Поэма

Шагыйрь Зөлфәт истәлегенә

14_zolfet_tyshlyk2

Мин – Шагыйрь!…
60 яшьлек юбилеенда (2007 елның 16 апреле) Зөлфәтнең сәхнәдән халыкка әйткән сүзе.

I

Һәйкәл телгә килдемени! –
Сәхнәнең уртасыннан
Ярып салды.
Зал тын калды –
Гаепле малай сыман…

«Күрегез, мин язам әле,
Сезгә – яңа китабым»!
Кинәт ярсуы чигенде,
Нәрсә әйтсен соң тагын?..

Бу кавемгә ни әйтергә?
Кем ул йөзен яшерә…
«Йолдызга караучы чучкалар» –
Безнең көнгә ишарә.

Йолдызлар үртәлеп бага,
Җаннарына ут кабып.
…Дөбер килеп зал кул чаба
Йокысыннан уянып.

II

…Көнләшүме?..
Ничек кенә!
Шагыйрьлек – ут учакта!
Ходай сулышы тумыштан
Алган аны кочакка.

Аяк сөртеп үтәлмисең,
Чын шигырь ул – кыя-сын!
Упкыннардан йолып ала
Гамьле адәм баласын.

Чын шигырьгә табынганнар
Намусын сатмый илдә.
Нәгърә булып яңгырый сүз:
«Билеңне бирмә, бир-мә!»

Тезләнгәннәр аягүрә
Оныткан йөргән чагын.
Кемнәр җанын аңласын, ди,
Тезләнмәгән җырчының?!.

Таңда күккә томырылып
Күк түрен айкый коштай.
Шагыйрьлектән качып булмый,
Качалсаң да язмыштан.

Былбылларны сызгырта ул,
Еланнарны сайрата.
Язмыш кына түгел шул бу,
Сере тирәндә ята.

Көнлекчеләр өчен арзан
Шигырь – такыр юл кебек.
Такмак әйтәләр сәхнәдән,
Кул чабалар гөр килеп.

«Шигъри әнкә» дигәннәргә
Әллә инде үч итеп,
Такмакчылар мәйдан тота,
Зәвыкны тетеп, сүтеп.

Көнләшү – җиңелү диләр,
Андыйның тыны кыска.
Талантлар башына басып
Үр яулый ул тормышта.

III

Хисләр бәреп өскә чыга,
Ярсып чыга алар.
Шигырьгә тик моңлы җаннар
Килеп сыеналар.

Шигырьләр ул туңганнарга,
Өшегәнгә кирәк.
Кирәк алар бураннарда
Адашканга бигрәк.

Үз-үзләрен югалтканга
Бөек хисләр – терәк.
Яңгырларда күшеккәнгә
Җылы шигырь кирәк.

Чын хисләрдән туа шигырь,
Дөнья бәясе ул.
Хәйлә, мәкер угын атмас
Хаклык җәясе ул.

Яшәү дигән бөек сергә
Алтын ачкыч алар.
Йолдызлар биеклегенә
Менәр баскыч алар.

Чын шагыйрьләр Кояш кебек –
Янмый үзен жәлләп.
Шагыйрь халык зарын җырлый,
Эзләми ул җәннәт.

IV

«Йөрәкләрдә – үлмәс дастан»,
Чын шигырь – Татарстан!
Көлгә калган илләр дә бит,
Гөл булып көнгә баскан.

Татар иле, гөлле чагың
Кайтачак әле тагын.
Бу – мәңгелек ышануы,
Һәм какшамас иманы!

Уйларны җырдан эзләгез,
Җырдагы – уйга күчә.
Тамырны көлдән аралап,
Тирәнгә төшә-төшә,
Рух чишмәсенең юлларын
Ачып халкын сугара.
Таш астында гөлләр елый –
Һава җитми суларга.

Татарның илле чагыннан
Килгән уйларны ялгап,
Шагыйрь җырдан-җырга бара
Тар сукмак, упкын буйлап.

V

Шагыйрь өстенә укларны,
Кем иренми – яудыра.
Төз аталар, чукынчыклар,
Туры тия, яндыра…

– Идеягә хилаф шигырь
Яза бит, ни хәл итик?..
Активлыгы җитеп бетми,
Тәртәгә булмый кертеп…

– Зөлфәтнең бит, бер уйласаң,
Файдасы ясмык чаклы…
Ничек алар тарафына
Җәеп барыйк кочакны?!.
«Халык шагыйре» исемен
Ул да алса… Килешми!..
Шагыйрьлеккә… шагыйрь дә ул,
Ни бит… нидер җитешми…

…Тагаракка елышканнар
Астан утны йөртәләр.
Алар – чик.
Азлар гына
Тимер чикне үтәләр.
Үзләренчә алар да бит
Буй җитмәслек даһилар.
Алар катына үтәргә
Күпләр ишек шакыйлар.

Илнең алтын кендекләре,
Бөекмәннәр көтүе.
Аларга ышану – бәла,
Тел, иманның бетүе.

Каны белән яза шагыйрь,
Хис таша, ярсый акыл…
Түрәләрдән бик ерак ул,
Ходайга шундый якын!

VI

Зөлфәтлекнең һиммәте шул –
Араннарга кермәде.
Җаны якты калды аның,
Керләнсә дә күлмәге.

…Һәйкәл сыман горур басып,
Игълан итте: «Мин – шагыйрь!»…
…Һәм егылды туфракка,
Үксеп яктыра кабер.

Көчек булсын, бүре булсын.
Тик өрсен иле өчен.
Килеп китте… Дастан булып,
Җаннарда балкыр исем.

Үксез булып, туңып, янып
Кешеләр арасында,
Бозларга учак кабызып
Мәңгегә барыр сыман.

Картайган, тузган йолдызлар
Җирдән нурлар җыйганда,
Сызылып үткән бер атылчак
Нур өләшә җиһанга…

2008.


Комментарий язарга