Логотип «Мәйдан» журналы

Хатын кармагы

Ике ел буе кесәсендә йөреп, әллә нинди язмалар, телефон, машина номерлары белән чуарланып таушалып беткән кечкенә кенәгәсен ташлар алдыннан, яңасына күчереп алырдай язмалар калмый микән дип, кенәгә битләрен кабат карап чыгарга булды Габид.

Шунда эшкә чыгучылар исемлеге теркәлгән битнең бер почмагына язып куелган телефон номеры игътибарын җәлеп итте: 38-27-16. Вәссәлам! Исем дә юк, фамилия дә, адрес та. Аптырады бит Габид. Нинди номер булыр бу? Аның бу номерны гомергә дә бармак очына алып җыйганы юк. Кем булыр икән соң бу?..
Габид төнне йокысыз үткәрде. Иртән:
– Кәефең китеп тора димме соң? – дип кызыксынган хатынына, үзе дә сизмәстән, кырыс тавыш белән:
– Китсә, даруың бармы әллә? – дип кенә җавап кайтарды.
Эш кабинетына барып керүгә, әлеге билгесез номерны җыярга тотынды. Линия буш түгел иде, кемдер сөйләшә. «Берәр азык-төлек кибете булды бугай бу», – дип уйлады Габид. Алай дисәң, нигә аңа кибет телефоны? Өйләнгәннән бирле аны мондый мәсьәлә борчымый. Хәлимәсе кайгырта аның ише эшләрне.
Ярты сәгатьтән ул әлеге номерны кабат җыйды. Тагын буш түгел.
– Тфү, нәрсә соң бу?! – диде Габид, ачуы чыгып. Ләкин ачуы килгән саен кызыксыну арта барды.
Унынчымы, егерменчеме тапкырдан гына трубканы алдылар. Каршы яктан бик ягымлы хатын-кыз тавышы «Алло!» дип дәште.
– 38-27-16 мы?
– Әйе.
– Әйтегез әле, кая эләктем мин?
– Кая эләгергә теләгән идегез соң?
– Җиде кат күктә җиде ягымнан: «Нинди тәмле җиде ризык китерим?» – дип бөтерелеп йөрүче җиде пәри кызы янына.
– Аңлашыла. Тәмләп сөйләргә дә, тәмле ашарга да ярата торган кешедерсез, ахры. Хатыныгыз тәмле ашатып бозып бетергән бугай үзегезне.
– Хатыныгыз дип, ни... Өйләнмәгән егет әле мин. Эп-эсвижи. Кер тимәгән, ягъни таракан шуып төшәрлек.
– Дөньяда андый егетләр бар микәнни әле?
– Бар булганы да шул бер миндер инде.
– Һм, да. Андый кешенең исемен белү начар булмас иде.
– Гена. Әй, ни, түгел... Монысы – русча. Татарчасы – Габид.
Трубкадан яңгыратып көлү ишетелде:
– Нинди гаҗәп кеше дисәм, исемегез икәү икән.
– Ә сезне кем дип белик?
– Гөлҗамал.
– Аңлашыла. Тулырак итеп әйтсәк, Бибисәгыйдәбанусылугөлҗамалдыр инде?
– Юк. «Биби»ләрсез генә Гөлҗамал. Чыны шулай.
– «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» инде алайса?
– Хәзер инде шәмдәлләрдә утлар «Казан» ресторанында гына яна...
Сөйләшә-сөйләшә, сүз зурга китте. Габид «ягымлы тавыш»ны шимбә көнне «Казан» ресторанына кичке аш ашарга чакыруын да сизми калды. Каршы яктан телефон уңай җавап бирде. Мәсьәлә көтелмәгәнчә Һәм бик ансат хәл ителде.
Хәл ителде дә бит, тик Габидны шикләнү-куркулар бораулый иде. Хатын сизсә нәрсә булыр? Ул «өй прокуроры»ннан бернәрсә яшереп булмый. Шерлок Холмс белән бер Хәлимә. Ни уйлаганыңны йөрешеңнән үк сизә.
Шимбә көнен көч-хәл белән көтеп алды Габид. «Бик бәйләнчек нәмәрсә булып, рестораннан өйгә ияреп кайтмагае», дип тә курыкты. Ярар, беткән баш беткән, бер тәвәккәлләгәч, азакка кадәр җиткерергә кирәк. Бик бәйләнә башласа, өйдә хатын, балалар барлыгын әйтмичә булмас, дип тынычландырды Габид үзен.
Башка вакыт шимбә көннең яртысын караватта аунап уздыра иде, бүген исә бик иртә торды. Хуш исле бит сабыны белән озаклап юынды. Бергә яши башлаганнан бирле электр бритвасы белән ярты-йорты кырынгалап йөрүче иренең күбек бутап, кул кырынгычы белән пөхтәләп кырынып утыруына гаҗәпләнде Хәлимә.
– Ник аптырадың? – диде Габид. – Миңа да бер мәртәбә кешечә булырга ярыйдыр бит, гомер буе йонга батып йөрергә димәгән.
Әйтерсең, аның яхшылап кырынмавына хатыны гаепле иде.
– Чалбарыңны үтүкләп йөр, – дигән хатынына ул: – Иртәгә барыбер шушындый хәлгә килә ул, шулай булгач, нигә җәфаланырга, – дип кенә җавап бирә иде. Бүген исә чалбарын да чистартып, озак кына үтүкләп азапланды. Өйләнгәндәге галстугын таптырып бәйләде. Гомергә одеколон сөртми иде, аны да таптырды.
– Кая җыенасың болай бик тырышып? – дип кызыксынган хатынына:
– Эшкә барам, бетон килергә тиеш, – диде.
– Энә-җептән генә киенеп эшкә барамыни кеше, гомер булмаганны? Аннары үзең бит: «Киләсе шимбә ял итәм, берәр кая барырбыз», – дигән идең.
– Атна башында мин ни әйтмәм. Бүгенге акыл иртәгә ярый торган заманамыни хәзер...
Ишектән чыгып барышлый, авыз эченнән генә:
– Соң кайтырмын. Анда кемдер пенсиягә китә бугай, – дип мыгырданды. Өй эченә «Русский лес» исе генә таралып калды...
Габид чыгып китүгә, Хәлимә чәчләрен бигудига чорнады, кием шкафыннан язгы аяз күк йөзедәй зәңгәрсу күлмәген алды. Бу күлмәкне ул Габид белән бергә яши башлауларына биш ел тулган көнне кияргә дип тектергән иде. Яраткан иде Габид бу күлмәкне. «Фәрештәм син минем!» дип кочып алган иде. Театр-кичәләргә барганда кияргә дип алынып та, киелмичә ятучы үкчәле туфлиләрен тартып чыгарды.
Өйдә кия торган халатын салып, әлеге киемнәрне кигәч, биткә җиңелчә генә иннек-кершән дә тидереп алгач, үзен танымады Хәлимә. Әйтерсең, ун ел элек яшьлек дәрте белән янып, туй дип җилкенеп йөргән чагы карап тора иде аңа көзгедән.
«Их, Габид, – дип уйлады Хә­лимә, көзгедән күзен алалмыйча, – синең бит бер мәртәбә дә эшемә шалтыратып хәлемне белгәнең юк. Телефоннан хатыныңның тавышын да таныма инде син. Ә Хәлимә бит аныкын шунда ук таныды. Юк, болай яшәргә ярамый. Яраталар бит алар бер-берсен. Бу турыда бер-берсенә әйтергә, назлы күз карашы белән бер-берен җылытырга вакыт кына таба алмыйлар. Менә бүген, кармакка эләккәч, шәмдәлләрдә генә янган утлар яктысында барын да сөйләшергә, аңлашырга кирәк булыр...»
 
"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар