Логотип «Мәйдан» журналы

Хәләл Үзәк ямь өсти

«И кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз!»(Коръән, «Бәкара» сүрәсе, 168 нче аять.)Татарстанда соңгы елларда хәләл ризыклар җитештерүгә, аны кулланучыларга җиткерү-ирештерүгә нык игъ...

«И кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз!»
(Коръән, «Бәкара» сүрәсе, 168 нче аять.)
50_xelel_centr
Татарстанда соңгы елларда хәләл ризыклар җитештерүгә, аны кулланучыларга җиткерү-ирештерүгә нык игътибар бирелә. Чаллы каласында «Хәләл Үзәк» сәүдә үзәге булдыру – менә шушы юнәлештә башкарылган зур гына гамәлләрнең берсе булып тора. Әлеге Үзәкне булдыруда Чаллы төбәгендәге танылган эшмәкәр Илдар Җәмил улы Зияров башлап йөри, фикердәшләре һәм Яр Чаллы Мөхтәсибәте белән уйланган эшне башкарып та чыгалар. 2014 елда Чаллының матур гына, тыныч кына булган 27 нче бистәсендә, Сөембикә мәчете янәшәсендә, бик күркәм «Хәләл Үзәк» кибете ачыла. Әлбәттә, бүгенге көндә хәләл кибетләр белән кешене шаккаттырып булмыйдыр. Чөнки алар хәзер күп һәм әледән-әле ачылып тора. Ә менә Чаллыдагы Хәләл Үзәк Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә башкаларыннан аерылып тора һәм бердәнбер, дияргә мөмкин. Әлеге үзәккә нигез салганда ук, кеше шушында, бер түбә астындагы кибет бүлекләрендә үзе теләгән нәрсәне табарга һәм ошатып алырга тиеш, дигән максат куела. Хәләл Үзәк беренче елларда базар шартларын өйрәнү һәм үзенең сатып алучыларын булдыру юнәлешендә эш алып бара. Биредәге сәүдә урыннарын арендага алучыларны да игътибар үзәгендә тоталар. «Монда сәүдә итүче арендаторлар Хәләл Үзәк эшчәнлеге белән үзләре кызыксынган булырга тиеш. Сәүдәгәр бирегә файда алу өчен генә түгел, хәләл ризыкны мактау, күрсәтү юлында булырга тиештер. Әгәр мондагы сатучының хәләл ризыкка, товарга мәхәббәте юк икән, ул монда эшли алмастыр», – ди Хәләл Үзәк менеджеры Айрат Госман улы Мәхмүтов. Шушы Үзәк эше буенча Айрат әфәндегә тәфсиллерәк сораулар бирәбез һәм шундый ук җаваплар алабыз. Чаллыда Мәскәү мөселман эшмәкәрләре булып киткән. Беренче чиратта, алар шәһәрдәге Хәләл Үзәк эше белән танышкан һәм гаҗәпләнеп, Мәскәүдә мөселманнар өчен мондый сәүдә ноктасы булмавын белдергәннәр. Чаллы Хәләл Үзәген карау, аңа соклану белдерү белән генә чикләнмичә, мәскәүлеләр кибеттәге китап, бал, яшелчә, җиләк-җимеш һәм күптөрле ризыклар бүлекләрендә булып, бар әйберне җыеп чыгалар һәм үзләре белән Россия башкаласына алып китәләр. Мондый Хәләл Үзәк Мәскәүдә генә түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да юк. И.Җ.Зияров башлаган эш менә шулай итеп күп төбәкләр өчен үрнәккә әйләнә. Әйтергә кирәк, Чаллы Хәләл Үзәгендә «Әл-Каләм» кибете аерым бер горурлык булып тора. Ә үз эшен ул кечкенәрәк кенә китап, әсбап кибете буларак башласа, хәзер инде үсеп-зураеп, сату һәм җитештерү күләмнәрен арттыра бара.
