Логотип «Мәйдан» журналы

Халык күңеле тудырган җәүһәрләр

 Сезнең, әлбәттә, Илһам Шакировны тыңлаганыгыз бар.Башта бик гадәти кебек: син сәхнә алдында утырасың, җырчының үзен, кара рояльне, җитди йөзле аккомпаниаторны күрәсең, залның, җырны куркытмыйк дигәнд...

 Сезнең, әлбәттә, Илһам Шакировны тыңлаганыгыз бар.


Башта бик гадәти кебек: син сәхнә алдында утырасың, җырчының үзен, кара рояльне, җитди йөзле аккомпаниаторны күрәсең, залның, җырны куркытмыйк дигәндәй, әкрен генә көрсенүен ишетәсең.

  Бер минут уза, ике минут, биш минут... Кинәт синең яныңда берни дә калмый, барысы юкка чыга, син гомер бакый башыңнан кичкәннәрне күңелеңдә тергезә башлыйсың. Төнен ат сакларга баргач яккан учаклар, яу кырына киткән әтиең, бала бишеге өстенә иелгән хәсрәтле анаң, күңел хисләрен әйтеп бирә алмаудан газапланган яшь бер кызның оялчан тыйнаклыгы һәм мөлдерәмә тулы бәхете, әнисен күмәргә кайтып җитә алмаган үсмер егетнең үкенечләре...

  Концерт күптән бетте инде, алкышлар да сүнде, зал бушап калды. Син, өеңә кайтып, көндәлек мәшәкатьләреңә күмелдең...

 Кинәт, көтмәгәндә, күңел күгең яктырып киткәнне тоясың, концертта кабынган хисләр синдә кабат яңаралар, җаныңны шәфәкъ нурыдай ягымлы бер балку белән тутыралар. Бәхетле минутлар бүләк иткән җырчыга күңелеңнән рәхмәтләр укып, син тагын Илһамны тыңларга җыенасың...

  Шул ук бинага килеп, кассаның бәләкәй тәрәзәсен чиртәсең. Ә сиңа... ярый ла кассир әйтсә, бүгенгә билет юк, иртәгә генә була, дисә, каян килеп кая китмәгән, син әле бер көн түгел, бер ай көтәргә дә риза булыр идең. Ләкин кассир синең күңел тойгыларыңны аңламый, өзеп кенә әйтә: Илһам юк, ди, аны республиканың читенә – Актаныш якларына ук алып киткәннәр, аннан ул Кыргызстанга, Казахстанга,   Үзбәкстанга, Нева буйларына барырга тиеш. Казанга ул кышсыз кайтмаячак, ди.

Әнә кайларга китте аның даны!

  Илһам Шакиров кебек популярлыкны бездә, мөгаен, бер генә җырчы да белмидер. Без аңардан үзара сөйләшкән чакта ничек шулай бик тиз таныла алуының сәбәбен сорадык. Илһам хәйләкәр генә елмайды:

  – Әллә ни сере юк аның. Илле җиденче елны олысы-кечесе дәррәү төянеп Мәскәүгә китеп барды. Декадага. Казанда без Екатерина Александровна Соколова белән икәү генә торып калдык. Ул пианистка, мин – консерватория студенты. Үзегезгә мәгълүм: халык җырсыз яши алмый. Безне көн саен радиога йөгертәләр, без эфирдагы бушлыкны тутырырга тиешле кешеләр булып чыктык...

  Шаяртып әйтелгән сүз булса да, чыны бар: халык җырсыз яши алмый. Җыр безгә үз-үзебезне аңларга, дөньяны яңабаштан ачарга ярдәм итә. Шуны булдыра алган җырчы тамашачыны бәхетле итә.

  Илһам Шакиров илебезнең барлык шәһәрләрендә булып чыгарга, чит ил тамашачылары алдында сынау узарга һәм атаклы җырчылар ярышында катнашырга өлгерде инде. Аның җырын тыңларга теләүчеләр көннән-көн арта. Һәвәскәрләргә пластинкалар беркадәр ярдәм итә ала. Ләкин металл тавышы кушылган җыр белән тере җырчының үз авызыннан ишеткән җырны янәшә куеп буламыни?

  Илһам Татарстанның Сарман районында туып үскән. Кем белә, бәлки, җырлы як аның биографиясенә юнәлеш биргәндер.

  Ике яшендә аны әтисез калдыралар. Сугышта абыйсы һәлак була. Биш баланы гади бер авыл хатыны ялгыз башы аякка бастыра, кеше итә.

