Логотип «Мәйдан» журналы

Халык җырларыннан иңгән хаклык

- Ру­бис абый, сез, сән­гать­тән ерак өл­кә­дә хез­мәт кую­ы­гыз­га ка­ра­мас­тан, го­мер буе җыр­ны, әдә­би сүз­не юл­даш ит­кән­сез. Го­му­мән, сез­нең бу­ын, «кы­рык бе­рен­че ел ба­ла­ла­ры», өчен...

- Ру­бис абый, сез, сән­гать­тән ерак өл­кә­дә хез­мәт кую­ы­гыз­га ка­ра­мас­тан, го­мер буе җыр­ны, әдә­би сүз­не юл­даш ит­кән­сез. Го­му­мән, сез­нең бу­ын, «кы­рык бе­рен­че ел ба­ла­ла­ры», өчен ур­так сый­фат бу – җыр-моң­га, сән­гать­кә мөк­киб­бән­лек, тугъ­ры­лык. Ни­лек­тән шу­лай икән?
– Әйе, мин – су­гыш чо­ры ба­ла­сы. Әти­ем 1941 ел­ның но­яб­рен­дә ук фронт­та үлеп кал­ган, әни­ем ми­не ял­гы­зы тә­рби­я­ләп үс­тер­де. Ул ча­гын­да, без­нең та­тар җир­ле­ген ка­ра­ган­да гы­на да, сән­гать­кә ом­ты­лу көч­ле иде. Авыл­да ха­тын-кыз да ба­ла-ча­га, алар көн-төн эш­тә. Бү­ген­ге­дәй ара­ла­шу җай­лан­ма­ла­ры, те­ле­фон­нар юк. Ә без­дә әт­кә­ем ни­чек­тер су­гыш­ка ка­дәр үк кер­теп кал­дыр­ган «та­бак» ра­дио бар. Кич­лә­рен күр­ше-ти­рә апа­лар, ха­тын-кыз­лар, без­гә җы­е­лып, ра­дио тың­лый­лар, сөй­лә­шә­ләр. Тел­лә­рен­дә шул бер гамь: фронт­тан нин­ди яңа­лык­лар бар, кем­гә нин­ди хат-хә­бәр кил­гән… Ан­нан соң да тиз ге­нә та­ра­лы­шу юк, җыр­ла­шып уты­ра­лар иде. Шу­лай кү­ңел­лә­рен­дә­ге са­гыш­ны җыр-моң­га сал­ган­нар, шу­лай юан­ган­нар­дыр ин­де би­ча­ра­лар. Алар ха­лык җыр­ла­ры җыр­лый­лар иде. Мин, 4-5 яшь­лек ма­лай, шул җыр­лар­ны тың­лап, кү­ңе­ле­мә сең­де­реп уты­рам. Кы­зык та, са­гыш­лы да, кыз­га­ныч та... Шу­лай бе­рәр сә­гать ча­ма­сы җыр­ла­шып утыр­гач, күз яшь­лә­рен сөр­тә-сөр­тә та­ра­лы­ша­лар иде.
Әни­ем Хә­ди­чә, үз-үзем­не хә­тер­лә­гән­нән бир­ле, гел җыр­ла­ды. Мич­кә яга­мы, те­гә­ме, чи­гә­ме, бә­рәң­ге әр­чи­ме – һа­ман үзал­ды­на бе­рәр ха­лык җы­ры көй­ли-көй­ли эш­ли тор­ган иде. Алай гы­на да тү­гел, ул ха­лык әй­тем­нә­рен бик күп бе­лә, сөй­лә­мен­дә алар­ны еш кул­ла­на – ән­кә­ем­нең сөй­лә­гән сү­зе дә җыр­лап то­ра иде. Әни­ем­нең әт­кә­е­мә бул­ган мә­хәб­бә­те бик көч­ле бул­ган­дыр – гел аңа ба­гыш­лап җыр­лый иде. Шул са­гыш­лы җыр­лар­дан бер­се кү­ңе­ле­мә ае­ру­ча ке­реп кал­ган:
Таң­нар ат­кан­да, су­лар ак­кан­да
Биг­рәк яман­су ял­гыз чак­лар­да…
Үсә төш­кәч, мин шу­ңа инан­дым: без­нең бу­ын­ны ха­лык җыр­ла­ры тәр­би­я­лә­гән. Алар без­нең са­бый кү­ңел­ләр­дә ил­гә, га­и­лә­гә, дус­лык­ка, хез­мәт­кә, бе­лем­гә хөр­мәт һәм олы­лау хи­се сал­ган­нар. Чит ил­ләр му­зы­ка­сы без­гә кер­ми иде бит, фә­кать үз хал­кы­быз­ның, иле­без­нең моң­на­рын тың­лап үс­тек.
