Логотип «Мәйдан» журналы

Хатын-кыз бәхете

Карасана, сыерчыклар да кайткан икән бит. Иртәнге һаваны ярып сайраган кош тавышын бирелеп тыңлады Рәйхан. Яңа гына күзен ачкан баладай, тирә-ягына күз салды. Табигатьнең кышкы йокыдан уянып килүче иң...

Карасана, сыерчыклар да кайткан икән бит. Иртәнге һаваны ярып сайраган кош тавышын бирелеп тыңлады Рәйхан. Яңа гына күзен ачкан баладай, тирә-ягына күз салды. Табигатьнең кышкы йокыдан уянып килүче иң гүзәл вакыты бу. Үз борчуларына күмелеп, шушы мизгелне күрми дә кала язган. Ярата бит ул язны...
Әллә ничек кенә булды әле: көйле генә барган тормышы бер мизгелдә чәлпәрәмә килде. Язның бер көнендә тормышына килеп кергән бәхет кошы башка ояга очып китте. «Хатын-кызнын бәхете – ирдән» – дия торган иде әнисе. Аның шулай икәненә инанып үсте Рәйхан.
Ул ишле гаиләдә тәрбияләнде. Әти-әниләре иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә, йорттагы барлык мәшәкатьләр биш бала өстендә иде. Дөрес, ике өлкән абыйсы һәм энесе булгач, кызларга җиңелрәккә туры килде. Ләкин авыл җирендә үз йортың белән яшәгәч, эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел.
Рәйхан гаилә тормышынын иң матур үрнәкләрен күреп үсте. Эштән ничек кенә арып кайтуларына карамастан, әти-әниләре балаларын игътибардан читтә калдырмадылар, уллары һәм кызлары белән сөйләшергә, зирәк киңәшләрен бирергә, хуҗалыкта ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтергә вакытларын кызганмадылар. Әтисе балта остасы, еш кына балаларын үзе ясаган уенчыклар белән сөендерә. Бервакыт Рәйханга бик матур тартмачык ясап бирде дә, «Кызым, бу тартмачыкка безнең гаиләнең җылысы, әти-әни, туганнарның яратуы салынган», – диде. Рәйхан аны хәзер дә берни дә салмыйча саклый. Салса, җылылык, ярату чыгып китәр сыман. Әнисе бик матур җырлый. Шуңа да әтисе аңа яратып «бәхет кошым» дип кенә эндәшә. Рәйхан гаиләләрендә тавыш чыкканны хәтерләми.
Әнисе башка хатын-кызлардан аерылып тормый кебек. Ләкин ул булган җирдә һәрвакыт эш гөрли, тормыш кайный, йөзеннән җылылык, нур бөркелә.
Кичләрен аларга кул эшләрен алып, курше-тирә апалар, әбиләр җыела. Кайсы чигә, кемдер бәйли, эрли... Әнисе аларга «Азат хатын», «Башкортстан кызы» журналларыннан гыйбрәтле хикәяләр укый. Аннан шул вакыйгаларга үзләренекен дә кушып, көлешеп тә, елашып та алалар. И яраталар да инде әнисенең моңлы тавышын. Шуңадырмы, хәзер дә безнең «ак әбиебез» дип, авыл халкы догалар укырга, мөнәҗәтләр әйтергә чакыра.
Ак әби дигәннән, әнисенең, Рәйханның дәү әнисеннән калган бик матур ак калфагы бар. Дәү әнисе аны үз куллары белән чиккән һәм кияүгә чыкканда кигән. Кечкенә чагында әй кызыга иде Рәйхан шул калфакка. Өйдә кеше юкта, көзге алдына басып киеп тә карый иде. Әнисе аш-суга да бик оста. Ул пешергән бәлеш-гөбәдияләр телеңне йотарлык. Әтисе әйтмешли, «булганнан бар да була». Авылдагы барлык туйларда да табын түрен ул ясаган чәк-чәк бизи. Әнисенә гел булышыкач, Рәйхан да остарды. Шуңа күрә пешекче һөнәрен сайлады да.
Рәйханның күз алдыннан менә шундый күңелле мизгелләр йөгереп үтте. Гаилә җылысы бөркелеп торган әти-әниле авыл өен сагынып куйды. Гаҗәп, ниндидер бер җиңеллек тоеп, үз гаиләсендә булган күңелсезлекләргә каршы көрәшердәй көч тапкандай булды һәм мәктәптән чыгып килүче кызын каршыларга китте.
– Кызым, без бүген дәү әтиең белән дәү әниең янына кайтабыз.
– Ә дәү әниемне ни өчен «ак әби» дип йөртәләр?
– Яхшы күңелле, кешеләргә игелекле, олы йөрәкле булганы өчен, кызым.
– Тагын, ак калфагы өчен дәме?
– Аның өчен дә.
Рәйхан кызына карап, елмаеп куйды. Колагында әнисенен сүзләре ишетелгәндәй булды: «Хатын-кызнын бәхете – ирдән, кызым».
 

Рузилә МИРЗАЯНОВА 


Яр Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе


татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге


Фото: https://yanarysh.ru/


 

Комментарийлар