Илһам табигать кочагында, эш кешеләре арасында үсә. Яшел болыннар, дулкыннар кагып утыручы бодай басулары, кызарып таң ату, моңаеп кына кояш баюлар – Илһамның күңелен әллә кайларга алып китеп, үзе аңлаганны, күңеле сизенгәнне кешеләргә әйтеп бирү теләген уяталар. Илһамның даны әнә шул чордан ук башлана. Аны яшь яшәгән ил картлары да, оялчан кызлар да йотылып тыңлый. Шулай бер мәлне көтүче карт башын кыңгыр салып озак кына сүзсез утыргач:

  – Күңелдәген әйттең дә бирдең, улым,– ди.– Әллә укырга барып карыйсыңмы? Казан каласында синең ише моңлы балаларны укыта торган урын бар дип әйтәләр. Бәк зур кеше чыгарга мужыт синнән...

  Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова кебек, халыкның яраткан җырчысы булу – Илһамның берәүгә дә әйтми күңел түрендә саклаган күптәнге хыялы икән.

 Унынчыны бетергән елны ул Казан консерваториясенә хат җибәреп, җавап көтә. Җавап килми. Үкенеч шулчаклы да зур була, Илһам, уйлап-нитеп тормастан, Алабуга пединститутына керергә ният кыла. Әнисе аңар бик теләп фатиха бирә. Җырлап-биеп йөрү эшмени ул, янәсе. Укытучы, ичмасам, күзгә күренә торган мәртәбәле һөнәр!

Ләкин Илһам Алабуга урынына Казанга килеп эләгә. Ташып тулган җаны түзми аның, күз кырые белән генә булса да дөньяда иң бәхетле балалар укый торган урынны – консерваторияне күреп китәргә тели.

  Бу юлы бәхете баса егетнең: урамда аңар авылдашлары – институтларда укып йөрүче яшьләр очрый, алар инде Илһамның соклангыч моңлы тавышын белгәнгә, шунда ук музыка училищесына алып китәләр. Училищеның директоры – халык арасыннан күтәрелгән һәм үзлегеннән югары музыкаль белем алган Ильяс Әүхәдиев – халык талантларының нәрсә икәнен тирәнтен аңлый белүче сизгер күңелле музыкант – училищеда укулар башланган булса да, малайны хәзер үк, сәгате-минуты белән сынап, тыңлап карарга куша.

  Сынау алучылар Илһамны бертавыштан яраклы дип табалар.

  Училищеның дүрт елын бер елда тәмамлап, Илһам консерватория студенты булып китә!

  Илһам, инде күптән профессиональ җырчы, ләкин ул теләсә ни җырламый – күңеленә хуш килгәнне, җанына якынны – халык җырларын җырлый.

Юк, бу классикага «теш үтмәгәннән» түгел. Консерваториядә чакта ул Гендельның «Крекса» ораториясен, Гуноның «Фауст»ыннан Валентин каватинасын, Рахманинов романсларын, Җәүдәт Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар» операсыннан Искәндәр монологын «отличнога» җырлый иде. Әмма мөстәкыйль рәвештә иҗат итәр заман җиткәч, Илһам халык җырларын сайлап алды.

  1957 елда Казанда яшь җырчылар конкурсында ул Салих Сәйдәшевның   «Кара урман»ын башкарды. Киң диапазонлы, тирән фәлсәфи эчтәлекле бу җырны безнең халкыбызның музыкаль культура тарихында башкарып ләззәт тапмаган бер генә җырчы да юктыр.

  Кара урман. Аулак бер алан. Учак тирәсенә качкыннар җыелган. Авыр язмыш аларны, туган йортларын ташлап, изүчеләренә каршы күтәрелергә мәҗбүр иткән. Илһам җырында кара урманның ишелеп-ишелеп килгән шомлы авазлары да, җәбер-золым күргән халыкның моң-сагышы да, азатлыкка булган тәвәккәл омтылышы да бар.

Кемнәр генә җырламады бу җырны, ләкин шундый да саф, күңел түреннән кайнап күтәрелгән шундый да ихласлык белән, яңача, көтелмәгәнчә башкарганнары юк иде әле. Жюри бертавыштан илһамны җиңүче дип таныды.

  Аннан бирле ун ел узды. Шул вакыт эчендә Илһам Шакиров консерватория студентыннан халыкның иң яраткан җырчысына әйләнде. Татарстанның халык артисты дигән мактаулы зур исем яулап алды.