«Әл-Каләм» компаниясе эшчәнлеген кыскача «мөселманнар өчен товарлар дөньясы» дип бәяләргә мөмкин. Халыкның ихтыяҗы бик күпкырлы. «Шушы ихтыяҗларны бар яклап канәгатьләндерү максатыннан, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, без шушы проектны эшләтеп җибәрдек. Бу кибеттә һәркем өчен гарәп, татар һәм рус телләрендә басылган ислам китаплары, татар тарихына кагылышлы әсәрләрне дә сатып алу мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук сувенирлар, косметика, сәламәтлекне ныгыту әйберләре күпләп сатыла. Дубайдан, Франция һәм Төркиядән кайтарылган ислемай-хушбуйларны, парфюм майларын бүлеп сатуны да оештырдык», диләр биредә. Хәләл Үзәк җитәкчелеге белдерүенчә, товарларның ислам кануннарына туры килүе һәм оригиналь эчтәлектә ясалуы бик мөһим урын алып тора. Чит илләрнең танылган фирмалары белән хезмәттәшлек итүдән тыш, «Әл-Каләм» компаниясе үзе дә җитештерүче һәм товарны сатуга күпләп чыгару дәрәҗәсенә ирешә.
51_xelel_centr
Бүгенге көндә «Әл-Каләм» хезмәткәрләре тырышлыгы белән, татар һәм рус телләрендә ун исемдә китап бастырыла. Бу китаплар диннең төрле юнәлешләрен – Коръәнне укырга өйрәтү, фикх, гакыйдә һәм башкаларны үз эченә ала. Бу китапларны чыгаруның төп максаты – кешеләргә бөек Аллаһыбызның дин гыйлемнәрен бирү. «Әл-Каләм» хезмәткәрләре җитештергән сувенир эшләнмәләре дә күз явын алырлык. Тәлинкә-чокырларда, сәгатьләрдә дөньяның иң мәртәбәле мәчетләрнең сурәтләре төшерелгән, кешеләр өчен үгет-нәсыйхәтләр, гыйбрәтле әйтемнәр язылган.
Якын арада биредә үз көчләре белән татар һәм рус телләрендә тагын берничә китап нәшер итүне максат итеп куйганнар. Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән, шәхси бренд исеме астында сәламәтлек өчен товарлар җитештерү дә күздә тотыла.
Кайберәүләр хәләл кибетләрдәге ризыклар чынлап та хәләлме икән, дип кызыксына. Айрат Мәхмүтов белдерүенчә, бу уңайдан Хәләл Үзәктә борчылырга урын юк икән. Биредәге хәләл ризыкларның паспорты булдырылган һәм китерелгән ризыкларны шушы Татарстан буенча расланган кагыйдәләр буенча тикшереп, кабул итеп алалар. Хәләл комитетыннан ГЭС бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт биредә еш була. Ветеринария хезмәткәрләре атна саен килеп итнең сыйфатын билгели һәм мөһер суга. Шулай ук сөт, йомырка, казылык, ит һәм камыр ризыклары да тикшерү астында. Арендаторлар үзләре дә бу мәсьәләгә бик җитди карый. Нәтиҗәдә, ризыкларга сертификация үтеп, Хәләл Үзәктә барысы да хәләл булырга тиеш, дигән принцип буенча эшлиләр. Чөнки хәләл ризык хәзер дәрәҗәлегә, брендка әйләнде. Татар кешеләре генә түгел, башка милләт вәкилләре дә, «хәләл» дигәч, чисталыкны күз алдына китерә. Шунысын да искәртик: Чаллының Хәләл Үзәгендә мөселманнардан тыш, башка дин әһелләрен дә күрергә мөмкин. Алар да биредә бик теләп ризыгын да, башка товарларны да ала. Кибеттә сатып алучының нинди диндә булуларына карап аеру юк.
Бүген супермаркет, гипермаркет дип аталган зур кибетләрдә дә хәләл ризыклар өчен аерым шүрлекләр булдырыла. Әлбәттә, Чаллы «Хәләл Үзәк» кибете алардан нык аерыла. Монда хәләл булмаган әйберләр гел сатылмый.
