Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен кичектерергә кирәк

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.«Тавыш бирү көнен күч...



Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.





«Тавыш бирү көнен күчерергә кирәк», — диде Владимир Путин.

 Гражданнарның иминлеге өчен, тавыш бирүне күчерү мөмкинлеге турында Россия Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткән иде.




Илнең төп документына төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балалар һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә, һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина мәсьәләләренә кагылачак.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар