Логотип «Мәйдан» журналы

«Хат жибәрәм сагышларга манып...»

Хат жибәрәм сагышларга манып,Белсәм дә мин җавап язмасың.Тик эчемнән телим: миннән башкаТынычлыгың беркем бозмасын.Күңел чикләрендә кышкы тынлык,Хатларның да эзе суынган.Бар өметләр, бар хыяллар эреп,...

Хат жибәрәм сагышларга манып,
Белсәм дә мин җавап язмасың.
Тик эчемнән телим: миннән башка
Тынычлыгың беркем бозмасын.
Күңел чикләрендә кышкы тынлык,
Хатларның да эзе суынган.
Бар өметләр, бар хыяллар эреп,
Карлар карасына сыенган.
Агармыйдыр хыял кайнар яшьләр,
Кайнар сүзләр белән юып та.
Әллә инде саташуым: синең
Сүзләр белән сөйли тынлык та.
 

Алинә ХӘБИБУЛЛИНА


Фото: https://vk.com/

 
«Мәйдан» №10, 2020 ел.

Комментарийлар