Логотип «Мәйдан» журналы

Ватаным

Илкәемдә мең тавым бар,Мең күлем бар – утравым.Шатлык биргән мең таңым бар,Мең гүзәлем – мең ярым.Язылачак мең китабым,Җанга дәва – мең язым.Мең шатлыгым, мең кайгым бар,Моңнарга бай мең сазым.Мең дош...

Илкәемдә мең тавым бар,
Мең күлем бар – утравым.
Шатлык биргән мең таңым бар,
Мең гүзәлем – мең ярым.
Язылачак мең китабым,
Җанга дәва – мең язым.
Мең шатлыгым, мең кайгым бар,
Моңнарга бай мең сазым.
Мең дошманым, мең дустым бар,
Күкләрдә – мең йолдызым.
Чылтыраган мең чишмәнең
Мең тамчысы – мин үзем!
Мең шагыйрем – мең җырчым бар,
Язам мең кат мактанып.
Бары да мең! Тик бердәнбер –
Сулмас гөлем – Ватаным!
 

Әмир МӘХМҮДОВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/light'>Light фото создан(а) freepik - ru.freepik.com

Комментарийлар