Логотип «Мәйдан» журналы

Вильвет

Беренче дәрес башланды гына, Вәрисне җилтерәтеп директорга алып кереп киттеләр. Безнең сыйныф бүлмәсе укытучылар бүлмәсеннән стена белән аерылса да, идән такталарының бер башы анда, бер башы монда иде...

Беренче дәрес башланды гына, Вәрисне җилтерәтеп директорга алып кереп киттеләр. Безнең сыйныф бүлмәсе укытучылар бүлмәсеннән стена белән аерылса да, идән такталарының бер башы анда, бер башы монда иде. Минем парта астына туры килгән сайгакның аяк табанына лып-лып бәрелүенә караганда, олы гәүдәле директорыбыз Сәлах абыйның очынып йөрүен чамаларга буладыр, шул йөри, бүтән түгел. Тавык авырлыгында Клара апа үткәндә, сайгак атынмый да, сулкылдап кына куя. Мин бу мәсьәләдә яхшы белгечләрдән саналам. Сайгакның селкенүенә карап, беркөнне малайлар белән бәхәсләштем. Мин әйткән сигез укытучы да туры килде, малайлар чакырып чыгарып тикшерделәр.
Әйе, Сәлах абый сикертә сайгак башын. «Кулында кызыл папкасы да бардыр әле», - дип елмаеп куям.
Чыннан да бар икән кулында папкасы, чөнки Вәристән соң ишек мине йотты.
— Шушы, үзе, - дип тантаналы бер кыргыйлык белән кычкырып җибәрде Сәлах абый. - Өстендә сырлы вильвет, чаңгычы һәм йөгерешче, мәктәп һәм район чемпионы.
— Нишләп йөрдең кичә клубта без «Зәңгәр шәл»не куйганда, оятсыз?! - дип директорның өстәлгә китереп сугуы булды, графин авып, аның суы. Сәлимә Усмановнаның тикшереп утыра торган дәфтәре өстеннән йөгереп үтеп, Кәнифә апаның шәленә кереп югалды.
— Сәлах, - диде теләсә кайсы ирне чалкан сала торган тавыш белән Сәлимә Усмановна, ә директор аны ишетүдән узган иде. Ул, графинны күтәреп, миңа таба килә башлады.
— Спектакльне карамадым, волейбол уйнадым да төшеп киттем, - дидем, үземнең бер гаебем юк икәненә ышанып.
— Әле генә Миңнемуллин әйтеп торды бит, ялганчы, - дип, Сәлах абый минем баш өстендә графинны болгавын дәвам иттерде.
— Ник суктың кичә Сәлимә апаңа?
— Суксам, үлгән булыр иде, - дидем мин, - суксам, сезне дә тәгәрәтәм мин, боксер икәнемне беләсез бит.
Беркатлы Сәлах абый кисәк кенә артка чигенде.
Сәлимә апа үзенең матур кулы белән ишарәләп чыгып китәргә әмер биргәч, мин бусагадан атладым.
Ятимлек бәреп чыктымы, коридордагы мич артына кереп, шыпырт кына елап җибәрдем.
— Ярар инде, балакаем, - диде җыештыручы Мөслимә апа.
— Еламыйм ла мин, баш авыртып тора әле, - дигән булып, ишегалдына чыгып киттем.
 
«Көндәш» әләкләгән. Икебез дә Наилә артыннан чабабыз бит, шуңа үч алуы.
— Ярар, кыңгырау гына шалтырасын, очрашырбыз, - дидем мин, турникта
тартыла-тартыла.
Дәреснең бетүе булды, икенче катка менә торган баскычны ике генә сикердем. Сыйныф җитәкчебез Мария апа очрамасын дип, коридор ишеге артына качтым. Укытучының чыгуы - минем бүлмәгә очып керүем булды. Агарынды Вәрис, кызарынды Вәрис.
— Йә, саклана алсаң саклан, мин, хыянәтче кебек, директор кулы белән сукмыйм. - Әләкченең башта уң күзенә, аннан сул күзенә фонарь утырттым. - Көндез дә яктыртып йөр, алайса Наилә синеке булмас, борыныңны да канатыйк, әләкләргә ярамаганны безнең мәктәптә беренчеләр дә белә, - дидем мин. - Ярар, нокаутка җибәрмим инде, йә тагын әләклисе кешеләрең калгандыр.
Шушы хәлдән соң Вәриснең мәктәптә дәрәҗәсе төште, Наилә дә аннан читләште.
Ә вакыйга болай булган икән. Укучыларга кичен клубка чыгу җинаять саналган еллар иде. Яраткан укытучыларыбызның театр куйганын өзелепләр күрәсе килсә дә, волейбол уйнагач, ыңгырашып булса да, өйгә төшеп киттек. Ә Вәрис, Рифат, Расих калганнар да, тәрәзә йөзлегенә тотынып, тамаша карыйлар икән. Ике суфлерның берсе булган Сәлимә апа сәхнә арты тәрәзәсеннән укытучы апаларның чишенгәнен карап торучы Вәрисне танып алган. Бу уңыштан канатланган һәм иртәгә тәрбия бирү өчен зур мөмкинлек күргән Сәлимә апа, ишектән чыгып, клубның икенче ягын да тикшерергә була. Монда да уңыш - бер малай тәрәзә йөзлегенә чытырдап ябышкан да рәхәтләнеп көлә. Көлмәслек тә түгел! Ишан хәзрәт математика укытучысының күкрәгенә ияләшкән җеннәрне куып маташа икән...
«Сәгатьләп түгел, минутлап бозыла бит бу бала!» дигән уй Сәлимә апага тәвәккәллек бирә. Аягында җәйге туфли генә икәнне онытып, ул пычрак суга кереп китә.
— Төш, карале, Фәләнев, - дип малайның җиңеннән тарта. Тыңлаучы Фәләнев,
укытучы әйткәч, төшми булдыра алмый, ләкин ул тәрәзә йөзлегеннән кулын
алуга, Сәлимә апасы сырты белән күлдәвеккә барып төшә. Сәнгать сөюче малай
өч кенә сикерә дә юк була.
Сәлимә апа, малайның кем икәнен танымаса да, аның өстендә вильвет кием икәнен абайлап кала. Ә Расих икенче көнне укырга бөтенләй төшми. Вәрис Расихны, туган булгангадыр, әләкләми. Шуңа күрә теге графин минем баш өстендә болганган икән.
 

Рафаил ГАЗИЗОВ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар