Логотип «Мәйдан» журналы

Хәлең ничек, авыл?

Әй, авыл, син мең шәһәрдәнмең кабат ямьле вә хуш.С. Рәмиев Хәлең ничек, авыл? Хәлне әйтә табын!Савым,артым,җыем...Җыем, артым, савым...Мал-каралтың – илең,тирес түгәр җирең,маңгаеңда – тирең...

Әй, авыл, син мең шәһәрдән


мең кабат ямьле вә хуш.


С. Рәмиев


 
Хәлең ничек, авыл?
 
Хәлне әйтә табын!
Савым,
артым,
җыем...
Җыем, артым, савым...
Мал-каралтың – илең,
тирес түгәр җирең,
маңгаеңда – тирең...
Төшкән тешләр кебек
йортлар кимеп бара.
Беренче сыйныфта
быел ике бала...
 
Хәлең ничек, авыл?
 
Ару гына болай...
Өйләрдә газ яна.
Абзар тулы маллар.
Телевизор ачсаң –
яңа сериаллар.
Онытылды күптән
китап укыганнар...
Өйләнмәгән буйдак
ир-ат урам тулы.
Кызларның уенда
шәһәр-кала юлы.
 
Хәлең ничек, авыл?
 
Түгел зарланырлык,
өс бөтен, тамак тук.
Дөрес, акча бик юк...
Бетмәс, ахры, бездә
крепостнойлык...
 
Түләү – натурлата.
Ярый, кыр-басудан
иген, печән кайта.
Кем ничек булдыра –
шулай алып кайта...
...Тыкрык чатында
әйтте сәрхүш түтәй:
«Авыл кабыгы сау,
эче – аккан күкәй...»
 
Хәлең ничек, авыл?
 
Әлхәмдүлиллаһ, шөкер.
Аулак өйләр җыры,
тальяннар моңы,
онытылды дисәм,
бәгыреңә тисәм –
кичер мине, дустым! –
авыл болай исән!
Сулар һава һәйбәт,
Сабантуйлар исән.
 
Буласылар булган,
кибәселәр кипкән...
Туган нигезләрдә
көлләр эреп беткән...
Безнең күбебезне
авыл кеше иткән!
 
...Буш мәчетләр өсләп
азан ишетелә.
 
 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН


Фото: https://pp.userapi.com/c841326/v841326687/6c629/NCQwbeMkblM.jpg

 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

Комментарийлар