион» токымнан: элекке патша офицерлары, бай буржуй-сәүдәгәр малайлары, интеллигентлар. Совет шартларында яла ягу өчен менә дигән уңдырышлы туфрак. Әмма Үзәк ГПУ агентларының ялган тозагына капмый. Нәтиҗә шул: татар хәрби разведчикларына хәтта чиктән тыш куәтле ОГПУ резидентурасының да теше үтмәгән икән, димәк, аларның башкарган эшләре нәтиҗәле, кирәкле һәм файдалы булган.
Дөрес, ахыр чиктә аларны барыбер чакыртып алалар, «әмма фактик яктан шундый ук вазифалар йөкләп, Кавказ Армиясенең төрек чиге янындагы частьларга билгелиләр. Аерма бары тик резиденцияләренең СССР территориясендә булуында гына. Ә алар урынына, шул ук вазифаларга кабат эшче-коммунистлардан булган татар милләтендәге кызыл офицерларны җибәрәләр», – дип тарих өчен язып калдырган 1931 елның 25 октябрендә, нибары 44 яшендә Парижда вафат булган кардәшебез Ибраһим Мостафа улы.
Минзакир Әпсәләмов – 1927 елның ноябреннән 1931 елның ноябренә чаклы Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының Разведка бүлеге башлыгы. Бу – Гражданнар сугышы елларында хәрби уңышлары өчен Мактаулы революцион Кызыл Байрак белән бүләкләнгән армия. 1921 елның май аенда Аерым Кавказ армиясе булып оешкан әлеге хәрби берәмлек частьлары Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикалары, шулай ук РСФСР составындагы Тау һәм Дагыстан автономияле республикалары биләмәләрендә урнаша. Штабы – Тбилисида, 1923 елның 17 августында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Нәкъ менә шушы Кызыл Байраклы Кавказ армиясе базасында 1935 елның 17 маенда Кавказ арты хәрби округы җәелдерелә дә инде. Сүз уңаеннан, әлеге яңа оешкан округның Разведка идарәсенә беренче җитәкче итеп Чистай каласында туган хәрби разведка полковнигы Хөсәен Баһаутдин улы Мәүлитов билгеләнүен ассызыклау мөһим.
Армиянең беренче командующие – комкор Анатолий Ильич Геккер, репрессияләр корбаны, аны 1937 елның 1 июлендә атып үтерәләр. Минзакир Әпсәләмов Разведка бүлеген җитәкләгән чорда армия командующийлары вазифаларын башкарган 2 рангтагы командарм М.К.Левандовский белән комкор И.И.Смолинны да шундый ачы язмыш сагалый: Михаил Карлович – 1938 елның 29 июлендә, ә Иван Иванович 1937 елның 20 сентябрендә чекистлар «ярдәме» белән бакый дөньяга күчә. Ә менә М.В.Фрунзеның якын дусты, төрле елларда Ерак Көнчыгыш Республикасы башкомандующие – хәрби министры, Идел арты, Урта Азия хәрби округлары һәм Төркестан фронты командующийлары вазифаларын башкарган К.А.Авксентьевскийның хәрби карьерасы башкачарак тәмамлана. Константин Алексеевичның эчкечелеккә сабышуы тәмам чиргә әйләнә һәм аны 1931 елның февралендә «сроксыз ял»га җибәрәләр. Күпләр фикеренчә, нәкъ менә эчкечелеге Тухачевский һәм башка күп кенә хәрби эшлеклеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булган һәм «син» дип кенә сөйләшкән Авксентьевскийны репрессияләр дәһшәтеннән йолып кала да инде.
Якташыбыз исә 1928 елда, Кызыл Байраклы Кавказ армиясе разведкасына җитәкчелек иткән чорда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы югары курсларны тәмамлый. Шул ук елның февраль аенда РККА штабының Разведка идарәсе башлыгы Ян Карлович Берзин кушуы буенча, «разведкадагы эшчәнлекләре белән командованиегә зур файда китергәннәре өчен» бер төркем хәрби разведчик, шул исәптән Әпсәләмов револьверлар белән бүләкләнә. Тәҗрибәле разведчик хәрби хезмәттә дә сынатмый: 1931–1933 елларда ул Азәрбайҗан укчы дивизиясе составындагы 1 нче тау-укчы полкының командиры һәм комиссары вазифаларын башкара.
Минзакир Әпсәләмов – СССРның Персиядәге (1935 елдан – Иран) Вәкаләтле вәкиллеге каршында хәрби атташе һәм хәрби разведка резиденты (1933 елның июне – 1937 елның августы). 1935 елның 26 ноябрендә полковник званиесе бирелә. 1937 елның сентябреннән 1938 елның гыйнварына чаклы РККАның Разведка идарәсендә. 1938 елның октябреннән 1940 елның сентябренә чаклы М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә эшли: тактика кафедрасында гомуми тактика укытучысы (1938 елның февраль – апрель айлары), махсус факультетның 2 нче курсы башлыгы (апрель – октябрь), разведка кафедрасы начальнигы (1938 елның октябре–1940 елның сентябре). 1939 елның 5 февраленнән – комбриг, 1940 елның 4 июненнән – генерал-майор званиесендә. Кафедраны җитәкләгән чорда «махсус бурыч» үтәү өчен чит илдә командировкада булуы мәгълүм. 1941 елның гыйнварында НКВДның Дәүләт куркынычсызлыгы Баш идарәсенең Махсус бүлеге (ОО ГУГБ) тарафыннан бирелгән белешмә: «Әпсәләмовның Фрунзе исемендәге академиядә кафедра начальнигы булып эшләү чоры уңай бәяләнә». Ул заманда канлы репрессияләр үткәрүче төп орган тарафыннан андый уңай бәя алу, әлбәттә инде, алтын бәясенә тиң.
Махсус хезмәтләр тарихы буенча әйдәп баручы белгеч Александр Иванович Колпакиди ассызыклаганча, генерал-майор Әпсәләмов – «1940 елның гыйнвар-март айларында Төньяк-Көнбатыш фронтның Разведка бүлеге башлыгы. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1940 елның октябреннән 1941 елның июненә кадәр – совет-фин сугышының нәтиҗәләрен өйрәнү комиссиясендә»* (*Колпакиди А.И. ГРУ в Великой Отечественной войне. – М.: Яуза: Эксмо, 2010. – С. 261).
Минзакир Әпсәләмовның тормышындагы бу этап аерым игътибарга лаек. Әүвәл аның гыйнвар аеннан совет-фин сугышында гаять җитди һәм мөһим вазифа башкарган чорны күз алдыннан кичерик. 1939 елның 30 ноябреннән 1940 елның 12 мартына кадәр дәвам иткән хәрби кампания, хәрби яктан зур өстенлеккә ия булуга карамастан, СССР өчен бик авыр шартларда башланып китә һәм Кызыл Армиядәге күп кенә кимчелекләрне ача. Шул җәһәттән тарихка мөрәҗәгать итик. Финляндиягә бәреп кергән гаскәрләр төркеме 4 армиядән тора. 7 нче армия – Карел муентыгына, 8 нче армия – Ладога күленнән төньяктарак, 9 нчы армия – Карелиянең үзәк өлешләренә һәм төньягына, 14 нче армия исә Песамо юнәлешендә һөҗүмгә күчә. Әмма финнарның саклану линияләрен өзеп күпмедер алга китә алган Кызыл армия частьлары еш кына камалышта калалар һәм бик сирәге, «казан»нан чыга алган очракта да, техника белән корал дошман кулына эләгә. Ул елларда аерата Финляндиядә һәм аннан читтә, Суомуссалми бистәсе янындагы сугышлар киң яңгыраш ала. 7 декабрьдә бистә совет гаскәрләренең 9 нчы армиясе составындагы 163 нче укчы дивизия тарафыннан басып алына. Дивизия аннан Оулуга һөҗүм итәргә һәм Ботаника бугазына чыгып, Финляндияне урталай «өзәргә» тиеш була. Әмма дивизия, финнарның азрак сандагы көчләре тарафыннан камап алына. Ә инде ярдәмгә ашыккан 44 нче укчы дивизияне бистәгә бара торган юлда, Раат авылы янындагы ике күл арасында финнарның ике ротасы (350 кеше) блокадага ала. Ярдәм көтеп ала алмаган 163 нче дивизия декабрь азагында 30 процент шәхси составын югалтып, техникасының һәм авыр коралларының күбесен ташлап калдырып камалыштан чыга. Финнар исә берләшеп Раат юлындагы 44 нче дивизияне тулысынча тар-мар итәләр. Камалыштан чыккан кечкенә бер төркемне исәпкә алмаганда, совет хәрбиләренең барысы да диярлек һәлак була яисә әсир төшә. 37 танк, 20 бронемашина, 350 пулемет, 97 туп, 160 автомашина, 99 радиостанция һәм берничә мең винтовка финнар кулына эләгә. Бу вакыйгалардан соң 163 нче дивизиянең командирын һәм комиссарын вазифаларыннан бушаталар, бер полк командирын атып үтерәләр. Ә менә 44 нче дивизия командованиесенә җәзаның катырагы эләгә: дивизия командиры комбриг А.И.Виноградовны, полк комиссары Пахоменконы һәм штаб начальнигы Волковны строй алдына чыгарып аталар. Шул ук вакытта Суомуссалмидан көньяктарак, Кухмо тирәсендә 54 нче укчы дивизия сугыш тәмамланганчыга кадәр камалыштан чыгалмый, Ладога күле янында, Сортавалуга һөҗүм итүче 168 нче укчы дивизия дә шундый ук язмышка дучар була. Шуннан ерак түгел, декабрь ахырында – гыйнвар башында Көньяк Леметтида генерал Кондрашовның 18 нче укчы дивизиясе белән комбриг Кондратьевның 34 нче танк бригадасы камалышка эләгә. Сугыш тәмамланыр алдыннан, төгәлрәге 28 февральдә дивизия белән бригада чолганыштан чыгу омтылышы ясый, әмма Питкяранта каласы янындагы «үлем үзәне»ндә әлеге ике хәрби берләшмә хәрбиләре финнар тарафыннан тулысынча диярлек тар-мар ителә. Нәтиҗәдә, камалыштан 15 мең кешенең нибары 1237се генә чыга. Комбриг Кондратьев атылып үлә, ә исән-имин үзебезнекеләр ягына чыгу бәхетенә ирешкән генерал Кондрашовны аяп тормыйлар – атып үтерәләр.
