Логотип «Мәйдан» журналы

Халыклар бердәмлеге көне Мәскәү - Казан видеокүпере темасы булачак

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла28 октябрьдә, 11.00дә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Мәскәү («Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы) – Казань («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы) вид...

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла



28 октябрьдә, 11.00дә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Мәскәү («Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы) – Казань («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы) видеокүпере була.
Мәскәүдә журналистларның сорауларын Молдова берләшмәләре конгрессы башлыгы Александр Калинин, Мәскәүдә кырым татарлары берләшмәсе вәкиле Тимур Булгаков, рус милли костюмын җыючы Сергей Глебушкин җавап бирәчәк.
Казан студиясендә кунакта Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, "Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе" җирле иҗтимагый оешма рәисе, Казанның Совет районы 93нче гимназиясе директоры Ирина Александровская, үзбәкләрнең Казандагы җәмгыяте вәкиле була.

Комментарийлар