Логотип «Мәйдан» журналы

Вәгъдә

Серле утлар аңа төрттең мәллә,дөрләп-дөрләп яна йөрәгем?Син елгалар булып агып китсәң,таллар булып яшем түгәрмен…Син теләсәң, алсу таңга кадәряттан сиңа шигырь сөйләрмен.Ышан миңа, бөтен йолдызлар дат...

Серле утлар аңа төрттең мәллә,
дөрләп-дөрләп яна йөрәгем?
Син елгалар булып агып китсәң,
таллар булып яшем түгәрмен…
Син теләсәң, алсу таңга кадәр
яттан сиңа шигырь сөйләрмен.
Ышан миңа, бөтен йолдызлар да
тик синеке, дисәм, сөйгәнем…
Кара төндә якты аем булсаң,
салкыннарда – җылы кояшым.
Авыр юлга чыксам,
син – бердәнбер
миннән китмәс тугры юлдашым.
Син моңайсаң – синнән моңсурак мин,
ә ашыксаң – җитез яшеннән.
Кояшымны болыт капласа да,
дөреслекне синнән яшермәм!..
 

Фәннур САФИН


Фото: https://www.facebook.com/ 

Комментарийлар