Мәгәр фаҗигале хәлләр һәм уңышсызлыклар болар белән генә тәмамланмый. Совет гаскәрләре Карел муентыгында ике атна дәвамында «Маннергейм линияләре»н штурмлый, әмма уңышка ирешә алмый. Нәтиҗәдә, Кызыл Армия командованиесе декабрь ахырында бу юнәлештә һөҗүмнәрне туктатырга мәҗбүр була һәм гаскәрләр бөтен фронт буйлап оборонага баса. Төп максат – планлы рәвештә «Маннергейм линиясе»н өзү буенча әзерлек эшләре башлау. Тарихи гаделлек өчен ассызыклыйсы килгәне шул: совет ягы тарафыннан «алынмаслык ныгытма» дип бәяләнеп, данлыклы Мажино белән Зигфрид линияләренә тиңләнсә дә, әлеге саклану корылмаларын төзегән автор үз мемуарларында андый чагыштыруларны кире кага. Аныңча, «Маннергейм линияләре» – гап-гади саклану корылмалары. Автор дигәнебез – рус армиясе генералы, Финляндиянең маршалы һәм президенты Карл Густав Эмиль Маннергейм.
1940 елның 7 гыйнварында 7 нче һәм 13 нче армияләрнең хәрби хәрәкәтләрен берләштерү максатыннан чыгып, Карел муентыгында Халык саклану комиссариаты директивасы белән (№0977/оп), составында барлыгы 750 меңнән артып киткән хәрбидән торучы Төньяк-Көнбатыш фронт оеша. Командованиесе – 1 рангтагы командарм С.К.Тимошенко һәм Ленинград хәрби округы хәрби советы әгъзасы А.А.Жданов. Шул ук айда фронтның разведка бүлеге начальнигы итеп генерал-майор Әпсәләмовны билгелиләр.
Гыйнвар аенда Финляндиягә каршы сугышучы, мең ярым танкы, 3,5 мең тубы, 3 мең самолеты булган Кызыл Армия хәрбиләренең саны 1,3 миллион кешедән артып китә. Февраль башына фин ягы көчләре исә күпкә азрак: 600 мең кеше, 600 туп һәм 350 самолет. Танклар турында мәгълүмат юк. Дөрес, кайбер хезмәтләрдә, сугыш башланыр алдыннан 1939 елның 30 ноябренә, финнарның – 26, ә һөҗүмгә күчкән СССРның 2289 танкы булуы күрсәтелә. 1940 елның 11 февралендә Карел муентыгындагы ныгытмаларны штурмлау кабаттан башланып китә: ике-өч сәгатьлек артиллерия әзерлегеннән соң, Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Финнарның көчле каршылыгын сындыра-сындыра, алар ике саклану полосасын өзәләр һәм 28 февральдә өченчесенә чыгалар. Каршы як, көчле басымга түзә алмыйча, бөтен фронт буйлап чигенә башлый. Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре, һөҗүмнәрен көчәйтә барып, дошманның Выборг төркемен төньяк-көнчыгыштан урап ала, Выборг култыгын кичә, Выборгның ныгытылган районнарын төньяк-көнбатыштан әйләнеп уза һәм Хельсинкига бара торган шоссены «кисә». «Маннергейм линиясе»н югалту һәм төп көчләренең тар-мар ителүе фин ягын бик авыр хәлгә куя. Мондый шартларда Финляндия җитәкчелегенең СССРга солых килешүләре төзү турында сорап мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмый. 13 нче мартка каршы төндә Мәскәүдә солых килешүе төзелә. Шул ук көнне 7 нче армия, зурлыгы буенча Финляндиянең икенче каласы саналган Выборгка керә. Кышкы кампания нәтиҗәсе буларак, Финляндия үз территориясенең 11 процентын СССР файдасына «югалта». Финнарга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 50 мең кызылармеец орден-медальләр белән бүләкләнә, 405 сугышчы һәм командир Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Олы хөкүмәт бүләген алучылар арасында Төньяк-Көнбатыш фронт командующие 1 рангтагы командарм С.К.Тимошенко (1940 елның 7 маеннан – Советлар Союзы Маршалы), 7 нче армия командующие 2 рангтагы командарм К.А.Мерецков (1940 елның июненнән – армия генералы), 7 нче армиянең 70 нче укчы дивизиясе (әлеге кампаниядә Ленин ордены белән бүләкләнә) командиры М.П.Кирпонос (1940 елның июненнән – генерал-лейтенант) һ.б. бар. Алардан тыш, 1943 елда әсирлеккә эләккән һәм алманнар белән хезмәттәшлек итүче 2 нче удар армия командующие генерал-лейтенант А.А.Власов оештырган КОНР (Россия халыкларын азат итү комитеты) Кораллы көчләренең Хәрби-һава көчләрендә – 2 нче бомбардировщиклар һәм 8 нче төнге бомбардировщиклар эскадрильялары командиры булып хезмәт иткән өлкән лейтенант Бронислав Антилевский да фин сугышында кылган батырлыклары өчен Алтын Йолдызга ия була. Ә фронтның бөтен разведкасы белән җитәкчелек иткән генерал-майор М.А.Әпсәләмовның күкрәгенә беренче Кызыл Йолдыз орденын тагалар.
Шуларны да искәртик: тарих фәннәре докторы профессор Андрей Зубов җитәкчелегендә (төркем 40 тан артыграк чит ил һәм Россия авторларын берләштерә) «Россия Тарихы. ХХ гасыр» дигән беренче басмадагы ике томлык хезмәттән күренгәнчә, СССР ягыннан үлүчеләр һәм алган яралардан вафат булучылар саны – 150 мең тирәсе (финнар ягыннан югалтулар – 19 576). Финляндиягә каршы сугыш башлаган өчен, СССРны 1939 елның 14 декабрендә Милләтләр Лигасыннан чыгаралар.
Төньяк-Көнбатыш фронтка килсәк, совет-фин сугышы тәмамлангач, Саклану халык комиссары Боерыклары белән (№0013; 26.03.1940 һәм №063; 5.04.1940) гаскәрләр идарәсе үзгәртеп корыла. Ягъни Көньяк-Көнбатыш фронтның идарәсе һәм 7 нче, 9 нчы, 13 нче, 15 нче армияләр таратыла, ә Ленинград хәрби округы идарәсе, киресенчә, яңадан торгызыла һәм аңа 8 нче армия буйсындырыла. Ә инде 15 нче армия базасында Архангел хәрби округы оеша, аның гаскәрләре 8 нче армиянең Хәрби советына буйсына. 1940 елның августында 8 нче армия Балтыйк буе махсус хәрби округы составына керә, ә 14 нче армия Кола (Кольский) ярымутравында кала.