Бү­ген күп сөй­ли­ләр, бә­хәс­лә­шә­ләр: янә­се, Со­вет­лар Со­ю­зы ни өчен җиң­гән? Ми­нем бу хак­та үз фи­ке­рем бар: әгәр со­вет хал­кы пат­ри­о­тик рух­та­гы җыр­лар, ши­гырь­ләр тың­лап тәр­би­я­лән­мә­гән бул­са, без бу су­гыш­та фа­шизм­ны җи­ңә ал­ма­ган бу­лыр идек. Ме­нә мин, 5 яшь­лек са­бый бу­лу­ы­ма ка­ра­мас­тан, бу җи­ңү­гә үз өле­шем­не керт­тем дип са­ныйм. Фронт­ка бит ри­зык, ки­ем-са­лым җи­бә­рер­гә ки­рәк. Авыл­да исә кем­нәр­нең те­гү ма­ши­на­сы бар – исәп­кә алын­ган. Ан­дый га­и­лә­ләр­гә көн са­ен сыр­ган чал­бар, те­лог­рей­ка, би­я­ләй, бү­рек һ.б. те­гәр­гә за­да­ние би­рә­ләр. Һәм аны ир­тән­гә үк те­геп тап­шы­ра­сы. Әни бит кич­ке ту­гыз­га-ун­га ка­дәр кө­не буе эш­ләп кайт­кан ин­де! Мәр­хү­мә, кул­ла­ры те­гү ма­ши­на­сын тар­та ал­мый баш­ла­гач, ми­не ча­кы­ра тор­ган иде. Мин те­гү ма­ши­на­сын ике кул­лап ты­ры­ша-тыр­ма­ша әй­лән­де­рәм, әни ту­кы­ма­ны этеп, инә асы­на кер­теп то­ра. Кул­лар арый, күз­ләр йо­мы­ла, йок­лап ки­тәм. «У­лым, әз ге­нә түз ин­де. Хә­зер бе­тә, ме­нә бер ге­нә буй әй­лән­де­рә­без дә, йок­лар­сың», – дип, әни ми­не көй­ли-көй­ли, икәү за­да­ние үти­без. Аны ир­тән­ге 5 тә үк ки­леп ала­лар. Тап­шы­рып өл­гер­ми ка­ра, син – ха­лык дош­ма­ны… Ме­нә шул рә­веш­ле, мин дә бу су­гыш­ка үз өле­шем­не керт­тем. Мин ге­нә тү­гел, бө­тен ба­ла-ча­га эш­лә­де. Ме­нә шу­лай га­и­лә­гә, ил­гә, хез­мәт­кә туг­ры бу­лыр­га, ты­рыш­лык­ка өй­рә­неп үс­кән бу­ын без.
Хә­зер исә ар­ми­я­гә бар­мас­ка җан-фәр­ман ты­ры­ша­лар. Чөн­ки пат­ри­о­тик рух юк. Ул рух­ны тәр­би­я­ли тор­ган җыр­лар, сән­гать әсәр­лә­ре юк. Ә пат­ри­о­тиз ди­гән хис­не ба­ла­чак­тан тәр­би­я­ләү ки­рәк. Ба­ла­чак­тан ук эш­ләп, хез­мәт тә­мен то­еп үсү ки­рәк. Мин би­шен­че сый­ныф­ны бе­тер­гәч, күр­ше бри­га­дир Та­һир абый ке­реп, ат­лы эш­кә куш­ты. Ме­нә си­ңа йө­гән, ме­нә сб­руй –  ур­ман та­шый­сың!.. Ир­тән ән­кәй са­выт бе­лән сөт, бер бә­лә­кәй ипи-кәл­җе­мә би­реп, эш­кә оза­та. Кич­ке ун­га ка­дәр шул ри­зык бе­лән җан ас­рар­га ки­рәк. 12 чак­рым ерак­лык­та­гы Яңа Бү­ләк авы­лын­нан, ат җи­геп, агач та­шы­дым. Юл­да нин­ди үлән оч­рый – бө­те­не­сен җы­еп ашый идем. Ни­чек түз­гән­без дә, ни­чек исән кал­ган­быз – хә­зер дә ап­ты­рыйм…
Та­мак тук, өс-баш бө­тен, әм­ма ру­хы­быз фә­кыйрь за­ма­на­да яши­без бү­ген. Өл­кән ке­ше бу­ла­рак, бу яр­лы­лык­тан ко­ты­лу юлын ни­дә кү­рә­сез?
Без­нең бу­ын – бул­га­ны­на шө­кер итә, ка­дер­ли бе­лә тор­ган бу­ын. Хә­зер­ге за­ма­на ке­ше­лә­ре­нә һа­ман ни­дер җит­ми: ки­е­ме, ма­ши­на­сы, фа­ти­ры… Мин әле дә бул­са өс­тәл­дә­ге ипи вал­чы­гын да учы­ма җы­еп, шө­кер итеп авы­зы­ма алам. Ә хә­зер­ге яшь­ләр ара­сын­да ипи­кәй­не ти­беп уй­нау­чы­лар да бар бит. Тәр­бия бул­мау­дан ки­лә мон­дый әдәп­сез­лек, иман­сыз­лык. Ә тәр­бия – ул кеч­ке­нә­дән җан­га сең­гән, кан­га сең­гән ха­лык моң-җыр­ла­ры. Үз җыр­ла­ры­быз. Ба­ла­ла­ры­быз­ны җыр-моң­сыз тәр­би­я­лә­гән­гә, яңа бу­ын­да та­тар те­ле­нә ка­ра­та да их­ти­рам ки­ми. Те­ле­без­не, мил­ли­лек­не сак­лыйк ди­сәк, са­бый­лар­ның те­ле та­тар­ча ачы­лыр­га ти­еш. Ба­ла­га, дөнь­я­га кил­гән көн­нән алып. та­тар­ча тәр­бия би­рү ки­рәк. Са­бый ча­гын­да ка­ны­на сең­гән тел бер­кай­чан да оны­тыл­мый ул. Ме­нә ми­нем оны­гым Әз­һәр­нең те­ле та­тар­ча ачыл­ды, лә­кин үсә тө­шеп, ба­ла­лар бак­ча­сы­на йө­ри баш­ла­гач, рус­ча сөй­лә­шә баш­ла­ды. Бү­ген икәү­ләп ми­нем ши­гырь­ләр­не өй­рә­нә­без. Дө­рес әйт­мә­гән сүз­ләр­не үзе үк тө­зә­тә хә­зер: «Ба­ба­кай, бу уры­нын дө­рес әйт­мим бу­гай?», – ди. Тел­не тоя, ту­ган те­ле­нең ма­тур­лы­гын аң­лый – хә­те­ре­нә се­ңеп кал­ган чөн­ки.
Сез үзе­гез дә, шак­тый го­мер чит­тә яшә­гән­нән соң, ту­ган җи­ре­гез­гә ка­бат әй­лә­неп кайт­кан ке­ше бит…
– Әйе, бай­так го­ме­рем чит­тә үт­те. Ар­мия хез­мә­тен­нән соң, кай­тып, кон­сер­ва­то­ри­я­гә ке­рер­гә җы­ен­ган идем. Лә­кин яз­мыш баш­ка­ча хәл ит­кән бу­лып чык­ты. Дөнь­я­да ха­лы­ка­ра хәл­ләр кат­лау­ла­нып кит­кән­лек­тән, бер төр­кем сол­дат­лар­ны хәр­би учи­ли­ще­га җи­бәр­де­ләр һәм ми­ңа 30 ел хәр­би хез­мәт­тә бу­лыр­га ту­ры кил­де…
Нин­ди ге­нә ва­зый­фа­лар тәкъ­дим ит­сә­ләр дә, та­тар­ча җыр­лап, та­тар­ча сөй­лә­шеп, ата-ба­бам җи­рен­дә та­тар бу­лып яшәр өчен, әл­лә кай­лар­дан әй­лә­неп кайт­тым мин. Та­тар те­лен­дә 41 ки­тап чы­гар­дым. Яз­ган әй­бер­лә­рем – ба­ры­сы да үз тор­мы­шым­нан, үз тәҗ­ри­бәм­нән.
Ку­лы­гыз­га ка­ләм алыр­га, дис­тә­лә­гән ки­тап­лар язар­га, көй­ләр иҗат итәр­гә нәр­сә этәр­геч бул­ды соң?
Мин бу «сән­гать җе­нен» кан­нан ки­лә дип са­ныйм. Әт­кә­ем дә, ән­кә­ем дә бик иҗа­ди ке­ше­ләр бул­ган­нар. Әт­кәй мәр­хүм­нән баш­ка бер бәй­рәм дә үт­мә­гән. Ба­ян­да да өзе­реп уй­на­ган, тел­гә-сүз­гә дә ос­та бул­ган. Чор­даш­ла­ры шу­лай дип ис­кә ала иде. Кыз­га­ныч, су­гыш­та ятып кал­ды. Әт­кәй­нең бер­ту­ган эне­се Гыйль­мул­ла абый, шө­кер, су­гыш­тан әй­лә­неп кайт­ты. Кайт­кан­да, ку­лын­да зат­лы не­мец ак­кор­де­о­ны бар иде. Мин, кы­зы­гып, шу­ның тел­лә­рен­дә бас­ка­лый баш­ла­дым. Сә­лә­тем­не кү­реп­тер, соң­рак абый ми­ңа Ка­зан­нан таль­ян гар­мун алып кай­тып бир­де. Ул чак­та­гы сө­е­нү­ләр! Сүз бе­лән әй­теп-аң­ла­тып бе­тер­мә­ле тү­гел. Төн­нәр бу йок­ла­мый­ча, таль­ян­да уй­ный идем. Таль­ян – го­мер­лек юл­да­шым, җан дус­тым. Хә­зер дә кая бар­сам, шун­да үзем бе­лән йөр­тәм мин аны.
1896 ел­да бер­дән­бер мә­хәб­бә­тем – тор­мыш юл­да­шым Ра­фи­я­не югалт­тым. Кай­гым­ны җыр-моң бе­лән ба­сар­га ты­рыш­тым. Шул ва­кыт­лар­дан көй­ләр яза баш­ла­дым. Ши­гырь­ләр яза баш­ла­вы­ма да Ра­фия апа­гыз сә­бәп­че. Ул ми­не ар­мия хез­мә­тен­нән, ан­на­ры хәр­би учи­ли­ще­дан кө­теп ал­ды. Сөй­гә­не­мә хат­лар­ны ши­гырь бе­лән ге­нә яза идем.
Мин күп ел­лар хез­мәт-тө­зә­тү уче­реж­де­ни­лә­рен­дә хез­мәт ит­тем. Ко­ло­ни­я­дә эш­ләү, әл­бәт­тә, бик кур­кы­ныч иде. Нин­ди ге­нә баш­ки­сәр­ләр бе­лән эш итәр­гә, нин­ди ге­нә авыр хәл­ләр­дә ка­лыр­га ту­ры кил­мә­де. Ми­ңа, хәт­та, бер­ни­чә тап­кыр хө­җүм дә ит­те­ләр. Бу – үзе­нә ае­рым бер дөнья, гыйб­рәт­ле тәҗ­ри­бә һәм язар өчен ме­нә ди­гән ма­те­ри­ал. Төр­мә ди­гәч, ха­лык­та тис­кә­ре ге­нә фи­кер туа. Югый­сә, со­вет чо­рын­да, прог­рам­ма ни­ге­зен­дә, бик нык­лы тәр­бия эше бар­ды ан­да. Мин ме­нә шу­лар­ны ха­лык­ка аң­ла­ту, төр­мә­ләр­гә бул­ган чир­кан­гыч ка­раш­ны аз бул­са да бе­те­рү өчен, бу хак­та яза баш­ла­дым. Ко­ло­ния тор­мы­шы ми­са­лын­да тәр­бия ту­рын­да 6-7 по­весть яз­дым. Әле дөнья күр­мә­гән бик күп әсәр­лә­рем компь­ю­те­рым­да ята. Алар­ның яз­мы­шы ни­чек бу­лыр…