Хәләл Үзәкнең тагын бер эшчәнлеген күрсәтмичә мөмкин түгел. Күптән түгел биредә мөселманнарны таныштыру һәм очраштыру бүлеге ачылды. Бу бүлекнең мөһимлеген әйтеп торасы да юк. Чөнки мөселманнар урамда яки клубта танышып йөри алмый, ислам кануннары буенча егет һәм кыз ялгыз калырга тиеш түгел. Әйе, урамда танышып, яшәп китүчеләр дә бар үзе. Биш-алты ел никахсыз торалар. «Мөселман булсалар, һичьюгы, никах укытырга, Аллаһ каршында чиста булырга тиешләр. Ун ел никахсыз яшәп, балалар тудырып, 35–40 яшькә җиткәч, «Никах укытасы иде», дип йөрүчеләр дә бар. Аллаһы Тәгалә һәркемне парлы яраткан. Бу яктан таныштыру бүлеге мөселманнар өчен зур эш башкара», – дип саный А.Мәхмүтов. Таныштыру бүлегенә инде быелның февраль аеннан бирле ир-атлар һәм хатын-кызлар турында база тупланган. Бирегә мөрәҗәгать итүчеләр үзләре турында анкета тутыра һәм фотосын алып килә. Исламда фотога карата аерым караш. Шуңа тапшырылган фотолар кешегә күрсәтелми. Ә менә берничә өлештән торган, яше, өйләнгән яисә кияүдә булганмы, баласы турында мәгълүматлар күрсәтелгән анкета белән кызыксынучы шушы фотоны карый ала. Мәгълүматлар анкетасы 18–22, 23–26 яшьлекләр һәм олыраклар категориясенә бүленә. Шуның белән кешегә пар эзләү җиңелрәк була. Әгәр шушы анкеталар буенча бер-берсен ошатучылар була икән, Хәләл Үзәктә очраштыру һәм таныштыру оештырыла. Ислам дине буенча очрашу вакытында кыз ягыннан ир-ат булырга тиеш. Очрашу-танышу ябык пәрдәләр артында уза. Яшьрәк кызлар бирегә әти-әниләре белән дә килә икән. Таныштыру бүлеге ярты еллап кына эшләвенә карамастан, мөрәҗәгать итүчеләр саны зурая бара. Бу инде әлеге бүлекнең, Хәләл Үзәкнең Чаллы төбәгендә генә түгел, Казанда һәм бар Татарстанда ихтирам яулавы, танылуы белән бәйледер.
2014 елда ачылган Хәләл Үзәк үз урынын тапты. Әйткәнебезчә, бик күп шәһәр-районнардан килүче кунакларның саны арта баруы шуны күрсәтә. Шушында Россия Ислам Университеты, башка уку йортлары галимнәре белән элемтә булдырылган. Кирәк чакта шушы үзәктәге конференция залында төрле чаралар, очрашулар уздырыла. Дүртенче ел рәттән Хәләл Үзәк Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрә. Быел, мәсәлән, «Сөембикә» мәчете белән берлектә уздырган ифтар ашында, Ураза гаетендә ике йөздән артык кеше тәмле пылау һәм башка ризыклар белән сыйланды.
Хәләл Үзәк шактый танылу алып килсә дә, һаман да алга бару, үсеш юлында, дип әйтергә мөмкин. Чит ил компанияләре белән аралаша, хезмәттәшлек итә башлау үзәкнең эшен һәм коллективын яңа баскычларга күтәрер, дигән өметтә калабыз.
Хәләл Үзәкнең адресы: Чаллы, Яңа шәһәр, Г.Камал бульвары, 10 А йорты (27/09 А); Сөембикә проспекты, 39 (43/05).
Белешмәләр өчен телефоннар: 8917-858-55-53, 8987-266-33-33.
Сайт: www.halal-center.ru, www.al-kalyam.ru
Социаль челтәрләр: vk.com/halal_center, instagram.com/al_kalyam
 
Гафиулла ГАЗИЗОВ.

Комментарийлар