Әпсәләмов 1940 елның мартына кадәр, ягъни сугыш тәмамланганчы, Төньяк-Көнбатыш фронт штабында Разведка бүлеген җитәкли. Сентябрь аеннан – Кызыл Армия Генштабының Югары махсус мәктәбендә разведка кафедрасы начальнигы. Бер үк вакытта, совет-фин сугышын тасвирлау комиссиясендә (1940 елның октябре – 1941 елның июне). Тәгаен, бу урында генерал Әпсәләмов җәлеп ителгән комиссиянең эшчәнлеген җентекләбрәк бәян итү һич тә артык тоелмас. Совет армиясенең Үзәк архивында 1939–1940 еллардагы совет-фин сугышына багышланган документлар коллекциясе саклана. Коллекция Кызыл Армия Генштабының Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләренә күндергән Карары буенча (№058) 1940 елның 27 мартында туплана. Шул Карарга ярашлы рәвештә, Ленинград хәрби округы штабы каршында, совет-фин сугышы барышында совет гаскәрләре тарафыннан үткәрелгән операцияләр һәм бәрелешләр белән бәйле барлык мәгълүматларны җыю, туплау, эшкәртү һәм саклау өчен тарих бүлеге оеша. Саклану халык комиссарының шул елның 11 июнендәге Боерыгы белән (№200) «1939–1940 еллардагы совет-фин сугышы» дигән хәрби-тарихи хезмәтне төзү өчен комиссия булдырыла. Шул Боерыкка ярашлы рәвештә, тупланган барлык материаллары белән тарих бүлеген Ленинградтан Мәскәүгә – комиссия карамагына күчерәләр. Соңрак комиссия тарафыннан җентекләп өйрәнелгән ул материалларны СССР Саклану министрлыгының Үзәк архивына, бераздан Совет армиясенең Үзәк дәүләт архивына тапшырулары мәгълүм. Коллекциядәге бөтен совет-фин сугышы чорын эченә алган меңнәрчә материалларда яшь совет дәүләтенең үз тарихындагы беренче мәртәбә олы сабак булырлык зур бәрелештә алган тәҗрибәсе чагылыш таба. Коллекциядә совет-фин сугышын тасвирлау бурычы куелган комиссияне оештыруга һәм аның эшчәнлегенә бәйле булган документлар да саклана. Ә инде тупланган материалларны тикшереп һәм өйрәнеп, киләчәктә хаталануларга юл куймас өчен тиешле нәтиҗәләр ясауда генерал Әпсәләмовның да өлеше бар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Минзакир Әпсәләмов Көньяк-Көнбатыш юнәлештә махсус бурыч үти. Әлбәттә, аның нидән гыйбарәт булганлыгын без беркайчан да белә алмабыздыр, мөгаен. Әмма булган мәгълүматларга нигезләнеп, кайбер фаразлар кылу мөмкинлеге бар. Әүвәл куелган бурычның төгәл урынын ачыклап карыйк. Моның өчен, махсус хезмәтләр тарихчысы, махсус хезмәтләргә һәм СССР тарихына караган ике дистәдән артык китап авторы Александр Иванович Колпакиди ташка басканнарга мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Авторның 2010 елда «ГРУ в Великой Отечественной войне» исеме белән дөнья күргән китабында һәм шул ук елда укучы кулына ирешкән «Разведка в Великой Отечественной войне» дигән Александр Север белән берлектә төзегән энциклопедик хезмәтендә ГРУ генерал-майоры Әпсәләмовның «1941 елның июль аенда Көньяк-Көнбатыш юнәлештә махсус бурыч үтәве» күрсәтелә. Ә менә 2006 елда М.Г.Вожакин редакторлыгында чыккан биографик сүзлектә бераз үзгәрәк мәгълүмат китерелә. Хезмәттән күренгәнчә, Минзакир Әпсәләмов «Бөек Ватан сугышы башлангач, июнь-июль айларында Көньяк-Көнбатыш фронт штабында махсус бурыч үти»* (*Великая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь / Под общ. ред. генерал-полковника М. Г. Вожакина. – М.: Жуковский; Кучково поле, 2006. – Том 1. – С. 20).
Билгеле, беренче карашка, әлеге ике төрле фикер сөрешендә әллә ни зур аерма юк та кебек. Тик бу беренче карашка гына шулай тоелырга мөмкин. Бар – Көньяк-Көнбатыш стратегик юнәлеш, бар – Көньяк-Көнбатыш фронт. Һәм алар бер-берсеннән нык аерыла. Табигый сорау туа: генерал Әпсәләмов июль аенда Көньяк-Көнбатыш стратегик юнәлештә махсус бурыч үтәгәнме? Әллә инде июнь – июль айларында – Көньяк-Көнбатыш фронт штабындамы? Ачыклап карыйк. Сугышның беренче айлары совет ягына зур җиңелүләр, олы югалтулар китерә һәм ул көннәрнең һәр мизгеле фаҗигале тарихи вакыйгага тиң. Иң аянычы: сугыш алдыннан төзелгән, гаскәрләр белән җитәкчелек итүнең стратегик структурасы, барлыкка килгән вазгыять шартларында, тиешле таләпләргә бик үк җавап биреп бетерми. Нәтиҗәдә, дошманның танк армадалары, совет гаскәрләренең каршылыгын сындыра-сындыра, зур тизлек белән ил эченә үтеп керүен дәвам итә. Аерата стратегик оборонада торган чакта оператив берләшмәләр белән идарә итүнең кыенлашуы, фронтлар арасында үзара килешеп хәрәкәт итүне җайга сала алмау, Дәүләт саклану комитеты (ГКО) Ставкасы белән фронтлар арасында ныклы элемтә булмау дошманга оешкан төстә каршылык күрсәтү мөмкинлеге калдырмый. Шул кимчелекләрне бетерү максатыннан чыгып, 1941 елның 10 июлендә ГКО төп хәрби хәрәкәтләр театрында арадаш стратегик җитәкчелек органнары булдыру турындагы Карарын чыгара һәм шуңа ярашлы рәвештә, өч стратегик юнәлеш буенча Баш командованиеләр оеша. Шуларның берсе, безне кызыксындырганы – Көньяк-Көнбатыш стратегик юнәлеш, аның башкомандующие – Советлар Союзы Маршалы С.М.Буденный, Хәрби Совет әгъзасы – Украина РКП(б) ҮКның беренче секретаре Н.С.Хрущев, штаб начальнигы – генерал-майор А.П.Покровский. Кызыл Армиянең көньяк-көнбатыш юнәлештәге хәрәкәтләрен координацияләргә алынган Семен Михайлович Көньяк-Көнбатыш һәм Көньяк фронтларның хәрби хәрәкәтләре белән җитәкчелек итә. Шунысын да искәртү мөһим: ул чакта Буденный кул астында тупланган совет гаскәрләренең саны – миллион ярым тирәсе.
Тик менә Буденный командованиене үз кулына алып Ставка куйган бурычны үти башлауга, алман генералы Эвальд фон Клейстның 1 нче танк төркеме (соңрак – танк армиясе) чөй сыман ике фронт арасына бәреп керә: 15 июльдә – Бердичев, тагын бер көннән Казатин калалары дошман кулына эләгә. Кыска гына вакыт эчендә уңышлы һөҗүмнәрен үстерә барып, Клейстның танк дивизияләре Уман каласының төньягына килеп җитә. Бер үк вакытта генерал Штюльпангельнең 17 нче армиясе каланы көньяктан әйләнеп уза. 2 августта алар кушыла һәм 25 июль көнне Көньяк-Көнбатыш фронттан (командующие – генерал-полковник М.П.Кирпонос) Көньяк фронт (командующие армия генералы И.В.Тюленев) карамагына тапшырылган 6 нчы һәм 12 нче армияләрнең 20 дивизиясе камалышта кала. 7 августта камалыштан чыккан чагында 12 нче армия командующие П.Г.Понеделин әсирлеккә эләгә. «Уман казаны»нда әсир төшкән башка генераллар – 6 нчы армия командующие генерал-майор И.Н.Музыченко, 49 нчы, 13 нче, 8 нче укчы корпуслар командирлары генерал-майорлар С.Я.Огурцов, Н.К.Кириллов, М.Г.Снегов, 16 нчы механикалаштырылган корпус командиры комдив (генералга тиң) А.Д.Соколов, 80 нче Кызыл Байраклы Донецк исемендәге дивизия командиры генерал-майор В.И.Прохоров, 44 нче Кызыл Байраклы Щорс исемендәге Киев тау-укчы дивизиясе командиры генерал-майор С.А.Ткаченко һәм 141 нче дивизия командиры генерал-майор Я.И.Тонконогов. 24 нче механикалаштырылган корпус командиры генерал-майор В.И.Чистяков исә һәлак була. Алман ягы мәгълүматларына караганда, «Уман казаны»нда барлыгы 103 меңнән артыграк совет хәрбие әсир төшә, 317 танк һәм 858 туп трофейга әйләнә. 8 августта камалышта калган совет хәрбиләре, нигездә, каршылык күрсәтүләрен туктата. Бу фаҗига исә алман гаскәрләренә Көньяк-Көнбатыш фронтны камап алу операциясен башлауга юл ача.
Инде генерал Әпсәләмовка махсус бурыч үтәү ихтималы булган икенче хәрби берләшмәдәге – Көньяк-Көнбатыш фронттагы вазгыятьне күздән кичерик. Беренче мәртәбә Көньяк-Көнбатыш фронт Киев махсус хәрби округы базасында 1941 елның 22 июнендә оештырыла һәм 5 нче, 6 нчы, 12 нче, 26 нчы армияләр составындагы 45 дивизияне берләштерә. Шуларның 18е – танк дивизияләре һәм механикалаштырылган дивизияләр. Соңга таба төрле вакытта фронт составына тагын ун гомумгаскәр армиясе һәм 8 нче һава армиясе керә. Сугышның беренче атналарында Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләренең дә зур югалтуларга юлыгуларын ассызыкларга кирәктер. Мәскәүдә 1958 елда дөнья күргән документлар җыентыгыннан бер мисал гына китереп үтү дә ул чактагы вазгыятьне шактый тулы күзаллау мөмкинлеге бирми калмас. Көньяк-Көнбатыш фронт командующие М.П.Кирпонос, Хәрби Совет әгъзасы Н.С. Хрущев, штаб башлыгы генерал-лейтенант М.А.Пуркаев кул куйган һәм Кызыл Армия Генштабы начальнигы армия генералы Г.К.Жуковка фронт составындагы механикалаштырылган корпусларның хәлен бәян иткән докладта бу бик ачык чагылыш таба. Аннан күренгәнчә, доклад язылган 7 июльгә 7 корпусның икесендә нибары – 66 шар, ә берсендә 43 кенә хәрби машина калганын күрәбез. Корпусларда хәрбиләр арасындагы югалтулар да күрсәтелә: «22 июньнән алып бу көнгәчә, шәхси состав арасында югалтулар якынча 25-30 процент тәшкил итә»* (*Сборник боевых документов Великой Отечественной войны. Выпуск 36. Военное изд-во МО СССР. Москва 1958. Ф. 329, оп. 3780 сс, д. 1, л. 34. Машинописная копия.).
