Логотип «Мәйдан» журналы

"Виктория" пирогы

Бакчада җиләк өлгергән вакыт, димәк "Виктория" пирогы рецептын тәкъдим итү урынлы булачак.Пирог өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы сөт, 120 грамм атланмай, бер...

Бакчада җиләк өлгергән вакыт, димәк "Виктория" пирогы рецептын тәкъдим итү урынлы булачак.
1b09a4b652dd1c05690229bb54529cdb_l
Пирог өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы сөт, 120 грамм атланмай, бер чеметем тоз, 1 стакан чамасы он, 2 стакан яңа өзелгән бакча җиләге (виктория).
Викторияне юарга һәм киптерергә. Йомшарган майны шикәр комы белән болгатырга, аннары йомырка сарысын салып тугларга. Шул катнашмага он белән көпшәкләндергечне һәм сөтне салып болгатырга.
Аерым савытта йомырка агы белән тозны куе күбек хасил булганчы тугларга һәм камырга өстәргә. Яхшылап бертөрле масса булганчы болгатырга һәм майланган табага салырга, өстенә киселгән яки бөтен җиләкләр тезәргә.
200 градуска кадәр кызган мичтә 40-50 минут пешерергә. Табада килеш бераз суытырга һәм кисеп табынга чәй янына бирергә мөмкин.
Гөлүзә Василова

Интертат

Комментарийлар