Логотип «Мәйдан» журналы

Ванна бүлмәсе чиста булсын өчен тугыз киңәш

Ванна бүлмәсе — җәмәгать урыны ул, аны гаиләдәге бар кеше дә куллана. Шуңа күрә биредә гел чиста булып торырга тиеш. Бу бүлмәдә тәртип саклауның тугыз ысулы киңәшләр сайтында чыкты.Махсус вентиляция —...




Ванна бүлмәсе — җәмәгать урыны ул, аны гаиләдәге бар кеше дә куллана. Шуңа күрә биредә гел чиста булып торырга тиеш. Бу бүлмәдә тәртип саклауның тугыз ысулы киңәшләр сайтында чыкты.
bathroom-2094733_960_720%5b1%5d




Махсус вентиляция — җилләтү кирәк. Душка кереп чыккач, ишекне ябып куймагыз, ачык калсын, әгәр урнаштырылган булса, вентиляторны да эшләтеп җибәрегез. Ванна бүлмәсе тиз генә кипшеп алсын, гөмбәчекләр чыкмасын.



Канализация тишеген гел чистартып торыгыз. Гаиләдәге һәркем бу эшне эшләсен. Ваннадан су начар китсә, бигрәк тә. Ванна кергәч, чәчләрне һәм чүпләрне тишектән җыеп алыгыз. Аена бер мәртәбә булса да канализациягә махсус сыеклык салыгыз.





Ванна стенасыннан су тамчыларын гел сөртеп торыгыз, ак эзләр калмасын. Душ кергәч, ваннаны корытып сөртеп чыгыгыз. Сантехника гел ялтырап торсын өчен аларны гел чистартып тору кирәк.




Душка кергәч, парланган көзгене дә чистартып чыгыгыз. Көзге парланмасын өчен аны каты сабын, кырына торган күбек, төссез шампунь белән майлап куярга була.




Ваннаны чистартканда махсус сыеклыкны сөртеп алырга ашыкмагыз. Чистарта торган сыеклык сөртегез дә бераз көтеп торыгыз: ул сеңсен, пычракларны эретсен.




Ванна бүлмәсендә артык әйбер тотмагыз, чүп-чар җыймагыз анда. Куллану вакыты чыккан чистарту чараларын чыгарып ташлагыз, буш шешәләр, савытлар тотмагыз.




Унитаз капкачын ябып йөрегез: ис чыгып тормасын.




Ваннага кереп чыкканда артыгызга борылып карау гадәте кертегез. Ачык шешәләр, кулланылган мамык калмасын, сабын савытында пычракны сөртеп алырга да онытмагыз.




Чисталыкның төп шарты — пычратмаска. Чиста булсын өчен гел тәртип сакларга кирәк. Идәннәрен, стеналарын вакытында сөртегез, артыгыздан җыеп йөрегез, диелә бу хәбәрдә.



 
Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar/news/questions_answers/22-08-2020/vanna-b-lm-se-chista-bulsyn-chen-tugyz-ki-sh-5765215

 

Комментарийлар