Июль-сентябрь айларында нәкъ менә Ставканың һәм шәхсән Сталинның хаталанулары аркасында Кызыл Армияне Көньяк-Көнбатыш юнәлештә «Уман казаны»ннан да аянычрак нәтиҗәләргә китерәчәк фаҗига сагалый. Иң аянычы, Сталин төп һөҗүм Мәскәү юнәлешендә булыр дип, ялгышлык җибәрә. Әмма Гитлер күп генералларының теләк-омтылышларына каршы килеп, Мәскәүгә һөҗүмне кичектерә һәм Вермахт командованиесенә Кызыл Армиянең Көньяк-Көнбатыш фронтын тар-мар итү бурычы куя. Шул сәбәпле, 21 август көнне Гудерианның 2 нче танк төркеме Гомельдән көньякка таба борылып һөҗүмгә күчә, Полесье сазлыкларын урап үтеп, Көньяк-Көнбатыш фронтның флангына чыга һәм тылына үтеп керә. Көнякта зур уңышка ирешкән Клейстның танк дивизияләре дә, Кирпонос гаскәрләрен камалышка алу максатыннан чыгып, Гудерианның танк дивизияләре белән кушылу өчен, үз һөҗүмнәрен башлый. Моннан котылуның бер генә юлы була – Киевны дошманга калдыру һәм гаскәрләрне Днепрның сул ягына чыгару. Әмма Югары Башкомандующий И.В.Сталин Киевны дошманга калдыруга теше-тырнагы белән каршы төшә. 29 нчы июльдә РККА Генштабының начальнигы итеп расланган Советлар Союзы Маршалы Б.М.Шапошниковның, вазифасыннан бушатылып Резерв фронты командующие кәнәфиенә төшерелгән армия генералы Г.К.Жуковның һәм бер үк вакытта Генштаб башлыгы урынбасары һәм Оператив идарә башлыгы вазифалары йөкләнгән генерал-майор А.М.Васильевскийның күпсанлы кисәтүләренә Ставкада колак салучылар табылмый. Сентябрь аенда Көньяк-Көнбатыш стратегик юнәлеш командующие Семен Буденный да, Көньяк-Көнбатыш фронтның камалашта калу куркынычын алдан күреп, гаскәрләргә чигенү рөхсәте бирүләрен сорап, Ставкага телеграмма суга. Ә шул ук вакытта фронт командующие Михаил Кирпонос, киресенчә: «Чигенүгә ихтыяҗ юк», – дип Мәскәүне ышандырып, өметләндереп торуын дәвам итә.
Нәтиҗәдә, 12 сентябрь көнне Сталин «коткы таратучы» Буденныйны вазифасыннан бушата һәм аның урынына 1940 елда Советлар Союзы Маршалы званиесе бирелгән һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, шул елның май-июль айларында СССР Саклану халык комиссары вазифасын үтәгән Семен Константинович Тимошенконы җибәрә. Бер көннән яңа вазифага керешкән Тимошенко да, Сталинга ярарга тырышып, чигенмәячәкләрен һәм дошманга Киевны калдырмаячакларын ышандырып, Мәскәүгә хәбәр юллый. Әлбәттә, андый хәбәр Сталинның күңеленә хуш килгәндер килүен. Тик, ни аяныч, тагын ике көннән Клейст белән Гудерианның танк армадалары очраша һәм фронт «капчык»та кала. Килеп туган фаҗиганең масштабларын күзаллау өчен кайбер саннарны китереп үтү һич тә урынсыз булмас. Резервларны, запаста торучы частьларны һәм тыл хезмәтләрен кертмәгән көе дә, 1 сентябрьгә Көньяк-Көнбатыш фронт составында 760 меңләп хәрби, 3923 туп, 114 танк һәм 167 хәрби самолет исәпләнә. Алман чыганакларына караганда, 24 сентябрьгә Киев тирәсендә 665 мең совет хәрбие әсир төшә. Башка төрле мәгълүмат та бар: «700 мең кеше әсирлеккә эләгә. Көньяк-Көнбатыш юнәлештә бернинди гаскәрләр дә булмаган зур «тишек» хасил була. Клейстның танк частьлары, бөтенләй диярлек каршылыкка очрамыйча, Донбасс тарафларына таба хәрәкәт итә башлый, ә инде Вермахт үз бурычын үтәгән Гудерианның танк дивизияләрен һәм башка алман гаскәрләрен Мәскәүгә һөҗүм барышында файдалана»* (*Игнатьева Е.Ю. Причины поражения Красной Армии в первом периоде Великой Отечественной войны).
Киев янындагы җиңелү Кызыл Армиягә бик кыйммәткә төшә. 1993 елда РФ Кораллы көчләре Генштабы бастырып чыгарган мәгълүматлардан күренгәнчә, совет ягының югалтулары 700 мең кешедән артып китә, шуның 628 меңе – кире кайтмый торган югалтулар (невозвратные). Камалыштан чыккан чагында фронт командующие М.П.Кирпонос, Хәрби Совет әгъзалары М.А.Бурмисторов белән Е.П.Рыков, штаб башлыгы В.И.Тупиков һ.б. һәлак була. 1941 елның сентябрь-ноябрь айларында фронтның исән калган аз сандагы көчләре Курскидан көньяккарак һәм Харьков белән Изюм тирәсенә чигенә. Дәвам итеп һәм алга китеп өстисе килгәне шул: 1942 елның май аенда Харьков тирәсендәге канкойгыч сугышлар вакытында Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре кабат дошман камалышына эләгә һәм зур югалтуларга дучар була. Шуның нәтиҗәсе буларак, 12 июльдә Көньяк-Көнбатыш фронтны тараталар. Фронтның беренче формированиесе әнә шулай итеп яшәүдән туктый, ә ул чакта аның карамагында булган 9 нчы, 28 нче, 29 нчы һәм 57 нче армияләр – Көньяк, 21 нче армия белән 8 нче һава армиясе Сталинград фронтына кушыла.
Менә шундый ил язмышы сыналган аяусыз һәм фаҗигале хәлләр давылына, утлы өермәгә хәрби разведчик Минзакир Әпсәләмов та эләгә. Кабат искәртик: аның нинди бурыч үтәгәне, кайсы командующийга буйсынып эш-гамәлләр кылуы ачык түгел. Совет-фин сугышында Төньяк-Көнбатыш фронтның Разведка бүлеге башлыгы вазифасын башкарган һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән хәрби разведка генералының һәрхәлдә ике фронтның берсендә дә (Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлар) разведка бүлегенә җитәкчелек итмәве билгеле. Аның дошманга калдырмас өчен административ биналар, күперләр яисә складлар гына шартлатып йөрмәгәнен дә чамаларга мөмкин, әлбәттә. Димәк, чынбарлыкта, хәрби разведка генералына башка, үзгәрәк бурыч йөкләнүе шик уятмый. Фәкать аның нидән гыйбарәт булуы гына билгесез. Кайбер фаразлар буенча, Әпсәләмовка аеруча мөһим стратегик объектларны шартлатуны оештыру яисә зур дәрәҗәдәге совет хәрбиләренең дошман кулына эләгүләренә юл куймау бурычы куелган булуы да ихтимал. Ә менә аның нәрсә беләндер килешмәве, карышуы мөмкин. Ул очракта Әпсәләмовның үзенә йөкләнгән бурычны үтәүдән баш тартуы – хакыйкатькә якынрак һәм ышаныч уятырлык дәлил. Шуңа да аның хәрби разведка җитәкчелеге белән конфликтка керүе турындагы фаразларны нигезсез дип булмый. Бер «Уман казаны»нда гына әллә күпме генералның әсир төшүе – ул бит совет ягы өчен башка сыймаслык коточкыч хәл. Моңа кемдер, һичшиксез, юл куймаска тиеш булгандыр бит. Бәлки нәкъ менә Әпсәләмовка камалышта калган һәм дошман әсирлегенә эләгү куркынычы янаган югары чиндагы совет хәрбиләрен «нейтральләштерү» бурычы йөкләнгән булгандыр?! Җавап юк! Бары тик фаразларга гына кала. Һәрхәлдә хәрби разведка генералының вак-төяк бурычлар үтәп йөрмәгәнлеге шик уятмый. Шул сәбәпле, Әпсәләмовны фронттан умырып алып һәм хәрби разведкадан читләштереп, Кызыл Армиягә, тыл хезмәтенә күчерүләре ул шикләрне көчәйтә генә. Андый гамәл кылынган чакта РККАның Генераль штабы карамагындагы Хәрби разведка идарәсе белән генерал-лейтенант Филипп Иванович Голиков җитәкчелек итүен дә искәртик. Ф.И.Голиков – Бөек Ватан сугышы башланган беренче айлардагы фаҗигале хәлләр аркасында хәрби разведкадан читләштерелеп, 10 нчы, 4 нче удар, 1 нче гвардия армияләре һәм Воронеж, Төньяк-Көнбатыш фронтлары белән командалык итеп дошманны җиңүгә саллы өлеш керткән күренекле совет хәрби җитәкчеләрнең берсе. Генерал Әпсәләмовны хәрби разведкадан читләштергән вакыттагы вазифасы: Генштаб начальнигы урынбасары һәм бер үк вакытта Генштаб идарәсенең Разведка идарәсе начальнигы (1940 елның июле–1941 елның ноябре). Сугыш башлангач, июль-сентябрь айларында совет хәрби миссиясе җитәкчесе вазифасында АКШта һәм Англиядә СССРга хәрби ярдәм күрсәтү буенча сөйләшүләр алып бара. Шуңа күрә Әпсәләмов белән бәйле вазгыятьтә, 1962 елда Советлар Союзы Маршалы званиесенә лаек булган Ф.И.Голиковның шәхсән катнашы булмавы да ихтимал.