  1970 елны аңа ТАССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде.

  Илһам үзенең һәр яңа чыгышы, нык уйланып төзелгән яңа программасы һәм соклангыч тавышының яңа бизәкләре, яңа табышлары белән безне һәрвакыт куандыра.


  ...Әкрен генә пәрдә ачыла, музыкага кушылып, Тукай сүзләре яңгырый:

  «Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады.

  Әмма бу кыйммәтле мирас дидегебез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады...

  Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан бер көзгеседер».

Күптәнге таныш сүзләр. Тукайның бөек акылы тудырган тирән фәнни билгеләмә. Ләкин Илһам җырларын тыңлагач, аларның мәгънәсе тагын да зураеп, тагын да яңарып китә кебек.

  «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Туган тел» җырларын тыңлаганда гасырлар буена катлы-катлы җәбер-золым кичереп тә, үз йөзен, үз моңын югалтмаган халкың өчен горурланып утырасың. Бүгенге якты, бәхетле көннәреңнең кадере арта төшкәндәй була. Шуның өстәвенә ул җырлар «күпме какканны вә сукканны» үз җилкәсендә күтәргән Тукайны кабат күңелдә тергезә, аның чын мәгънәсендә халык улы икәнен тагын бер мәртәбә раслый. Ул гына да түгел, бу җырлар Илһам Шакировның да күңел җепләре тулаем халыкка барып тоташканын сиздерәләр, халыкның талантлар тудыручы чишмәсе әле бетмәс-төкәнмәс икәнен әйтеп торалар. Илһам халык өстеннән, Тукай өстеннән күтәрелергә тырышмый, тавышы белән уйнамый. Ул аңлы рәвештә бер максатка бара, «халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» икәнне сәнгатьчә табигый итеп ачып бирергә омтыла. Чынлабрак уйласаң, диңгез кебек тирән, юллар кебек озын һәм мавыктыргыч бу җырларда үзеңне күрсәтергә, мавыгып китәргә, ялтырап калырга тырышу куркынычы зур бит. Юк, аңар бармый Илһам, тыенкы итеп җырлый, тавышын тыеп җырлый, ул хәтта җырламый да, аның чак сизелердәй ачылган иреннәре арасыннан тылсымлы моң үзе агылып торадыр кебек тоела башлый. Кыскасы, артист халык җырларының стихиясенә  бирелеп, үзе дә шуннан сихерләнә.

  Ихтимал, Илһамның чын йөзе әнә шул тирән моңындадыр. Халыкның олы ихтирамын яулап алган күп кенә беренче кул җырчыларыбыз арасында да югалып калмавы, беркем белән дә буталмаслык үз урынын табуы аның әнә шул үзенчәлегеннән килә торгандыр.

  «Моң»ны бездә сагыш дип кенә аңлатырга тырышучылар да булды. Шөкер, хәзер бу чирдән котылып барабыз бугай инде. Моң үз эченә күп нәрсәне ала. Авылда хисләргә бай, уйчан кешене «моңлы бала» диләр. Эңгер-меңгердә янган учакны шагыйрьләр «моңсу учак» дип атыйлар, ягъни серлелек билгесе салына. (Көндез янган учакка карата моңсу дип әйтеп буламы?) «Илебез өстендә шатлык моңнары яңгырый» дигән сүзләр дә хәзер безнең колакка сәер ишетелми. Ниһаять, Муса Җәлилнең «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дигән кабатланмас сүзләрен искә төшерегез. Сагышка батып йөргән кешемени Муса? Аның Оренбургтан башлап Моабитка хәтле узган юлы – көрәш юлы ич.

  Атаклы болгар шагыйрәсе Доре Габе «Каршылык» дигән шигырендә («Иностранная литература», № 12, 1908) моңның сагыштан һәм кояш нурыннан үрелүен әйтә. Сиксән бер яшьлек шагыйрә, ихтимал, бу фикергә гомер буе җыйган тәҗрибәсе аша килгәндер.

  Әйе, моң – катлаулы төшенчә. Моң ул, безнеңчә, тембрның төсмере, бизәкләре, җанга ятышлы аһәңнәр, уйчанлык, тылсымлы романтика, кичергән газап-кайгылар, ирешелгән шатлыклар сөземтәсе, күңел зурлыгы, җыйнап кына әйткәндә, моң – халыкның рухи дөньясы.

