Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Кырым күперен “Киттек” сүзләре белән ачты

Россия Президенты Владимир Путин Кырым күперенең автоюлы өлешен ачу тантанасында катнашты.  Күпер төзүгә булган дәүләт контракты автомобильләр хәрәкәтен быел декабрьдә башлап җибәрүне күздә тотка...

Россия Президенты Владимир Путин Кырым күперенең автоюлы өлешен ачу тантанасында катнашты.
 
Күпер төзүгә булган дәүләт контракты автомобильләр хәрәкәтен быел декабрьдә башлап җибәрүне күздә тоткан. Әмма объектның беренче чираты куелган вакыттан ярты елга алдан тапшырыла.
Кырым һәм Краснодар краен тоташтыручы Керчь бугазы аша салынган күпер - Россиядәге иң озын күпер. Объект озынлыгы 19 чакрымны тәшкил итә. Күпер ике ел элек төзелә башлаган иде. Проектның тулаем бәясе 200 миллиард сумнан артып китте.
 
татар-информ

Комментарийлар