Чулман яры буена сыенып утырган гүзәл Чаллы каласы данлы үткәне, дөньяга билгеле КАМАЗы, бүгенге мул, тыныч тормышы белән горурланып һәм якты киләчәккә ышанып яши. Ярты миллионнан артык кешенең уңайлы яшәешен тәэмин итү, социаль-икътисад программаларын тормышка ашыру, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча кирәкле чаралар күрү, җәмәгатьчелек үзидарәсен үстерү, торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын тиешенчә карап тоту, төзекләндерү һәм яшелләндерү, халыкка сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру, тагын бик күп башка мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләре шәһәрдәге өч район хакимиятенә тапшырылган. Шуларның берсе – Үзәк районы белән 2012 елдан бирле Галимов Искәндәр Нургаләм улы җитәкчелек итә. Утыз ел шушында гомер иткән кеше буларак, шәһәрдәшләрне борчыган проблемалар аңа бик яхшы таныш. Зирәк акыл белән эш итүче, төпле фикерле, һәрдаим халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкченең үз районында да, шәһәрдә дә абруе зур. Коллективы зур эшләргә сәләтле көчле кадрлардан тора.

6Y8K1661

Искәндәр Галимов тумышы белән Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылыннан. Нургаләм белән Рузалия Галимовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Аннары гаилә тагын да ишәя – Илсур, Алсу туа. Барысының да бәхетле балачаклары Зур Полянка урманчылык кордонында уза. Әтиләре – урманчы, балаларын үзенә ияртеп табигать кочагына – урман киңлекләренә алып чыгып китә, якын-тирә урманнарда алар эз басмаган урын, алар күрмәгән җәнлек калды микән. Җәен-кышын гаилә белән әтиләренә булышып, урман хиссияте белән яшиләр. Урманнарны чын ярату, һәрнәрсәдә матурлыкны күрә белү кебек күркәм сыйфатлар шул вакытлардан ук килә торгандыр.
Әтиләре Нургаләм Нургаяз улы исә, урманчылык эшенә керешеп киткәнче, башта шахтер һөнәрен үзләштерә.1948 елны авылның унсигез-унтугыз яшьләрдәге бертөркем егетләрен ФЗӨ мәктәбенә укырга җыялар һәм Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә алып китәләр. Алар арасында Нургаләм Галимов та була. Шунда калып, ун елга якын шахтада күмер чаба Татарстан егете. Мишәр егетләре сынатамы соң – кайда да кыюлык, тырышлык, зирәклек белән аерылып торалар. (Алга китеп булса да әйтик, илле яшьтән лаеклы ялга чыгу өчен, ун ел шахтер стажы кирәклеге турында закон чыккач, кырык тугыз яшьлек ир, ярты ел җитмәгән стажын бер ел итеп тутырып, яңадан шунда барып эшләп кайта). Аннары инде төшләренә кереп йөдәткән, бик тә нык сагындырган туган якларына кайтып, урманчы булып урнаша. Тулы күкрәк сулышы алып «Шахта» көен яңгыратканда, бар урман тын калып, аны гына тыңлыйдыр кебек тоела. Сихри кайтаваз булып янәдән ишетелә җыр. Бар яктан да килгән, һәр эшкә кулы килешеп торган шахтер егеткә кызыгучылар күп була билгеле, ләкин Нургаләм үз авылының иң чибәр, уңган-булган кызларыннан берсе – Рузалияне сайлый.
Яшь гаилә өй салып керә, дөньяларын җитеш, табыннарын түгәрәк итеп, тәүфыйклы балалар үстереп, күпләр сокланырлык матур тормыш кора алар. Рузалия Гафиятулла кызы аш-суга осталыгы белән тирә-якта дан тота. Башта үзләренең «Алга» колхозында, аннары Урта Тигәнәле мәктәбендә пешекче була, колхоз эшләренә дә өлгерә, чөгендерен, бәрәңгесен дә эшкәртә, йорт-җире һәм каралты-курасында да чисталык, пөхтәлек хакимлек итә. Нургаләм дә күпкырлы сәләткә ия булуы белән авылдашларын шаккатырган. Нинди эшкә алынса, шуны белгән. Оста куллы балта остасы, тегү эшенә хирыс. Тун тегү дисеңме, кием-салымны төзәтеп бирүме – барысын да булдыра. Җор теллелеге белән аерылып тора, мәҗлесләр алып бара. Яңгыравыклы матур тавышы белән җырлап та җибәрсә… Кырык яшен узгач, беренче мәртәбә кулына гармун алып уйный башлый, иллесе тулганда шигырьләр язу белән мавыккан. Сабыр холыклы, салмак, ипле, төптән уйлап эш итә торган кеше булган.
