Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин штрафларны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады

Россия Президенты Владимир Путин автомобильчеләргә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр почтада тоткарланган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады.Доку...

Россия Президенты Владимир Путин автомобильчеләргә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр почтада тоткарланган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турында закон имзалады.




Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Бу турыда «РИА-Новости» хәбәр итә.

Әгәр почта буенча заказлы хат итеп җибәрелгән штраф турындагы карар күчермәсе тоткарланса, аларны 50 процент ташлама белән түләп булачак.
Законда гражданинга ташлама белән түләү өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә ачыклык кертә.
ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта 50 процент ташламаны озайту турындагы закон проекты Россия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән иде.


 
 

Комментарийлар