  Бөтен бер халыкның рухи дөньясын, күңел зурлыгын тирәнтен ачып биргәнгә күрә дә халык Илһам Шакировны үз җырчысы итеп таный.

Илһам халык җырларының күп төрле үрнәкләрен белә. «Бик еракта идек без» исемле йола җыры озын юлны да, туганнарны сагынып килүне дә, сөенечне дә, киңлекне дә бирә, ягъни «кояш нуры белән бергә үрелгән сагышны» безгә китереп җиткерә. Дөресен әйткәндә, йола җырларын беренче мәртәбә зур сәхнәгә Илһам алып чыкты.

«Иске кара урман», «Карьят батыр», «Беренче садә» халыкның көрәш белән узган зур юлын тасвирлыйлар. Батырлар юлы карагайлы урманнар аша уза, уянырга, кем икәнеңне аңларга чакырып, беренче садә (аваз) булып, мәдрәсә куышларына килеп керә, «Көзге ачы җилләрдә» солдат окоплары аша узып, яшь Советлар илен сакларга ашкынып торучы комсомолларның «Ату кырлары»на килеп тоташа, һәм шушыларны тагын да тутырып, безнең көндәлек тормышыбызны бизи, ялыбызны, хезмәт сөюебезне, табигать яратуыбызны, кирәк икән өздереп биюебезне искә төшерә торган «Уракчы кыз», «Һаман истә», «Безнең авыл», «Өнсә авылы көе», «Сарман», «Өммегөлсем» көйләре яңгырый.

  Илһам Шакировның соңгы бер-ике елда ачылган яңа сыйфаты – аның импровизаторлыгы. Илһам һәрбер җырда дип әйтерлек көйнең үзәк мотивын үстерә, хисне иң югары ноктасына кадәр менгереп җиткерә.Кем белә, Илһам алгы көндә, бәлки, без бөтенләй дә көтмәгән әнә шул юнәлештә үсеп китәр.

  Илһам Шакиров турында йөзләгән мәкалә язылган. Мәскәүдә һәм Ленинградта, Үзбәкстанда һәм Казахстанда, Свердловскида һәм Пермьда, Казанда һәм Уфада – профессиональ тәнкыйтьчеләр һәм музыка яратучы һәвәскәрләр аның сирәк очрый торган таланты алдында баш иеп, аның башкару осталыгына сокланалар.

  «Танылган җырчының тавышын күбебезнең граммофон һәм магнитофон язмаларында тыңлаганыбыз бар. Ләкин чын ләззәтләнү тояр өчен аның тавышын сәхнәдән тыңлау кирәк. Күңелгә ятышлы, ягымлы кыяфәте, әйбәт зәвык белән башкаруы, барыннан да бигрәк аның йомшак «бәрхет» тавышы тамашачыларны таң калдыра. Татар һәм башкорт халыкларының озын көйләрен яки дәртле шаян җырларын тыңлаганда туган якты хисләрне сүз белән әйтеп бирү мөмкин түгел. Авыл малае һәм урман кисүче, яшьтән үк үз халкының моңына гашыйк булып үскән Илһам гаҗәеп бер җылылык һәм ихласлык белән аларны тамашачыларга китереп җиткерә!»

Бу сүзләрне «Кичке Новосибирск» газетасы яза. Әйткәннәргә тагын берәр нәрсә өстәү кирәкмени?!

  Кошның ике канаты була. Бер канат белән генә ул оча алмый. Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров җырларын тыңлаганда, аның халык җырын һәм профессиональ  югарылыкны, борынгы моңнар белән бүгенгене бергә кушуын ишеткәндә, нәкъ әнә шул хакта уйлыйсың. Чын халыкчанлык һәм бүгенге тормыш колачы – менә Илһамның ике канаты.

  Безнең гасыр давыллы хисләр уята. Сәнгать теленә аларны ничек күчерергә? Үз халкың гына аңларлык итеп түгел, чик баганаларының теге ягында яшәүчеләр, башка континентлар да аңларлык булуга ничек ирешергә? Моңа ирешкән җырчы – бәхетле җырчы. Илһам моңа иреште. Халык җырларының матурлыгын, фәлсәфи тирәнлеген һәм кайнар хисен музыка яратучылар өчен генә түгел, профессиональ музыкантлар һәм композиторлар өчен дә яңабаштан ачты. Ә сәнгать теле – ул барлык илләр, барлык континентлар өчен дә аңлаешлы уртак тел.


1970.

Комментарийлар