«Хәзерге акылым белән шуны уйлыйм: әти-әни безне бик дөрес итеп тәрбияләгән бит. Шуклыклар өчен тырнак белән дә чиертмичә, зирәклек, тапкырлык, әмма таләпчәнлек белән үстергәннәр. Әтинең: «И, улым, улым!..» – дип сузып әйтүләре ул чагында бик каты орышу булып яңгырый иде», – дип, елмаеп искә ала Искәндәр Нургаләмович. Ә бәлки уллары үзләре үк ачуланырга әллә ни җирлек бирмәгәндер. Искәндәр мәктәпнең иң оста чаңгычысы, йөгерешчесе булган, яхшы укыган. Укытучы булу хыялын тормышка ашырып, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, юллама буенча Зәй районының Чубыклы урта мәктәбенә физика укытучысы итеп җибәрелгән. Булачак тормыш иптәшен дә шунда очрата егет. Зәй кызы Тамара да физика фәнен укыта, югары белемне Алабугада алган. Бер үк уй-теләк, бер үк мәшәкатьләр ике яшь йөрәкне гомерлеккә бәйли дә куя. Ә 1985 елда алар күршедә генә гүзәллеге белән ымсындырып торган Чаллы каласына күченәләр. Хәер, дөресрәге – Искәндәрнең армиягә бару теләге көчле була, ә авыл мәктәбе укытучыларын алмыйлар. «Мин, физик яктан көчле егет, унөч классташ арасыннан берүзем хәрби хезмәттә булмаган. Чаллыга килеп КАМАЗга эшкә кердем дә, өч ай дигәндә, армиягә киттем, үкенмим», – ди ул.
Төзек, матур, чиста, гел үсештә булган шәһәр белән язмышларын бәйләргә теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы бер дә гаҗәп түгел. Язмыш кушуы белән, 1982 елны әти-әниләре дә Урта Тигәнәледән Чаллыга күчеп яши башлаган була. Нургаләм абый – УРЭИК оешмасына, Рузалия апа «Весенний» совхозына эшкә урнашалар. Хезмәтләре һәрчак югары бәяләнеп, бик күп Мактау грамоталарына, медальләргә лаек булалар. Дистә ел җир астында күмер чабып, дөньядагы иң авыр хезмәтләрнең берсен башкару, күрәсең, үзенекен итми калмагандыр. Ни кызганыч, Нургаләм Нургаяз улы алтмыш биш яшендә йөрәк өянәгеннән гүр иясе була. Урта Тигәнәлегә алып кайтып җирлиләр. «Безнең анда нигез юк инде, туганнар гына калды, әмма әтинең рухын яд итәргә гел кайтып торам, мөмкинлек булганда әрвахлар рухына корбан чалдырам. Әти алдындагы балалык бурычымны үтәп бетерә алмадым шикелле, иртәрәк китте шул…» Мондый үкенечле уйлар әтиләрен иртә югалткан һәммәбезгә дә хас бит.
Әниләре Рузалия апага җитмеш алты яшь. Балалары һәм оныкларының уңышларына куанып, улы Илсур гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Тәмле аш-сулары, татлы сыйлары белән әле дә сөендереп тора. «Әни!», «Әби!» дип өзелеп торган газизләре бар, һәркайсын якты йөз белән каршы алып, игелекле гамәлләр кылуын теләп озатып кала. Ата-ана фатихасы белән эшләнгән һәр эшкә фәрештә канатын тыга, диләрме әле?! Иң олы уллары Искәндәрнең зур бер шәһәр халкының тормыш хәлен яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертә алуына, җитәкчеләрнең аңа ышаныч күрсәтүләренә ана кеше ничек шатланмасын соң!
