Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills экспертлары Татарстандагы профессионаллар хәрәкәте турында сөйләде

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы буларак игълан ителгән 2019 ел акрынлап ахырына якынлаша. Быел Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионаты һәм WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионаты төбәктә яшь профес...

Татарстанда Эшче һөнәрләр елы буларак игълан ителгән 2019 ел акрынлап ахырына якынлаша. Быел Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионаты һәм WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионаты төбәктә яшь профессионаллар хәрәкәте үсешенә җитди этәргеч бирде һәм хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләргә яшьләрнең игътибарын җәлеп итте. Ярышларда катнашучылар һәм җиңүчеләр эш бирүчеләрдән яхшы тәкъдимнәр алды, эшкә урнашты һәм үз үрнәкләре белән эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрде. WorldSkills экспертлары «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикер белдерде.
WorldSkills экспертлары Татарстандагы профессионаллар хәрәкәте турында сөйләде
Татарстан өчен WorldSkills чемпионатын үткәрү һөнәри белем бирү һәм югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә кыйммәтле тәҗрибә булып тора, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында. Ул билгеләп үткәнчә, чемпионатның мирасы республика үсешенә әле озак еллар хезмәт итәчәк.

«Казанда узган WorldSkills чемпионаты анда катнашкан илләр һәм компетенцияләр саны буенча рекорд куйды. Ярышта катнашучылар югары осталык үрнәге күрсәтте. Чемпионатта җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган Татарстан вәкилләрен аерым билгеләп үтәсе килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Россия җыелма командасы һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында 22 медаль яулады һәм медальләр зачетында икенче урынны алды. Россия җыелмасы составында Татарстаннан 15 конкурсант чыгыш ясады. Алар өч призлы урынга һәм һөнәри осталык өчен сигез медальонга лаек булды.


ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да Татарстанның хезмәт базарында эшче белгечлекләренә ихтыяҗ зур булуын үз чыгышларында әледән-әле әйтеп килде. Аның мәгълүматлары буенча, 2026 елга кадәр төбәктә кадрларга булган ихтыяҗ 105 мең кеше тәшкил итә.

«Күп кенә мәктәпкәчә учреждениеләр педагогларга кытлык кичерә. Укытучылар лаеклы ялга китә, яшь буын исә булган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Тармакта хезмәт хакы да әйбәт. Өстәмә түгәрәкләр алып баручы мөгаллимнәр аена 30 мең сум хезмәт хакы ала. Шул ук вакытта, бүгенге көндә педагогик хезмәткәрләрнең минималь эш хакы 14 мең сумнан артып китә. Әле тагын өстәмә акча да түләнә», - дип искәртте Казан педагогика көллияте директоры урынбасары Наталия Орлова.
«Мобиль робот техникасы» компетенциясендә WorldSkillsRussia эксперты Максим Широков (Мәскәү өлкәсе) үз компетенциясендә Татарстан белгечләренең әзерлеге югары булуын билгеләп үтте. Ярышларның нәтиҗәләре дә шуны раслый. Тулаем алганда, эксперт робот техникасын киләчәк һөнәре дип саный.


Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195130/

Комментарийлар