Логотип «Мәйдан» журналы

Халык сынамышлары ни юрый?

Соңгы елларда табигать безне сюрпризлары белән шаккатырып тора башлады бит әле. Әллә инде ул халык сынамышларын да санга сукмый башладымы? Кышка багышланган сынамышларны карап карыйк әле... Нәрсә вәгъ...

Соңгы елларда табигать безне сюрпризлары белән шаккатырып тора башлады бит әле. Әллә инде ул халык сынамышларын да санга сукмый башладымы? Кышка багышланган сынамышларны карап карыйк әле... Нәрсә вәгъдә итәләр икән?
 
Июль. Егерме бишендә кырау булса, кыш суык килә.
Сентябрь аяз - кыш салкын.
Беренче октябрь. Бу көнне кар күренсә, кырык көннән кар күренер. Җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр.
Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак боз яуса, кыш суык булыр.
Беренче кар көндез яуса - кыш салкын, төнлә яуса - җылы була.
Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Кыш сыкы булса, җәй алма була.
Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
Декабрь. Егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.
Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.
Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.
Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.
Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.
Унбишенче февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
Тоз юеш булса, кыш көне җепшек була.
Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
Утын сызгырса, көн суытыр.
Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.
Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
Алтынчы гыйнварда суык булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Елан елы җылы була, Сыер елы суык була, Дуңгыз елы коры була, Балык елы явым була.
 
Ә сез нинди сынамышлар беләсез, безнең белән уртаклашыгыз.
 
 
 
 
 

Комментарийлар