Сугышның беренче айларындагы фаҗигале хәлләрне тагы да тулырак һәм төгәлрәк күзаллау өчен тагын бер мисал китереп үтү мөһим. 18 августта алман гаскәрләре Запорожье өлкәсенә якыная һәм Буденный боерыгы белән 157 нче НКВД полкы саперлары Днепрогэсның плотинасын шартлата. Дөресрәге, маршал Генштабның карарын гына үти. Көньяк фронт командованиесенең 19 августта Югары Башкомандующий И.В.Сталинга юллаган хәрби белдермәсеннән күренгәчә, «шартлатуны төп оештыручылар – Көньяк фронт штабының хәрби-инженерлык бүлеге башлыгы подполковник А.Ф.Петровский белән Генштаб вәкиле, аерым хәрби-инженерлык фәнни-тикшеренү институты башлыгы 1 нче рангтагы инженер Б.А.Эпов»* (*РФ Саклану министрлыгының Үзәк архивы. Ф.228. Оп.754. Спр.60. Арк.95.).
600 метр озынлыктагы плотинаның шартлатылган 100 метр арадан, биеклеге 30 метрга җиткән су ташкыны юлында очраган бар нәрсәне – кешеләрне, техниканы, корылмаларны, биналарны һәм терлекләрне – пыран-зыран китереп, туздырып Днепр елгасының ике яры буйлап ташып чыга. Бу көнгә кадәр су басу нәтиҗәсендә үзара сугышучы якларның югалтуларын ачыклау мөмкинлеге юк. Алманнар ягыннан, мәсәлән, мең ярым хәрбинең һәлак булу ихтималы турында расланмаган мәгълүмат бар. Ә иң күп зыян үзебезнекеләргә тия: Запорожье флотилиясе юкка чыга, өлкәдәге үз ирекләре белән сугышка китәргә ризалык биргән 200 мең кешенең күпчелеге һәм бер укчы дивизия, НКВД полкы, ике артиллерия полкы, күп сандагы ваграк подразделениеләр су баскан зонада кала. Иреклеләрдән башка гына да ул хәрбиләрнең саны 20 меңнән артып китсен әле! Бу да соңгы сан түгел. 18 августка каршы төндә, Никопольдән алып Каховка белән Херсон арасындагы киң полосада Днепрның сул ягына ике гомумгаскәр армиясе һәм кавалерия корпусы чигенә башлаган була. Бу тагын 12 дивизия (150-170 мең солдат һәм офицер) дигән сүз. Хәрбиләрдән тыш, Запорожье каласының түбән җирләрендә урнашкан урамнарда һәм Днепрның ике ярында урнашкан авылларда яшәүчеләр, шулай ук күпсанлы качаклар зыян күрә. Куркыныч зонада калучылар саны якынча 450 мең тирәсе булган дип исәпләнә. Ә инде совет ягыннан һәлак булучылар саны төрле чыганакларда 20 меңнән алып 100 меңгә җиткән дип фаразлана. Сугыш сугыш инде, совет ягы Днепрогэсны, төгәлрәге аның плотинасын һәм Днепр аша салынган тимер юл күперен шартлатуны дошман авиациясенә япсара.
Фараз-гөманнарга бирелсәк, шундыйрак, шактый кырыс бурычның Әпсәләмовка йөкләнгән булуы да ихтимал ич. Нәкъ менә шуңа күрә дә, бәян ителгән вакыйгаларга шулкадәр зур игътибар бирелүе аңлашыла торгандыр. Чөнки ул генералның хәрби карьерасын нигездән үзгәртүгә китерә. Тәҗрибәле командирны хәрби разведкадан Кызыл Армиянең тылына күчерү – ул гаять дәрәҗәдә җитди адым. Әлбәттә, әгәр дә ул үзенә йөкләнгән бурычны үти алмаган яисә тиешенчә башкарып чыкмаган булса, һичшиксез, аны хәрби разведкада калдырырлар иде. Монысы – аксиома. Кабатлап әйтергә туры килә: мөгаен, хәрби разведка генералы кайсыдыр этапта кушылган бурычны үтәүдән баш тарткандыр. Ә бу – гадәттән тыш хәл буларак кына бәяләнә ала. Димәк, аның ГРУ җитәкчелеге белән каршылыкка керүе турындагы фикерләр чынлыкта хакыйкатькә бик якын. Кайбер буталчыкларга урын калдырмас өчен тарихи белешмә. Хәрби разведканың (ГРУ) тарихы 1918 елның ноябреннән башлана. Шул айда Республика революцион хәрби советы (РСВСР) Кыр штабы штатын раслый. Нәкъ менә хәрби разведка белән шөгыльләнәчәк Регистрация идарәсе Кыр штабы структурасына керә дә инде. Аның исеме даими үзгәреп тора һәм Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ул Кызыл Армия Генштабының Разведка идарәсе дип йөртелә. 1942 елның 16 февралендә СССР Саклану халык комиссары Боерыгы белән (№0033) ул Генштабның Баш разведка идарәсе (ГРУ) итеп үзгәртелә һәм Англиягә качкан хәрби разведчик Владимир Резун (псевдонимы – Виктор Суворов) «Аквариум» китабын язып нәшер иткәнгә кадәр җиде кат йозак астында сер итеп саклана. Нәкъ менә, беренче булып, җир йөзендәге иң яшертен разведканың серләрен ачкан В.Б. Резун сарказм белән тасвирлаганча:
«Әгәр сезнең КГБда эшлисегез килә икән, теләсә-кайсы өлкә үзәгенә барыгыз. Үзәк мәйданда, һичшиксез, Ленин статуясы торыр, аның артында исә галәмәт зур колонналы бина – партиянең өлкә комитеты күренер. Димәк, КГБның өлкә идарәсе дә янәшәдә генә урнашкан дигән сүз. Мондагы мәйданнан узып баручылардан белешсәгез, аларның һәркайсы Ленин үзенең тимербетон кулын юнәлткән соры, шомлы бинаны күрсәтер. Әмма КГБга урнашу өчен, өлкә идарәсен эзләп йөрмәскә дә мөмкин, моның өчен үзеңнең эш урыныңдагы махсус бүлеккә (кадрлар бүлеге – Р.З.) мөрәҗәгать итү дә җитә. <…> КГБга юллар бөтен кеше өчен дә ачык, аны эзләп йөрисе дә юк.
Ә менә ГРУга эләгүе һич тә җиңел түгел. Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Кемнән киңәш сорарга? Кайсы ишекне шакырга? Бәлки милициядән белешергәдер? Милициядә иңбашларын җыерачаклар: юк андый оешма.
Грузиядә, андый хәрефләрнең ниндидер серле мәгънәсе булу ихтималыннан хәбәрдар булмаган милиция, хәтта номер билгеләрен «ГРУ» хәрефләре белән бирә. <…> Һәр гади кешегә, хәтта бөтен совет милициясенә ул өч хәреф бернәрсә дә аңлатмый, ниндидер ассоциацияләр китереп чыгармый.
КГБның миллионнарча ирекле ярдәмчеләре бар, ә ГРУда – юк. ГРУның төп үзенчәлеге дә шунда: ул – яшертен оешма. Аның турында беркем дә берни дә белми…»* (*Суворов В. Аквариум. – М.: ООО «Издательство АСТ», 2004. – С.10-11).
Июль ахырыннан Әпсәләмов – Урал хәрби округына керүче Уфа гарнизоны башлыгы һәм 17 нче запастагы укчы бригада командиры. Сугыш елларында Башкорт АССРда берничә запастагы һәм уку-укыту хәрби частьлары оеша һәм урнаша. Шуларның иң зурысы – нәкъ менә генерал Әпсәләмов командалык иткән һәм СССР Саклану халык комиссары урынбасарының 1941 елның 18 августтагы директивасы (ОМ/2/539132 сс) нигезендә оешкан 17 нче запастагы укчы бригада. Якташыбыз – аны оештыручы да, беренче командиры да. Бригада Алкин лагеры землянкаларында урнашкан 97 нче запастагы укчы полк базасында 23 августта ук оешып бетә, һәм шул көнне генерал Әпсәләмов частьларга беренче боерыгын җиткерә. Хәрби разведкадан җибәрелүенә карамастан, генералга шактый җаваплы вазифа йөкләнүен дә искәртергә кирәктер. Бригада составына 97 нче, 27 нче, 30 нчы запастагы укчы полклар, 6 нчы запастагы аерым артиллерия полкы, 6 нчы запастагы аерым элемтә батальоны һәм 22 нче запастагы аерым саперлар батальоны керә. Баштагы мәлне 27 нче һәм 97 нче запастагы укчы полклар белән 6 нчы запастагы аерым артиллерия полкы – Алкин бистәсендә, 30 нчы запастагы аерым полк Уфадан 4 чакрымда төньяктарак, Башосоавиахим лагеренда урнашкан булса, бригаданың штабы, 6 нчы запастагы аерым элемтә батальоны һәм 22 нче запастагы аерым саперлар батальоны исә –Уфада. Ике батальон да 1941 елның сентябрендә, ә бригада штабы 1942 елның июлендә Алкин лагерена күченәләр.