Галимовларның уртанчы кызлары Алсу белән кияүләре Азат гаиләсе Алабуга шәһәрендә матур гына гомер кичерә. Күптән түгел уллары Илмирны башлы-күзле иткәннәр.Төпчекләре Илсур Чаллының 32 нче мәктәбендә физкультура укыта, киленнәре Эльвира да педагог. Кызлары Эльвина – КФУ студенты, Азалия – Пушкин исемендәге лицей укучысы.
Язмышларын педагоглык эшчәнлегенә багышлаган Искәндәр Нургаләмович белән Тамара Николаевна исә – Чаллы шәһәре мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр. Гаилә башлыгы, армия хезмәтен үтеп кайтканнан соң, шәһәрнең 23 нче мәктәбендә физика фәнен укыта, аннары укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасына керешә. Эшенә җаваплы карашы, балаларны яратуы белән үзен чын педагог итеп таныта. Шәһәр мәгариф идарәсендә, гадәттә, андыйларны тиз күреп алалар – И.Галимовны 58 нче урта мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Менә шул чорда – унбиш ел директор булып эшләгән дәвердә – бер-бер артлы килеп туган авырлыкларны җиңә барып чыныга, зур тормыш мәктәбе уза ул. 1993 елны двигательләр заводында янгын чыгу сәбәпле, 58 нче мәктәп бинасын сала башлаган КАМАЗ җитәкчелеге төзелешне туктата. Яңа 58–59 нчы комплекста яшәүчеләрнең меңләгән балаларын үзләре яшәгән урында укыту максат итеп куела. Моның өчен биш-алты балалар бакчасын арендага алып, ике-өч сменада укыту оештырырга туры килә. Мәктәп директоры уку бинасы төзелешен дә игътибар үзәгендә тота. Ниһаять, 1997 елда шәһәрнең капиталь төзелеш идарәсе балаларны өр-яңа мәктәпле итә. Ата-аналар, балалар, укытучылар өчен нинди зур шатлыклы вакыйга була бу.
Тормыш андый сөенечле мизгелләргә бай бит ул. Мәктәптә эшләгән елларын сагынып искә ала ул. Аның өчен мәктәп – яшәү рәвеше дигәнне аңлата. Чөнки иртәдән кичкә кадәр мәктәптә, ял көннәре дә шунда үтә, бәйрәмнәр дә. «Фидакарьләрчә эшкә бирелгән кеше ул Искәндәр Нургаләмович», – ди хезмәттәшләре аның турында. Үз алдыңа дөрес максатлар куя белсәң, аларга ирешү өчен, кыенлыклар каршында каушап калмаска өйрәнсәң, хезмәтеңне кызганмасаң, язмыш та сиңа мәрхәмәтле була. Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә директор. Җитәкчелек эшендә инде саллы тәҗрибә туплаган Искәндәр Галимовны 2008 елда шәһәр Башкарма комитетына оештыру һәм аналитик эшләр идарәсе башлыгы итеп чакыралар. Ике елдан Аппарат җитәкчесе вазифасын йөклиләр. Бу инде мәктәп казанында кайнау гына түгел, монда бөтенләй башка гамь, башка мәшәкатьләр – шәһәр, республика күләмендә фикер йөртү һәм эшләү.
– Үземне бу өлкәдә сынау – тормышымны чиста дәфтәр битеннән башлап, өр-яңа фән үзләштергән кебек, – ди җитәкче, ярым шаяртып.
Чаллы Башкарма комитетының Искәндәр Нургаләм улы җитәкчелек иткән Үзәк районы шактый зур. Торак сферасы гына да 425 күпфатирлы йорттан тора, аларга 10 идарәче компания хезмәт күрсәтә. Район территориясендә шәһәрдә яшәүчеләрнең ял итү үзәге һәм күмәк чаралар үткәрү урыннары булып саналган «Яр буе» паркы, «Гренада» стадионы, Энтузиастлар бульвары, Мәйдан, шәһәр пляжы, «Тулпар» ат спорты мәктәбе, эре сәүдә, азык сәнәгате предприятиеләре һәм башкалар урнашкан.
