Логотип «Мәйдан» журналы

Халык һаман җиңел акчага алдана....

Татарстанда финанс пирамидалары белән бәйле вазгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Әлеге ялган оешмалардан зыян күрүчеләр саны 20 меңнән дә артып киткән инде...2016 елның өч аенда полиция...


Татарстанда финанс пирамидалары белән бәйле вазгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Әлеге ялган оешмалардан зыян күрүчеләр саны 20 меңнән дә артып киткән инде...



ef1d3005abe543cada9c80b77763c290_L
2016 елның өч аенда полиция хезмәткәрләре барлыгы 5300 җинаять эшен тикшергән. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 13,3 процентка күбрәк. Судка җибәрелгән эшләр саны да бермә-бер арткан.
Хокук сакчыларын финанс пирамидалары белән бәйле вазгыять аеруча борчуга сала. Алар халыкны зур процентлар тәкъдим итә торган оешмаларга мөрәҗәгать итүнең нинди начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеге турында әледән-әле кисәтеп торуга карамастан, җинаятьчеләр тозагына эләгүчеләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Җиңел генә акча эшләү теләге аларның күзләрен “сукырайта”, аңын “томалый”.
- 2015 елда гына да без әлеге ялган оешмаларга карата барлыгы 50 җинаять эше ачтык. Зыян күрүчеләр саны исә 11,2 меңнән дә артып китте. Әлеге җинаятьләр буенча гына да татарстанлыларга салынган зыян 2,5 миллиард сум тәшкил итте, - дип белдерде Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Изаак.
Микрофинанс оешмалары, кулланучылар кооперативлары исеме астына яшеренгән әлеге пирамидалар 2013 елда аеруча популярлашып китте. Бактың исә, 2013 ел азагыннан алып бүгенгә кадәр әлеге ялган оешмалардан зыян күргән татарстанлылар саны 20 меңнән дә артып киткән икән. Аларга килгән зыян күләме исә якынча 3 миллиард сум дип исәпләнә.
- Кызганыч, әлеге төр җинаятьләрне тикшерү шактый катлаулы. Зыян күрүчеләрнең барысын да эзләп тапканчы, барысы белән дә сөйләшкәнче, махсус документлар тутырганчы шактый вакыт уза. Шуңа күрә бер пирамида буенча гаеплеләрне ачыклау өчен генә дә якынча бер ел вакыт кирәк,  - дип белдерде җитәкче.
Шулай да, 2015 ел нәтиҗәләре шактый сөенечле. Бүгенге көндә әлеге 50 пирамиданың күбесе белән бер үк кешеләр идарә иткәнлеге ачыкланган инде. 8 пирамида буенча җинаять эшләре судка җибәрелгән, 2 пирамида буенча гаеплеләрнең хөкем ителгәнлеге билгеле. Хәзерге вакытта 15 җинаять эше тәмамлану алдында.
Зыян күрүчеләрнең барысы да җиңел акчага алданган затлар. Моның шулай булуы мисаллардан аңлашыла. Берничә банкта кредиты булган хатын-кыз газетада кертемнәрдән зур процентлар тәкъдим итә торган оешма турында белдерү күреп ала. Икенче бер банкка барып кредит ала да, шундук әлеге оешмага йөгерә. Беренче  вакытта чыннан да ай саен 8 мең сум “акча эшли”. Әлеге уңыштан башы әйләнгән ханым фатирын залогка салып, әлеге акчаларны шушы ук оешмага илтеп тапшыра. Озак та үтми, пирамида җимерелә...
Кызганыч, финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләр арасында яхшы гына гаиләләр дә бар. Шундый бер очракка тукталыйк. Ире хатынының берни эшләми генә 30 мең сум акча алып ятканлыгын күрә дә, гаилә бюджеты акчаларын шул оешмага илтеп бирә. Берникадәр вакыт бергәләшеп яхшы гына акча эшләгәннән соң, фатирларын залогка салалар. Озак та үтми, әлеге 2,5 миллион сум акчаларыннан “җилләр исә”.
- Финанс пирамидасына эләгеп, 6 миллион сум акчасын югалткан татарстанлылар да бар, - дип ассызыклый Владимир Изаак.
Финанс пирамидаларын ачыклау ысулларын карап китик:
1. Пирамида рекламасында бик югары кертем тәкъдим ителә. Кагыйдә буларак, ул Үзәк Банк ставкасыннан да югарырак була.
2. Әлеге фирмалар үзләрен таныту, әлеге оешманы популярлаштыру турында гына уйлый. Аерым проектлар турында исә бер сүз дә әйтелми.
3. Оешма җитәкчеләренең кем булуы күп вакыт билгесез булып кала. Шулай да, соңгы вакытта әлеге төр оешмалар үз лидерларын да күрсәтә башлаган. Кагыйдә буларак, әлеге зат халыкны үзенә генә ышанырга өнди.
4. Бу оешмага эләгү өчен акча күләме мөһим түгел. Иң минималь суммалар да кабул ителә. Шул рәвешле, җинаятьчеләр үз тозакларына тагын да күбрәк халыкны “эләктермәкче” була.
5. Алар ставка күләмен арттыру өчен дуслар һәм танышларыгызны да алып килергә чакыра. Әле алай гына да түгел, моның өчен акчалата бүләк тә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә сездән семинар, уку яки башка төр хезмәт өчен акча түләвегезне сорыйлар икән, бу - әлеге оешмага ышанырга ярамый дигән сүз.

2015 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының төп тикшерү идарәсе хезмәткәрләре барлыгы 23,5 мең җинаять эше буенча тикшерү алып барган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. Зыян күрүчеләргә барлыгы 400 миллион сум акчалары кире кайтарылган. Җинаятьтә гаепләнүчеләр милкенә исә 815 миллион сумлык арест салынганлыгы билгеле.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар