Логотип «Мәйдан» журналы

Вак күмәч

Мәрьям Миңнегуловадан вак күмәч рецепты.1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга.Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май, маргарин яки атланмай,...

Мәрьям Миңнегуловадан вак күмәч рецепты.
1rnfwdtfknc
1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга.
Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май, маргарин яки атланмай, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы тулар-тулмас тоз , 3 аш калагы шикәр комы, якынча 3 стакан тирәсе он салып камыр басарга һәм җылы урынга кабарырга куярга.
Камыр кабарып менгәч тигез итеп түгәрәкләр, шарлар итеп ясыйбыз да, майланган табага яки пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез, араларын кушып бетермичә (кабарырга урын калдырып) куярга кирәк. Күмәчләрне 20 минут тирәсе табада кабартырга,тугыланган йомырка белән майларга,өстенә умач уып сибәргә.
Умач өчен: 1 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы он, бер аш калагы тулар-тулмас ак май.
i_xtxtjexgs
 
https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар