Логотип «Мәйдан» журналы

Хаҗга баручы татарстанлыларның беренче төркеме кайчан кузгалачагы билгеле булды

Татарстаннан хаҗ кылырга баручылар быел 4 августта очачак.Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында "ДУМ РТ Хаҗ" директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.Гомумән алганда, аның сүзләренчә, бы...

Татарстаннан хаҗ кылырга баручылар быел 4 августта очачак.
Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында "ДУМ РТ Хаҗ" директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.
Гомумән алганда, аның сүзләренчә, быел хаҗ кылырга Россиядән 20,5 мең мөселман кешесе барачак, шул исәптән 1800 кеше Татарстаннан. Узган елны хаҗга баручы татарстанлылар саны 1700 иде. "Алар 4 августта Казан һәм Мәскәү аэропортларыннан оча башлый. Хаҗилар төркеме 15 августка кадәр һәркөнне очачак", - дип сөйли Сабитов.
 
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар