Логотип «Мәйдан» журналы

Хат ташучы... анализ алачак?!

!Соңгы вакытта «Россия почтасы» бик активлашып китте.Менә Түбән Новгородта бер яңа проект сынала: хат ташучыларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Шушы проект кысаларына 700 почтальон кан...

!Соңгы вакытта «Россия почтасы» бик активлашып китте.
Менә Түбән Новгородта бер яңа проект сынала: хат ташучыларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Шушы проект кысаларына 700 почтальон кан басымы үлчәргә, канда шикәр дәрәҗәсен тикшерергә, экспресс-анализ ясарга өйрәтелгән.
— Ерак районнарда, бигрәк тә авылларда, почта - халыкның җыелу, хезмәт күрсәтү урыны, һәм бу юнәлешне үстерү мөһим. Бу гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, — дигән бу җәһәттән “Россия почтасы” генераль директоры Николай Подгузов.
Чын булса, хат ташучылар халыкка дару да сатачак, ди. Шуны беләсе иде: кайчан бу хезмәт ияләре халкыбызны матбугатка яздырып, үзләренең турыдан-туры бурычлары белән шөгыльләнә башлар икән?
 
https://kiziltan.ru/

Фото: graycell.ru

Комментарийлар