Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills Russia чемпионатында сәяхәт өчен чемоданнар белән витрина ясыйлар

WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалында виртуаль мерчендайзинг компетенциясе буенча катнашучылар чемоданнар белән витрина ясыйлар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан эксперт-к...

WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалында виртуаль мерчендайзинг компетенциясе буенча катнашучылар чемоданнар белән витрина ясыйлар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан эксперт-компатриот Вероника Сафина сөйләде.
WorldSkills Russia чемпионатында сәяхәт өчен чемоданнар белән витрина ясыйлар
“Конкурсантлар витриналар бизәү буенча бирем үти. Ул алдан әйтелмәде. Конкурс халыкара экспертлар “Чит илгә бергә беренче сәяхәт” дип игълан итте. Аудиториясе – яшь пар – профессионаллар. Өч чемодан, бриф, билгесез предметлар белән, ике агач кул, ун пластик шар салынган яшерен кара әрҗә бирелде. Боларны катнашучылар витрина корганда кулланырга тиеш”, - диде эксперт.
Олылар мәйданында ун кеше катнаша, беренче тапкыр илкүләм чемпионатта юниорлар да ярыша. Татарстаннан олылар һәм юниорлар категориясендә икешәр кеше катнаша. 15 яшьлек Виталина һәм 16 яшьлек Арина безгә Казан кооператив көллиятенә өстәмә белем бирү программасы буенча шөгыльләнергә киләләр иде. Без аларны мерчейданзингка өйрәттек”, - диде Вероника Сафина.

Ул көллиятнең WorldSkills хәрәкәте буенча актив эшләвен билгеләп узды. “Мондый ярышларда катнашу яшүсмерләр өчен мөһим. Беренчедән, бу аларның үзләре өчен дә кызык, икенчедән, һөнәр сайлаганда булыша”, - диде.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/24/186837/

Комментарийлар