Ру­бис абый, са­бак­та­шы­гыз, як­та­шы­гыз Ил­һам Ша­ки­ров ту­рын­да да ис­кә алып үтик әле. Ру­хы­на до­га бу­лып бар­сын…
Ил­һа­мет­дин 1951-1954 ел­лар­да без­нең Те­лән­че Та­мак ур­та мәк­тә­бен­дә укы­ды. Без­нең күр­ше­дә – әни­се­нең сең­ле­се Шә­рә­фел­ни­са апа­лар­ның дүрт­поч­мак­лы кеч­ке­нә ге­нә өен­дә фа­тир­да тор­ды. Ул ва­кыт­та электр лам­па­ла­ры юк, ке­ро­син лам­па­сы да бик ки­рәк чак­та гы­на ян­ды­ры­ла. Еш кы­на кич­лә­рен Ил­һам­ның са­лам ягыл­ган мич як­ты­сын­да дә­рес ка­рап, ие­лә-бө­ге­лә ки­тап укып утыр­ган ча­гы­на ту­ры ки­лә идем. Озын­ча гәү­дә­ле, чан­дыр, бик оял­чан, тый­нак, са­гыш­лы һәм аз­сүз­ле үс­мер иде ул. Аның җыр­лау сә­лә­тен мәк­тәп­тә тиз кү­реп ал­ды­лар. Авыл­да уз­ган кон­церт­лар­да, бәй­рәм­нәр­дә кат­наш­ты­ра баш­ла­ды­лар. Мин дә ул ча­ра­лар­да Ил­һам бе­лән бер­гә җыр­лап йөр­дем.
Һәр шим­бә, дә­рес­ләр­дән соң, Ил­һам буш биш­тә­рен ар­ка­сы­на асып, 12 чак­рым ерак­лык­та­гы авы­лы Яңа Бү­ләк­кә җәя­ү­ләп кай­тып ки­тә. Дү­шәм­бе ир­түк, ат­на­лык ки­рәк-ярак ту­ты­рып, ка­бат ки­леп җи­тә иде.
Еш кы­на без­гә ке­реп, ра­ди­о­дан Ка­зан тап­шы­ру­ла­рын тың­лый иде. Та­тар кон­церт­ла­рын, биг­рәк тә Рә­шит Ва­һа­пов, Гөл­сем Сө­ләй­ма­но­ва баш­ка­ру­ын­да­гы җыр­лар­ны йот­лы­гып, ра­ди­о­га бе­раз ие­лә тө­шеп, күз­лә­рен ярым­йо­мып, ләз­зәт­лә­неп тың­лый иде. Хә­те­рем­дә, дә­рес­лә­рен ка­ра­ган­да да гел ак­рын гы­на җыр су­зып уты­ра иде Ил­һам.
Мәк­тәп­тән соң без­нең юл­лар ае­рыл­ды. Ми­ңа күп ел­лар Ижау шә­һә­рен­дә яшәр­гә ту­ры кил­де. Ил­һам һәр ел­ны гаст­роль­лә­ре ва­кы­тын­да без­гә ку­нак­ка ки­лә, гел кү­ре­шеп, хәл бе­ле­шеп то­ра идек. Олы җан­лы, укы­мыш­лы һәм зи­рәк ке­ше иде ул. Бер кү­ре­шү­е­без­дә: «Ру­бис, без үз мә­дә­ни­я­те­без­не, биг­рәк тә ха­лык җыр­ла­рын бик аз бе­лә­без икән. Шу­ңа кү­рә үз­ле­гем­нән га­рәп язу­ын өй­рән­дем һәм ар­хив­лар­дан бо­рын­гы җыр­лар­ны та­бып, ха­лык­ка чы­га­рам», – ди­гә­не ис­тә. Без­гә дә ки­лә­чәк­кә ба­рыр өчен, үт­кә­не­без­гә йөз бе­лән бо­ры­лу, җыр-моң­на­ры­быз­ны бар­лау һәм өй­рә­нү ки­рәк.
 
Әң­гә­мә­дәш – Ли­лия ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Фото: https://vk.com/

Комментарийлар