Логотип «Мәйдан» журналы

Хәйруллин Миңнемөхәммәт Фәйзулла улы

Хәйруллин Миңнемөхәммәт Фәйзулла улы – минем әтиемнең бертуган абыйсы. Ул 1925 елда Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сугыш башлангач, аның иң авыр вакытларында, 17 яшьлек үсмерләрне дә сугышка ала...

Хәйруллин Миңнемөхәммәт Фәйзулла улы – минем әтиемнең бертуган абыйсы. Ул 1925 елда Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сугыш башлангач, аның иң авыр вакытларында, 17 яшьлек үсмерләрне дә сугышка ала башлыйлар. Миңнемөхәммәт абыйга да повестка килеп төшә. Повестка килгәннең сәгате-минуты белән ул фронтка китә. Ул авылдан сугышка алынган яшьүсмерләрнең иң яше була.
xajrullin
Авыл җирендә эш кораллары гына күргән үсмерләрне, әз генә сугыш коралларын тотарга өйрәтеп, ил өчен, фашист илбасарларын беренче рәтләрдә тоткарлап торыр өчен, ут эченә кертеп җибәрәләр. Абыебыз каты сугышлар барган Украина җирендә ятып кала. Сугыш бетеп, 20 еллап вакыт үткәч, әнисе адресына Украинаның Херсон өлкәсе Новокаи авылы эзтабарларыннан хат килеп төшә. Ул хатта аның шул авылдагы Туганнар каберлегендә күмелүе хәбәр ителгән була. Шулай итеп ул, 17 яше яңа гына тулган егет,1942 елда хәлак була.
 

«Мәйдан» журналының гомуми бүлек редакторы

СӘМӘРӘ ХӘЙРУЛЛИНА истәлеге

Фото: Сәмәрә Хәйруллинаның шәхси архивыннан.


#БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн
#ҮлемсезПолкРоссия #ҮлемсезПолкТатарстан #ҮлемсезПолкОнлайн

Комментарийлар