Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин: "КамАЗ" предприятиесе безгә кирәк

Бүген, 12 февральдә, Россия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” предприятиесендә беренче йөк автомобиле конвейердан төшүгә 40 ел тулу вакыйгасына багышланган тантаналы чарада катнашты.Эшлекле сәфәр белә...


Бүген, 12 февральдә, Россия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” предприятиесендә беренче йөк автомобиле конвейердан төшүгә 40 ел тулу вакыйгасына багышланган тантаналы чарада катнашты.



oCbw7Pijt3s
Эшлекле сәфәр белән Чаллы шәһәренә килгән Россия Президенты биредә автотехника экспозициясе белән танышты. Өч меңгә якын кеше чакырылган бәйрәмдә исә Кама автогиганты эшчеләре кунакларга заводның тарихын чагылдырган театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим итте.
Ростех дәүләт корпорациясенә кергән “КамАЗ” автоконцерны – Россиядә генә түгел, дөньяда да йөк автомобильләре җитештерүчеләр арасында әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Компанияләр төркеменә 12 эре автомобиль җитештерү заводы керә. “КамАЗ” 40 модель йөк техникасы, тагылмалар, автобуслар, тракторлар, двигательләр, көч агрегатлары җитештерә.
Чаллыда узган тантанада чыгыш ясап, Владимир Путин татарстанлыларны, “КамАЗ”ның хезмәт коллективын истәлекле вакыйга белән тәбрик итеп, бу зур эшнең башында торган ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Йөзләгән мең кеше әлеге төзелешкә көч куйды. Заманында ул Бөтенсоюз комсомол төзелеше итеп игълан ителгән иде, һәм үзен аклады. Монда бик күп яшьләр килде, алар заводны да, шәһәрне дә төзеде. Күпмилләтле күркәм шәһәр төзелде, ул да завод белән үсә, монда яңадан-яңа гаиләләр корылсын, балалар үссен өчен мохит, шартлар тудырыла. Завод – шәһәрнең һәм монда яшәүче кешеләрнең йөрәге ул. Шушы үткән елларда “КамАЗ” үз тармагында дөньяда әйдәп баручы предприятие булуга иреште, хәзер ул унберенче урынны били. Илдә йөк автомобильләрендә хезмәт күрсәтү базарының 50 проценты нәкъ менә “КамАЗ” автомобильләре өлешенә тия. Һәм иң мөһиме – “КамАЗ” бер урында тормый, җитештерелгән техниканың саны буенча гына түгел, продукциянең сыйфаты белән дә сынатмый. Яңа технологияләр кертелә, хезмәттәшлеге үсә. “КамАЗ”ның амбицияләре зур. Без “КамАЗ”ның спортчылар командасын да яхшы беләбез, алар халыкара ярышларда беренче урыннарны яулап, “КамАЗ”ны бөтен дөньяга танытты. Без һәрвакыт предприятиенең эшчәнлеген хуплап, бернинди икътисади кыенлыкларга карамастан ярдәм итәргә омтылдык. “КамАЗ” кебек предприятие безгә киләчәктә дә кирәк. Монда эшче урыннар булсын өчен тырышачакбыз, – дип белдерде Владимир Путин.
Бәйрәм программасы Россиянең атказанган артисты Олег Газмановның музыкаль чыгышы белән тәмамланды.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар