Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин "КАМАЗ-мастер" командасын юбилее белән котлады

РФ Президенты Владимир Путин "КАМАЗ-мастер" командасын 30 еллык юбилее белән котлады, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы."Сезне "КАМАЗ-мастер" спорт командасының 30 яшьлеге белән чын күңелдән котлыйм. Бу...


РФ Президенты Владимир Путин "КАМАЗ-мастер" командасын 30 еллык юбилее белән котлады, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.




"Сезне "КАМАЗ-мастер" спорт командасының 30 яшьлеге белән чын күңелдән котлыйм. Бу юбилей - команданың бай тарихын, халыкара ярышларда зур үрләргә менүгә ирешкән чыгышларын тагын бер кат күзалдыннан үткәрү өчен яхшы сәбәп. Сез яулаган үрләр - осталыгыгыз, көндәлек авыр хезмәт, остазларыгыз булдырган традицияләрне саклаган өчен бүләк. Шунысы да мөһим, җиңүче машиналарны сез үзегез ясыйсыз" - диелә телеграммада.


Vwo0sD82gvo.jpg
Команданың юбилее уңаеннан бүген Чаллының Орган залында тантана чарасы уза. Кичәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Павел Колобков, "КАМАЗ"ның генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, "КАМАЗ-мастер" командасына нигез салучы, "Дакар" ралиенда биш тапкыр җиңү яулаган Семен Якубов һәм башкалар катнаша.
 

Комментарийлар