1942 елда бригадага 366 нчы запастагы укчы полк һәм 22 нче запастагы аерым кылычлылар батальоны өстәлә. Һәр часть исә тиешле хәрби әзерлек үтүгә, фронтка җибәрелә тора. Шуңа да, 1943 елга күз салсак, бригада составына 26 нчы, 32 нче, 68 нче, 40 нчы укыту укчы полклары, 77 нче миномет полкы, 6 нчы аерым саперлар ротасы керүен күрербез. Бригада сугышка укчылар, пулеметчылар, минометчылар, танкларны юк итүчеләр һәм тыл хезмәте күрсәтү роталары әзерли.
Нәкъ менә шушы урында, буталчыкларга урын калдырмас өчен, М.Г.Вожаков редакторлыгында чыккан хәрби-биографик сүзлекнең беренче томындагы бер төгәлсезлекне ачыклап һәм дөресләп китү артык тоелмастыр: «Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июнь-июль айларында М.Әпсәләмов махсус бурычлар үтәү буенча Көньяк-Көнбатыш фронт штабы карамагында була. Аннары июль ахырында 22 нче запастагы укчы бригада командиры итеп билгеләнә. 1941 елның июленнән Урал хәрби округы составына керүче 17 нче запастагы укчы бригада командиры вазифасын башкара» (20 б.).
Монда башка хезмәтләрдә күрсәтелмәгән «…июль ахырында 22 нче запастагы укчы бригада командиры итеп билгеләнә» дигән җөмләнең хата икәнлеге һәм артык булуы аермачык ярылып ята. Шуңа да карамастан, Әпсәләмовның әүвәл Урал хәрби округына керүче 22 нче запастагы укчы бригада белән командалык итү ихтималын да кискен рәвештә кире кагу ярап бетмәс. Шул ук вакытта, М.Г.Вожаков редакторлыгында чыккан хәрби-биографик сүзлектән аермалы буларак, Александр Колпакидиның «ГРУ в Великой Отечественной войне» китабында һәм аның Александр Север белән берлектә нәшер иткән «Разведка в Великой Отечественной войне» хезмәтендә генерал Әпсәләмовның 4 нче запастагы укчы бригададан соң, 18 нче укчы бригада белән дә командалык итүе күрсәтелә. Ә менә «вазифасын үти алмаучы» дигән билгеләмә юк.
Тагын бер нәрсә. 1941 елның 26 ноябрендә илнең Саклану халык комиссары И.Сталин имзасы белән «СССРның Европа өлешендәге хәрби округларның территориаль составы» дигән Боерык (№0444) дөнья күрә* (*ЦАМО. Ф. 4. Оп.11. Д. 66, Л. 253-254.). Шуңа ярашлы рәвештә, хәрби округларның бүленеше үзгәрә. Мисал өчен, аңарчы Урал хәрби округы составында булган БАССРны, Чкалов өлкәсен (хәзерге Оренбург өлкәсе), Казахстан ССРның Көнбатыш Казахстан, Актүбә, Гурьев өлкәләрен үз эченә алган Көньяк Урал хәрби округына кертәләр. Билгеле инде, хәрби берләшмәләр дә яңа округка күчә. Шуңа да бу темага язылган хезмәтләрдә 1942 елның августында 17 нче бригададан аерылып чыккан һәм командиры итеп генерал-майор Минзакир Әпсәләмов билгеләнгән 4 нче аерым укыту бригадасының Көньяк Урал хәрби округына керүе күрсәтелә. Ә инде 1943 елның февраленнән – 9 нчы укыту бригадасы, шул елның апрель аеннан – 12 нче запастагы укчы бригада һәм 1944 елның июненнән 12 нче запастагы укчы дивизия итеп үзгәртелгән 17 нче бригада фронт өчен 225,5 мең хәрби әзерләп озата. Бу фидакарь хезмәттә Әпсәләмовның да өлеше зур.
Әмма генерал-майор Минзакир Әпсәләмовка 4 нче бригада белән җиде айлап кына командалык итәргә насыйп була: 1943 елның февралендә аны «вазифасын үти алмаучы» дигән сылтама белән вазифасыннан бушаталар һәм Көньяк Урал хәрби округының Хәрби Советы карамагына җибәрәләр. Хәер, моңа һич тә аптырыйсы юк, билгеле. Аның хәрби разведка җитәкчелеге белән сүзгә килү вакыйгасы, халыкча итеп әйткәндә, «кара сакалы» сыман һәрдаим тагылып йөргәнлеге шикләнергә тамчы да урын калдырмый төсле. Туктаусыз тинтерәтеп торуларын шуның белән дә аңлатып буладыр, мөгаен. Әмма, хәзер ачыкланганча, бу җәһәттән башка, җитдирәк сәбәп тә бар. Чынбарлыкта, «вазифасын үти алмау» дигән формулировкага һич тә аптырыйсы юк. Чөнки нәкъ менә 1943 елның 4 февралендә СССР Саклану халык комиссары урынбасары – Кызыл Армия гаскәрләрен оештыру һәм хәрби хезмәткәрләрнең санын туплау идарәсе башлыгы генерал-полковник Ефим Афанасьевич Щаденконың «Көньяк Урал хәрби округы частьларында дисциплинаны ныгыту чаралары» турында Боерыгы (№098) дөнья күрә.
Шул җәһәттән, ягъни Көньяк Урал хәрби округы частьларында дисциплинаны ныгыту буенча күрелгән чаралар турында үзенә 10 февральдән дә калмыйча хәбәр итүне таләп иткән һәм округка телеграф аша юлланган кырыс Боерык шактый нәрсәне ачыкларга ярдәм итә. Аннан күренгәнчә, кыска гына вакыт эчендә округка керүче кайбер частьларда, командалык составы ягыннан күп кенә хулиганлык һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылынган. Боерыкта мисал итеп китерелгән тискәре күренешләрнең кайберләре:
«Чкалов өлкәсенең Сорочинский, Тоцкий һәм Матвеев районнарында хәрби частьларның вәкилләре колхоз һәм авыл советлары рөхсәтеннән башка, үз белдекләре белән мал азыгы һәм салам алганнар. Чкалов каласында күп фатирларга командирлар җирле Советлар ордерыннан башка гына, башбаштаклык кылу юлы белән кергәннәр».
«Агымдагы елның гыйнварында авиамәктәп башлыгы полковник Тимофеев кино төшергән вакытларында «Союзкинохроника» хезмәткәрләрен кыйнаган».
«Узган елның сентябрендә ике лейтенант Ватан сугышы инвалидын кыйнаганнар һәм үзләрен тоткарламакчы булган чакта кораллы каршылык күрсәткәннәр. Шул ук айда бер төркем хәрбиләр төнлә кала бакчасындагы ларекны ватканнар һәм бер мичкә сыра урлаганнар».
«Күптән түгел Чкалов каласында Хәрби-һава академиясе каршындагы штурманлыкка укыту полкында хезмәт итүче ике командир төнлә чит сарайга үтеп кергәннәр һәм андагы ике дуңгызны атып үтереп, өйләренә алып кайтканнар. Кулга алган вакытта талаучылар кораллы каршылык күрсәткән һәм бер милиция хезмәткәрен үтергән.
Шул ук төндә Чкалов каласында, җирле танк училищесында хезмәт итүче ике кече командир чит бер фатирга бәреп кереп ут ачканнар һәм үзләренә вино бирүләрен таләп иткәннәр. Ә инде фатир хуҗалары чакыруы буенча йортка таба милиция хезмәткәрләре якыная башлауга, бандитлар аларга каршы да ут ачканнар».
Боерыкта шулай ук «күңелләрдә нәфрәт уята торган» һәм «Кызыл Армиягә тап төшерә торган» дезертирлык очраклары булуы да искәртелә. Барлык бу кимчелекләрдә төп сәбәпләрнең берсе итеп округта тәрбия эшләренең тиешле дәрәҗәдә куелмавы ассызыклануы һәм кискен рәвештә ашыгыч чаралар күрү таләбе куелуы табигый. Оста оештыру сәләтенә ия булуы өстенә, кырыслыгы һәм артык таләпчәнлеге белән аерылып торган Ефим Афанасьевичның боерыгын арттырып үтәү йөзеннән, Хәрби округ җитәкчелеге тарафыннан күрелгән иң кулай чараларның берсе – тәгаен, генерал Әпсәләмовтан «котылу» булырга мөмкин. Чөнки, беренчедән, ул хәрби разведкадан күчерелгән, икенчедән, аның кемнәрнеңдер кәнәфиенә үрләтелү ихтималы зур. Шул факторларны исәпкә алганда, генерал Щаденко боерыгын файдаланып калу – аннан котылу өчен бер дигән сәбәп һәм җай!