– Торак объектлары белән эшләгәндә территориаль иҗтимагый үзидарәнең зур булышлыгын тоябыз. Аларны, нигездә, халык алдында абруйлы, кеше проблемаларына битараф кала алмаган, актив пенсионерлар җитәкли. Бар нәрсәне уртага салып сөйләшү, борчыган мәсьәләләрне безнең белән бергә хәл итәргә алыну, күмәк яллар оештыру яшәешне тагын да мәгънәлерәк итә, – ди хакимият башлыгы. – Халык белән эшләгәндә бар да мөһим – шәһәр хакиме урынбасары, тәҗрибәле остазыбыз Флера Ивановна Андреева әйтергә яраткан: «Тормышта вак-төяк нәрсәләр булмый», – дигән гыйбарәгә кат-кат инанабыз. Кайвакыт шулай зурдан кубып ниндидер эш башкарабыз, әмма шунда бер кашык дегет бер мичкә балны харап итәргә дә мөмкин. Без ирләргә караганда, хатын-кыз җитәкчеләр аеруча сизгер шул. Алар кебек үзеңә дә, кешеләргә дә таләпчән булганда гына җитәкчелек эшенә алынырга кирәк. Шәһәр хакиме Наил Гамбәрович Мәһдиевнең үтә дә зирәклек белән алып бара торган вазгыяте, аның тормыш мәктәбе безне кешеләргә буш вәгъдәләр бирүдән сакланырга, халык ышанычын югалтмаска кирәклегенә төшендерә.
Үзәк районында яшәүчеләрнең 143е – Бөек Ватан сугышы ветераны, 1400е – тыл хезмәтчәне, 1587се хәрби хезмәтне кайнар нокталарда үтәүчеләр булу да социаль мәсьәләләрнең чишелешен чиратка куймауны таләп итә. Аларга даими игътибар күрсәтергә, тормыш хәлләре белән кызыксынырга, ярдәм итәргә кирәк. Саный китсәң, бер генә мөһим чара да район башлыгы катнашыннан башка үтми. Үз районы халкы белән өмәләргә дә чыга ул, агачын да утырта, йөгерү кроссына да, чаңгысына да баса – һәр эшкә җаваплы карый, яшьтән үк шуңа өйрәнгән.
Җәмәгате Тамара Николаевна да – шәһәрдә билгеле педагог, иң көчле физикларның берсе, 26 нчы гимназиядә укыта. Өч ел элек республикада илкүләм өстенлекле мәгариф проектында җиңүче булып акчалата грант откан. Ул вакытта 58 нче гомуми белем бирү мәктәбе миллион сумлык грантка лаек була. Тамара Николаевна Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул укыткан укучылар һәр елны Россиядә, Татарстанда физика, астрономия фәннәре олимпиадаларында катнашып җиңү яулый. Үзләренең балаларына да төпле белем, яхшы тәрбия бирә Галимовлар. Алинә – Пушкин исемендәге лицейны, Лилия 26 нчы гимназияне уңышлы тәмамлап, бер-бер артлы икесе дә Казан дәүләт энергетика университетында югары белем алып чыга. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр. Кызлар да күптөрле һөнәрләре белән сокландыра. Икесе дә инглиз телен «су урынына эчә». Студентлар алмашу программасы буенча Алинә Америкада да укып кайткан. Шекспирны инглиз телендә төп нөсхәдә укый. Кызлар музыка, хореография өлкәсендә дә сынатмый. Гаиләдә ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Алинә белән Лилия дә, әти-әниләренә, әби-бабаларына охшап, һичшиксез, тормышны, кешеләрне, хезмәтне яратырлар, җәмгыятькә күп файда китерерләр. Искәндәр Нургаләм улының һәм Тамара Николаевнаның иң ихлас теләк-өметләре дә шул бит. Иңнәрендә ил гаме йөрткән, үз халкына намус белән хезмәт иткән, шушы айда үзенең күркәм юбилеен каршылаучы район җитәкчесенә киләчәктә дә барлык уй-планнарын тормышка ашырырга язсын, дияргә генә кала.

Искэндэр_Галимов_03


Комментарий язарга