Логотип «Мәйдан» журналы

WhatsAppта яшерен кодлы кушымталар куланучыларга нинди куркыныч яный?

Telegram мессенджерын уйлап табучы Павел Дуров WhatsApp кушымталарын куллану сәбәпле китерә торган төрле янаулар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә.Элегрәк массакүләм мәгълүмат чара...


Telegram мессенджерын уйлап табучы Павел Дуров WhatsApp кушымталарын куллану сәбәпле китерә торган төрле янаулар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә.


vatsap2

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, дөньяда иң бай кеше булган Amazon хуҗасы Джефф Безосның телефонын WhatsApp аша җибәрелгән зарарлы файл ярдәмендә җимергәннәр.


Дуров билгеләп үткәнчә, смартфоннар алмаштырганда кулланучылар еш кына резерв күчермәләрен болытлы саклагычта калдыра, ә алар шифрланмый.


Шулай ук, яшерен язышу серен бозу өчен уйлап чыгарылган куркыныч чыганагы - бэкдорлар булырга мөмкин. Алар бу кушымталарны махсус эшләүчеләр һәм куркыныч тудыручылар, диелә хәбәрдә.


Павел Дуров әйтүенчә, мондый хәйләләргә әлеге зарарлы программаларны эшләүчеләр хокук саклау органнары басымы астында барырга да мөмкин. Аларны еш кына көтмәгәндә табылган шундый зараралы программалар астына качыралар. Шунысын әйтергә кирәк, узган ел WhatsAppта шундый 12 өзеклек табылган.


Шуның өстенә кәрәзле телефон белән кулланучыларга Дуров WhatsAppка килә торган яшерен кодлы кушымталарга яки чыганакларга ышанмаска һәм аларны ачмаска киңәш итә.

 
Фото: https://pixabay.com/

Интертат

Комментарийлар