1943 елда, ниһаять, Минзакир Әпсәләмов – кабат фронтта, февраль аеннан ул – 18 нче укчы дивизия командиры урынбасары. Бу – әлеге санны йөртүче дивизиянең өченче формированиесе. Дивизия 1942 елның февраль – май айларында Мәскәү хәрби округында 16 нчы саперлар бригадасы базасында оеша. Урнашкан урыны – Рязань каласы. 10 июльдән – Сталинград каласы янында, Сталинград фронты резервында. Бераздан – 4 нче танк армиясе составында, 22 июльдән оборона рубежларына урнаша һәм алман гаскәрләренә каршы оештырылган контрһөҗүмдә катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, ике совет дивизиясенең азсанлы вак төркемнәренә камалыштан чыгу мөмкинлеге туа. Дивизия, август-сентябрь айларындагы каты бәрелешләрдә зур югалтулар кичерү сәбәпле, Югары Башкомандование ставкасы резервына чыгарыла (1 нче резерв армиясе составында) һәм 1943 елның гыйнварыннан Волхов фронтының 2 нче удар армиясе составында Ленинград блокадасын өзү өчен алып барылган сугышларда сынала. Нәкъ менә 18 нче укчы дивизия сугышчылары төньяктан һөҗүм итеп килүче Ленинград гаскәрләре белән кушыла да инде. Бу исә Ленинград блокадасын өзүгә китерә. Аннары Свирск-Петрозаводск һөҗүм операциясендә шактый уңышлы хәрәкәт иткән дивизия частьлары 1944 елның сентябрь ае ахырында Сортавал каласыннан көньяк-көнбатыштарак совет-фин чигенә чыга. Шуннан соң күпмедер вакыт сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый: әүвәл – Волхов фронты, ә 15 ноябрьдән Югары Башкомандование Ставкасы резервында.
Барлык хезмәтләрдә дә Минзакир Әпсәләмовның 1944 елның декабрь аенда 18 нче дивизия командиры итеп үрләтелүе күрсәтелә. Тик менә дивизия тарихы белән җентекләбрәк танышканнан соң, 1942 елның 21 сентябреннән дивизия белән командалык иткән генерал-майор Михаил Николаевич Овчинниковның 1943 елның 21 ноябрендә вазифасыннан алынуы ачыклана. Икенче көнне үк дивизия белән генерал-майор Әпсәләмов командалык итә башлый һәм Көнчыгыш Померан һөҗүм операциясе барышында үзен оста командир итеп таныта. 1944 елның гыйнварында дивизия Волхов фронтының 8 нче армиясе составында һөҗүмгә күчә һәм дошманның озак вакытка исәпләп ныгытылган оборонасын өзеп, мөһим тимер юл узелын – кала тибындагы Мга бистәсен (Ленинград өлкәсе) кулга төшерә. Бу уңышлары өчен дивизиягә «Мга» дигән мактаулы исем бирелә (22.01.1944). Новгород-Лужск операциясе вакытында Әпсәләмов сугышчылары армиянең башка частьлары белән берлектә Тосно каласын дошманнан азат итәләр. Моның өчен CCCР Югары Советы Президиумы Карары белән дивизия (29.01.1944) һәм аның командиры (май, 1944) Кызыл Байрак орденына лаек була. 1944 елның июнендә Карелия фронтының 7 нче армиясе составына кертелгән генерал-майор Минзакир Әпсәләмов дивизиясе Свирск-Петрозаводск операциясендә катнаша. Каты сугышлар барышында 18 нче дивизия Свирь елгасын кичә һәм, дошманның көчле саклану ныгытмаларын өзеп, 30 чакрым «тирәнлектә» алман гаскәрләре тылына үтеп керә, 100 дән артык торак пунктын азат итә. Бу уңышлары өчен дивизияне (2.07.1944) һәм шәхсән генерал Әпсәләмовны (21.07.1944) II дәрәҗә Суворов ордены белән бүләклиләр. Ассызыклыйсы килгәне шул: Кызыл Байраклы, Суворов һәм Кутузов (17.05.1945) орденлы 18 нче Мга укчы дивизиясе мактаулы исемгә һәм ике орденга генерал-майор Минзакир Әпсәләмов командалык иткән 9 ай эчендә (25.11.1943 – 25.08.1944) лаек була. Дивизия составы: 414 нче, 419 нчы һәм 424 нче укчы полклар, 1027 нче артиллерия полкы, 7 нче укыту батальоны, 359 нчы аерым танкларны юк итү дивизионы, 72 нче саперлар батальоны һ.б.
Генерал-майор Әпсәләмов 1944 елның 25 августында дивизиясен полковник Петр Васильевич Полувешкинга тапшыра. Чөнки ике көн алда аны Карелия фронтының 14 армиясе составындагы 131 нче укчы корпуска командир итеп үрләтү турында Боерык дөнья күрә. Әмма якташыбыз, август-сентябрь айларында үзе оештырган һәм октябрь башынан, командованиедән тыш, 10 нчы укчы гвардия дивизиясеннән, 14 нче укчы дивизиядән һәм 1014 нче аерым элемтә батальоныннан торган корпус белән 19 сентябрьгә чаклы гына командалык итеп өлгерә. Менә-менә Петсамо-Киркенес операциясе башланырга торган кызу көннәрнең берсендә, төгәлрәге, 21 сентябрьдә Әпсәләмовны 31 нче укчы корпуска командир итеп билгелиләр. Бу җәһәттән дә әллә ни зур булмаган бер фикер аерымлыгын искәртми калу ярамас. Ни сәбәпледер, кайбер хезмәтләрдә генералның әлеге вазифага октябрь аеннан керешүе күрсәтелә. Шуңа да карамастан, А.И.Колпакиди хезмәтләренә һәм 31 нче укчы корпус тарихын язучыларга нигезләнеп, сентябрь аена өстенлек бирү хата саналмастыр. Шунысын да искәртик: Әпсәләмов 31 нче корпусны кабул итеп алганда аның составында ике укчы дивизия булса, Петсамо-Киркенес операциясе башланганда аларның саны өчкә җитә һәм сугыш тәмамланганчыга кадәр ул сан үзгәрми. 1944 елның ноябреннән 1945 елның маена кадәр 31 нче укчы корпус 83 нче, 114 нче һәм 367 нче укчы дивизияләрне берләштерә. Кызыл армиядә укчы дивизияләрнең штат буенча саны 14 мең 483 (Вермахтта – 16 мең 859) хәрби тәшкил итүен исәпкә алсак, генерал Әпсәләмов кул астында сугышучыларның 43 меңнән артып китүен исәпләп чыгаруы читен түгел. Бераз алга китеп искәртсәк, Бөек Ватан сугышында алты татар хәрби җитәкчесенең корпуслар белән командалык итүен ачыкларбыз. Болар – 25 нче гвардия укчы корпусы командиры Советлар Союзы Герое гвардия генерал-лейтенанты Гани Сафиуллин, 96 нчы укчы корпус командиры генерал-лейтенант Якуб Чанышев, 124 нче укчы корпус командиры генерал-майор Иван Алиев, 6 нчы һава-десант корпусы командиры гвардия генерал-майоры Александр Кирзимов һәм 69 нчы укчы корпус командиры полковник Нәҗип Хәмитов.
Петсамо-Киркенес операциясе Карелия фронты (командующие – армия генералы, 26 октябрьдән – Советлар Союзы Маршалы К.А.Мерецков) белән Төньяк флотның Финляндиянең төньягындагы Петсамо өлкәсендә һәм Норвегиянең төньягында урнашкан алман гаскәрләренә каршы һөҗүмнәрен оештыруны күз уңында тотып әзерләнә. Максат – Петсамо өлкәсендә ныгытылган Вермахатның 19 нчы тау укчы корпусын тар-мар итү өчен Луостари һәм Петсамо бистәләренә һөҗүм итү һәм, уңышны үстерә барып, Төньяк Норвегиянең Киркенес каласын басып алу. Рәсми чыганакларда расланганча, һөҗүм 7 октябрьдә башланып китә һәм ноябрь башында төгәлләнә. Операция башланыр алдыннан корпус 14 нче армиянең икенче эшелоны булып, Кышкы Мотовка торак пунктыннан төньяктарак, Көнбатыш Лица елгасы янында урнаша. Әйткәндәй, 31 нче корпус сугыш хәрәкәтләренә операциянең икенче этабыннан керешеп китә һәм Никель бистәсенә таба һөҗүм башлый. 20 октябрьдә Әпсәләмов сугышчылары Петсамо бистәсеннән көньяк-көнбатыштарак дошман оборонасын өзәләр һәм 23 октябрьдә Никель бистәсе белән никель рудникларын азат итәләр. Операция барышында генерал Әпсәләмов шәхсән батырлык һәм гаярьлек үрнәкләре күрсәтә, бу сугышлар барышында аның гомумгаскәр бәрелеше асылын яхшы аңлап эш итүе һәм корпус частьлары, берләшмәләре белән тәвәккәл идарә итүе бөтен тулылыгы белән ачыла.
Луостаридан чигенүче гаскәрләрдән тупланаган генерал-лейтенант Э.Фогель төркеме саклаган Никельне кулга төшергәнән соң, корпус частьлары Яр-Фьорд култыгы буйлап чигенүче дошман гаскәрләрен эзәрлекләп китәләр, октябрь ахырына 150 чакрым ара үтеп, Нутси торак пунктын азат итәләр һәм фин-норвег чигенә чыгалар. 25 октябрьдә норвег чиген үтеп, Заполярьедагы авыр шартларда Баренц диңгезендә мөһим портлардан саналучы Киркенесны яулыйлар. 1 ноябрьгә корпус частьлары, армиянең башка берләшмәләре һәм Төньяк флотның хәрби кораблары белән берлектә Мурман өлкәсенең Петсамо (Печенг) районын дошманнан азат итәләр.
Петсамо-Киркенесс операциясен төгәлләү этабында төп авырлык Әпсәләмов корпусының 83 нче укчы дивизиясенә (командиры – полковник Н.Н.Никандров) һәм 367 нче укчы дивизиясенә (командиры – полковник А.А.Старцев) төшә. Кыска гына вакыт эчендә корпус сугышчылары дошманның көчле арьергардлары белән чәкәләшә-чәкәләшә гаять авыр шартларда һөҗүм итеп барган көйгә бөтенләй җимерелеп беткән бердәнбер юлны төзәтә-төзәтә 150 чакрымлап ара үтәләр. Нәтиҗәдә, корпус Маятало, Наутси, Виртаниэми районнарын кулга төшерә. Моннан тыш та әле разведка отряды өч көн буена дошманны Ивалога кадәр эзәрлекләп бара. Петсамо-Киркенес операциясеннән соң корпус сугыш хәрәкәләрендә катнашмый: басып алган җирләрне саклап оборонада тора. Бу операция вакытында үз гаскәрләре белән оста командалык иткәне өчен генерал-майор Минзакир Әпсәләмов I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнә (02.11.1944). Тагын бер көннән СССР Югары Советы Президиумының генерал-майор Минзакир Әпсәләмовны чираттагы, өченче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү турындагы Указы дөнья күрә. Кыскасы, тылда бригаданы «йөгәнли алмаган» генерал, сугыш кырында дивизия һәм корпуслар белән командалык итеп үзен хәрби данга күмә.
Корпус командирының уңышларына өстәге хәрби җитәкчеләр дә югары бәя бирә. Шуңа дәлил итеп, 1944 елның 7 декабрендә 14 нче аерым армия командующие генерал-лейтенант Владимир Иванович Щербаков белән армиянең Хәрби советы әгъзасы генерал-майор Александр Яковлевич Сергеев тарафыннан 31 нче укчы корпус командиры Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмовка бирелгән Хәрби характеристикадан өзек китерү урынлы булыр:
«Генерал-майор Әпсәләмов җитәкчелегендәге корпус 14 нче армиягә 1944 елның октябрь аенда кушылды.
Дошманның төп саклану полосасын өзгәннән соң, корпуска һөҗүмне дәвам итү бурычы куелды…
Корпус берләшмәләре бер үк вакытта фронт буенча һөҗүмнәр оештырып һәм тирән урау маневры ясап, дошманның каршылыгын сындыра алдылар. Нәтиҗәдә, дошманның 163 нче пехота һәм 2 нче Тау дивизияләре зур югалтуларга дучар булды. Корпус гаскәрләре үзләренә куелган бурычны үтәп, Никель поселогын, никель рудникларын һәм бик җитди ныгытылган терәк пунктны басып алдылар.
Аннары, һөҗүмнәрен дәвам итеп, СССР, Норвегия һәм Финляндия чикләре тоташкан урынга чыктылар, әнә шулай, Печенг өлкәсен алман илбасарларыннан тулысынча азат иттеләр.
Иптәш Әпсәләмов – шәхсән үзе кыю һәм тәвәккәл Генерал. Тактик-оператив яктан яхшы әзерлекле, заманча һөҗүмнәрне дөрес оештыра. Иң катлаулы шартларда да гаскәрләр белән идарә итә белә. Идарә органы буларак, корпус штабын дөрес файдаланды…
Корпусның Заполярьеда алманнарны тар-мар итүдәге уңышлы хәрәкәтләре өчен ул I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнде.
Нәтиҗә: укчы корпус командиры вазифасына лаеклы»* (*К 50-летию Победы // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1995. – май. – Б.25).
Шулай итеп, «тыл хезмәте»ндә күп кыенлыклар күргән генерал-майор Минзакир Әпсәләмов фәкатъ 1944 елда 4 орден – ике Кызыл Байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий һәм II Дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнә. Ә инде 1945 елның 21 февралендә Ленин орденына лаек була. Әмма бер нәрсә – хәрби званиесен күтәрмәүләре хәйран калдыра. Моның хикмәтен, тәгаен, 1941 елда махсус бурыч үтәве белән бәйле вазгыятькә ялгап кына аңлатып була торгандыр. Сер түгел: ул чакта репрессиягә эләкми калуы да могҗизага тиң. Аннан килеп, Кызыл Армиягә «генерал» званиесе кайтарылган 1940 елның июнь аенда ук генерал-майорга үрләтелгән Минзакир Әпсәләмовны сугышның СССР өчен һәлакәтле, иң авыр вакытларында тылга җибәрүләре – үзе үк бер феномен. Бу бит фронтта командирлар җитешмәгәнлектән, капитаннар һәм майорлар – полк, полковниклар дивизия, корпус белән командалык иткән чор. Сугышның беренче елында хәрби фронтларга командующийлар итеп күбесенчә генерал-лейтенантлар билгеләнүе дә сер түгел. Әле хәтта Төньяк-Көнбатыш һәм Брянск фронтлары командующийлары булып генерал-майорлар Петр Петрович Собенников (1941 елның июль-август айлары) белән Георгий Федорович Захаров (1941 елның октябрь-ноябрь айлары) тора. Әпсәләмовның хәрби частьлар белән командалык итү тәҗрибәсе булмагандыр дип уйлау да – зур хата. Патша армиясендә хәрби хезмәттә булуын һәм Гражданнар сугышында катнашуын исәпкә алмаган очракта да, аның 1931–1933 елларда Азәрбайҗан дивизиясенең 1 нче укчы тау полкы белән командалык итүен һәм Азәрбайҗан ССРның Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүен биографиясеннән җуеп ташлау мөмкин түгел. Димәк, монда хикмәт башкада.
Минзакир Әпсәләмов сугыш вакытында – Карелия фронты, ә дошманны җиңгәннән соң, Беломорск хәрби округы гаскәрләре составына керүче һәм 83 нче, 114 нче, 367 нче укчы дивизияләрне берләштерүче 31 нче укчы корпус белән 1946 елның апреленә кадәр командалык итә. Май аеннан 1959 елның августынача – К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиядә өлкән укытучы: 1952 елдан – академия каршындагы докторантурада, 1956 елның сентябреннән стратегия һәм оператив сәнгать кафедрасында (1958 елдан оператив сәнгать кафедрасы) өлкән укытучы вазифасын башкара. Бу урында хаталануларга җирлек калдырмау максатыннан, Минзакир Әпсәләмов шактый еллар хезмәт куйган иң югары хәрби академиянең исеме үзгәреп торуын ассызыклау мөһим. 1958 елдан ул СССР Кораллы көчләре Генштабы Хәрби академиясе дип атала башлый, ә инде 1969 елдан – СССР Кораллы көчләре Генштабының Советлар Союзы Маршалы К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясе итеп үзгәртелә. Генерал-майор, Әпсәләмов 1959 елның августыннан (кайбер хезмәтләрдә – сентябрь аеннан) – Генштаб Хәрби академиясенең фәнни-тикшеренү бүлеге башлыгы, 1962 елның сентябреннән 1967 елның июленә кадәр – оператив сәнгать кафедрасында өлкән укытучы. Тарткан атка йөкнең олысын салалар дигәндәй, хәрби фәннәр докторы Әпсәләмов 1963–1967 елларда Генштаб Хәрби академиясе Советында гыйльми секретарь булып та тора. 1967 елның май аенда авыруы сәбәпле отставкага чыга. Шул елның июленнән 1971 елның ноябренә чаклы Хәрби академиянең консультанты вазифаларын башкара. 1971 елдан – пенсиядә. Әлбәттә, 70 яшьтән өлкән генералның хәрби хезмәттә калуы – сирәк күренеш. Димәк, ул үз урынында кирәк булган. Данлыклы якташыбыз 1981 елның 10 июнендә Мәскәүдә вафат була. Кабере – туганнары җирләнгән Яңа Дон зыяратында.

Тарихи белешмә
Әпсәләмовның хатынының кыз чактагы фамилиясе – Гейне. Шуннан чыгып фикер йөрткәндә, Минзакир Абдрахман улының бөек алман шагыйре белән туганлашкан булуы ихтимал. Эш менә нәрсәдә. Генрих Гейненың Магнус атлы абыйсы булуы мәгълүм. Ул – белгечлеге буенча табиб һәм озак еллар Мәскәү белән Ленинградта яшәгән.
ГРУ генерал-майоры Минзакир Абдрахман улы Әпсәләмов Ленин, дүрт Кызыл байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов, «Мактау Билгесе» һәм Азәрбайҗанның Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, шулай ук күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. 1969 елда Ленинград өлкәсенең Подпорожье каласының КПСС кала комитеты бюросы һәм кала Советы башкарма комитеты депутатлары карары белән генерал Әпсәләмовка Подпорожье каласының мактаулы гражданы исеме бирелә («Подпорожье каласын һәм районын алман-фин баскыннарыннан азат итүчеләрне Районның Мактау Китабына кертү турындагы Карар». №243. 20.06.1969 ел.). Үкенеч, бик үкенеч, әмма танырга туры килә: үз ватанында шундый сирәк легендар шәхес хөрмәтенә нәрсәдер эшләнүе билгесез. Тарихи гаделлек кысаларыннан чыгып фикер йөрткәндә, Татар иленең башкаласы Казанның бер урамына, һичшиксез, легендар генерал Минзакир Абдрахман улы Әпсәләмов исеме бирелергә тиеш.